Бала яки акылы зәгыйфь кеше милкеннән зәкят түләргә кирәкме?

02 август 2013 ел 13:59


 اَعُوذُ بِااللهِ مِنَ اَلشَّيْطَانِ اَلرَّجِيمِ بِسمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحيِم

اَلْحَمْدُ الِلّهِ رَبِّ الْعاَلَمِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلىَ سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ وَأَلِه اَجْمَعِينَ

         Ә аннары...

Хәнәфи мәзһәбе буенча, балигъ булмаган балалар яки акыллары зәгыйфь кешеләр милкеннән зәкят түләү ваҗиб түгел. Сәрхаси (483 нче елда вафат), Касани (587 нче елда вафат) һәм хәнәфи мәзһәбенең башка галимнәре биргән аңлатмалар буенча, үз акылындагы һәм балигъ булган кеше зәкят түләргә тиеш. Чөнки галимнәр зәкяткә гыйбадәт кылуга караган кебек  карыйлар, ә гыйбадәт кылуның төп максаты – колларын сынау. Акылы зәгыйфь кеше яки балигъ булмаган бала сынауларга дучар ителә алмый.  Шуңа күрә алар зәкят түләргә тиеш түгел.

Ләкин Гайшә (радыйаллаһу ганһа) һәм Ибне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) бала яки акылы зәгыйфь (акылдан язган) кеше милкеннән зәкят түләүне ваҗиб дип санаганнар. Шәфигый мәзһәбе бу фикерне кабул иткән. Ләкин бу бурыч бала яки акылы зәгыйфь кеше өстендә түгел, ә аларны караучылар өстендә. Шуңа күрә бала балигъ булганчы, ә акылы зәгыйфь кеше (мөмкин булган очракта) терелгәнче, аның өчен җаваплылар (опекуннар) аларның милкеннән, җаваплы кешеләр буларак, зәкят түләргә тиеш.

Балигъ булмаган балалар яки акыллары зәгыйфь кешеләр милкеннән зәкят түләнми дигән карар чыгарып, хәнәфи мәзһәбе башкалардан аерылып торган фикерне кабул итә. Бу күзлектән чыгып караганда, хәнәфи мәзһәбе буенча, зәкят түләүче кеше үз акылында һәм балигъ булырга тиеш. Имам Әбу Хәнифә (рәхимуллаһ) балигъ булмаганнар һәм акыллары зәгыйфь кешеләр, гошердән кала, зәкят түләргә тиеш түгел дип исәпләгән. Аларның опекуннары да шулай ук алар милкеннән зәкят түләргә тиеш түгел [1].

Бу фикер түбәндәге – Әбу Давыд, Нәсаи һәм башкалар ышанычлы дәвамлылык (иснәд) буенча тапшырылган хәдискә таяна.

Гайшә (радыйаллаһу ганһа) әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә илчесе (салләллаһу галәйһи вәссәлам): “Каләм баланың балигъ булганчы, йоклаучының уянганчы, акылдан язганның терелгәнче кылган гамәлләрен язмый” [2], – дигән.

Бу хәдистәге “каләм күтәрелгән” сүзләре җаваплылыкның юк икәнлеген аңлата.

Күпчелек галимнәр хәнәфиләр фикеренә каршы башка хәдисне китерә. Ләкин Тирмизи бу хәдис турында үз китабында болай ди: “Бу хәдис (буыннан-буынга тапшырылса да), ышанычлы түгел. Бу иснәдтә хәл ителмәгән мәсьәлә бар, чөнки иснәднең бер тапшыручысы Мусанна ибн ас-Сабах көчсез рави (тапшыручы) дип исәпләнелә. Кайберәүләр бу риваятьне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) сүзләре дип тапшырганнар” [3]. Камал Ибн Һәммам «Фатхуль-Кадир» китабында бу хәдиснең нигезләре турында сөйләгәндә, аны дәлил буларак куллануның дөрес булмавы турында яза. Шуннан соң ике якның да карашларын дәлилләүче сәхабәләр фикерләренең булуын исәпкә алып, бу сорауга кыяс күзлегеннән чыгып карый [4].

Имам Мөхәммәд (рәхимуллаһ) «Китәбүл-Әсл» хезмәтендә, бу сорауга аңлатмалар биреп, болай ди: “Намаз алар өчен фарыз түгел, шуңа күрә зәкят тә түләнергә тиеш түгел” [5]. Шулай ук ул бу сорауда капма-каршы фикерләрне җиткергән китаплар булуы турында да әйтә һәм бу очракта кыяска таянырга киңәш итә. Кыяс буенча зәкят гыйбадәт кылуга тиң, димәк, гыйбадәт кылырга тиеш булмаганнар зәкят түләргә дә тиеш түгел.

Бохари тапшырган һәм күп кенә хәдисләр җыентыкларында китерелгән хәдис: “Ислам биш баганага таяна”. Бу хәдистә ислам диненең нигезләре санап үтелгән һәм аларның барысын да балигъ, үз акылында булган кеше үтәргә тиешле булулары берләштерә. Ә балага яки зәгыйфь акыллы кешегә аларны үтәү мәҗбүри түгел. Шул рәвешчә, зәкят өчен иң яхшы чагыштыру (кыяс) булып, намаз һ. б. гыйбадәт кылу төрләре тора.

Намаз кебек үк, зәкят – гыйбадәт кылу нигезләренең берсе. Ә гыйбадәт кылу нияттән башка булмый. Балалар һәм зәгыйфь акыллы кешеләрнең нияте дөрес була алмый, чөнки аларның дөрес ният белән тиешле гыйбадәт кылу хәлләреннән килми. Нәкъ менә шул сәбәпле алар өчен гыйбадәт кылу мәҗбүри түгел. Ниятсез намаз дөрес булмаган кебек, зәкят тә алар өчен мәҗбүри түгел.

Күпчелекне тәшкил итүчеләрнең фикере балигъ булмаганнар һәм акыллары зәгыйфь кешеләрнең дә милкеннән зәкят түләнергә тиеш диюендә балигъ булу һәм үз акылыңда булу зәкятнең шартлары булып тормый. Аларның милкеннән зәкятне опекуннары яки варислары түләргә тиеш. Опекун аның карамагында булган туганнарына тиешле яшәү шартлары тудырырга тиеш булган кебек, алар милкеннән зәкят түләү дә аның өстендә. Алар исеменнән опекун әйткән ният аларның да нияте дип санала [6].

Акылы зәгыйфь кешеләр ике төрле була.

Беренчесе: зәгыйфь акыл белән туып, шул рәвешле балигъ булып, гомерләре буенча зәгыйфь акыл белән яшәүче кешеләр.

Икенчесе: балигъ булгач акылын югалткан кеше.

Имам Мөхәммәд (рәхимуллаһ) фикеренчә, бу ике төр акылы зәгыйфь кешеләргә карата да ике төрле карар чыгарырга була:

а) дәвалап бетереп булмый торган акылдан язу. Мондый кешеләр милкеннән, хәнәфи мәзһәбе буенча, зәкят түләү ваҗиб түгел [7];

б) дәвалап була торган акылдан язу. Биредә сүз вакыт-вакыт акылларын югалта торган кешеләр турында бара. Бу төр акылдан язу шәригать тарафыннан авыру буларак кабул ителми, шуңа күрә кеше зәкят түләргә тиеш. Ләкин акылдан язу бер ел дәвам итсә, бу дәвалап булмый торган акылдан язуга керә һәм зәкят түләү бу кешегә фарыз булмый.

Имам Мөхәммәд (рәхимуллаһ) бу ике фикерне дә кабул итә, ә имам Әбу Йосыф (рәхимуллаһ) дәвалап була торган акылдан язу очрагының икенчесен генә исәпкә алган [8].

Шулай итеп, елның бер өлешен үз акылында булып, икенчесен акылдан язган хәлдә яшәгән кеше зәкят түләргә тиешме дигән сорау туа.

Бу очракта ике риваять бар. Беренче – имам Мөхәммәд  риваяте (надир әр-ривая) буенча, әгәр дә кеше елның кыска гына бер өлешен үз акылында үткәргән икән, аның өчен закят түләү фарыз. Бу риваятьне шулай ук Ибне Сәма һәм Әбу Йосыф тапшырган.

Икенче, Әбу Йосыф (рәхимуллаһ) һәм аның шәкерте Һишам тапшырган, риваять буенча, әгәр дә кеше елның күпчелек өлешен үз акылында үткәргән икән, аның өчен зәкят түләү мәҗбүри [9].

 

[1] Әбу Бәкер Мөхәммәд ибн Әхмәд Шәмсел-Әиммә әс-Сәрхаси, әл-Мәбсүт; Галәведдин Әбу Бәкер әл-Касани, Бадаигус-Санаиги фи Тартибиш-Шараиг.

[2] Әбу Давыд, Китәбүл-Хүдүд, бәб филь-мәҗнүни йасрику.

[3] Тирмизи, әз-Зәкят, бәб зәкәтү мәлил-ятим.

[4]  Камал Ибнел-Һәммам, Фәтхел-Кадир.

[5] Әбу Абдилляһ Мөхәммәд ибн әл-Хәсән әш-Шәйбани, Китәбүл-Әсл 2/11.

[6] Әс-Сәрхаси, әл-Мәбсүт, 2/162, 163.

[7] Камал Ибнел-Һәммам, Фәтхел-Кадир, 1/484. 

[8] Камал Ибнел-Һәммам, Фәтхел-Кадир, 1/484.

[9] Галәведдин Әбу Бәкер әл-Касани, Бәдаигус-Санаиги фи Тартибиш-Шараиг.

 

Мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана