Рамазан башлануын билгеләгән вакытта астрономик исәпләүләр кулланырга мөмкинме?

20 июнь 2013 ел 13:36

Бисмилләһир рахмәнир рахим! Имам Мөслим тапшырган хәдисләрнең берсендә әйтелә:

عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عُمَرَ رضى الله عنهما قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم  الشَّهْرُ تِسْعٌ وَعِشْرُونَ فَإِذَا رَأَيْتُمُ الْهِلاَلَ فَصُومُوا وَإِذَا رَأَيْتُمُوهُ فَأَفْطِرُوا فَإِنْ غُمَّ عَلَيْكُمْ فَاقْدِرُوا لَهُ

Абдуллаһ ибне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) тапшырган хәдистә, Аллаһның Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләре китерелә: “Ай егерме тугыз көннән (тора). Яңа туган айны күрү белән, ураза тота башлагыз, яңадан яңа туган айны күргәч, Ураза гаетен бәйрәм итегез. Әгәр дә инде, сез яңа туган айны күрә алмасагыз, аның тууын ачыклап билгеләгез” 1.

Бу хәдистән ачыкланганча, рамазан аеның башлануы һәм тәмам булуы – яңа туган айны визуаль күзәтү (ругят) белән билгеләнә. Ләкин хәдисләрдә “ругят” сүзенең кулланылуы рамазан аеның башлануын астрономик хисаплаулар белән ачыклауларны күз алдында тотамы-юкмы икәнлеге буенча төрле фикерләр бар. Бу фикер каршылыклары һиҗринең беренче гасыры ахырында барлыкка килгән һәм ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә2. Фикер каршылыклары “Әгәр дә сез яңа туган айны күрмәсәгез, аның тууын хисап белән ачыклап билгеләгез” гыйбарәсе мәгънәсен шәрехләүдән килеп чыга.

Астрономик исәпләүләргә ышаныргамы-юкмы икәнлеге буенча галимнәр ике төркемгә бүленде.

“Сахих Бохари”ны шәрехләүчеләрнең берсе Бәдреддин Мәхмүд ибне Әхмәд әл-Айни (855 нчы елны вафат) үзенең “Өмдәтел-Кари” китабында астрономик исәпләүләргә ышанырга була дип исәпләгән галимнәрнең исемлеген китерә. Ул алар арасында табигыйннарның берсе Мөтаффар ибне Абдуллаһ ибне әш-Шаһирны, шәфигыйлардан – Абел-Габбас ибне Сөрәйҗа әл-Каффалны, мөхәддисләрдән Ибне Кутейбаны күрсәтә3.

Абел Габбас ибне Сөрәйҗа тапшырган башка риваятьләр (фикерләр) дә бар. Ибне Хаҗәр үзенең “Фәтхел-Бари” китабында Абел-Габбас тапшырган риваятьләрнең берсендә астрономик хисаплар буенча ураза тота башлау ваҗиб (бурыч) булып тора дигән. Ә китерелгән икенче риваять буенча, ул, ваҗиб булмаса да, мөбах гамәл дип күрсәтелә4.

Кады Әбу Таййиб, Мөхәммәд ибне Мөкатил һәм Мөхәммәд әл-Рамли (рәхимәһемуллаһ) кебек кешеләр астрономик исәпләүләрнең дөреслегенә инанган хәлдә, уразаны тота башларга да, һәм ул тәмам булганыннан соң Ураза гаетен бәйрәм итәргә дә мөмкин дип әйтүчеләр арасында була. Ләкин күпсанлы галимнәрнең фикере буенча, астрономик исәпләүләргә нигезләнергә ярамый.

Мөхәммәд Бахит үзенең “Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля” брошюрасында Кошайри исемле имамнан шундый риваять китерә. Әгәр дә исәпләүләр, комачаулыклар, мәсәлән, болытлар булмаган вакытта яңа ай туганын күрергә мөмкин икән, мондый исәпләүләр нигезендә уразаны башларга һәм тәмамларга була. Чөнки мондый карар урнаштырылган дип исәпләр өчен айны реаль күрү шарт түгел. Мәсәлән, фикъһе буенча китапларда, шундый мәсьәлә карала: әгәр дә төрмәдә булган кеше, үзенең хисаплары яки башка бер сәбәпләр белән рамазан аеннан алдагы ай тәмам булды һәм яңа бу көн рамазан ае була дигән карарга килә икән, аңа шул көннән ураза тота башлау лазем. Ул яңа туган айны үзе күрмәсә дә һәм Рамазан ае башлануы турында аңа беркем хәбәр итмәсә дә, бу очракта карарга килү нәкъ менә шулай булырга тиеш. Бу җәһәттән, галимнәр арасында бернинди дә фикер каршылыклары юк5.

Шәфигый мәзһәбенең бер факиһы Шиһабеддин Әхмәд әл-Кальйуби (1069 нчы елны вафат) Абади галимнән искәрмә буларак шуны тапшыра: “Төгәл исәпләүләр булган вакытта айны күрер өчен мөмкинлекләр булмаганда хак сүзле кешенең айны күрүе турындагы сүзләре кабул ителми”. Бу кешенең  шаһитлеге кире кагыла. Әл-Кальйуби бу риваятьне тапшырганнан соң, ул: вәзгыять ап-ачык, чөнки бу вакытта ураза тота башларга ярамый һәм моңа каршы килү – үзсүзлелек һәм тәкәбберлектән башка берни дә түгел дип әйткән6.

Бар алда күрсәтелгәннәрдән дә шул ачыклана: астрономик исәпләүләргә ышанмаучылар белән бергә (ә алар шактый), рамазан аеның башлануын астрономик исәпләүләр белән билгеләп булуын таныганнар да бар. Алар, үз чиратында, ике төркемгә бүленә:

1. Астрономик исәпләүләрне тану белән бергә, мондый гамәлне ваҗиб дип әйтүчеләр.

2. Астрономик исәпләүләрне тану белән бергә, бу гамәлне мөбах гамәл дип  әйтүчеләр.

Хәнәфи һәм башка мәзһәб галимнәренең күпчелеге үз китапларында рамазан, шәүвәл һәм зөлхиҗҗә айларының башлануын ачыклау өчен айны визуаль күзәтү ваҗиб гамәл дип аңлаталар. Мондый күзәтүләр шәгъбан аеның ахырында алып барыла. Әгәр дә яңа туган ай күренсә, рамазан ае башланган булып исәпләнә. Әгәр дә шәгъбан аенда яңа туган ай күренмәсә, аңа утызынчы көн өстәлә. Шул ук рәвештә рамазан аеның азагында: яңа туган ай күренсә, Ураза гаетен бәйрәм итәләр. Ә яңа ай күренмәсә, рамазан аена утызынчы көн өстәлә.

Бу галимнәр айның башлануы һәм тәмам булуы мәсьәләсендә айның тууын визуаль күзәтүгә өстенлек биргән. Әгәр дә яңа туган ярымай күренмәсә, алар айга бер көн өстәгәннәр7.

Яңа туган айны күрүе турында дәлилләүче кешенең бу шаһитлеген тану яки танымау турында хәнәфиләр түбәндәгечә аңлатма биргәннәр.

Әлеге очракта шуны ачыкларга кирәк: бу кеше яңа туган айны берүзе генә күргәнме, әллә инде ул аны күргән вакытта башка кешеләр дә булганмы?

Бу кешенең туган айны бары тик үзенең генә күрүе турындагы сүзләре, ачык көн кебек үк, аның ялгышуы турында дәлилли. Әгәр дә инде төн болытлы булса,  бу сүзләр шулай ук дәлил була алмый.

Әгәр дә яңа туган айны күрү турында хәбәр итүче кеше берүзе калса, аның бу раслауда ялгыз калуы – бу кешенең ялгышуы яки ялган сөйләве турында дәлил итеп кабул ителсә, бу очракта Заһирур-Ривая буенча кешенең шаһитлеге кабул ителә алмый.

Әгәр дә яңа туган айны күрүче кешенең берүзе булуы – бу кешенең ялгышуы яки ялган сөйләве турында дәлил булып кабул ителмәсә, бу очракта Заһирур-Ривая буенча бу кешенең рамазан аеның башлануы турындагы шаһитлеге кабул ителә8.

Әгәр дә яңа туган айны күрүче кеше берүзе генә булмаса, аннан башка бу турыда тагын берничә кеше бу турыда шаһитлек китерә икән, бу очракта мондый шаһитлекләр бердәм фикер буенча кабул ителәләр9.

Бер генә кешенең яңа туган айны күрүе турында шаһитлеген кабул иткән вакытта хәнәфи галимнәренең бердәм фикере буенча ике шарт куела: бу кешенең мөэмин-мөселман һәм балигъ булуы. Әмма бу кешенең гаделлек сыйфатына ия булуын тикшерү мәсьәләсе буенча төрле фикерләр бар. Заһирур-Ривая буенча бу шарт булып тора. Ә Әбу Җәгъфәр әл-Тәхави (321 нче елны вафат) фикере буенча бу шарт булып тормый.

Бу ике фикерне искә алганнан соң, Мөхәммәд Бахит әл-Мути шулай дип дәвам итә: “Чынбарлыкта, бу ике фикер арасында аерма юк. Гаделлек сыйфаты булуны зарурый шарт дип исәпләүчеләр гаделлек төшенчәсен абсолют мәгънәдә карыйлар. Ягъни аның фасикълыгы (фасикъ – гадел булмаган кеше, ачыктан-ачык гөнаһ кылучы) турында билгеле булмаган кешене алар шул категориягә кертә. Ә гаделлекне зарур шарт дип исәпләмәүчеләр исә – чын гаделлекне күз алдында тота. Бу фикер буенча фасикъның шаһитлеге кабул ителми.

Астрономик исәпләүләрне кабул итмәүче галимнәр өч аргумент китерә:

1. Шәригать астрологияне тыя. Әбу Давыд һәм Ибне Мәҗа тапшырган хәдистә болай дип әйтелә:

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم مَن اقْتَبَسَ عِلْمًا مِنَ النُّجُومِ اقْتَبَسَ شُعْبَةً مِنَ السِّحْرِ زَادَ مَا زَاد

Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһу) Аллаһның Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләрен тапшырган: “Астрология буенча белем алучы кеше сихерчелекнең бер өлешен үзләштерә. Аннан соң аңа үзе ни тели, шуны өстәп үзләштерә”10.

2. Шәригать намаз укыган, ураза тоткан һәм башкача Аңа табынган вакытта безгә исәпләүләр эшләүне йөкләмәгән. Киресенчә, исәпләүләрне алып бара белүчеләр һәм аны эшли белмәүчеләр табынуның бу төрләре өчен бер үк төрле  җаваплылыктадыр. Алар билгеле бер ачык билгеләргә бәйләнеп куелган. Мәсәлән, Бохари һәм Мөслим шундый хәдис китерә: “Яңа туган айны күрү белән ураза тота башлагыз, янә яңа туган айны күргәч Ураза гаетен бәйрәм итегез. Әгәр дә инде сез яңа туган айны күрә алмасагыз, аның тууын хисап белән (санап) ачыклап билгеләгез11. Әл-Әйни, Ибне Хаҗәр һәм Ибне Баттал кебек мөхәддисләр үз шәрехләрендә шуны ук аңлаталар. Монда зур зирәклек салынган. Ә теләсә нинди вакытта, теләсә нинди җирдә шәригать кануннарын үтәүне тәэмин итә алуга мөмкинлек  бирү – өстәмә зирәклек.

3. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) уразага кагылышлы хәдисләрендә карар-нәтиҗәгә килүне (уразаның башлануын һәм тәмамлануын) айны визуаль күзәтүләр белән бәйләп аңлатыла. Исәпләүләр бары тик болыт булу яки башка комачаулыклар аркасында айны күреп булмаган очракларда гына кулланыла. Ай (ярымайны күрү мөмкинлеге булганда) 29 көннән тора.

Астрономик хисапларны кабул итүче галимнәр бу аргументларга түбәндәгечә җавап бирә:

1. Мөхәммәд Бахит үзенең “Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля” брошюрасында “Мөхтәрәт ән-Нәвазил” китабыннан бер өзек китерә. Астрономия фәне шәригать тарафыннан тыелмаган, ди. Бу фән ике өлешкә бүленә:

а) нигезендә хисаплар яткан астрономия фәне;

ә) дедукциягә нигезләнгән астрология фәне.

Исәпләүләргә нигезләнгән астрономия фәне хак фән булып тора. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:

اَلشَّمْسُ وَالْقَمَرُ بِحُسْبَانٍ

 “Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер” 12.

Мөхәммәд Бахит һәм әл-Мути китергән мисаллардан без исәпләүләргә һәм  күк җисемнәрен күзәтү белән шөгыльләнә торган астрономия фәненең шәригать тарафыннан таелмаганлыгын беләбез. Астрология исә йолдыз һәм планеталар хәрәкәтенең теге яки бу вакыйгага йогынты ясавы турында нәтиҗәләр чыгара. Бу – табибның кеше пульсын тикшереп, аның авырумы-түгелме икәнлеге турында нәтиҗә чыгаруга охшаш13.

Әгәр дә “Әүнүл Мабуд” китабында Әбу Давыдның: “Астрология буенча белем алучы кеше – сихерчелекнең бер өлешен үзләштерә”14 хәдисенә шәрехен караган вакытта без астрологиядә яшерен белемнәрне йолдызларны күзәтү нәтиҗәсендә алынуының күзаллануын күрәбез. Ләкин бу астрономиягә кагылмый15.

2. Кайбер галимнәрнең астрономик исәпләүләрне кабул итмәвенең сәбәпләренең берсе итеп, бу хисапларның төгәл булмавы, аларның күзаллауларга һәм интуициягә (эчке тоемлауга) нигезләнеп эшләнелүе күрсәтелә. Мәсәлән, Ибне Хаҗәр һәм Әл-Айни бу фикерне шундый сүзләр белән аша җиткерә: “Йолдызларга ышану – ялгышлык. Чөнки хисап күзаллауларга һәм интуициягә корылган”16. Ягъни бу сүзләрнең каршы ягы булып, шундый гыйбарә тора да инде: “Әгәр дә бүгенге астрономик исәпләүләр төгәл икән, аларга ышанырга була”.

3. Бохари һәм Мөслим тапшырган хәдистә болай диелә:

عن ابْن عُمَرَ  رضى الله عنهما  يُحَدِّثُ عَنِ النَّبِىِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ  إِنَّا أُمَّةٌ أُمِّيَّةٌ لاَ نَكْتُبُ وَلاَ نَحْسُبُ الشَّهْرُ هَكَذَا وَهَكَذَا وَهَكَذَا وَعَقَدَ الإِبْهَامَ فِى الثَّالِثَةِ وَالشَّهْرُ هَكَذَا وَهَكَذَا وَهَكَذَا. يَعْنِى تَمَامَ ثَلاَثِينَ

Ибне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) тапшырган риваятьтә Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләрен җиткерә: “(Без) укымаган, яза да, хисап та белми торган җәмгыять кешеләре. Ай шулай, шулай һәм шулай башлана”. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) безгә кулы белән ай 29 көннән тора дип күрсәтте, ә икенче бер вакытта – 30 көннән дип”17.

Бу хәдистә Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) айны визуаль  күзәтүнең бары тик укымаган, яза да, хисап та белмәгән җәмгыять өчен генә зарур икәнлеген дәлилли. Ә яза да, хисап та белмәгән кешеләр өчен, айда егерме тугызмы, утызмы көн булуын ачыклау бары тик айны визуаль күзәтүләр аша гына башкарылырга мөмкин. Мөхәддисләр бу хәдискә нәкъ менә шундый аңлатма бирәләр дә.

Ибне Хаҗәр үзенең “Фәтхел-Бари” китабындагы бу хәдискә шәрехендә болай дип яза: “Яза да, хисап та белмәүчеләр дигән вакытта Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәссәлам) замандашлары күз алдында тотыла. Чөнки ул вакытларда бик аз кеше генә укый-яза белгән. Хисап дигән вакытта астрономия күз алдында тотыла. Бу гыйлем белән дә ул заманнарда шулай ук бик аз кеше таныш булган. Шуның өчен, ураза башлануын айны визуаль күзәтүләргә бәйләп кую – кешеләрне катлаулылыклардан азат итәр өчен эшләнгән”18.

Шул ук вакытта, айны күзәтү үзе генә Аллаһка табыну була алмый. Киресенчә, бу бары тик язуны да, хисапны да белмәгән җәмгыятькә айның башлануы һәм бетүен ачыклауны җиңеләйтү өчен чара гына19.

Яңа туган айны күрү турында аерым бер кешенең шаһитлеген кабул итәргәме-юкмы икәнлеге турында Бахит шундый сүзләр китерә: “Безнең имамнар арасында аерым бер гадел кешенең рамазанда яңа ярымайны күрүе турындагы шаһитлегенә ышану буенча фикер каршылыклары юк. Визуаль күзәтү өчен һава торышы комачаулыкларының булу-булмавы бу карарга йогынты ясый алмый. Ләкин, бу аның берүзе генә булуы – кешенең ялгышуы яки ялган сөйләвенең дәлиле булып тормаган очракта гына. Безнең фикер буенча, Әл-Кархиның каршы килүенә карамастан, зөлхиҗҗә ае да рамазан аена охшаш. Тәхави тапшырган риваять буенча, шәүвәл ае да рамазан аена охшаш20. Айның башлануын ялгышулары мөмкин булган ике шаһит ярдәмендә ачыклау күпкә төгәлрәк булып тора. Чөнки безнең бабаларыбыз аларның шаһитлекләрен кабул иткәннәр21.

Мөхәммәд Бахит үзенең “Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля” брошюрасында бу теманы тикшергәч, нәтиҗә ясап болай ди:

Безнең галимнәр кайсы гына өлкәдә белгеч булып тормасыннар, бу мәсьәләдә каһлү-хибрага – зирәк, үткен кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Уразаны нәрсә боза, ә нәрсә бозмавы мәсьәләсе буенча алар табибларга мөрәҗәгать иткәннәр һәм аларга бирелгән мәгълүмат буенча гамәл кылганнар. Алар башка күп кенә мәсьәләләр буенча да шулай эшләгәннәр.

Шәгъбан, рамазан һәм башка айларның башлануын ачыклаган вакытта астрономик исәпләүләргә таянырга безгә нәрсә комачаулый соң? Безнең өчен катлаулы булган бу мәсьәләдә безгә, бу өлкәдә махсус белемнәре булган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә нәрсә киртә булып тора? Ә бит бу кешеләр биргән мәгълүмат төгәл һәм Коръәнгә дә туры килә. Бу мәгълүматлар күзаллауларга түгел, ә күзәтүләргә һәм төгәл исәпләүләргә нигезләнә. Галимнәрнең фәлән көнне, фәлән сәгать һәм фәлән минутта кояш тотыла дип әйтүләрен әллә без ишетмибезме? Ә бит бу вакыйгалар, чынлап та, алдан күрсәтелгән вакытта була. Һәм алар хаталар җибәрми, чөнки алар күзаллауларга түгел, ә төгәл исәпләүләргә нигезләнгән. Әгәр дә айны визуаль күзәтүгә комачаулыклар булмаса, аларның мәгълүматлары мөтәватир дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде.  Бу мәгълүматны китерүчеләрнең саны тәвәтур дәрәҗәсенә җитеп бетмәсә дә,  алар берлегенең саны аларны бәхәссез итә. Күңелләрдә бу мәгълүматка ышаныч уяна. Мәсәлән, алда әйтелгәннәрнең мәгънәсен шул аять нигезли:

فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ

“Кем рамазан аен күрүдә шаһит булды, шул ураза тотсын!”22.

“Айны күрү” гыйбарәсе “даими бер урында яшәгән”не, ягъни мөсафир  булмауны яки аның башлануы турында мәгълүматлы булуны аңлата. Чөнки бу айның башлануы турында мәгълүматлы булу – ураза тотуның фарызлыгына сәбәп булып тора. Шәригатьтә һәм хәдисләрдә ай башланганының билгесе булып, кояш баегач күктә яңа туган ярымайның күренүе санала.

Әгәр дә кеше, кояш баегач, күктә яңа туган айның күренәчәген төгәл белсә, ураза тоту аның өчен фарыз була. Бу вакытта аның бу вакыйганы каян белүенең (шәхсән үзе яңа туган айны күрепме, аңа бу турыда башка берәр кешенең хәбәр итүеннәнме, мөфти  фәрманыннанмы яисә инде астрономик исәпләүләрдәнме) әһәмияте юк.

Имам Кошайри болай дип әйтә: “Әгәр дә исәпләүләр, комачаулыклар, мәсәлән, болытлар булмаган вакытта, яңа ай туганын күрергә мөмкинлек бирәләр икән, мондый хисап нигезендә уразаны башларга һәм тәмамларга була. Чөнки, мондый карар урнаштырылган дип исәпләр өчен айны реаль күрү шарт түгел. Ураза тота башлау һәм Ураза гаетен үткәрүне айны визуаль күзәтүгә бәйләү моңа каршы килми”.

Мөхәммәд Бахит, кояш баегач, яңа туган айны комачаулыклар аркасында күреп булмаган очракларда уразаны астрономик исәпләүләр нигезендә тота  башлау ваҗиб гамәл була дигән фикерне кабул итми. Чөнки бу – галимнәрнең гомуми фикере – мөкаддәмингә туры килми. Яңа туган ярымайның абстракт булуы уразаны билгеләми. Шәригать ураза башлануын кояш баегач яңа туган айны визуаль күрү белән бәйли. Алда китерелгән бу каршылык шуннан гыйбарәт: яңа туган айны турыдан-туры күрү – зарурый шартмы, әллә инде ураза башлануын билгеләү өчен астрономик исәпләүләр дә ярыймы?

Бахит икенче фикергә өстенлек бирүен, ә имам әс-Сукиның бу фикердә берүзе генә тормавы турында әйтә. Ибне Сүрәйҗ, Мөдәрраф, Ибне Кутейба, имам Мөхәммәднең шәкерте Ибне Мөкатил әл-Рази да шундый ук фикердә булган. Кайбер кешеләргә бу җитәрлек нигез була ала.

Бу фикер астрономик исәпләүләрне кабул итмәүчеләрнең шул сүзләренә каршы килми: “Әгәр дә кешеләргә хисаплаулар эшләү вазыйфасы йөкләнгән булса, бу алар өчен катлаулылыклар тудыру булыр иде. Чөнки хисаплаулар эшләргә бары тик аерым бер кешеләр генә сәләтле”. Моның киресе булганда, бу вазыйфа барысына да йөкләнгән булыр иде. Бу турыда әйткән бер кеше дә юк. Ибне Сөрәйҗ һәм аның белән килешкән башкалар Аллаһның Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) (فاقدروا) / “ачыклап билгеләгез” дигән сүзләре Аллаһ гыйлем бүләк иткән кешеләргә, ә Аның (فاكملوا العدة) / “сан өстәгез” сүзләре барысына да юнәлтелгән дип аңлаталар.

Астрономик исәпләүләрне танымаган кешеләр җир шарының полюсларында ни эшләрләр иде икән? Анда бит көн дә, төн дә ярты ел дәвам итә. Бу районнарның кешеләре анда ай белән кояшның ай саен үзара очрашып һәм аерылып торучы ул шартларында кояш баегач үз күзләре белән айны күрә алалармы? Аларның аерылып китүләре андагы айның башлану билгесе дә инде.  Һәм бу вакыт бар җир шарында ук бертөрле. Бу урыннарда намаз вакытын билгеләү өчен предметның күләгәсе озынаю зурлыгына яки таң атуның таралуына карап тормыйча, нормаль рәвештә алмашына торган көне-төне булган иң якындагы район вакытына орентацияләнгәндәге кебек үк, ураза вакытында да шулай ук эшләргә кирәк.

Дини күрсәтмәләр таң атуның чынмы яки чын түгелме, предмет күләгәсенең бу предмет озынлыгымы яки аның ике озынлыгымы булуына, горизонтның төсе  кызылмы, сарымы яки акмы икәнлегенә бәйле түгел. Киресенчә, болар бары тик бер вакыт аралыгының тәмам булуы һәм икенче вакыт аралыгының башлану билгеләре генә.

Шәригатьтә намаз һәм аны башкаруның фарызлыгы бу билгеләрдән югарырак дәрәҗәдә билгеләнә. Ягъни бу “Әгәр дә бу билгеләр юк икән,  намазның фарызлыгы юкка чыга” дигәнне аңлатмый.

“Әл-Кәнз” кебек кайбер хәнәфи мәзһәбе китапларында булган “Таң ату кояш баю белән бер үк вакытта булган кайбер җирләрдә ястү һәм витр намазлары укылмый” дигән фәтвага җавап итеп, Бахит үз брошюрасының азагында бу фикерне алырга ярамый дип яза һәм үзенең бу брошюрасын шундый сүзләр белән тәмамлый:

“Шәригать безгә – төрле урыннарда яшәүчеләргә Аллаһка табынуның теге яки бу төрләренең башлану вакытлары аңлаешлы булсын өчен намаз укуны, мәсәлән, таң атар алдыннан, ураза тотуны – яңа туган ай күренгәч, дип, аларның билгеләрен күрсәтеп йөкли. Шәригать шулай ук астрономик исәпләүләрне, сәгатьләрне һәм башкаларны бу вакытларның башланганлыгын билгеләү өчен файдалануны да тыймый. Галимнәр импотенция белән җәфа чигүченең срогын ачыклау, менопауза җитү яшен билгеләү кебек фикъһе мәсьәләләре буенча тиешле карар чыгару өчен ай календарена нигезләнеп исәпләүләр эшләде. Шулай ук кояш һәм ай еллары арасындагы аерма ун көн, кояш көне белән ай көне арасындагы аерма көннең уннан береннән башлап өчтән беренә кадәр тәшкил итүе ачыкланды23.

Ястү намазының безнең төбәктә җәй көне ничек башкарылырга тиешлеге турында күбрәк белер өчен без бөек татар галиме Ш.Мәрҗанинең “Назурател-хак” (“Хакыйкатьне күзаллау”) китабы белән танышырга тәкъдим итәбез.

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: рамазан аеның башлануын билгеләүнең нигезе булып айны визуаль күзәтү тора, ләкин, бу мөмкин булмаган очракларда астрономик исәпләүләрне дә файдалану рөхсәт ителә.

 

1 - Мөслим, Китаб әс-Сыям, Вәҗүбү сауми Рамазан.

2 - Мәвсүәтел-Фикъһия әл-Күвәйтия. – Т. 22. – Б. 31.

3 – Үмдәтел-Кари Вәҗүбү Сауми Рамазан.

4 - Фәтхел-Бари, 1773.

5 - Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля. – Б. 254.

6 - Хәшиятел-Кальйуби, Китабус-Сыям.

7 - Танбихүл-Нафил вәл-Васанан әля Ахками Халяли Рамазан.

8 - Бу ике риваять тә Заһирур-Риваяда бар.

9 - Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля. – Б. 78.

10 - Әбу Давыд, Ибне Мәҗа.

11 - Мөслим, Китаб әс-Сыям, Вәҗүбү сауми Рамазан.

12 – Әр-Рахман (Рәхимле) сүрәсе, 55/5.

13 - Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля. – Б. 249.

14 - Әбу Давыд, Ибне Мәҗа.

15 - Әүнүл-Мабуд, Нуҗум, 3406.

16 - Үмдәтел-Кари Вәҗүбү Сауми Рамазан. Фәтхел-Бари, 1773.

17 - Бохари, Мөслим, Китабус-Сыям.

18 - Ибне Хаҗәр, Фәтхел-Бари, 1780 нче хәдискә шәрехләр.

19 - Фәтава Мостафа әз-Зәрка, Б. 161-162.

20 - Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля. – Б. 82.

21 - Фәтава Мостафа әз-Зәрка. – Б. 162.

22 – “Әл-Бәкара” (“Сыер”) сүрәсе, 2/185.

23 - Иршәдү Әһлел-Милләти илә Исбател-Аһилля. – Б. 258-273.

 

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана