Хаҗга якынайта торган өч адым

26 март 2013 ел 10:27

Хаҗ кылу культурасын күтәрү, хаҗиларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, хезмәт күрсәтүне камилләштерү һ. б. буенча  даими рәвештә эш алып барабыз. “ДУМ РТ Хадж” операторының беренче тәҗрибәсе нәтиҗәләре, Аллаһның рәхмәте белән, бик уңышлы булды. Ләкин моның белән генә тукталып калу дөрес булмас, шуңа да без сезнең тәкъдим-киңәшләрегезне исәпкә алып, хаҗ кылу өчен җавап бирә торган алдынгы оешмаларның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Узган ел  булачак хаҗиларны алдан ук хаҗ кылу тәртибе белән таныштырдык һәм шул максат белән Казанда һәм республикабыз районнарында курслар оештырдык. Быелгы курслар тагын да югарырак дәрәҗәдә узар дип көтелә. Хаҗ буенча билгеле бер фикер-нәтиҗәгә килмәгән яисә хәзерге вакытта финанс ягы такыр булган кешеләр өчен, аларны да хаҗ гыйбадәтенә якынайту ниятеннән, берничә киңәш биреп узасым килә.

 

Ният кылу

Хаҗ кылырга теләгән һәр мөселман кешесе иң беренче чиратта ният кылырга – аның әһәмиятен аңларга һәм шул теләк белән янарга тиеш. Мондый фикер-нәтиҗәгә килгәннән соң, хаҗ сәфәре артыннан йөри башларга да мөмкин дигән сүз. Дөрес нияттән башка башланган хаҗ үзенең асылын һәм кыйммәтен югалта. Үз-үзегезгә сорау бирегез – сезнең нилектән хаҗга барасыгыз килә? Җавап гади: сезне Аллаһы Тәгалә Үзенә кунакка чакыра. Моннан да мөһимрәк – ягъни бары тик тиешле гамәлләрне изге җирләргә барып кылудан да әһәмиятлерәк – берәр нәрсә була аламы соң? Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күтәрә алмаслык йөк бирми. Әгәр дә сезгә үзегез эшләгән компаниянең оештыручысы яки аның башлыгы чакыру җибәрсә, сез аны кире кагачаксызмы? Әлбәттә, юк! Сез дулкынлана-дулкынлана һәм киләчәктә аңа зур өметләр баглап очрашуга китәчәксез. Әгәр дә сезне барлык хуҗаларның Хуҗасы, аларның да җитәкче-мөдирләрен Дөньяга бар кылучы чакырса?!

 

Мөмкинлекләр турында уйлану

Әгәр дә финанс мөмкинлекләре бердәнбер киртә булып тора икән, бюджетыгызны дөрес итеп төзү турында уйланыгыз. Бик аз кеше генә бүген хаҗ кылырга ниятләп, иртәгә үк юлга чыгып китә ала. Күпчелек кеше өчен ул – акча җыя-җыя күп еллар аңа әзерләнүдән гыйбарәт. Без сабырлыгыбызны югалтырга тиеш түгелбез. Кемнәрнеңдер сәфәрне каплый алырлык күчемсез милке булырга мөмкин, ә кемдәдер анысы да юк. Һәрвакыт кечкенәдән башлагыз. Сатып алырга теләгән әйберләрне кулга төшерү алдыннан яхшылап уйланыгыз – бәлки сез аны хәзергә үзегездә булдырмыйча торып та, акчаны хаҗ кылу өчен янда калдыра аласыздыр. Көн аралаш яки атна саен тиенләп акча җыеп кына, әлбәттә, тиз арада зур суммалар туплап булмаячак, ләкин һәр яхшы башлангыч хаҗга акча җыю өчен этәргеч булып тора. Шулай да Аллаһы Тәгаләнең сораган кешегә бирә торган Юмартлыгы (әл-Кәрим сыйфаты) – бигрәк тә яхшы эшләр башкаручылар өчен булуы – турында истән чыгармагыз. Хәрәкәтләнергә, сәбәбенә керешергә һәм Аллаһы Тәгаләдән сорарга гына кирәк. Барысы да бик гади. 

 

Хаҗ кылуның югары рухи баскычына кадәр үсеп җитү

Әлеге сәфәргә бару өчен күпләрнең акчаны янга калдыру юлы белән җыйганына шатланырга гына кирәк: без шул вакыт аралыгын нәтиҗәле итеп файдалана – кирәкле акчаны каян-ничек табу турында баш ватудан тыш, үзебезне рухи яктан әзерли, ягъни гыйлем җыя алабыз. Үзебезнең кылган эш-гамәлләребезне, хаҗ безне тагын да тәкъвалырак итсен өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклегебез турында уйланырга тиеш. Башка сәфәрләрдән аермалы буларак, хаҗ физик яктан да, рухи яктан да бер үк дәрәҗәдәге сәфәр булып тора. Шуңа күрә эчке һәм тышкы әзерлекләрне без хаҗ кылу өчен күп вакыт кала башларга тиеш. Финанска кагылышлы экономияләүләрне кечкенә адымнар белән башлаган кебек үк, рухи чистарынуыбызны да  зур булмаган адымнардан башларга тиешбез. Шулай итеп, әгәр дә  узган елда хаҗ кыла алмаганбыз икән, аны икенче елга планлаштыра башлыйк, һәм моның өчен бар көчебезне куйсак һәм сабырлык күрсәтсәк, иншә Аллаһ, хаҗыбызны башкара алырбыз!

“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11.

Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Интернеттагы сайт: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.

Хәбибулла (Руслан) НӘФИСУЛЛИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара бүлек мөдире,

“ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана