Татарстанда ислам мәгарифе

21 июнь 2013 ел 10:02

Үткән гасырның 90 нчы елларыннан башлап, Татарстанда ислам ренессансы булды. Күпсанлы мәчет һәм мәдрәсәләр эшләп китте. Әгәр дә ул вакытта мәдрәсәләр җәмгыять ихтыяҗына җавап бирсә, хәзер алар сыйфат буенча яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. 2012-2013 уку елы мөселман белем йортлары өчен ниндидер бер дәрәҗәдә кискен борылыш елы булды дип тә әйтергә мөмкин. Тәртип буенча, сүзне урта һөнәри уку йортларыннан башлыйк. Беренчедән, урта һөнәри мәдрәсәләрдә үсеш юлы ачык билгеләнде.

 

Уку елы башында ук кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары мәдрәсәләргә укырга керүчеләрнең саны кискен кимеде дип язып чыкты. Дөрестән дә, кайбер кабул итү комиссияләре үз вакытларын озайтты, статистик мәгьлүматларга караганда, беренче курска укырга керүчеләрнең гомуми саны (көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре) 1200 тирәсе кешене тәшкил итте. Ә бу исә, мәдрәсәләрдә укучыларның яртысын диярлек алып тора (урта һөнәри мәдрәсәләрдә укучыларның гомуми саны – 3-3,5 мең кеше). Көндезге бүлекләрдә укучыларның санын алып карасак, алар – 376 шәкерт.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 2012 елда Укыту-методик берләшмә төзүе – яңалык кертү булды. Ул координацион үзәк булып тора һәм үз тирәсенә Татарстанның бар мөселман мәгариф оешмаларын да берләштерә. Аның рәисе – Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. Бу эшкә республикабызның бар мәдрәсәләреннән дә вәкилләр, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, галимнәр һәм экспертлар җәлеп ителгән. Бүгенге көнгә  Укыту-методик берләшмә эш төркеменең берничә киңәшмәсе булып узды. Беренче киңәшмәдә Татарстан мөселман мәгариф системасы дәрәҗәсенең параметрларын урнаштыру буенча карар кабул ителде. Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алар укыту сәгатьләре саны белән аерылып тора.

Укыту-методик берләшмә ниндидер бер дәрәҗәдә Татарстан ислам мәгарифендә приоритетларны (өстенлекле якларны) билгеләргә мөмкинлек бирде. Моны мәдрәсә директорлары һәм мөгаллимнәре үзләре дә аңлый, ә бу инде яхшы дигән сүз. Тик шуңа да карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә калды әле, аларның барысын да берьюлы һәм кисәк кенә чишеп бетерү мөмкин түгел. Моның өчен билгеле бер вакыт таләп ителә. Барысы да бик начар дип тәнкыйть итүчеләр дә табылыр. Ләкин динебезнең аякка ныклап басу чоры башлануыннан әллә ни күп вакыт үтмәде, нибары егерме ел. Шул җәһәттән бу кыска гына вакыт аралыгында да күп эшләр башкарылган.

Ә хәзер мәдрәсәләрне тәмамлаучылар турында берничә сүз. 2013  елда (бар бүлекләрне дә  исәпкә алып әйткәндә) мәдрәсәләрне 300 шәкерт тәмамлады. Аларның алтмыш алтысы көндезге бүлектә укыды. Быел Россия ислам институтындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге дүрт хафиз әзерләп чыгарды. Тәмамлаучыларның яртысына якыны (дини өлкәдә эшләргә җыенучыларның) – уникесе Татарстанда эшләячәк, бер өлеше укуларын дәвам итәчәк, ә калганнарының күбесе Россия һәм БДБ төбәкләрендә дини өлкәдә хезмәт итәргә җыена. Казанга, мөселман мәгарифе үзәге булуы сәбәпле, бар Россиядән һәм хәтта чит илләрдән дә укырга килүчеләр бар. Аларның бер өлеше үз белемнәрен алга таба дәвам итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарихында беренче тапкыр күзәтелгән бер гамәлгә тукталып китәргә кирәк. Бу – яшь имамнарга һәм мәдрәсә мөгаллимнәренә ярдәм итәр өчен, 180 мең сум күләмендә грантлар бирү. Быелның 29 маенда мәдрәсә тәмамлаган 12 шәкерт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан шул грантка сертификат алды һәм республикабыз мәхәлләләренә эшкә җибәрелде.

Ә хәзер Россия ислам институтындагы дин әһелләренең һәм дини уку йортлары мөгаллимнәренең квалификацияләрен күтәрү курслары турында берничә сүз. Исегезгә төшерәбез: әлеге үзәк 2011 елда үз эшчәнлеген башлап җибәрде һәм үткән елны анда 184 дин әһеле үз белемен күтәрде. Быел (2012  елның октябрь аеннан) республикабызның 11 районыннан (Яңа Чишмә, Әлмәт, Питрәч, Кукмара, Актаныш, Аксубай, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Спас, Тәтеш) 112 имам курсларда укып чыкты. Уку елы башында 35 мәдрәсә мөгаллиме шушы үзәктә үз квалификациясен күтәрде. Аннан тыш үзәк, хәнәфи мәзһәбенең абруйлы лекторларын җәлеп итеп, курслар оештырды (11.03.2013-14.03.2013), ул курсларда республикабызның төрле районнарыннан утызга якын имам белем алды. Анда укып чыкканнарның гомуми саны 177 кешегә тулды.

Шул ук вакытта, мәчетләрдәге курсларда укытучыларның квалификациясен күтәрүдә зур ихтыяҗ бар. Аларда тугыз йөзгә якын мөгаллим белем бирә. Моның өчен үзәкнең эшчәнлеген киңәйтү өстендә эшләргә һәм районнарга чыгып эш алып баручы курслар эшчәнлеген оештырырга кирәк.

Дини уку йортлары (мәдрәсәләр) эшчәнлегенең финанс ягын да читләтеп үтеп булмый. Быел финанс өлеше дә тәртипкә китерелде һәм һәр мәдрәсә дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән база һәм вариатив финанслау белән тәэмин ителәчәк. Бу ислам мәгарифенең сыйфат ягын шактый күтәрергә һәм аларның кадрлар белән тәэмин ителешен арттырырга ярдәм итәчәк.  Финанслауның вариатив өлеше кайбер күрсәткечләргә бәйләп бүленеп биреләчәк, аларның зурлыгы баллар белән бәяләнәчәк. Мөмкинлек булган кадәр Татарстан мәдрәсәләре укыту процессы өчен кирәк булган укыту әдәбияты һәм укытуның техник чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Интернет челтәрендә “Оnline (онлайн) мәдрәсә” проектын төзүне тәкъдим итүе бик куанычлы хәбәр булды. Бүгенге көн өчен бу бик тә актуаль. Әлеге проект күпләр сүз алып барган дистанцион укыту  проблемасын билгеле бер дәрәҗәдә хәл итәчәк.

Айдар хәзрәт КАРИБУЛЛИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана