Дин юлындагы хезмәт

31 май 2013 ел 10:47

Адәм балалары матди яктан нинди генә бай, җитешле тормышка ирешсә дә, рухый, тәрбияви мәгънәдә кимчелекле, зәгыйфь булса, мондый җәмгыятьнең яшәешен бәхетле, бәрәкәтле дип инде атап булмый. Халыкның рухый тормышы сәламәт булуын кайгырту – дин әһелләренең мөһим бурычы булып тора. Бу авыр һәм җаваплы хезмәтне бүген бистә һәм авыл муллалары – хөрмәтле имам-хатыйпларыбыз башкара.

28 май көнне Кукмара Үзәк мәчетендә үткән чираттагы имамнар җыелышында район муллаларына яңартылган Указлар – үз мәхәлләсендә рухый җитәкче вазыйфасын башкарырга рөхсәт бирүне раслый торган шәһадәтнамәләр тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен һәм изге теләкләрен җиткереп, болай диде:

– Мөфти хәзрәтләре үзе дә бүгенге көндә башкалабызның "Тынычлык" бистәсендәге мәчетнең имамы булып тора һәм сезнең – гади имамнарның проблемаларын бик яхшы белә. Шуңа күрә мөфтият өстен, әһәмиятле итеп күргән юнәлешләрнең берсе – ул имамнарга, авыл мәчетләренә ярдәм итү. Шул уңайдан, күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җылылык, ягъни газ мәсьәләсе буенча Президентыбыз Р.Н. Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, түләүне ташламалы тарифка күчерүне сорады. Иншә Аллаһ, бу мәсьәлә көзгә таба хәл ителер, дип өметләнәбез.

Дини гыйлем бирү әһәмиятенә тукталып, Рөстәм хәзрәт мәхәлләләрдә уку-укыту эшенә имамнар бик зур игътибар бирергә тиеш икәнен искәртеп узды. “Яшьләрне шушы юнәлештә үстерүне, аларны мәдрәсәләргә, югары дини уку йортларына укырга җибәрүне дә күз уңында тоту мәслихәт”, – дип әйтте нәзарәт вәкиле.

Быел җәй Республикабызда дөньякүләм мөһим чара – Универсиада үткәреләчәк. “Без дә шушы вакыйгага битараф калмыйча, илебез спортчыларына уңышлар һәм җиңүләр теләп дога кылыйк, аларга Аллаһ ярдәме ирешүен телик”, – диде Рөстәм хәзрәт. Универсиаданың бер өлеше рамазан аена туры киләчәк икән. Ә бу айда кылынган догалар аеруча кадерле һәм кыйммәтле.

Ураза ае җәйге чорга туры килгәнлектән, аның авыррак, әмма шул ук вакытта әҗер-савапларга да мулрак булуы искәртелде җыелышта. Хәзрәтләргә сабырлык, кабул булган гыйбадәтләр теләп, мөфтият вәкиле шәһадәтнамәләр тапшырды, аның белән бергә һәр имамга Коръән тәфсире бүләк итте.

Җыелышта берничә көн элек фаҗигале төстә һәлак булган Чишмәбаш авылы имамы Минефаяз хәзрәт Мәрсетдиновны да искә алып, аның рухына дога кылдылар. Рөстәм хәзрәт мәрхүмнең туганнарына юлланган Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хатын укыды. “Үз мәхәлләсе, республика мөселманнары тормышына Минефаяз кардәшебез зур өлеш кертте. Авылы, барлык өммәте өчен олы җаваплылык хисе тоеп, ул шактый кыен булган имам хезмәтен намус белән башкарды”, – диелә мөфти хатында. Хат белән бергә Минефаяз хәзрәтнең гаиләсенә матди ярдәм дә тапшырылды.

Әйтергә кирәк, шушы хаттагы ахыргы җөмлә җыелышта булучыларга тормышыбызның төп мәгънәсен тагын бер кат искә төшерде кебек: “Дөрестән дә, без барыбыз Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз...” Уйлап карасаң, әлеге Коръән аяте һәркемгә – имаммы син, гади мөселманмы, түрәме, гади кешеме – бу кыска фаный дөньяның узачагын һәм мәңгелек ахирәт тормышында барлык кылган гамәлләребез өчен җавап бирергә туры киләчәген искәртергә тиеш. Бу хакта имамнарга, дин әһелләренә генә түгел – барчабызга да уйланасы иде...

Ришат КУРАМШИН,

Кукмара районы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана