Рамазанга 15 хәдис

08 июль 2013 ел 15:59

Мөбәрәк Рамазан ае алдыннан үзебезне рухый яктан әзерләргә вакыт җитте. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) Рамазан ае турындагы хәдисләрен уку һәм аның хәер-фатыйхасын алу мөселманнарның күңелен пакьли һәм бары тик рухыйлыктан гына ләззәт алырга мөмкинлек бирә.

Түбәндә мөбәрәк бу айның дәрәҗәсе, өстенлекләре, саваплары, аны үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр, шулай ук, Рамазан аенда Пәйгамбәребезнең  (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) тормыш үрнәгеннән хәдисләр тупланмасы китерелә:

·             Уңай шартлар

Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен китерә:

“Рамазан ае башлангач, Җәннәт капкалары ачылыр, ә Җәһәннәм капкалары ябылыр, шәйтаннар зынҗыр белән богауланып куелыр (Бохари һәм Мөслим).

·             Тиңсез савап

Өммә Сәлим (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә:

Рамазан вакытында гомрә кылу – минем белән бергә хаҗ кылуга тиң.

·             Әбу Һөрәйрә  (Аллаһ аннан риза булсын!) Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен китерә:

Адәм баласы һәр эшен дә үзе өчен эшли, уразадан тыш һәр игелекле эше өчен килгән савап ун тапкырдан  җиде йөз тапкырга кадәр арта, чөнки, чынлап та, ул – Минем өчен, ә Мин аның өчен үзем әҗерен бирермен.

Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар( авыз ачканда) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы. Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан исне Аллаһ мускус исеннән дә хушрак дип табар (Бохари).

·             Әбу Әюб (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә:

Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң (Мөслим).

·             Әхлак тәрбиясе һәм үздисциплина (үз гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тою) Әбу Һөрәйрә тапшыруы буенча, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:

Әгәр дә сезнең кайсыгыз да булса ураза тота икән, ул тавыш чыгармасын (ызгышмасын) һәм сүгенү сүзләре кулланмасын. Әгәр дә кем дә булса аны мыскыл итә яки аның белән сүзләшергә (тарткалашырга) тели икән, ул: “Валлаһи, мин уразадамын”, – дисен (Мөслим).

·              Ярлыкану мөмкинлеге                                                                                             Әбу Һөрәйрә тапшырган, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  әйткән:

Биш вакыт намаз аралары, җомга белән җомга арасы, рамазан белән рамазан арасы,  шул вакыт аралыгында кылган  гөнаһларыннан ярлыканыр, әгәр дә бу кеше зур гөнаһлардан читтә торса (Бохари)

·             Һөрәйрә тапшырган, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:

Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап,  ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр (Бохари һәм Мөслим).

·             Әбу Һөрәйрә тапшырган, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:

Рамазан аенда иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, төнлә нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр (Бохари һәм Мөслим).

·             Әбу Һөрәйрә тапшырган, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:

Иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, Кадер кичендә төнге нәфел намазы укыган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр (Бохари).

·             Җәһәннәм утыннан аралау

Әбу Сәед әл-Худри (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткергән:

Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан теләсә кайсы  кешенең йөзен Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар  (Бохари һәм Мөслим).

·             Госман бине Аби әл-Гаас Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен тапшырган:

Ураза җәһәннәм утыннан ышанычлы калкан булыр (Ән-Нәсаи).  

·             Габдулла бине Әмри ташырган, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән:        

Кыямәт көнендә ураза һәм  Коръән Аллаһ колын яклап чыгарлар:

Ураза әйтер: «Ий Раббым, мин аны көне буена ризыкка якын җибәрмәдем һәм  башка теләкләренә юл куймадым, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”.

Коръән әйтер: «Ий Раббым! Ул Мине укып төннәр буе йокламады, минем аның өчен шәфәгатемне кабул кыл”.

Икесенең дә бу шәфәгатьләре кабул кылыныр (Әхмәд).

·              Гамәлләр сүзләрдән көчлерәк  

Ибне Габбас (Аллаһ аннан риза булсын!) тапшырган:

"Пәйгамбәр бар кешеләр арасында да иң юмарты иде, ә Рамазан вакытында, ул Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта тагын да юмартрак була иде. Җәбраил фәрештә аның белән Рамазан аенда һәр төндә дә очраша иде. Шуннан соң, Аллаһның Рәсүле юмартрак була иде” (Әл Бохари).

·              Гайшә (Аллаһ аннан риза булсын!) шулай дип әйтә:

Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Рамазан аенда, елның теләсә нинди башка вакытына караганда, гыйбадәт кылуда күпкә зуррак тырышлык күрсәтә иде. Ә бу айның соңгы ун көнендә, айның беренче өлешенә караганда, Аллаһка күбрәк гыйбадәттә була иде (Мөслим).

·             Әбу Һөрәйрә (Аллаһ аннан риза булсын!) шулай дип җиткерә:

Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәр Рамазан аенда унышар көн, ә үзенең вафат булган елында егерме көн игътикафта (мәчеттә берүзең генә калып гыйбадәт кылу) булды (Бохари). 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана