Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле

09 апрель 2013 ел 12:17

Сүз башы 

Фазыйләтле дамелла Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләрен бик зурлап, хөрмәтләүче берничә кеше, аның дини вә милли хезмәтләрен тәкъдир итеп, аның тәрҗемәи хәле, китаплары һәм хезмәтләре ха­кында бер мәҗмуга нәшер итәргә карар биргәннәр иде.

Ошбуны эш бүленеше ысулы белән башкаруны уй­лап, тәрҗемәи хәл бүлеген язуны миңа йөкләделәр. Хәзерлегем дә тулы булмаганга, бу йөкләмәгә кат­гый җавап бирми, берәр ай кадәр Мәрҗани хәзрәтлә­ре хакында тикшеренү-эзләнүләр илә мәшгуль бул­дым.

Дини вә милли тарихчыбыз һәм бөек галимебез­нең тәфсыйльле тәрҗемәи хәлен язып мәйданга кую­ның никадәр авыр вә мәшәкатьле эш булуын белсәм дә, соңыннан, тәвәккәлләп, Аллага тапшырып, бу эшне эшләргә карар бирдем. Ошбу мәҗмугадә кат­нашкан иптәшләрем моңа һәр җәһәттән ярдәмләште­ләр.

Мәсьәләгә әһәмият биреп, Мәрҗанинең хезмәтлә­рен яңадан укып, китапханәсендә булган китапла­рыннан, мәҗмугаләреннән, төрле язмалар вә хатла­рыннан һәм башка әсәрләреннән күрергә мөмкин булганнарын күздән кичерергә тырыштым. Аңа мө­нәсәбәтле яки мәгълүмат булуы ихтимал саналган кешеләргә кайберләренә хосусый рәвештә, кайсыла­рына хатлар илә мөрәҗәгать иттем.

Гомерендә төрле хәлләр күргән, күп вакыйгалар башыннан кичергән, киләчәк буыннарга гыйбрәт вә үрнәк булырлык, һәм дә мактаулы, горурланырлык күп эшләр эшләнгән Мәрҗани хәзрәтләренең әхвале вә рухы хакында фәлсәфи, дикъкатьле, озын хөкем чыгаруларны укучыларга һәм соңгы буыннарга кал­дырып, аның хакында булган төрле мәгълүматны җыеп тәртипкә куярга, мөмкин кадәр тәрҗемәи хә­ленең ачык-билгесез җирләрен калдырмаска, бита­раф буларак язарга әһәмият бирдем.

Вә ма тәуфыйкый илля билләһи галәйһи тәүәк-кәлтү вә иләйһи әниб.

 

Мәрҗанинең исем, нәсәп, гаиләләре. Нисбәте. Ата-бабаларының кыскача әхвальләре вә хезмәтләре

Татарлар арасыннан башлап дини вә милли бөек хезмәтләр иткән Мәрҗани хәзрәтләренең нәсәбе: Шиһабеддин бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габ­делкәрим бине Габдеттәүуаб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Йәдәш бине Ядкәр бине Гомәр.

Бабаларыннан Габделкоддус Мәрҗан авылының урынына беренче мәртәбә килеп утырып, шул авыл­ны нигезләгәнлектән, нисбәтләрендә «Мәрҗани» дип мәшһүр булганнар («Мөстәфадел-әхбар» 2 җилд. 140 б.). Мәрҗан - Казаннан 50 чакрым ераклыкта.

Мәрҗанинең анасы Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф әс-Сембери әл-Чокалый.

Мәрҗани хәзрәтләренең ата вә ана тарафлары за­манасының бөек галимнәреннән булып, нәселләрен­нән бик күп имамнар вә галимнәр чыкканлыктан, Мәрҗанидә булган яхшы сыйфатлар һәм камиллек­ләрнең бер өлеше бабаларыннан мирас буларак калган. Мәрҗани, үз нәселләреннән булган имамнарны санаганда, егермедән артык авыл саный (болар Мәрҗанинең «Шәҗәрәтел-әҗдад вәл-җиддат, әнсабел-әба-и вәл-уммиһат» исеме илә язган кечкенә бер рисаләсендә телгә алыналар).

 

* * *

Мәрҗанинең бабасы Сөбхан яшьтән тырыш, гый­лемгә ихласлы булып, шәкерт вакытында гарәп вә фарсы телләрендә алтмыштан артык китап күчереп чыгуын Мәрҗани яза. Күчереп язган китаплары ара­сында «Тәүзыйх», «Җамигыр-рөмүз» кебек икешәр җилд-томлылары да бар.

Ошбу Сөбхан халыкның әхваль вә тарихларына ихласлы, бик күп борынгы хәлләрдән хәбәрдар бу­лып, Мәрҗани хәзрәтләре бабасыннан байтак тарихи мәгълүмат ишеткән. Мәрҗани «Вафийәтел-әсляф» китабында ошбу сүзләрне яза: «Бабам Сөбхан хуш мәҗлесле, мәгълүмат вә мәхфузаты (ятлаган мәгълү­матлары) күп, азрак мәзәкчән булып, үткәндә булган вакыйгаларны, тарихи хәлләрне бик күп сөйли иде. Кайвакытларда бабамның бу сөйләүләренә әбиебез Бибизәгыйфәнең эче пошып, «болар үткән, беткән эшләр; боларны сөйләп утыруда, болар илә көн уз­дыруда һич файда юк» диеп, бабабызны шелтәли иде. Аңа җавапта бабабыз «мин фәкать үткәндә бул­ган вакыйгаларны гына сөйлимен. Әгәр дә киләчәктә булачак эшләрне белсәң, безгә сөйлә, без рәхәтләнеп тыңлап утырырбыз» ди иде».

Мәрҗани бабасы сөйләгән тарихи вакыйгаларны бик ләззәтләнеп тыңлап утыруын аңлата, аннан кү­череп кайбер сүзләр дә яза. Бер урында, моны бабам Сөбхан сөйләгән иде, хәтерләп калмаганмын дип үкенеп тә куя. Мәрҗанинең бер язма мәҗмугасе эчендә Сөбханның үз вакытында булган кайбер ва­кыйгаларны, һәртөрле алыш-биреш вә хезмәтләрен яза барган бер хатирә дәфтәре бар; ул дәфтәр дә Сөб­ханның дикъкатьле бер кеше булуын күрсәтеп тора.

Ошбу Сөбхан егерме биш ел кадәр Җәке вә Хөсна (Кысна) авылларында имам булып, укыту илә мәш­гуль булган. Соңра, имамлык хезмәтеннән азат бул­гач, кәсеп һәм сәүдә илә мәшгуль булып, сиксән җиде яшендә 1249 һиҗри / 1834 милади елда Хөсна авылында вафат була. Ул вакытта Мәрҗани уналты яшендә булган.

Бабасы Сөбхан Мәрҗанине сөя, анасыннан ятим калган Мәрҗанине күп вакыт янында йөртә, зуррак булгач, кайбер хатларын да, әйтеп торып, Мәрҗанидән яздыра торган булган.

Мәрҗани, Бохарадан кайтканнан соң, бабасының каберенә таш яздырып куйдырта.

* * *

Мәрҗанинең атасы Баһаведдин заманасында Бохарага барып укучыларның иң могтәбәрләреннән бу­лып, Бохара әмире Әмир Хәйдәр бине Мәгъсум (Әмир Хәйдәр бине Мәгъсум 1242 һиҗри /1826 милади елда вафат булган. Бохара әмирләренең гыйлемгә ихласлы-ракларыннан булып, вакыты белән ханәсендә гыйлем мәҗ­лесләре ясап, үзе дә дәрес укытып, бер вакытлар Коръән Кә­римне дә ятлау илә мәшгуль булганга, Бохара халкы үзен «Әмир Сәгыйдь» дип искә ала торган булганнар) хозурында мәгълүм вә хуш күрелгән затлардан булган, Әмир сараенда булган гыйлем мәҗлесләрендә кат­нашкан, әмирнең күп илтифатларын күргән, хәтта үзенең авылына кайтып тора башлаганда да, әмир тарафыннан һәдия-бүләкләр килгән.

Баһаведдин әүвәл Ябынчыда, аннан соң Ташкичү (Ташкичү Казаннан җитмеш чакрымда) авылында имам вә мөдәррис булып, кырык ел дәва­мында заманасында билгеле булган төрле фәннәрдән дәрес укыткан, байтак кешеләр хәзерләгән. Мәрҗани

хәзрәтләре язма бер мәҗмугасендә атасыннан укып чыккан имамнардан утыз биш кешенең исемен искә ала.

Баһаведдин Бохарада вә татарлар арасыннан чык­кан галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен яхшы белүче­ләрдән булып, Мәрҗани хәзрәтләре атасыннан күп файда иткән. «Вафийәтел-әсляф», «Мөстәфадел-әх-бар» китапларында да атасыннан риваять итеп бай­так нәрсәләр яза. Баһаведдин хәзрәт 1273 һиҗри /1856 милади елда җитмеш ике яшендә вафат бул­ды.

Мәрҗанинең анасы Бибихөбәйбә акыллы, күркәм могамәләле, гыйбадәтчән бер хатын булып, 1238 һиҗри /1823 милади елда егерме тугыз яшендә ва­фат иткән. Ошбу Хөбәйбә дөрес вә күркәм язу язучы хатыннардан булып Мәрҗани хәзрәтләре анасы ка­ләме илә кайбер догалар язылган бер кәгазьне сакла­вын яза (Баһаведдин вә Хөбәйбәнең кабере Ташкичүдә, икесе бергә. Соңыннан икесенә Мәрҗани тарафыннан дүрт тара­фы язулы бер таш куела). Мәрҗани унсигез яшьләрендә вакытында анасы каберенә үзе бер таш язып куйган.

***

Мәрҗанинең ана тарафыннан бабасы мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек Сембер тарафында, Чо­калы исемле авылдан соңра Ашыт авылына имам вә мөдәррис булган, бөтен гомерен гыйлемгә хезмәт вә гыйбадәт белән үткәргән. Мәдрәсәсендә белем алган имамнардан «Мөстәфадел-әхбар» вә Ризаэддин бине Фәхреддиннең «Асар» исемле хезмәтендә байтак зат­лар телгә алына. Моның хакында Мәрҗани ошбу сүзләрне яза: «Гаять диндар, тәкъва вә фәкыйьһлеге (фикыһ гыйлемендә белемлеге) илә мәшһүр, игътикад-инануы дөрес, сабыр күңелле, бөтен әхлак вә гамәлләрендә шәригать вә Рәсүлуллаһ сөннәтләре илә

гамәл итәргә тырыша, кием-салым вә тормышында тәкәллефсез, һичкемнән курыкмый, һәрвакыт тугры сөйли, гыйбадәтләрендә төрле мәзһәбләрне кушып гамәл итә иде». Мелла Хәбибулла ишан бине Хөсәен­нән (Хәбибулла бине Хөсәен белән Фәтхулла бине Хөсәен икесе бер тума кардәшләр һәм вакытында мәшһүр галим­нәрдән булып, Ор авылында имам булганнар. Беренчесе — 1232  һиҗри /1817  милади  елда,  икенчесе  1259  һиҗри /1843 милади елда вафатлар. Тәрҗемәи хәлләре «Асар» вә «Мөстәфадел-әхбар»да язылган) ишанлык иҗазәтнамәсе [таныклык, диплом] булса да, түбәнчелек күрсәтеп, вафатына кадәр һичкемгә күрсәтмәде. Җеназасын ахун Фәтхулла би­не Хөсәен укып, «хәзердә фикыһ гыйлеме һәм дә­лилле сөйләүдә ихтыяҗыбызда моның мисалы калмады» дигән иде. 1249 һиҗри /1833 милади елда җитмеш биш яшендә вафат булды».

Бабасы Габденнасыйр янында Мәрҗани хәзрәтлә­ре байтак вакытлар булуының Коръән вә Сөннәткә мәхәббәт, фикыһта булган мәзһәбләргә киңрәк вә ти­гезрәк карау фикере Мәрҗанигә, ихтимал беренче мәртәбә буларак, ошбу бабасыннан мирас булып кал­ган, беренче мәртәбә аның мәҗлесләренең тәэсире булган.

 

Мәрҗанинең дөньяга килүе һәм вафаты. Анасының вафаты. Балалык вакытлары. Яшьлек хатирәләре

Мәрҗани хәзрәтләре 1233 һиҗри ел, 7 рабигыль-әүвәл /1818 милади ел, 3 гыйнварда кич, ястү нама­зы вакытында Ябынчы авылында (Ябынчы Казаннан илле чакрымда, Мәрҗанга күрше) дөньяга килеп, 1306 һиҗри ел, 29 шәгъбанда / 1889 милади ел, 18 апрельдә җитмеш дүрт яшендә кич, ахшамнан соң вафат булып, Казан зиратында җирләнгән. Мәрҗани ата вә аналарының беренче балалары иде. Мәрҗани туганда, атасы - утыз ике, анасы егерме дүрт яшен­дә иде. Мәрҗанинең анасы Бибихөбәйбә (ошбу Бибихөбәйбә вафат иткәч, Баһаведдин хәзрәт үзенең балдызы Хәбибәне алган. Әүвәлгесе Хөбәйбә, икен­чесе Хәбибә булып, үз араларында ошбу соңгысын Хәббә дип сөйли торган булганнар) баладан ва­фат булып, Мәрҗани бишенче яшендә калган, үз анасының тәрбиясеннән мәхрүм булган.

Мәрҗани хәзрәтләре анасы вафат иткәндә бик яшь булганлыктан, анасы хакында фәкать ошбу тү­бәндәге вакыйгалар хәтерендә калуын яза: «Берва­кыт су янында мин мәче баласы илә уйнап йөри идем. Шул вакыт, әнкәң чакыра, диеп, аның янына алып кайттылар. Ул вакытта әнкәм авыру иде. Яны­на барганда, кайгылы рәвештә булган күзләре илә бераз өстемә карап торды. Аннан күзләреннән яшь­ләрен агызып: «Әй, балам! Миннән соң анаң кем бу­лыр? Кемгә әнкәй дип әйтерсең? Өс-башыңны кем карар? Кем тәрбия кылыр?» - диде. Шуннан соң анам вафат булып, бер шәкерт үземне анам җеназасы артыннан кабергә кадәр күтәреп бар­ган иде. Анам хакында ошбу вакыйгадан башка һичнәрсә хәтеремдә юк», - дигән.

Мәрҗани балалык хатирәләреннән өч-дүрт яшьлә­рендә вакытта булган бер-ике вакыйганы исендә тот­канын ошбу рәвештә сөйләгән: «Ябынчы авылыннан Ташкичүгә күчкәндә, мине кабык көймә эченә салып барганнар иде. Һәм дә шул вакытта күчкәндә, сыер­ны чанага салып китергәннәр иде. Шул вакыт мин, гаҗәпкә калып, «сыер да атка утыра икән» диеп уй­лап барган идем».

Яшь вакыттагы нәрсәләрне хәтердә тоту акыл үт­кенлегенең бер үлчәве булып, ошбу вакыйгаларны хәтердә тота алуы Мәрҗанинең зиһене, зирәклеге куәтле булуын күрсәтә һәм дә шул вакытта сыерны чанага салып баруларын тәнкыйть итеп, гаҗәпләнеп

каравы да шул вакыттан ук Мәрҗанинең дикъкать вә тәнкыйтькә сәләте булганлыгын аңлата.

Мәрҗанинең яшь вә егет булып үскән вакытлары хакында энесе Садреддин хәзрәттән (Ошбу Садреддин хәзрәт Мәрҗани илә Бохарада, хаҗ сәфәрләрендә бергә булган бер мөхтәрәм зат булып, ошбу көндә (1332 һиҗри /1914 милади елда) туксан яшендә бу­лып яши. Монда язылган нәрсәләрне углы Зәкәрия әфән­дегә («Кояш» газетасы мөхәррире) әйтеп яздырган.) ошбу түбәндәге мәгълүматны алдык. «Мәрҗани бала вакытында әтәч, каз, күркә, эт, мәче кеби хайваннар берлә уй­науны, аларны бер-бере илә сугыштыруны сөя иде. Кайбер нәрсәләр хакында үзенә яңа бер фикер та­бып, шул фикерне тормышка ашырырга тырыша иде. Мәсәлән, йорттагы тавыкларның төрле төстә бу­луларын сөйми, үзе ак төсне генә яратканга, йортта­гы һәммә тавыкларның ак булуын ярата иде. Хәтта бервакыт тавыкларны бөтенләй акка әйләндерү фи­керенә төште. Ошбу фикерен тормышка ашыру өчен, чебешләрнең вә кайбер тавыкларның ак булмаганнарына әтәч койрыклары тагып, өй халкына аларны әтәч дип күрсәтеп, икенче төстә булган бик күп чебешләрне, тавыкларны суйдырып бетерә. Бу мәсьәлә өйдәгеләр эчендә миннән башкасына мәгълүм түгел иде. Аның фикерен тормышка ашыруда мин ярдәмче идем.

Аннан соң Мәрҗани, бу фикернең хата булуын икърар итеп, «безнең тавыкларны акка алыштыруы­быз җүләрлек булган икән. Төрле төс үзе бер матур­лык, табигать гүзәллекләреннән булганлыктан, төр­ле төсләрне җыю табигать бизәкләрен җыю булып, бу тагын артыграк вә яхшырак икән» дип сөйли иде».

Садреддин хәзрәтнең ошбу сүзләреннән шуны аң­ларга мөмкин ки, Мәрҗани яшь вакытыннан мөстә­кыйль фикерле, һәрнәрсәне үзенчә үлчәгән, тәнкыйть вә дикъкать итеп, үзенә мәгъкуль бер план уйлап, шуның буенча хәрәкәт итәргә тырыша, бер нәрсәне хакыйкать диеп аңлагач, якындагыларның каршы булуларына зур әһәмият бирми, аларны да үз фикеренә ияртеп эшне башлап йөрергә ярата, ял­гышканда да, хатасын аңлаганда да, башкалар сүзе­нә иярүдән бигрәк, үзенең фикеренә вә дәлилгә ия­реп, үзенең үлчәве, вөҗданы канәгатьләнгән рәвештә эш кылуны сөя торган булган.

Мәрҗанинең яшь вакытында тагын әһәмиятле бер эше булган. Балаларның күңелләренә салырга тиеш булган фикерләрнең иң әһәмиятлеләреннән бере -фикер уйлап чыгару, диләр. Халык арасында билге­сез төрле яңа нәрсәләр, яңа фикерләр уйлатырга тырышу, яшьләрнең үсеш вә сәләтләрен, үзләренә ыша­нуларын арттыра; какшамас фикерлелек хисләре кузгалуга сәбәп була.

Безнең Мәрҗанигә андый тәрбия күрергә насыйп булмаса да, табигый яңа фикерләр, яңа эшләр уйлап табарга ихласы булган. Бу уңайдан Садреддин хәзрәт ошбу сүзләрне яза: «Мәржани уен вакытларында ул көнгә кадәр билгеле булмаган уеннарны чыгарырга тырыша, вә берәр нәрсә табып чыгара иде. Мәсәлән, авыл мәктәбендә укыган чагында, агачтан кечкенә бер туп ясап, аны гаять нәзек, кеше күрмәстәй бер җепнең очына бәйләп, җепнең икенче очын кеше аңламастай итеп тәбәнәк өстәл аягына бәйли иде. Ан­нан бер түгәрәк ясап, «тупны авыз илә өреп түгәрәк эченнән чыгара алган кешегә фәлән нәрсә бирәм» дип кызыктыра, балаларны шуның илә мәшгуль итә иде». (Мәрҗани моның өчен, бәлки, өстәл тирәсен караңгырак итү кебек кайбер хәйләләр куллан­гандыр).

Бу вакыйгадан Мәрҗанинең дикъкатьлелеге ни дәрәҗәдә булуы, хәйләсе илә иптәшләрен алдарлык дәрәҗәдә осталык вә үткенлеген, аз гына уйлау берлә аңланса кирәк.

Даһиларның күбесенең яшь вакытларында шук булуларын язалар. Халкыбыз арасында да, яшь баланың азрак шаяру вә шук булуын мактап «Балаң булса, шук булсын, шук булмаса, юк булсын» дигән  мәкаль дә бар. Сәламәт табигатьле балаларның уенны яратулары табигый бер эш. Мәрҗани дә яшь вакытларында шаяруны, уйнауны сөя, уеннарында башлап йөри торган булган. Мәрҗанинең яшь чагында булган шуклыкларыннан Садреддин хәзрәт ушбуны яза: «Мәрҗани бала вакытында, кайчаклар­да йөзенә кәгазьдән ясалган битлек куеп, бала-чага вә карчыкларны куркытып йөри иде. Бервакыт шулай битлек куеп берәүнең капкасы яныннан үтеп барган­да, очраклы рәвештә бер карчык, бәләк тотып, киндер чайкау өчен су буена төшәргә, капкадан чыгып килә икән. Карчык, Мәрҗанине җен диеп уйлап, куркуыннан кулындагы бәләге илә Мәрҗанинең ба­шына кундырган.

Мәрҗани, ошбу вакыйганы кайвакытларда исенә төшереп, «күземдә утлар күренде. Башым ярылды дип уйлаган идем, әле дә ярылмаган икән» дип исенә төшкән саен көлеп сөйли иде».

Мәрҗанинең ошбу шуклыгы бер мәртәбә Бохарада да килеп чыккан. Бервакыт кайбер шәкертләренә ошбу сүзләрне сөйләгән: «Бер мәртәбә төнлә берлә кәгазь битлек куеп, бер шәкертнең бүлмә ишеген кактым. Ул шәкерт, ишек ачып, мине күрү илә «Аһ..», дип кычкырды да китеп егылды. Мин тиз генә үз бүлмәбезгә качтым. Шуннан соң ул шәкерт, җен күрдем, дип, берничә атна авыру булып ятты. Ләкин ошбу вакыйгадан соң мондый шаярулардан тәүбә иттем».

Башкаларны шаяртуы хакында тагын ошбу ва­кыйгасын сөйлиләр. Бервакыт бер мужик егете, уйланып, кияү булып кыз янына китәсе вакытларында Мәрҗанигә очрап: «Хатыным итагатьле булса ярар иде. Шуны ничек белергә кирәк?» - дип, Мәрҗанидән сорашкан. Мәрҗани җавабында: «Бу эш бик җи­ңел. Моны беренче баруда сынап була. Кыз янына баргач, аңа мәшрикъка таба карап намаз укырга бо­ер, үзең мәгърибкә карап намаз укы. Әгәр дә син боерганча, итагать итеп, үзе мәшрикъка карап намаз укыса, синең мәгърибкә карап намаз укуыңа бәхәс кылмаса, шул хатын итагатьле булыр», - дигән.

Мәрҗани яшь вакытыннан йөрәкле, батыр булып, кайчакларда куркынычлы, хәвефле эшләргә дә кере­шә торган булган. Бервакыт, унбиш яшьләрендә ва­кытта, бер кыз туганын һәм энесе Садреддинне, гади бер ишеккә утыртып, тирән тегермән суыннан Ташкичүдән бер чакрым ераклыкта булган Кысна (Хөс­на) авылына алып барган.

Мәрҗанинең кыюлык һәм батырлыклары өстенә егет вакытларында бәдән тазалыгы вә каһарманлыгы да булган, йөрәк вә баш тазалыгы белән гәүдә таза­лыгын җыйган, егет вакытында әтрафында мәшһүр көрәшчеләрнең берсе булган. Садреддин хәзрәт яза: «Мәрҗани һәр җәһәттән башкалардан өстен булуны сөя иде. Көрәшне бик ярата иде. Көрәшкә яхшы ук осталыгы да бар иде. Яңа гына балигъ булган зама­нында Ташкичү вә күрше авыл сабантуйларында ка­мил ир булган таза мужикларны ега иде. Шуңа күрә Ташкичү вә әтрафында батырлык вә көрәшчелек илә исем алган тирә-якның кешеләре Мәрҗанине «Кө­рәшче Шиһаби» дип таныйлар иде».

Ташкичү кешеләре дә ошбу «Көрәшче Шиһаби» белән горурланып, күрше авылларда сабантуйлары, җыеннар булганда, Баһаведдин хәзрәттән үзләре илә Мәрҗанине дә җибәрүне үтенә, фәкать Ташкичүнең кайбер картлары гына «мужиклар илә көрәшеп, яшь көенчә имгәнеп бетә» дип яратмый сөйли, көрәштән тукталырга киңәш бирә торган булганнар. Ләкин Мәрҗани үзе байтак вакытлар, көрәшкә ихлас куеп, сабантуйларында йөргән, мәшһүр батырлар белән көрәшкән. Бервакыт, унтугыз яшьләрендә вакытта, әтрафларында «Ибрай батыр» дип танылган бер кеше илә көрәшергә туры килеп, янында булганнар көрәшмәскә киңәш бирсәләр дә, Мәрҗани алар сүзенә карамый, аның белән дә көрәшеп, Ибрай батырны еккан.

Көрәшкән вакытта Мәрҗанинең дәрәҗәсен күрсәтә торган бер гадәте булган ки, Садреддин хәзрәт яза: «Көрәшкәндә Мәрҗанинең шул гадәте бар иде -отылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар белән көрәшүне сөя иде. Үзеннән бер мәртәбә егылган

кеше илә көрәшми иде. Һәм дә ул кеше еккан кеше белән дә көрәшми иде», - дип риваять итә.

Мәрҗанинең яшь вә егет чакларындагы диянәте хакында Садреддин хәзрәт яза: «Мәрҗани бала ва­кытыннан ук дингә ихласлы, диянәтле булып, намазларны калдырмый иде. Бервакыт, балигъ булган­чы, тир хастасы илә авырды. Сәламәтләнгәч, авыру вакыларында калган һәммә намазларын укыды. Үзе, өстәмә йөкләнгән намазларның һәммәсен үтә­дем, дип, соң гомерләрендә Аллага шөкер итеп сөйли иде».

Ошбулардан күренә ки, Мәрҗани хәзрәтләре яшь вакыттан башлап гомере ахырына кадәр халыкка хезмәт итеп, дини вә милли файдалы китаплар язган ксбок, үзенең өстенә шәригать йөкләгән гыйбадәт-ләрдә дә кимчелек җибәрмәгән, күңелен һәр җәһәт-тән рәхәттә итәргә тырышкан.

Шәһәр Шәрәф,

1332 ел, 23 зөлкагъдә/1914 ел, 13 октябрь

 

Чыганак: "Мәрҗани" фәнни- популяр җыентык

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана