Вәкыф

10 июнь 2013 ел 10:09

Бүгенге Россия шартларындагы хәле вә тарихы Вәкыф (гарәп теленнән – милек) ул – берәр кеше тарафыннан мөселман җәмгыяте файдасына тоту өчен бирелгән мал-мөлкәт. Аның белән идарә итү хокукы аны нигезләүченең ихтыяр (теләк) белдерүе белән чикләнә.

Вәкыф – мөселман илләрендә дәүләт, я нинди дә булса бер кеше тарафыннан дини яисә хәйрияви максатлар өчен бирелгән күчмә (закон тарафыннан күчемсез милеккә кертелмәгән, ягъни җир белән бәйле булмаган, аңа теркәлмәгән, мисал өчен: хайваннар, акчалар, кыйммәтле кәгазьләр һ. б.) һәм күчми торган (сыйфатламаларына һәм әһәмиятле үзенчәлекләренә зыян китермичә урынлы файдаланудан гыйбарәт булган һәм аны күчереп йөртеп булмый торган әйберләр: биналар, корылмалар, җир участоклары, җир белән бәйле булган башка әйберләр) милек. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) вакытында Мәдинәдә салынган Әл-Куба мәчетен, шулай ук аның вафатыннан соң Мәдинә шәһәрендә төзелгән Пәйгамбәр (с. г.в.) мәчетен вәкыф оештыруга иң беренче мисаллар итеп китерергә мөмкин. Кешеләр вәкыфка күрсәтмә биреп, ничек файдаланасын әйтеп, мәсәлән, мәчет төзергә дип, үз җирләрен бүләк иткәннәр. Хәзерге шартларда вәкыфлар булып фондлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәт итә. Бу оешмаларга нигез салучылар – вәкыф милке белән идарә итүчеләр. Әлеге милектән максатчан файдаланмау күренешләрен булдырмый калу өчен, оешманың Уставында Кайгыртучанлык советы (Попечительский совет) төзелү дә теркәлә. Аңа башкалар ышаныч белдергән абруйлы (дәрәҗәле) кешеләр керә. Хәйриячеләрдән һәм меценатлардан милекне бүләк итеп алгач, вәкыфның максаты булып аңа бирелгән объектларның эшчәнлеген һәм алга куйган бурычларны тәэмин итә алырлык хәрәкәтчән икътисадый система төзү тора. Мәсәлән, ятимнәр йорты, хастаханә, мохтаҗ гражданнарның аерым төркеменә һ. б. спонсорлык ярдәме күрсәтү. Вәкыф милке белән идарә итү ул – катлаулы һәм җаваплы вазыйфа, чөнки җитәкчелек итүгә эшлекле якын килү таләп ителә: нәкъ менә вәкыфка һәм хәйрия максатларына булышлык күрсәтү өчен хезмәт итә торган бу милекне мөмкин кадәр зуррак табыш алу максатыннан ничек дөрес файдаланырга дигән сорау килеп баса. Бу чит оешмаларның мохтаҗлар файдасына бер тапкыр ярдәм итәргә акча җыю өчен оештырыла торган хәйрия акцияләренә караганда яхшырак, чөнки вәкыфлар бу юнәлештә даими эшләп торуы белән аерылып тора (бар система ярдәм күрсәтүнең регуляр рәвештә эшләвенә корылган). Вәкыфлар төрле дәрәҗәдә була ала. Ул мәхәллә дәрәҗәсендәге оешма да булырга мөмкин, бу очракта мәчет янында яшәүчеләр меценатлардан кулга төшерелгән мал-мөлкәт белән идарә итү җаваплылыгын, мәсәлән, шул байлык белән мәдрәсә төзүне, үз өсләренә алалар. Бу мөлкәт җир кишәрлеге (участок), финанс чаралары яки торак (яшәү, тору өчен билгеләнгән бина, корылма) булырга мөмкин. 2011 елда “Татарстан Республикасы вәкыфы” Фонды барлыкка килде. Аның максаты – бар руспубликабыз буенча вәкыф милке белән идарә итү. Безнең күпьеллык эшебез нәтиҗәсе Татарстандагы барлык мәхәлләләр эшләп торсын өчен мөһим бар кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә барып тоташырга тиеш.

Татар-мөселман вәкыф системаларының эшләү тарихы күп йөзьеллыкларны үз эченә ала. Бу тарих гүзәл сәхифәләргә бик тә бай. Әмма Казан ханлыгының алынуы, 1917 нче елгы инкыйлаб әлеге системаның эшләп торуына шактый зур зыян китерә.

Бүген дәүләт дәрәҗәсендә мөселман җәмгыятьләренә (мәхәлләләргә) гыйбадәтханә биналарын кайтару эше алып барыла. Күп кенә объектлар инде кайтарылды, ә кайберләре тапшырылу алдында тора.

Инкыйлабка кадәр татар кәсәбәчеләре (эшмәкәрләр) үзләренең Җиддәдәге, Мәккәдәге, Мәдинәдәге, Истанбулдагы һәм башка шәһәрләрдәге милекләрен актив рәвештә вәкыфка тапшырган. Ул мал-мөлкәттән гыйлем алу һәм хаҗ кылу максаты белән ерак һәм җиңел булмаган сәфәргә чыккан шәкертләр һәм хаҗилар файдаланган. Тарихчыларның бәяләве буенча, Мәккәнең бер үзендә генә дә Россиянең татар мөселман кәсәбәчеләре вәкыфка биргән йөзгә якын бина исәпләнгән.

Халыкара хокук нормаларына таянып, хәзерге Россия хаҗиларына кайтарып бирелсен өчен, татар кәсәбәчеләре тарафыннан вәкыфка (файдаланырга) бирелгән әлеге милекне кайтару мөмкинлеген өйрәнү лазем.

Мөселманннар арасында эшмәкәрлекнең үз үзенчәлекләре булган: аларга дәүләт законнарына җайлашырга, шәригать нормаларын да тулысынча үтәргә туры килгән.

Татарлар арасында кәсәбәчелекнең чәчәк атуы XIX йөзнең икенче яртысыннан XX йөз башына кадәрге чорга туры килгән.  Акчуриннар, Дебердеевлар, Агишевлар, Ибраһимовлар, Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Рәхмәтуллин-Субаевлар кебек мөселман сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре (аларның эшчәнлегенә билгеле бер каршылыклар булуга да карамастан) үз бизнесларын бар Россия териториясендә актив җәелдерә алганнар. Алар арасында сәүдәгәрләр, алтын табу сәнәгате, нефть эшкәртү предприятиесе вәкилләре һәм башка хезмәт ияләре булган. Алар татарлар арасында мәгариф үсешенә актив йогынты ясаган. Әйтик, Ырынбурдан Хөсәеновлар гаиләсе вәкиле генә дә бөтен Россия буенча утызга якын мәчет һәм илле мәдрәсә салган (моңа әле аның иганәче булып катнашканнары керми). Ул чордагы вәкыф милкенең ачык мисалы – Юнысовлар төзегән ятимнәр йорты (хәзерге тел белән әйткәндә приют): бинаның беренче каты коммерцияле күчемсез милек өчен тәгаенләнә: аннан кергән керем шушы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне карау өчен сарыф ителә.

Казанда, Самарада, Сарытауда, Уфада, Ырынбурда, Петербургта, Өркеттә һәм башка күп кенә шәһәрләрдә  мөселманнарга ярдәм итү үзәкләре төзелә. Мондый үзәкләр хуҗалары вәкыф итеп тапшырган милекне файдалануга бирү хисабы белән финансланган. Мохтаҗ мөселман хатын-кызларга ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия оешмалары турында аерым әйтеп узарга кирәк. Аларны, нигездә, танылган татар кәсәбәчеләренең хатыннары төзегән.

Патша хөкүмәте татарларда мәгариф һәм ислам дине таралсынга хезмәт итмәгән. Ләкин татарларда үзләренә генә хас уникаль система барлыкка килә: алар үз исәпләренә мәчетләр төзи, мәчетләр янында мәдрәсәләр ача, һәм шулар янәшәсендә үк аларны тәэмин итү өчен сәүдә һәм табыш йортлары эшләп тора. Табыш йортларын арендага бирүдән һәм сәүдә йортларының эшчәнлек алып баруыннан килгән табышны мәхәллә халкы иң беренче чиратта үзенең мәгариф системасын, нәшрият эшчәнлеген финанслауга тота. Нәкъ менә шул юнәлешләр өстенлекле санала да инде. Бу читтән бернинди дә ярдәм кертмичә генә халкыбызның белем дәрәҗәсен югарыда тотуны тәэмин иткән.

Гамир ГЫЙБАДУЛЛИН,

“Татарстан Республикасы Вәкыфы” Фонды генераль директоры

 

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана