15 еллык тәҗрибәбез – зур байлык

14 февраль 2013 ел 09:09

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә - 15 ел!   Ошбу дата  барлык мөселманнар, мәхәлләләр, мөхтәсибәтләр өчен мөһим вакыйга.  Чөнки без барчабыз бергә бер  структураны тәшкил итәбез,  бер үк бурычларны хәл итү өчен эшлибез. Нәзарәтнең үткән чордагы эшчәнлегендә барчабызның да - бәлки, кемнеңдер әзрәктер, кемнеңдер күбрәктер - өлеше бар.  Ул елларда   тәҗрибә тупланылды, дин-дәгъвәт эшләрендә яңа, үтемлерәк  формалар эзләү барды. Аларның күбесе эштә уңышлы кулланылды.  Әлбәттә, бу елларда   күпмедер дәрәҗәдә ялгышулар, үзебезнең җирлектә Әбү Хәнифә хәзрәтләре мәзһәбе буенча формалашкан һәм инде мең елдан артык яшәү рәвешебезне тәшкил иткән динебез кыйммәтләрен санга сугып бетермәү  күренешләре дә булмады түгел. Әмма инде алар әкренләп тарихка кала. Татарстан мөселманнарының 2011 елның 13 апрелендә узган чираттан тыш V Корылтае Диния нәзарәте эшчәнлегендә эчке проблемаларны хәл итүгә таба чын-чынлап борылыш булды. Без бүгенге көндә аның нәтиҗәләрен ачык күрәбез. Имамнар аттестация уздылар, мәхәлләләр тәртипкә китерелде. Мөхтәсибәтләргә, мәдрәсәләргә финанс ярдәме даими төс алды. Дини мәгариф системасы традицион Ислам кыйммәтләренә нигезләнеп яңабаштан корылды,  тормышыбызда  Мәүлид бәйрәмнәре, дини җыеннар, башка йолалар  яңарды. Болар барсы да рухи дөньябызны баетуга, телебезне, динебезгә нигезләнгән гореф-гадәтләребезне саклап калуга, бабаларыбыз калдырган мирасны кадерләп саклый һәм куллана белүгә юнәлдерелгән. Без соңгы чорда җәмгыятебездәге тынычлыкны, милләтләр  татулыгын тәэмин итүдә дин әһелләренә  нинди мөһим, зур роль бирелгәнлеген тагын да ныграк аңладык. Булып узган террорчылык күренешләре безне чын-чынлап тетрәндерде. Ул артка юлның юклыгын, радикал, экстремизм, түземсезлек күренешләрен  фәкать рухи көрәш, халыкка дөрес гыйлем бирүгә нигезләнгән системалы эш белән генә бетерергә мөмкин икәнлеген  күрсәтте.

   Узган чор  безнең өчен сан ягыннан да үсү еллары булды. Чаллы шәһәрендә мәхәлләләр саны 13 кә җитте, Җәмигъ мәчете төзелә башлады. Һәр елны меңләгән шәһәрдәшебез, шул исәптән балалар якшәмбе мәктәпләренә җәлеп ителә. Балалар арасында Коръән уку, азан әйтү, “Мөслимә курчагым”, “Кол Шәриф оныклары”   бәйгеләре традициягә керде, аларның җәйге ялы уңышлы оештырыла. Мөселман яшьләре  милли көрәш турнирына, башка спорт чараларына җәлеп ителә.   Калган  юнәлешләрдә дә шул рәвешчә эшләнә. Мәсәлән, шәһәребездә хәләл ризык җитештерү, хәләл хезмәтләр күрсәтү киңәя. Мөхтәсибәт тарафыннан дин кардәшләребезне хаҗга әзерләп җибәрү, дин-дәгъвәт юнәлешләрендә системалы эш алып барыла.  

   Диния нәзарәтенә 15 ел тулган бу көннәрдә без күбрәк киләчәк турында уйлыйбыз, планнар корабыз. Һәм шуны аңлыйбыз: фикер, мәзһәб   бердәмлеге булганда гына без алга куйган максатларыбызга ирешәчәкбез, җәмгыятьтә үзебезгә бирелгән рольне уңышлы үти алырбыз. 15 еллык эш тәҗрибәбез – ул безнең өчен зур байлык.

 

                    Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе  

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана