Вакыф төшенчәсе һәм аның асылы

27 февраль 2013 ел 10:38

Бетмәс-төкәнмәс хәйриячелек

Вакыф – хәләл максатларга файдаланырга  бирелгән, аны тапшыручының аның  белән ниндидер сатып-алу, алмашу, һ.б. кебек хокуклары булмый торган, бер вакыт та бетми дә, бер вакыт та төкәнми һәм юкка да чыкмый торган мөлкәт.

Вакыф шәригать тарафыннан хупланган һәм таләп ителгән гамәл булып исәпләнә. Андый төрдәге мөлкәтнең барлыкка килүе -  Коръән һәм Сөннәткә нигезләнә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән:

لَنْ تَنَالُوا الْبِرَّ حَتَّى تُنْفِقُوا مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنْفِقُوا مِنْ شَيْءٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ

(мәгънәсе): “Үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһыдан биреләчәк рәхмәтләргә (ягъни, җәннәткә керүгә) ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән сәдака биргәнегезне беләдер”. (“Гимран” сүрәсе, 92 аят).

Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәсе Әбү Талха (Аллаһ аңардан риза булсын!), бу  аятны ишеткәч, үзенең бар мөлкәтен дә Аллаһ юлына сарыф итәргә карар иткән. “Сахих әл-Бохари” җыентыгындагы хәдистә бу вакыйга турында шулай итеп бәян ителә: “Әбү Талха (Аллаһ аңардан риза булсын!),  бу аятне ишеткәч, Аллаһының Рәсүленә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ашыккан, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  бу аятне  укып чыккан һәм әйткән: “Минем иң кыйммәтле мөлкәтем – Бараха (бакча исеме) һәм мин аны Аллаһ һәм Аның Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) юлы өчен бүләк итәм. Бу бакча белән Аллаһ кушканча гамәл кыл, миңа  савабы булыр”, - дигән. Аллаһының Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аңа  җавап итеп, шул вакытта: “Әфарин, Әбү Талха, табыш китерә торган бу мөлкәтне без синнән кабул итеп алдык һәм кире дә кайтарабыз: аны үз якыннарың һәм кардәшләреңә бир”, - дигән. Һәм Әбү Талха аны үзенең якын туганнарына биргән.”.

Әбү Хөрәйра (Аллаһ аңардан риза булсын!)  Пәйгамбәрдән шундый  хәдисне китереп  тапшырган: “Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән: ул биреп калдырган бетми торган хәйриячелек мөлкәте, башкалар файдалануын дәвам иткән ул калдырган белемнәр һәм аның үз ата-аналары өчен ялварып гыйбадәт кыла торган иманлы баласыннан тыш, - аның бар эшчәнлеге дә  туктаячак” (Мөслим, 1631).

عن ابى هريرة ان رسول الله صلى الله عليه وقال إذا مات الانسان انقطع عنه عمله الا من ثلاثة الا من صدقة جارية أو علم ينتفع به أو ولد صالح يدعو له

Мөселман галимнәре “бетми торган хәйриячелек” сүзләрен вакыф дип аңлаталар.

Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәсе Гомәрнең улы бине Гомәр (Аллаһ аларның икесе белән дә риза булсын!) шундый хәдисне китереп тапшырган. Ул  хәдистә шулай дип сөйләнә: аның әтисе Гомәр (Аллаһ аңардан риза булсын!), Хәйбәрне (Мәдинә янындагы бер  урынны) алган вакытта, ганимәт итеп җир биләмәсе алган. Бу җир биләмәсенә ия булгач,  Гомәр (Аллаһ аңардан риза булсын!), бу җир биләмәсе белә ни эшләргә дип киңәшләшер өчен,  Пәйгамбәргә   (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) килгән һәм Аллаһының Рәсүленә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  мөрәҗәгать иткән: “Ий, Аллаһының Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), минем өлешкә Хәйбәр янындагы  җир биләмәсе  тиде. Минем моңа кадәр әле бу җир  биләмәсеннән дә кыйммәтрәк мөлкәткә ия булганым юк иде. Миңа бу җир  биләмәсе  белән ни кылырга киңәш итәсең?”. Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аңа: “Әгәр теләсәң, вакыф ит  син аны”, - дигән. Шуннан инде, Гомәр (Аллаһ аңардан  риза булсын!) бу җир  биләмәсен вакыф иткән. Тик шундый  шарт куйган: аны сатарга да, бүләк итәргә дә,  мираска калдырырга да тиеш түгелләр; аның  белән мохтаҗлар,  сугышта катнашучылар, кунаклар  файдалансын, аны кулланып колларга азатлык сатып алсыннар. Бу җир белән файдаланып, аның биргәннәрен чамасын белеп кенә (үзеңә байлык туплау максатларында файдаланмый гына) куллануда – бернинди  гөнаһ та юк”. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәсе Гомәр (Аллаһ аңардан риза булсын!) оештырган  нәкъ менә шул вакыф – Ислам тарихында беренче вакыф булган да инде. Вакыф практикасы тиз араларда мөселманнар арасында киң таралыш ала.  Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  сәхәбәсе Җәбир (Аллаһ аңардан риза булсын!): “Вакыф эшләргә чак кына булса да мөмкинлеге булган очракта, аны эшләми калган бер генә сәхабә дә юк иде”, - дип әйтеп калдырган. Әш-Шәфии имам: “Миңа вакыф эшләгән 80 әнсәр (Мәдинә шәһәрендә яшәүче) билгеле”, - дигән булган.

Вакыфның зирәклеге

1) Аллаһка якын килү, күп савап алу. Һәр мөэмин-мөселман өчен,  Аллаһы Тәгаләнең аңа булган  Сөюен арттыручы, Аллаһка якын булу һәм савап алудан да сөеклерәк гамәл - юк бит.

2) Үз мөлкәтеңне вакыфка әйләндерү - Аллаһы Тәгалә алдында  үзеңнең Аның колы булуыңны раслау, Аңа карата булган сөюеңне чагылдыру ул. Ә Аллаһы Тәгаләне сөю исә, Аның күрсәтмәләре буенча гамәл кылудан да күбрәк, - башка бернинди гамәлдә дә дә  чагылыш алмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә әйткән:

لَنْ تَنَالُوا الْبِرَّ حَتَّى تُنْفِقُوا مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنْفِقُوا مِنْ شَيْءٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ

(мәгънәсе): “Үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһыдан биреләчәк рәхмәтләргә (ягъни, җәннәткә керүгә) ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән сәдака биргәнегезне беләдер”. (“Гимран” сүрәсе, 92 аят).

3) Алда әйтеп кителгән хәдистәгечә, үзеңнән соң, хәтта үз вафатыңнан соң да савап китерәчәк  бер дә бетми дәвам итә торган, төкәнмәс хәйриялек калдыру ул вакыф эшләү.

4) Вакыф - мөселман җәмгыяте өчен  бөек игелек  эшләү. Чөнки бу вакыф мәчетләр, мөселман мәктәпләре (мәдрәсәләр) төзү, гыйлем тарату һ.б. кебек җәмәгать максатларына сарыф ителәчәк.

5) Вакыф эшләү - ярлыларның, мөлкәтсез кешеләрнең, ятимнәрнең, мөсафирларның, һ.б. хаҗәтләрен үтәү ул.

Вакыф арканнары (состав өлешләре)

Вакыфның дүрт состав өлеше бар: а) аны оештыручы (вакфу, химаячы, хәйрияче); б) вакыфка, вакыф сыйфатында хәйрия максатларында  мирас итеп калдырылган мөлкәт; в)вакыфны мирас итеп калдырылучы; г) вакыфның  формулировкасы.

Вакыф оештыручыга булган таләпләр, шартлар:

1) Вакыф оештыручы сүзләренең  юридик яктан чынлыгы. Ягъни, вакыфны оештыручы - бәлигъ булган, ирекле кеше булырга һәм ул акылга зәгыйфь булмаска тиеш.

 Вакыфның бу состав  өлешләренең һәрберсе, үз чиратларында, үз шартларына ияләр. Кол кеше вакыф оештыра алмый, чөнки аның үз мөлкәтке юк, хәтта ул үзе дә үзенеке түгел, аңа башка кеше, аның хуҗасы хуҗа. Вакыфны бәлигъ булмаган бала яки акылына зыян килгән кеше, аны (аларны) тәрбиягә алучылар  аның янында булып һәм аларның  рөхсәте белән булса да (аларга да, шулай ук мөлкәтнең ниндидер бер өлеше белән вакыф эшләү тыела),  төзи алмый. 

2) Оештыручы - хәйриячелек өчен хокукы булган кеше булырга тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса, мөлкәтне тыелган чаралар белән табуы яки сарыф итүе, яисә, аның көрчеккә (банкротлыкка) чыгуы аркасында (ягъни, аның күп бурычлары булуы аркасында), ул мөлкәтен  куллануга тыю салынган икән, - ул кешенең вакыф оештырырга хокукы юк.

3) Ихтыярилык. Әгәр дә вакыф кем дә булса бер башка кешенең басымы, мәҗбүр итүе нәтиҗәсендә төзелгән  икән, - ул чын вакыф булып санала алмый.

Вакыфка мирас итеп калдырылучы мөлкәткә куелган таләпләр

Вакыфка мирас итеп калдырыла торган мөлкәт материаль булырга тиеш. Барлыкка килә торган файданы (табышны), ул файда (табыш) китерүче мөлкәтнең үзеннән тыш кына вакыф итеп кадыру – рөхсәт ителми. Бу вакытта, вакыфның ниндидер билгеле вакытка гына яки даими рәвештә бирелүенең -әһәмияте юк. Мәсәлән, кемнеңдер үз йортында яки фатирында яшәргә биреп торудан, вакытлыча яки даими килгән файданы (табышны) - вакыф итеп тапшырып булмый. Вакыф, шул ук вакытта, вакыф итеп бирелә торган мөлкәт төгәл билгеләнмәгән булса да, - төзелә алмый. Мәсәлән, кем дә булса, үзенең ике йортының берсен, аның кайсы икәнен төгәл генә әйтмичә, вакыф итә икән, - бу йорт вакыф  булып кабул ителә алмый. Андый вакыфлар ачыклык булмау аркасында башкарыла алмыйлар, бу очракта, бу йортларның кайсы ваыф итеп төзелгәне конкрет күрсәтелмәве нәтиҗәсендә, ул  - вакыф итеп кабул ителә алмый.

2) Мирас итеп калдырылучы милек – оештырылучының үзенеке булырга тиеш һәм ул файда китерергә тиеш. Әгәр дә, кем дә булса, үзенеке булмаган берәр мөлкәтне вакыф итеп тапшырган икән, андый вакыф гамәлгә ашмаган, чын түгел булып исәпләнә. Кеше үз-үзен дә вакыф итә алмый, чөнки, ул үз-үзенеке түгел, һәрбер инсан – Аллаһ бәндәсе. Шул ук вакытта, әгәр дә, бу мал (терлек, җанвар) үзе вакыф ителмәгән икән, малның аның карынындагы яралгысын да, - вакыф итү мөмкин түгел. Без, алда вакыф итеп китерелүче мөлкәт ниндидер файда, табыш китерергә тиеш  икәнлеген әйтеп киттек инде. Мәсәлән, әгәр  дә, иген үстерергә дә, төзелешкә дә һәм башка максатларга да ярарлык булмаган җирне, яки, тузган, таушалган киемне, вакыф итеп тапшырганда, бу вакыф гамәлгә ашкан булып исәпләнә алмый, чөнки, - алардан бернинди  файда да юк.

3) Вакыфка тапшырылган мөлкәттән килгән файда – дәвамлы булырга тиеш. Мәсәлән,  азык-төлек кебек һәм шуңа охшаш башка, яки файдасы аның  юкка чыгуы яисә бозылуы белән генә мөмкин булган әйберләр белән вакыф эшләү - мөмкин түгел. Дәвамлылык дигән вакытта, файданың мәңге дәвам итүе күз алдында тотылмый, ә бу әйберне ниндидер билгеле бер вакытка куртымга (арендага) бирү мөмкинлеге күз алдында тотыла. Мәсәлән, машина яки ниндидер бер малны (терлекне) вакыфка биргәндә, бу вакыф булып исәпләнә, гәрчә машинадан килүче  файда даими булмаса да (машина ватылырга, эштән чыгарга, һ.б.-ча зыянланырга мөмкин). Мал (терлек) турында да, шуны ук әйтергә була. Вакыф итеп бирелгән мөлкәтнең тапшырылган моментында ук файда китерүе – мөһим түгел, вакыф киләчәктә файда  китерә торган мөлкәт булса да – чын вакыф булып исәпләнә. Мәсәлән, берәр яшь малны (терлекне) вакыф итеп китергәннәр икән,  бу чын вакыф  булып исәпләнә, чөнки, киләчәктә бу малдан файда киләчәк.

4) Вакыфка тапшырылган мөлкәттән килгән файда – рөхсәт ителгән (хәләл) булырга тиеш. Әгәр дә, кем дә булса, аннан килә торган файда Шәригать буенча тыелган ниндидер мөлкәтне (мәсәлән, музыка коралларын)  вакыф итә икән – андый вакыф чынга саналмый.

Күчемсез милек вакыфы

Мөселман хокукы буенча, күчемсез милек белән дә вакыф эшләргә була. Аларга, мәсәлән, шундый мөлкәтләр керә: җир, йорт, кибет, кое, һ.б. Һәм дә бу мөлкәтне, бу милек  файда, табыш китерә торган вакытка кадәр вакыфка бирергә була. Күчемсез милекнең законлылыгы турында Коръәндә  һәм  Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Сөннәсендә дә әйтелгән. Бу турыда сәхабәләр (Аллаһ алардан риза булсын!) тормыш практикасы да дәлилли. Алда без, Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхәбәсе Җәбирнең (Аллаһ аңардан риза булсын!) шул сүзләрен китергән идек инде: “Вакыф эшләргә чак кына булса да мөмкинлеге булган очракта, аны эшләми калган бер генә сәхәбә дә юк иде”. Әш-Шәфии имам да вакыф турында: “Миңа вакыф эшләгән 80 әнсәр (Мәдинә шәһәрендә яшәүче) билгеле”, - дип әйткән булган. Ә алар, билгеле булуынча, йортлар, җирләр, коелар белән вакыф эшләгәннәр.

Күчемле милек вакыфы

Күчемсез милек вакыфы булган кебек үк, күчемсез милек вакыфы да бар. Алар арасында шундыйларын санарга була: машиналар, маллар-җанварлар, корал, постель кирәк-яраклары, савыт-саба, файдалы әдәбият, һ.б. күчемле милек белән эшләнгән вакыфлар.

Андый вакыфлар булуының законлылыгы файдасына Пәйгамбәребезнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!)  хәдисләре дәлил һәм аргумент булып тора. Аларның берсендә шулай дип әйтелә: Кем дә булса, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның вәгъдәсенә (ихлас кылынган һәрбер игелекле гамәл өчен аның рәхмәтләренә, савапларга ирешүгә) ышанып һәм  үзенең атын вакыф итсә, аның (бу атның) ашатылган-эчертелгән булуы һәм тирес-сидеге дә бу кеше файдасына Хисап көнендә Үлчәүгә куелыр”(әл-Бохари, 2698). 

مَنْ احْتَبَسَ فَرَسًا فِي سَبِيلِ اللَّهِ إِيمَانًا بِاللَّهِ وَتَصْدِيقًا بِوَعْدِهِ فَإِنَّ شِبَعَهُ وَرِيَّهُ وَرَوْثَهُ وَبَوْلَهُ فِي مِيزَانِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

“Сахих әл-Бохари”дагы икенче бер хәдистә Аллаһының Рәсүле шулай дип әйтүе китерелә: “Сез  Халидны (ул зәкят түләми дип) кыерсытасыз, ул үзенең көбәсе, хәрби кием һәм коралларын вакыф итте бит” (әл-Бохари, 1399).

Вакыфның формулировкасы

1) Нәрсәне дә булса вакыф итәргә теләгән кеше, ул бу вакыфны нәкъ менә үзе эшләгәне турында  төгәл сүзләр (формулировка) әйтергә тиеш. Ә әпә (телсез) кеше, вакыф эшләү өчен, бу  теләген язма рәвештә белдерергә тиеш.

2) Аның сүзләре вакыт буенча чикләү мәгънәсен, ниндидер срокны эченә алмаска тиешләр. Мәсәлән вакыфны оештыручы: “Мин үземнең йортымны  дини гыйлемнәрне өйрәнүчеләр (мөтәгаллимнәр) өчен бер ел срок белән вакыф итеп бирәм”, - дип әйтә  икән, - андый вакыф чын вакыф булып санала алмый. Чөнки, вакыф ниндидер бер срок белән чикләнә алмый, ул  даими булырга тиеш. Ләкин, бу очракта да, искәрмәләр бар. Мәсәлән, андыйлар исәбенә мәчетләр, гыйбадәт кылу бүлмәләре, зират  өчен җирләр  һ.б. кертергә була. Әгәр дә кем дә булса, үз җирен бер елга мәчет төзер өчен вакыф итеп бирәм дип әйткән  икән, бу - вакыфка исәпләнә, ә бу вакытка куелган срок – юкка чыгарыла.

3) Вакыф турындагы формулировкада, мәҗбүри рәвештә, аның нинди максатларда тапшырылуы күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә, нәрсәне дә булса вакыф итәм дип әйтелеп, аның нинди максатларда  вакыф ителүе әйтелми икән,  бу вакыфның  максатлары,  ягъни, бу мөлкәтне ничек итеп һәм нәрсәләр өчен файдаланырга тиешлеге ачык булмау сәбәпле, андый вакыф - чын булып саналмый.

4) Вакыф нинди дә булса бер шарт, вакыйга, һ.б. белән бәйләнеп бирелмәскә тиеш.   Мәсәлән, әгәр дә, кем дә булса берәү: “Әгәр дә миңа Әхмәд килсә, мин үз йортымны мохтаҗлар өчен вакыф итәм”, - дип әйтә икән, мондый вакыф та  чын булып исәпләнми.

5) Кире  кайтару мөмкинлегенең юклыгы. Вакыфның билгеләмәсе буенча, анда, сату-алулар вакытында куелгандагы кебек, килешүдән баш тарту шартлары куела алмый. Мәсәлән, сату-алу вакытында, анда катнашучылар, өч  көн эчендә, алар килешү буенча килгән бу карарларыннан баш тарту турында шартлар куя алалар, ә вакыф вакытыда – мондый шарт куела алмый. Ягъни,  әгәр дә, сатып алучы, сатып алу килешүендә өч көн эчендә алынган товардан баш тартырга хокук калдырган булса, бу товар аны кай ягы белән булса да кәнәгатьләндермәсә, ул шул вакыт эчендә бу товарны илтеп биреп, акчасын кире кайтарып ала ала.   Һәм, шул ук вакытта, сатып җибәрүче дә, андый хокуктан, әлбәттә, - баш тартмаячак. Ә вакыфта исә, андый шарт – мөмкин түгел! Андый шартларның булуы – вакыфны боза һәм вакыф булып санала алмый.

Аллаһ юлында вакыф эшләр өчен мөмкинлекләр, ә иң мөһиме – нинди дә булса бер мөлкәтебезне вакыф итәр өчен теләкләр бүләк итсен безгә, Аллаһы Тәгалә!

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов,

Чүпрәле районы мәхтәсибе,

көньяк-көнбатыш төбәге казые

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана