Курсави, Мәрҗани һәм Барудиның яңа табылган кулъязмалары

19 август 2013 ел 13:36

Минем аңлавымча, бүгенге көндә татар археографиясендә иң мөһим мәсьәлә – борынгы татар әдипләренең мирасын, аларның язган сүзләрен җәмгыятькә төгәл рәвештә тәкъдим итү. Бүгенге татар һәм инглиз, рус телләренә тәрҗәмә итеп кенә түгел, ә оригиналда гарәпчәне укый белгән киң катлам укучыларга багышлап, совет чорыннан калган концепцияләрне (марксизм методологиясен кулланып, ислам галимнәрен динле булмаган бер “мәгърифәтчеләр” дип күрсәтүне) акрынлап онытырга кирәк дип саныйм. Иске китапларның сәхифәләрен карап, бүгенге көндә җәмгыять алдында торган актуаль сорауларга дөрес җаваплар табарга мөмкин.

Соңгы елларда татар кулъязма мирасын өйрәнү, тикшерү, барлау шактый актив рәвештә бара. Казаннан гына түгел, Көнбатыш илләрендәге хезмәткәрләребездән дә бик кызыклы ачышлар турында еш ишетәбез. Шушы кыска мәкаләдә алдыбызга зур максат куймыйча, безнең тарафтан уздырылган кулъязмаларны өйрәнү экспедицияләрендәге һәм хезмәткәрләребез тапкан яңа чыганаклар турында берничә сүз әйтеп китәбез. Бу кулъязмалар татар милләтенең иң күренекле һәм бөек затлары белән бәйле: Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) һәм Галимҗан Баруди (1857-1921).

Күптән түгел генә, 2012 нче елда, Монреалда (Канада) ислам белгече, доктор Натан Спаннаус Курсавига багышланган диссертациясен яклады [Nathan Spannaus, Islamic Thought and Revivalism in the Russian Empire: an Intellectual Biography of Abu Nasr Qursawi (1776-1812). PhD Thesis (McGill University, Montreal, 2012), 275 p.]. Курсавиның билгеле булган барлык әсәрләрен укып чыгып, Санкт-Петербург һәм Казан китапханәләрдә эшләп, аның фикерләрен анализлап, тарихый мохиткә күбрәк игътибар биреп, доктор Спаннаус шактый зур эш башкарды. Иң мөһиме – Курсавиның татар фәнендә билгеле булмаган кулъязмаларын Америка галиме таба һәм аларның эчтәлекләрен һәм сакланган урыннарын белгели [Доктор Натан Спаннаусның диссертациясе турында якыннанрак минем рецензия аша таныша аласыз]. Татар тарихы өчен Төркия архивларының әһәмияте әле тулысынча өйрәнелмәгән. Мәсәлән, доктор Спаннаусның мәгълүматларына караганда, Истанбулда Курсавиның күпләргә бөтенләй билгеле булмаган ике кулъязма китабы саклана икән. Беренчесе – “Шәрех галә рисалә фи бәхсәс-сифат” (Suleymaniye Kütüphanesi, Izmirlı Ismaıl Hakkı, no. 906), икенчесе – “Китап фи бәйан әксамәл-хәдис” (Amasya Il Halk Kütüphanesi, no. 1785) [Nathan Spannaus, Islamic Thought and Revivalism, p. 31, footnote 88]. Әсәрләренең исемнәренә караганда, алар кәлам һәм хәдис фәннәре белән бәйле. Курсавиның тагын бер мөһим әсәрләренең берсе – “Шәрхәл-гакаидән-нәсәфия әл-җәдид” янә ике нөсхәдә Истанбулда (Hacı Mahmud Efendi, no. 1394) һәм Нокуста – Үзбәкстанда (Каракалпак Автономияле Республикасының дәүләт музее, КР737-94/Х, 255б-347б [Ashirbek Muminov, Maria Szuppe, Abdusalim Idrisov, Manuscrits en écriture arabe du muse regional de Nukus (République Autonome du Karakalpakstan, Ouzbékistan). Fonds arabe, person, turki et karakalpak (Roma, 2007), description no. 72]) саклана [Nathan Spannaus, Islamic Thought and Revivalism, p. 33, footnote 98]. Курсавиның Спаннаус кулланмаган ике томлык “Хашия галә шәрхәл-гакаидән-нәсафия [әл-җәдид]” хезмәте Казанда – Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм борынгы язма чыганаклар белгече, археограф Зәйнәп Максудова (1897-1980) архивында бар. Бу кулъязмалар мелла Мөхәммәт-Сафа бине Мөхәммәт-Гали әл-Кәнави тарафыннан Гатаулла бине Мөхәммәди әл-Әтави мәдрәсәсендә 1297/1880 нче һәм 1298 нче елларда күчерелгән һәм Мөхәммәт-Сафаның бай шәхси китапханәсендә сакланып калган [Татарстан Республикасы Милли музее. № 18369-56, 5а-130б; № 18369-61, 284 бит. Колофоннар бар]. Доктор Спаннаус Курсавиның хәнәфи фикъһенә багышланган “Шәрех мохтәсарәл-мәнар” әсәренең тулы нөсхәсе булмавы турында уйланса да [Nathan Spannaus, Islamic Thought and Revivalism, p. 36], Төмән өлкәсенең дәүләт музеенда саклана торган тулы экземпляры безгә белгеле (1 нче сурәтне карагыз) [ВФ 6765, № 19064, 133 бит, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән. Карагыз: Бустанов А.К. Книжная культура сибирских мусульман (М.: Издательский дом Марджани, 2013). – С. 51, 60. Бу кулъязманың тарихы бу китапта бераз яктыртылган]. Без аңа филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты өлкән укытучысы Илһам Гомәров белән уртак проектта эшләгәндә юлыктык. Шушы нөсхәне нигез итеп алып, бу әсәрнең тәнкыйть текстын бастырырга кирәк, чөнки ул Курсавинең фикерләрен аңлау өчен иң кирәкле китап. Гомумән алганда, бүгенге көн укучыларына Курсавиның бер генә әсәре белгеле – “Әл-иршад ли-л-гыйбад” [Курсави Абу-н-Наср. Наставление людей на путь истины (ал-Иршад ли-л-‘ибад). – Пер. с араб. Г. Идиятуллиной. – Казань: Татарское книжное издательство, 2005]. Г.Курсавиның башка әсәрләренең дә кулъязмаларын туплап, матур бер җыентык чыгарырга кирәк дип уйлыйм.

Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасына килгәндә исә, без татарларның Дагстан белән элемтәләрен күз алдында тотарга тиешбез. Мондый элемтәләр бик борынгыдан юл алып, безнең көннәргә кадәр дәвам итеп килгән булса да, әлеге фәнни мәсьәлә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле [Кайбер мәгълүматлар белән шушы чыганаклар аша таныша аласыз: Michael Kemper, “Daghestani Shaykhs and Scholars in Russian Exile: Networks of Sufism, Fatwas and Poetry”, in: Moshe Gammer and David J. Wasserstein (eds.), Daghestan in the World of Islam (Helsinki, 2006), 95-107; Усманов М.А. «Книги-путешественницы» // Дагестан и мусульманский Восток. Сборник статей / Под редакцией А.К. Аликберова и В.О. Бобровникова. – М.: Издательский дом Марджани, 2010]. Мисал өчен, Санкт-Петербург дәүләт университетының көнчыгыш факультеты китапханәсендә татар шәкерте тарафыннан күчерелгән бер Дагстан галименең “Тәзкиратәр-рагибин фи тәгърифат голүм” әсәре саклана [Рукопись № 385а, лл. 1-22, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән. Арабские рукописи восточного отдела научной библиотеки Санкт-Петербургского государственного университета. Краткий каталог. Составители: О.Б. Фролова, Т.П. Дерягина. – Санкт-Петербург, 1996. – С. 47]. Казанда Дагстан голәмаларының (галимнәренең) кулъязмаларын очратырга була, Дагстанда да авыл мәчетләренең китапханәләре һәм шәхси архивлар Казан басма китаплары белән шыплап тулган, шундый кызыклы кулъязмаларның кайберләре безнең кулыбызга да төште. Мәсәлән, атаклы Дагстан галиме, энциклопедист Нәзир әд-Дүргәлинең (1891-1935) биографик җыентыгын өйрәнү вакытында [Назир ад-Дургели. Услада умов в биографиях дагестанских учёных (Нузхат ал-азхан фи тараджи улама Дагистан). Дагестанские учёные X-XX веков и их сочинения. Перевод с арабского, комментарии, факсимиле, указатели и библиография подготовлены  А.Р. Шихсаидовым, М. Кемпером и А.К. Бустановым. – М.: Издательский дом Марджани, 2012] археография, текстология буенча белгеч, тарих фәннәре кандидаты Шамил Шихалиев белән Мәрҗанинең әсәрен таптык (2 нче сурәтне карагыз). Кулъязма җыентык авар халкының күренекле галиме Мөхәммәт-Сәет Сәетовның (1902-1985) архивында саклана [Институт истории, археологии и этнографии Дагестанского научного центра РАН. Фонд М.-С. Саидова. Рукопись 90. Кәгазьгә карап, бу китап 1920 нче елларда күчерелгән дип уйларга мөмкин. Сәетовның тәрҗәмәи хәлен моннан карагыз: Michael Kemper “How to Reconcile the Islamic Past with the Soviet Present? Mirasism in the Post-Stalinist Daghestan”, in: NISIS Studies volume 2013 (in press)]. Мәшһүр Нәзир әд-Дүргәли материалларны төрле басма чыганаклардан туплаган: китапның “Тарихәл-фәлсәфә вә-л-голүм вә гайриһа” өлешендә Ш.Мәрҗанинең “Вафиййат әл-әслаф вә тахиййат әл-әхлаф” әсәренең кайбер бүлекләре кергән (Ш.Мәрҗанинең гарәп телендәге 6 томлык әлеге био-библиографик сүзлеге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Мөхәмәтдинов тарафыннан тәрҗемә ителде. – ред.) (“Фәсел фи-л-голүм”: “Гыйлемәл-лисанәл-гарәби”, “Гыйлемәт-тарих”, “Гыйлемәт-тәсаввуф”, 420а-425а; “Әснафәл-голүмәл-гакълия”, 426а-429а; “Гыйлемәл-һәндәсә”, 429а-б; “Гыйлемәл-һәйа”, 429б-430а; “Гыйлемәл-җәгърафия”, 430а-442б; “Тарихан-нокуд кабләл-ислам вә бәгъд”, 443а-448а; “Әнвагәс-сәнаигәл-гыйльмия”, 448б-455а). Һәр кисәкчәдән соң Нәзир әд-Дүргәли бу текстның ничәнче сәхифәдән алынганын күрсәткән төгәл юлламаларны бирә. Димәк, Нәзир әд-Дүргәлинең кулында “Вафийәтел-әслаф...”ның бер нөсхәсе булган, ләкин безгә ул исемлек әлегә кадәр белгеле түгел яисә ул сакланмаган [Гомумән, Нәзир әд-Дүргәли китапханәсендә татар китапларын күпләп очратырга мөмкин. “Шура” һәм “Дин вә мәгыйшәт” журналлары да бар. Әд-Дүргәли китапханәсенең күп кенә ядкярләре Мөхәммәт-Сәет Сәетовның архивында саклана]. “Вафийәтел-әслаф...” – Мәрҗанинең гомер буе язылган әсәре, галимнең иң бөек тарихый “һәйкәл”е [Билгеле булганча, бу әсәрнең нөсхәләре Казан (Идел буе) федераль университеты китапханәсендә саклана: ОРРК НБ КФУ, Т1460. Ед. хр. 609-615]. Аны оригинал телендә бастыру – татар фәненең изге бурычы. Бу эштә Махачкалада саклана торган кулъязма да ярдәмче булыр дип уйлыйм.

Шулай ук Ш.Мәрҗанинең “Хашия галә шәрхәш-шәмсия” мәнзумәсе (шигырь белән язылган әсәре) ике нөсхәдә белгеле. Икесе дә югарыда исемнәре телгә алынган Мөхәммәт-Сафа әл-Кәнави тарафыннан шул ук Гатаулла әл-Әтави мәдрәсәсендә 1880 нче елларда кәгазьгә төшерелгән һәм хәзерге вакытта алар Татарстан Милли музеенда саклана [НМ РТ. № 18369-19, битләр 4б-11б; №18369-56, битләр 144б-155б]. “Мәрҗани” җыентыгында Шиһабетдин хәзрәтләренең язган китаплары исемлегендә бу әсәр “Шәрех мөкәддимә әр-рисаләтәш-шәмсия” исеме белән белдерелгән дигән фикердә торабыз [Мәрҗани виладатенә 100 ел тулу мөнәсәбәте илә нәшер ителде. – Казан: Мәгариф, 1915. – 368 б.].

2013 нче елнең июнендә археографик экспедиция Дагстан җөмһүрияте Карабудахкент авылында булды. Экспедиция эшендә Шамил Шихалиев, Галәметдин Шәехаләви һәм мин фәкыйрегез Альфрид Бостанов катнашты. Авылның Җомга мәчетендә гарәп һәм комык телләрендә язылган кулъязмаларны һәм иске басма китапларны тасвирлаганда экспедиция Мәрҗанинең тагын бер әсәрен тапты (3 нче сурәтне карагыз). 17х22 см зурлыктагы кулъязма җыентык (тасвирлау номеры 55) өч өлештән гыйбарәт: дагстанлы галимнәр Сәлим әфәнде әл-Мөнир (1б-6а битләр) һәм Габделхәлим әс-Согури (7а-14б битләр) фикъһе мәсьәләләре белән бәйле гарәп әсәрләреннән соң Мәрҗанинең “Әл-бәркәл-вамид фи радд галә-л-бәгыйдәл-мүсәмма би-н-нәкыйд” әсәренең [бу әсәрнең эчтәлеге турында карагыз: Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татарское книжное издательство, 2008. – С. 87-88] ураза турындагы бер өлеше куелган (15б-19б битләр). Бу текст XIX гасыр ахырында яисә XX гасыр башында дагстан нәсехе стилендә мелла Гадел хан бине хан Гали әт-Торгули тарафыннан күчерелгән булган. Бу кыска шәкелдән соң Мәрҗанине мактаган шигырьләре күчерелгән. Аларны һиҗри белән 1302 нче, милади буенча 1884-1885 нче елларда Мәрҗанинең дагстанлы шәкерте Габделлатыйф бине Мөхәммәт әд-Дагстани әл-Хәмзави әл-Хуҗи әл-Җәнгули әл-Әшгари әш-Шафигый Казанда, Шиһабетдин Мәрҗанинең мәдрәсәсендә (“фи-л-мәдрәсә әш-шамихә әш-Шиһабия”) язган.

Соңгы фәнни табышка уйламаган җирдән юлыктык. 2007 нче елның җәендә Омск өлкәсе Ташыткан авылында, мәчет китаплары арасында Галимҗан Барудиның автографы табылды (4 нче сурәтне карагыз). Шушы кечкенә генә (13,5х13,7) кулъязма фрагмент имам Ән-Нәвавинең “Кырык хәдис” китабына рөхсәтнамәсе: “Зикер санад хадимәл-гыйлем бимәдинәти Казан Галимҗан бине Мөхәммәтҗан әл-Баруди ли-китабәл-арбагыйн”. Бу иҗазәт (рөхсәт язуы) мәүлана Зыяэтдин Әхмәт бине Мостафа әл-Гөмешханәви (1813-1894) тарафыннан бирелгән, димәк кулъязма да XIX гасыр ахырында язылган. Кызканыч ки, иҗазәтнамәнең ахыры ертылган, аның беренче унбер юлы гына сакланган, ләкин шулай да бу гаҗәеп табыш төрле татар төбәкләрендә, кечкенә авылларда хәзер дә саклана торган иске китапларның әһәмияте зур булуын күрсәтә.

Мәкаләбезнең ахырында берничә фикерне кабатлап үтәргә телибез. Эзләгән кеше, татар тарихы өчен файдалы булган чыгынакларны Казан һәм Санкт-Петербургтан гына түгел, төрле ерак татар авылларында һәм чит илләрдә дә таба ала. Аеруча зур игътибарны Дагстанның бай шәхси һәм дәүләт кулъязма архивларына юнәлтү зарур. Татар әдипләренең китапларын оригиналда бүгенге көн укучыларына җиткерү лазем. Гомумән, халкыбызның мирасына карап, борынгы бөек галимнәребезне зурлап, аларның абруен күтәрсәк, хәзерге заман мәсьәләләрен дә хәл итү җиңелрәк булыр иде дип уйлыйбыз.

Альфрид БОСТАНОВ,

Амстердам (Нидерландлар корольлеге) университеты хезмәткәре,

гарәп телле кулъязмалар буенча белгеч

 

Фотолар биредә: http://dumrt.ru/tt/node/9488

Фотода: Альфрид Бостанов (уңда) ислам белгече Михаэль Кемпер белән (Амстердам)

Кулъязмалар: 

1 нче сурәт. Габденнасыйр Курсавиның “Шәрех мохтәсарәл-мәнар”ы. Төмән дәүләт музее. Шифр ВФ 6765, № 19064.

2 нче сурәт. Шиһабетдин Мәрҗанинең “Вафийәтел-әслаф...”ының бер өлеше. Дагстан фәнни мәркәзенең Тарих, археология һәм этнография институты (Махачкала шәһәре), М.-С. Сәетов архивы, № 90.

3 нче сурәт. Шиһабетдин Мәрҗанинең “Әл-бәркәл-вамид”ының бер өлеше. Карабудахкентның Җомга мәчете (Дагстан Республикасы). 55 нче кулъязма.

4 нче сурәт. Шәех Зыяэтдин әл-Гөмешханәви тарафыннан Галимҗан Барудига бирелгән иҗазәтнамә. Ташыткан авылы мәчете (Омск өлкәсе). 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана