Мөселманнарга каршы провокация

26 август 2013 ел 10:34

Соңгы елларда мөселман өммәте аңлы, планлы рәвештә алып барылган киң масштаблы провокациягә (хыянәтчел эшкә. – ред.) дучар булды. Ул безнең тормышыбызның нигезе булган төп хакыйкать – исламның  фундаменталь нигезләренә каршы юнәлтелгән. Җәмәгатьчелек даирәсенә (пространствосына), системалы рәвештә, исламның төп “Аллаһтан башка илаһ юк” нигез постулатын, ниндидер бер коточкыч, террористик мәгънәдәге гайбарә икән дигән сафсата (уйдырма) мәгълүматны киң масса халык аңына сеңдерергә тырышалар. Бу мәгълүмат мөселманнар ярдәмендә эшләнә, ә чынлыкта мөселманнарны зур геополитик уенда циник (әдәпсез. – ред.) максатларда файдаланалар гына. Бу очракта сүз “Хизбут-тәхрир” сәяси фиркасе турында.

Билгеле булганча, бу фирканең штаб-квартиры Лондонда урнашкан.  Әлбәттә, бу фактны алар, билгеле сәбәпләр буенча, артык фаш итәргә яратмый. Ләкин, бу оешма белән җитәкчелек итү җепләренең каян сузылганын, фирканең чын максатларын аңлата, ачып сала торган ачкычның кайдалыгын төшенү өчен, моны әйтеп китү мөһим.

“Хизбут-тәхрир” – сәяси фирка. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул хакимият өчен, ягъни, югары вазыйфаларга ия төрле кәнәфиләр өчен көрәшә торган фирка. Табигый, аны аларга беркем дә һәм беркайчан да тапшырырга җыенмый. Тәхрирчеләр хуҗаларына башка максатлар өчен кирәк. Аларның кайберсе – төрле илләрдә иҗтимагый киеренкелек, хакимияткә карата күралмаучылык (күралмау хисе), каршы чыгышлар оештыру, барлыкка китерү, үстерү һәм җәелдерү һәм башка җирлектә дә кабатлаулар. Аларга нинди генә юллар белән булса да, “Мөселманнарны җәберсетәләр” яки “Ислам белән көрәш бара” дигән  фикерләргә күпчелекне ышандырырга кирәк. Хизбуттәхрирчеләр үзләренә читтән йөкләнгән бу вазыйфаларын тулысынча башкаралар, шуның белән  Россия җәмәгатьчелеге һәм дәүләтенә даими төстә “баш авыртуы”на сәбәп тудыралар. Мине, башка күп мөселманнар кебек үк, тагын бер нәрсә борчый. Ә атап әйткәндә, ул – “Хизбут-тәхрир” кулы белән исламның төп идеясе, “Лә иләһә илләллаһүү” (“Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк”) дип тәхлил китерүне дискредитацияләү буенча көчле һөҗүм оештыру.

Без барыбыз да, хизбуттәхрирчеләрнең изге шул сүзләрне әйтеп байраклар болгауларына, алардан “Хизбут-тәхрир”нең беренчел оешмасын төзегән өчен иректән мәхрүм ителгән тоткыннар азат ителгәч, аларны сәламләп каршылаган автомашиналар колонналарының шундый байраклар белән бизәүләренә шаһит булдык. Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыга соң? Свастика белән ни килеп чыкса – монда да шул ук килеп чыга!

Киң халык массасына билгеле символ, очлары бөгелгән тәре («卐») – свастиканың бу атамасы санскрит (Борынгы Һиндстанның) телендәге “свасти” сүзеннән барлыкка килгән. Ул “сәлам бирү”, “уңышлар теләү”, “бәрәкәт” дигәнне аңлата. Бу символ белән берничә мең еллар буе дөньяның күп халыклары файдаланган. Хәтта ислам каллиграфиясе (матур язу сәнгате) традициясендә дә без бу символны очратабыз, аның белән мөселман нәкъкашләре (бизәкчеләре), еш кына, мәчет диварларын бизәгән. Ләкин, XX гасырда, “әйләнүче очлары” булган бу әвернә (хачсыман фигура) Гитлер Германиясе һәм нацизм (немец фашизмы) символы буларак танылу алды. Хәзер инде безнең аңыбызда бу хач, бары тик, Гитлер режимы һәм фашистик идеология белән генә күзаллана. Шуңа күрә дә инде, бүгенге көндә бу билгене мөселман яки христиан гыйбадәтханәләре орнаментларында (бизәкләрендә) күреп, күп кешеләр нык гаҗәпләнәләр һәм моны ниндидер бер мәгънәсез аңлашылмаучанлыктыр гына дип уйлыйлар.

Кызганыч ки, тәхлил (“Аллаһтан башка илаһ юк” (шәхәдә кәлимәсенең беренче өлеше) гыйбарәсен) әйтү белән дә шуны ук эшләргә җыеналар. Бүгенге көндә, тәхрирчеләрнең күрексез (матур түгел) эшләре нәтиҗәсендә, күпләр тәүхид (Аллаһы Тәгаләнең берлеген тану) билгесе булган бу изге сүзләрне, исламның төп сүзләре, дини вәгазьнең нигезе итеп кабул итүдән читләшеп бара. Тәхлил әйтүне экстремистик-сәяси дискурска әйләндерергә тырышалар.

Хизбуттәхрирчеләрнең, әрсезләнеп, ислам абруеннан һәм кайбер мөселманнарның барысын да аңлап бетә алмауларыннан явызларча файдаланып, мәчетләрдә сәяси өндәмәләр белән чыгыш ясарга бер дә читенсенмәүләре сер түгел. “Хизбут-тәхрир” әгъзалары, хәсрәт сәясмәнчеләр (политиканнар) кебек, ислам байраклары астында, шаулы шигарьләр (лозунглар) белән, күбесен аңлап бетмәгән халык алдында ярарга тырышып чыгыш ясый. Нәтиҗәдә, полицейскийлар гаугалы холыклары, җәнҗаллы сүзләре өчен аларны “автозак” машиналарда алып китә, ә тәхрирчеләр моны исламга, үзләренең байрак һәм әләмнәренә язган тәүхид сүзләренә каршы көрәш итеп күрсәтә.

Бар җәмәгатьчелекнең дә, шул исәптән аның аерып алгысыз бер өлеше буларак, мөселманнарның да, тәхрирчеләрнең бу эшләренең барысының да чын исламга бернинди дә катнашы юк икәнен аңлаулары мөһим. Чөнки, тәхрирчеләрнең тәхлил әйтүләре – чын асылларын яшерергә тырышкан пәрдә генә. Әгәр дә хизбуттәхрирчеләр икенче бер көнне  попугай, салават күпере яки Зимбабве туграсы (гербы) төшерелгән байраклар астында чыгыш ясаса, полицейскийлар, шулай ук кулларын каерып алып китеп, аларны җаваплылыкка тарткан булыр иде. Ә бит без, моның аркасында гына, попугайларга һәм күптөсле салават күперенә каршы көрәш алып барыла дип нәтиҗә ясамаячакбыз.

“Хизбут-тәхрир” – илебездә гади кешеләр тормышын яхшырту өчен, гомумән, берни дә эшләмәгән фирка. Алар бернәрсә өчен дә үз өсләренә җаваплылык алмый, ә бары тик барысын да аяусыз тәнкыйть итәргә маташу һәм  пиар-акцияләр белән генә шөгыльләнә. Аларның ирешкән бердәнбер “казанышы” – исламның, “Лә иләһә илләллаһү” дип, тәхлил әйтү сүзләрен массакүләм кабул итмәү һәм аның каты һәм агрессив экстремизм символы белән  тәңгәлләштерелүе булды.

Күп кешеләр бу дөньяның пәрдә артындагы курчак йөртүчеләренә ышанмый. Әгәр дә тәхрирчеләрнең эшләренә һәм аларның ул “эшчәнлекләре” нәтиҗәләренә, исламны күралмаган (яратмаган) һәм мөселманнардан курыккан Лондон политтехнологлары күзлегеннән караган вакытта, аларның нәтиҗәле эшчәнлекләренә ышанырга була. Тәхрирчеләрнең күбесенең, чынлап та, үзләре дә аңлап бетермичә, планлы рәвештә һәм тырышып, алар алдына максат итеп куелган – исламга булган ышанычны киметү – мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнүләре миңа аңлашыла башлый.

Безнең, мөселманнарның, дин кардәшләребез арасын бозу тозагына шулай эләгүебез – аяныч. Ләкин, Аллаһка  шөкер, хизбуттәхрирчеләр – бары тик маргиналлар гына.

Димәк, безнең ислам өмммәте, иншә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә шәфәгате астында, томанлы Альбион политтехнологлары йогынтысында түгел.

Рөстәм хәзрәт БАТЫР,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана