Мөбарәк рамазан ае

25 июль 2013 ел 11:06

Мөбарәк рамазан аенда мөэмин-мөселманнар ураза тотып, тәгать-гыйбадәттә булып Аллаһы Тәгаләгә шөкраналар китерәләр. Бу фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди мәсьүлият йөкләнә соң? Әнә шул турыда һәрбер кеше тулы мәгълүматка ия булырга тиеш.

Бөтен әгъзаларыбызның уразасы бар. Күзнеке — хәрәм кылынган нәрсәләргә карамау, оят күренешләргә бакмау. Колакныкы — гайбәт, ялган сүзләрне ишетмәү. Телнеке — шикаять, боһтан вә фәхеш сүзләрне әйтмәү. Кулныкы — хәрәм нәрсәләргә сузмау. Аякныкы — лаексыз урыннарга бармавы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) мөбарәк хәдис шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар, дигән. Беренчесе — ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуыннан. Икенчесе — Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең гүзәллеген күрүендә.

Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән бәндә арасындагы сер гыйбадәте дибез? Чөнки намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак — бөтенесе күренә. Әмма ураза тотсак, фәкать үзебез һәм Аллаһ кына белер.

Ураза бәдәнебезнең зәкятедер. Бер ел эчендә утыз көн бәдәнебез ял итә. Кеше ач булганда аның калебе йомшара төшә. Кайсының йөрәге йомшак булса, андый кеше яндагыларга рәхим-шәфкать тойгысы белән карый. Шуның өчен дә бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь-мескеннәрнең хәленә керү, сәдака-ярдәмнәр өләшү ае да.

Рамазан аенда кешеләр ачлыкка үз ихтыярлары белән сабыр итәләр. Гөнаһлардан үзләрен аралыйлар. Көндез ачлыкка сабыр итсәләр, кичләрен тәравих намазларында сабырлык белән гыйбадәт кылалар.

Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әйтә, җир йөзенә Үземә хәлифә, ягъни адәмне яратам, ди. Фәрештәләр: адәмне яратсаң, җир йөзендә фәсәд кылыр, нахакка кан коер, без исә Сине олылыйбыз, диделәр. Аллаһ Тәгалә әйтте ки, Минем белгәнемне сез белмисез. Алар белән Минем арада мәхәббәт булыр. Соңыннан нигъмәтләр тулы табын янында ифтаргача сабыр итеп утырган ураза тотучыларны күрсәтеп: әй фәрештәләрем, Адәмне яратма, дигән идегез, җир йөзенә карагыз, аларның карыннары ач, алларында ризык мулдан, куллары бәйләнмәгән. Әмма Минем ризалыгым өчен сабыр кылып утыралар. Шуның өчен аларны яратам. Сез шаһит булыгыз, аларның гөнаһларын кичердем, диер икән.

Һәрбер кеше, аеруча бу айда, күбрәк яхшылык кылуга хәрәкәт итәргә тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) үз хәдис шәрифләрендә, кем ки бер ураза тотучыны хәләлдән тапкан ризык белән ифтар кылдырса, шул айда фәрештәләр аңа савап язарлар, дип әйткән. Сәхабәләр, йә Рәсүлүллаһ (с. г. в.), безнең ифтар кылдыру өчен ризыгыбыз юк, диделәр. Рәсүлүллаһ (с. г. в.) бер хөрмә белән булса да ифтар кылдырсагыз, ул әҗергә лаек булырсыз, диде.

Мәгълүм ки, мөбарәк Рамазан шәриф көннәрендә бөтен кешеләр изгелек кылуга, күпләп савап вә әҗер алу өчен омтылалар. Шул җөмләдән ураза тотучыларга хезмәт кылучы сәүдәгәрләр дә. Аллаһ ризалыгы өчен бу көннәрдә алар савап өмет итеп аеруча яхшы мөгамәлә белән ихластан хезмәт итүләре лазем. Пәйгамбәребез (с. г. в.) хозурына бер сәхабә кереп, миңа җәннәткә кертә торган юлны өйрәт, диде. Рәсүлүллаһ (с. г. в.) әйтте ки, кайсы җирдә, кайсы хәлдә булсаң да Аллаһтан куркып эш ит!

Димәк, ул итче, икмәкче яки сатучы булып хезмәт иткәндә дә хәләл рәвештә аны үтәргә тиеш. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә ки: "Алдап үлчәүчеләргә үкенеч! Кешеләрдән үзләренә үлчәтеп алсалар, төгәл булалар, инде, аларга асып яки болай үлчәгәндә алар киметәләр! Алар төшенмәсләрдер, тереләчәк булачакларына бөек көн өчен. Ул көнне кешеләр галәмнәр Раббысы каршында торырлар". (“Мүтафифин”, 83:16). Аңлашыла ки, ахирәтне уйлаган, Кыямәттән курыккан кеше урламас, дөреслекне сәүдәсендә саклар.

Рамазан аенда ураза тоту Мөхәммәд г-мнең өммәтенә хастыр. Муса г-м Аллаһы Тәгаләгә: "Йә Раббым! Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?" — дип сораганына Аллаһы Тәгалә: "Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд г-м өммәтләредер", — дигән икән. Шунда Муса г-м: "Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды?" — дигәненә Аллаһы Тәгалә: "Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд г-м өммәтләре ураза тотып, иреннәре агарып ифтар вакытта кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Аларның догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә минем белән пәрдәсез сөйләшәләр", — дигән икән. Шунда Муса г-м: "Әй Раббым, шул рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә биргел", — дип соравына Аллаһы Тәгалә: "Бу ураза хәбибем Мөхәммәд г-м өммәтенә генә хастыр", — дип җавап биргән икән.

Әнә шундый фазыйләтле, мөбарәк айда, гөнаһлар кичерелә торган вакытта тәүбә кылыйк. Рамазан шәрифне ганимәт белеп, изгелекләр, хәерле гамәлләр кылып калыйк. Аллаһы Тәгалә дини вә дөньяви эшләребездә уңышлар, үсеш бирсен. Үзенең һидият юлыннан адаштырмасын.

Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ.

2011 нче ел, август

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана