Пәйгамбәребезгә тоташкан гыйлем чишмәсе

21 май 2013 ел 14:38

Әбү Хәнифә, Мәлик, Шәфигый, Әхмәд ибен Хәнбәл кебек мәшһүр имамнар, Аллаһ алардан риза булсын, бер гаилә кебек иделәр. Алар Аллаһның шәригатенә хезмәт итүдә бер-берсенә ярдәм иттеләр, бер-берсенең гыйлеменнән файдаландылар, һәм шулай итеп Ислам фикыһы аларның кулы белән тәмам җитлекте һәм камиллеккә иреште – аларның, фазыйләтле чорлар үтеп үзгәртүчеләрнең кулы тиеп үзгәргәнче, сөннәттә булган барлык нәрсәләрне туплап алулары аркасында, вәхи иңгән дәвердән соң вакытлар үтеп гарәп теленә мәгънәләрне үзгәртүче яңалыклар кергәнче, Аллаһның китабында һәм расүленең сөннәтендә булган мәгънәләрне аңлау өчен бирелеп эшләүләре аркасында.

Аларга Аллаһның бөек фазыйләте насыйб булды. Чөнки Ул аларны шушы югары вазыйфага әзерләде, аларга ныклы зирәклек, көчле ятлау сәләте, мәгънәләрне яхшы белүчәнлек, яшерен булган хакыйкатьләрне ача белү осталыгы, фикыһка камил бирелүчәнлек, тиз фикер йөртүчәнлек, сөйли һәм аңлата белү осталыгы, камил аек акыл, тугрылык һәм ихласлык бирде, һәм шуларга өстәп алар әле пәйгамбәребез заманына иң якын кешеләр дә.

Алар белән сахәбәләр арасындагы риваять кылучылар, хәдисләрне тапшыручылар саны икедән артмый, шуңа күрә дә ул ике кешенең кемлеген белү әлбәттә алар өчен җиңел булган. Әмма алардан соңгы заманнарда килүчеләр өчен сахәбәләр белән имамнар арасындагы риваять кылучыларның хәлен тиешле дәрәжәдә белү әлбәттә бик авыр, бигрәк тә төрле фетнәләр һәм тәгассубның киң таралуы аркасында.

Бу имамнарны олылау, төрле мәсьәләләрдә аларның сүзләрен һәм дәлилләрен алу, мәзһәбләр арасында бер-берсенә карата гадел һәм әмәнәтле булу хәлифә Мәэмүн вакытындагы Коръәннең халык кылынуы турындагы фетнәгә кадәр дәвам итте.

Хәдисләр риваять кылучылар арасында дәлилләрдән хөкем чыгара белмәүчеләр, хәдисләрнең мәгънәләрен аңламаучылар да бар иде. Аларның кайберсе һәр фикыһ өйрәнүче белә торган мәсьәлә турында соралса, мәңгелек гарьлек китерә торган җавап бирә иде.

Мөхәддисләрнең шәехларыннан фикһый мәсьәләләрдә генә түгел, ә Аллаһ һәм Аның сыйфатлары турында да шәригать тә, аек акыл да инкяр итә торган сүзләр чыга торган булган. Шуңа күрә дә хәлифә Мәэмүн мөхәддисләрне һәм риваять кылучыларны имтихан кылырга булган. Моның өчен ул аларны Коръән мәсьәләсендә тикшерә башлаган, Корьәнне мәхлук дияргә чакырган, баш тартучыларга җәза биргән. Бу фетнә Мәэмүн вакытыннан алып Мүтәвәккил вакытына кадәр дәвам иткән. Бу заманда риваятьчеләр төрле җәфалар чиккәннәр, кайберләре аның мәгънәсен аңламыйча риза булып җавап биргәннәр, ә кайберләре сәләфләр кермәгән мәсьәләгә керүдән сакланганнар. Бу мәсьәләдәге низаг кул арасындагы Коръән китабы турында булган. Әмма Аллаһның сыйфаты булган кәләм сыйфатына килгәндә, аның борынгылыгы һәм мәхлук булмавы турында низаг юк. Ләкин риваятьчеләрнең күпчелеге бу низагның асылын тикшерү һәм уйлаудан бик ерак булдылар, алар үзләре риваять кылган әйберләрнең хәрефләренә ябештеләр, башкаларның нусусларны аңларга тырышуларын инкяр иттеләр, үзләренә туры килмәгән фикерләүчеләрне сөннәтне инкяр итүдә гәепләделәр.

Бик күп риваятьләр кылып та, аларның мәгънәләренә әһәмият бирмәүчеләр турында Шүгъба әйтте: «Хәдис әһелләреннән берәүнең килгәнен күрсәм шатлана идем, ә бүген аларның берәрсен күрүдән дә нәфрәтлерәк әйбер юк миңа». Гамр ибен Хәрис әйтте: «Хәдистән дә шәрәфәтлерәк гыйлемне һәм хәдис әһелләреннән дә акылсызрак кешеләрне күрмәдем.»

Хәдис әһелләре һәм фәкыйһлар арасындагы аерылуны Коръән мәсьәләсендә имтиханның казыйлар аркылы башкарылуы да көчәйтте. Ул казыйларның күпчелеге фикһый мәсьәләләрдә хәнәфиләрнең фикерләрен өстен күрәләр иде, ә имтихан мәсьәләләрендә мүгътәзиләгә авышалар иде. Мүтәвәккил вакытында бу фетнә беткәннән соң, риваятьчеләрнең хәле гадәттәгечә дәвам итте. Мәэмүн теләгән максатка ирешелмәде, мәгәр ике якның да тәгассубы көчәйде генә. Һәм киресенчә, хәдис әһелләре фикһый мәсьәләләргә керә башладылар, үзләрен имтихан кылган казыйлар хакында һәм ул казыйларның имамнары хакында хаксызга гәепләүче хәбәрләр чыгардылар.

Әбү Хәнифәне һәм аның укучыларын барлык имамнар да (Мәлик, Шәфигый, Әхмәд) фәкыйһ буларак сыйфатладылар. Ә фәкыйһ, билгеле булганча, Коръәнне , сөннәтне, иҗмәгъ мәсьәләләрен, кыясны иң оста белүче, һәм бер кешенең фәкыйһ булуын тану – аның иң яхшы, иң хәерле кеше булуын белгертә. Имам Шәфигыйның «Фикыһта барлык кешеләр дә Әбү Хәнифәнең гыйәле» – дип шаһитлык бирүе сәләмәт акыллы кеше өчен җитәдер.

Дүрт мәзһәб арасындагы туганлык гасырлар буе дәвам итте, чөнки аларның гыйлеме бер чыганактан иде, юнәлешләре бер юнәлеш иде, һәм барысының да байрагы – ихласлык булды. Хәл шулай булды, кайбер бидгатьче риваятьчеләрнең гаепләүләреннән башка гаепләүләр булмады, хәтта Әбү Хәмид әл-Исфраини заманының ахырлары җитеп, кайбер мәзһәб әһелләре хәнәфиләрдән казыйлыкны таләп иткәнчегә кадәр. Һәм бу низаг хатаны һәм дөреслекне аерыр өчен түгел, бәлки кайбер кешеләрнең дөньяга хирыслыгы сәбәпле барлыкка килде. Үзләрен фикыһ һәм хәдис гыйлемен туплаучы дип санаган кайберәүләр үзләренә үк золымлык кылып Әбү Хәнифәгә һәм аның укучыларына каршы төрле ялган хәбәрләр һәм риваятьләр җыеп тупладылар.

Хәтта Әбү Нүгайм һәм Бәйһакый кебекләр дә ялганчылардан китерелгән мондый хәбәрләрне туплауда читтә калмыйләр! Ә инде әл-Хатыйб әл-Багдади үзенең «Тариху Багдад» китабында бу эштә барысын да уздырып җибәрә. Ибен әл-Җәүзи «әт-Тәхкыйк» китабында әйтте: «әл-Хатыйб кунут турындагы китабында үзенең тәгассубын күрсәтүче хәдисләрне китергән… аның бу хәдисне зәгыйфьләмәве һәм дәлил итеп китерүе бөек оятсызлык, диненең азлыгы, салкын тәгассуб, чөнки ул бу хәдиснең батыл икәнен белеп тора!!»

Әбү Хәнифә гамәлләрне иманның асыл нигезләреннән санамаганы өчен, хавариҗлар аны «ирҗа» да гаеплиләр иде һәм шул максаттан чыгып аның турында төрле ялган хикәяләр сөйләделәр. Мәсәлән, имеш ул бер исереккә «синең иманыңны Җәбраилнең иманы кебек кылдым» дигән. Хәзерге көндә дә «Тариху Багдад»та язылган шундый ялган яки үзгәртелгән риваятьләрне китереп, риваятьләр турында төпле гыйлеме булмаган гавам халыкны һәм хәтта шәкертләрне дә бөек имамга бирелгән, пәйгамбәребездән мирас булып калган гыйлемнән биздерергә, мәхрүм итәргә тырышалар. Инде шул заманнардан бирле хавариҗлар һәм аларның калдыклары хаклык әһелләренә яла ягып ирҗада гаеплиләр.

Әйе, Әбү Хәнифә йөзәр мең хәдисләр риваять кылмаган, мәгәр аның хәдислар тулы сандыклары булган һәм ул алардан дүрт меңен сайлап алган. Мөхәммәд ибен Йосыф әс-Салихи әш-Шәфигый «Гукудүл-җимән» китабында әйтте: «Әбү Хәнифә хәдис хафизларының олугларыннан булды, әгәр ул хәдисләргә ныклы әһәмият бирмәгән булса фикһый мәсьәләләрнең хөкемнәрен чыгара алмас иде… Хәдисләрне күп белсә дә, аннан риваять кылынганнары аз, иҗтиһад белән мәшгуль булуы сәбәпле; шулай ук Мәлик һәм Шәфигыйдан да чагыштырмача аз хәдисләр риваять кылына шул ук сәбәп аркасында. Ничек күп белеп тә, башка сахәбәләр белән чагыштырганда азрак хәдисләр риваять кылган Гомәр һәм Әбү Бәкер кебек үк.» Әбү Хәнифә һәрбер белгәнен риваять кылмаган, бәлки хөкемнәргә кагылышлы хәдисләрне һәм әсәрләрне генә риваять кылган. Кыясны куллану мәсьәләсендә Әбү Хәнифә әйтте: «Аллаһның илчесеннән килгән хәбәрләрне баш өсте кабул итәбез, сахәбәләрдән килгән хәбәрләрне аларның сүзләреннән чыкмыйча сайлыйбыз, тәбигыйннәрдән булган хәбәрләргә килгәндә – алар да кешеләр һәм без дә кешеләр.» Чөнки Әбү Хәнифә үзе үк тәбигыйннәрдән булган мөҗтәһид һәм башка тәбигыйннәрнең иҗтиһади мәсьәләләрдә аннан өстенлекләре юк.

Бөек имамның максаты хәдис сүзләрен жыю һәм риваятьчеләрне тикшерү булмаган, бәлки аның максаты Коръән һәм фикыһ булган. Ниндидер фәнгә бирелгән һәр кеше башка фәннәргә әһәмиятне азайта. Шуның өчен дә риваятьчеләр Хафс һәм Калун кебек кыйраәт имамнарының, Ибен Әбү Ләйлә һәм Госман әл-Бәтти кебек фәкыйһларның, Фәркад әс-Сәбәхый һәм Шәкыйк әл-Бәлхый кебек зәһидләрнең, бер төркем тел галимнәренең хәдисләрен зәгыйфьләделәр. Бу имамнарның ныклы, ышанычлы булмавы яки ялганчы булуы сәбәпле түгел, ә хәдисләрне аз риваять кылулары сәбәпле!! Имам Әбү Хәнифә кебек мөҗтәһид иҗтиһад кылмас, мәгәр Коръәнне, сөннәтне һәм әсәрләрне, иҗмәгъ һәм хыйләф урыннарын яхшы итеп белгәч кенә. Имам Әбү Хәнифә турында кайбер мүтәгассыйбларның ялган хикәяләренә каршы, хәнәфиләрдән булмаган хәдис, фикыһ, тарих имамнары да аны яклап китаплар яздылар. Шулардан: имам, фәкыйһ, мөхәддис Әбү Гомәр ибен Габделбар әл-Мәлики; имам, мөхәддис Шәмседдин әз-Зәһәби әш-Шәфигый; имам, фәкыйһ, мөхәддис Йосыф ибен Хәсән ибен Габделһәди әл-Хәнбәли; имам, мөхәддис әс-Сүйутый әш-Шәфигый; имам, фәкыйһ әл-Хәйтәми әш-Шәфигый, һәм башкалар.

Риваятьчеләрнең Әбү Хәнифәгә каршы күтәргән көрәшләренең кайбер сәбәпләре түбәндәгечә:

1.Әбү Хәнифәгә һәм укучыларына нисбәт кылына торган «әр-раэйү» (яңа мәсьәләнең хөкемен ачыклар өчен акылны эшкә җигү, кыясны куллану). Мәгәр аларның аны куллануы нусусларда булган мәсьәләләр белән чагыштырып, нусусларда булмаган мәсьәләләргә карата гына булды. Һәм бу – сахәбә һәм тәбигыйннәрнең фәкыйһларының юлы. Ә кем яңа мәсьәләләрдә Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнгән кыясны туры юлдан тайпылу дип санаса, ул барлык сахәбә һәм тәбигыйннәрнең фәкыйһларына хыйләф кылган булыр, фәкыйһлар белгән әйберләрдә үзенең наданлыгын күрсәтер.

Пәйгамбәребез Мүгаз ибен Җәбәлне Ямәнгә җибәргәндә сорады: «Хөкем итәргә туры килсә, ничек эшләрсең?» Мүгаз әйтте: «Аллаһның китабында булган белән хөкем итәрмен.» «Аллаһның китабында булмаса?» «Аллаһның расүленең сөннәте буенча.» «Аллаһның расүленең сөннәтендә булмаса?» Мүгаз әйтте: «Акылым белән иҗтиһад кылырмын һәм кимчелек кылмам.» Пәйгамбәр Мүгазның күкрәгенә сукты һәм әтте: «Аллаһ илчесенең илчесен Аллаһның илчесен ризалаштыра торган әйбергә юнәлткәне өчен Аллаһка мактау булсын.» Бу хәдистән аңлашыла ки, пәйгамбәребез Мүгазның иҗтиһадка нигезләнеп кыясны куллануын күреп шатланган, күңеле хуш булып калган.

Имам Әбү Хәнифә сөннәтне, хәтта ул зәгыйфь хәдис булса да, кыястан өстен куя. Шуңа күрә дә, намазда кычкырып көлү һәм тәннән кан агу таһәрәтне боза диде, мурсәл хәдисләргә нигезләнеп, кыяс буенча бу очракларда таһәрәт бозылырга тиеш булмаса да.

Имам Әбү Хәнифә гыйлемне Гомәр, Гали, Габдулла ибен Мәсгуд, Габдулла ибен Габбастан (Аллаһ алардан риза булсын) дүрт мең шәех аркылы мирас итеп алды. Аның гыйлеме сахәбәләрнең гыйлеме белән ныклы чылбыр аша тоташкан.

Кыясны һәм акылны куллануны мәзһәб имамнарының дүртесе дә кабул итә.

2.Әбү Хәнифәнең гамәлләрне иманның төп нигезләреннән санамавы, өммәтнең барчасын гамәлдәге һәр кимчелеге өчен көферлеккә чыгармасыннар өчен. Аның бу карашы Коръән һәм сөннәтнең үзеннән алынган. Аны ирҗа һәм туры юлдан тайпылу дип санау – золым һәм дошманлык. Иман ул сүз һәм гамәл, арта һәм кими дип әйтмәүченең риваятьләрен кабул итмәү сәләмәт нигезгә төпләнмәгән. Гамәлләрне иманның камиллегеннән дип санаучылар өчен бу мәсьәләдәге хыйләф ике төркемнең бер-берсен гаепләве өчен сәбәп була алмый. Әмма гамәлләрне иманның төп нигезләреннән санаучыләр – ягъни гамәлләрендә кимчелек кылучының иманы бозыла диючеләр – белә торып яки белмичә мүгътәзилә яки хавариҗлар юлына кереп китәләр.

3.Иманда искәрмә ясау мәсьәләсе. Күпчелек риваять әһелләре иманда искәрмә ясамаучыларны туры юлдан тайпылучы саныйлар. Ә Әбү Хәнифә һәм аның иптәшләре мөэмин кешенең «мин мөэмин, Аллаһ теләсә» дип әйтүен дөрес санамыйлар, мәгәр хәзерге вакытын түгел, ә киләчәген күзаллап әйтсә генә мондый искәрмә ясау дөрес диләр. Чөнки киләчәк билгесез һәм бу җәһәттән искәрмә ясау дөрес була, ләкин әгәр хәзерге хәле турында искәрмә ясаса – үзенең ныклы ышануында шикләнгән була, ә иман шик белән бергә булырга мөмкин түгел, шикләнү иманны юкка чыгара.

4.«Коръән Аллаһның сүзе (кәләме)» дип, Коръән һәм сөннәттә булганнан арттырмыйча туктап калучыларны, низаг мәсьәләсенә катнашмаучыларны риваятьчеләр тәкфир кылалар, кәфергә чыгаралар. Алар «Коръән мәхлук түгел» дип теле белән әйтмәүчеләрнең барысын да көферлектә гаеплиләр. Шулай итеп үзләренең икейөзлелекләрен исбатлыйлар, чөнки үзләре үк: без сәләфләр кебек Коръән һәм сөннәткә генә нигезләнәбез, алардан читкә чыкмыйбыз диләр, ләкин Аллаһның сыйфатлары турында «ышандык һәм тикшермибез» дияр урынга – башкалардан уздырып ул сыйфатларның ниндилегенә аңлатмалар бирәләр, олы бәхәсләргә керәләр, калын-калын китаплар язалар!

5.«Коръән мәхлук» дигән һәркемне кәфергә чыгару. Хәдисчеләр бу сүзләрне кеше Аллаһның кәләм сыйфаты булган Коръән турында әйтәме, яки кул алдында булган Коръән китабы, Коръән укучының авызыннан чыккан сүзләре турында әйтәме икәнен ачыклап тормыйлар. Гыйлем һәм хаклык әһелләрендә билгеле булганча, аның беренчесе әлбәттә мәхлук түгел, ә икенчесе әлбәттә мәхлук.

6.Аллаһның сыйфатларына кагылышлы мәсьәләләр. Бу мәсьәләләрдә риваятьчеләр дөреслектән ерак булган шикле һәм исбатланмаган хәбәрләр китерәләр, ул риваятьләрне галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһны гәүдәләндерә торган мәгънәләрдә аңлаталар. Аллаһны кимчелекләрдән пакь дип белүче һәр сөнни мөселман андый эшләрдән ерак. Аларның Аллаһка мәхлуклар сыйфатлары бирә торган китаплары Ислам диненең көчле вакытында яшерен булдылар. Ләкин Ислам дәүләтләре зәгыйфьләнгәч, динне саклау һәм яклау беткәч, хөррият пәрдәсе астында алар күпләп басылды, таратылды, һәр укучыга алар белән танышу җиңеләйтелде, кешеләрне ялган сүзләре белән адаштырыр өчен ул китапларны язучыларны таныту, мактау, олылау гамәлиятләре оештырылды. Мәсәлән, Бохари һәм Мөслимнең кем икәнлекләре турында томанлы гына белгән яки гомумән белмәгән хәлдә, Албанины пәйгамбәрдән кала Ислам динендәге иң зур шәхес дип белүчеләр мәчеткә беренче тапкыр намаз укырга килүчеләр арасында да пәйда була башлады. Акылы һәм дине сәләмәт булган бер мөселман да мондый хәлгә битараф калмас. Хәдисләрнең мәгънәсен аңлаудан ерак булып хәрефләренә генә ябешкән риваятьчеләр Аллаһның сыйфатлары турында килгән сүзләрнең кайсысы мәҗәз, ә кайсысы хакыйкать икәнен аермаган хәлдә, бөек имамнарны көферлектә гаеплиләр!! Һәм кайбер сәләф имамнарның «кыйраәт мәхлук, ә укыла торганы мәхлук түгел» дигән сүзләрен үзләренчә тасвирларга тырышалар.

Ачык хакыйкать шулдыр ки, дүрт имам – һәм шуларның беренчеләреннән булган иң бөек имам Әбү Хәнифә дә – мөселманнар тарафыннан аларның туры юлда, һидәяттә булуларына иҗмәгъ кылынган имамнар, аларның фазыйләтләре, гыйлемнәре өммәт өчен шиксез исбатланган, Ул имамнар безнең тарафтан олылауга һәм хөрмәткә лаек. Кем аларны начарлык белән искә алса, ул туры юлдан язган булыр, Коръәндә һәм сөннәттә күрсәтелгәнчә, өммәтнең галимнәре әйткәнчә.

Шуңа да карамастан, соңгы заманнарда өммәтнең имамнарына яла ягып тел тигерүчеләр хәрәкәте барлыкка килде. Бигрәк тә имам Әбү Хәнифәгә каршы аның исемен пычрату, аңа яла ягу, аның дәрәҗәсен төшерергә тырышу буенча эшләр киң җәелдерелде.

Имам Әбү Хәнифә иң беренче булып риваятьләрдә көчле, ышанычлы булучыларның риваятьләрен алды һәм риваятьләрдә зәгыйфь булучыларны ташлады, хәдис һәм фикыһка ябеште, гыйбадәткә хирыс булды һәм шулай итеп бөек имамга әйләнде, барлык җирләрдә аңа иярәләр, барлык җирләрдә аның гыйлеменә мөрәжәгать итәләр.

Имам әз-Зәһәби «Сийәру әгъләмин-нүбәлә»дә (5:236) Хәммәд ибен Әбү Сөләймәннең тәрҗемәсендә әйтте: «Күфә әһелләренең иң оста фәкыйһы – Гали һәм Ибен Мәсгуд, аларның укучыларыннан иң оста фәкыйһ – Галькамә, аның укучыларыннан – Ибраһим ән-Нәхагый, аның укучыларыннан иң оста фәкыйһ – Хәммәд, аның укучыларыннан – Әбү Хәнифә, аның укучыларыннан – Әбү Йосыф, Әбү Йосыфның укучылары офыкларга таралдылар, алардан иң оста фәкыйһ – Мөхәммәд ибен әл-Хәсән, Мөхәммәднең укучыларыннан иң остасы – Әбү Габдулла әш-Шәфигый.»

Кем Әбү Хәнифәнең мәзһәбен тикшерсә, мәзһәбләр арасында диндә иң нык катылык күрсәтүче мәзһәб икәнен белер. Моны надан мүтәгассыйблар гына, туры юлдан баручы һәм ияртүче имамнарны инкяр итүчеләр генә танымас.

Пәйгамбәребез мәшһүр хәдистә әйтте: «Сезнең иң яхшыларыгыз – минем заманда яшәүчеләр, соңыннан – алардан соң килүчеләр, соңыннан – алардан соң килүчеләр, соңыннан – ялган таралыр». Шулай итеп Әбү Хәнифә хәерле заманда яшәүчеләрдән булган, ә аны хурлаучылар ялган таралган заман балалары. Пәйгамбәребез әйтте: «Өммәтем адаштыра торган әйбергә берләшмәс, аерылу күрсәгез күпчелеккә иярегез». Нәрсә генә димәсеннәр, Аллаһ ул күпчелекнең хәдис әһелләреннән түгел, ә фикыһ әһелләреннән булуын теләгән, мәзһәбләр арасында да ул күпчелекнең башка мәзһәбләрдән түгел, ә хәнәфи мәзһәбеннән булуын теләгән. 

Рафикъ хәзрәт Минәхмәтов, 

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе, 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, 

Татарстанның Көнчыгыш регионы казые

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана