Татарстанда хәнәфи мәзһәбен торгызу

08 февраль 2013 ел 10:58

Исламның хәнәфилек мәгънәсе дигән вакытта, сөнни исламның хокукый бер мәзһәбе генә түгел, ә аның идеологик юнәлеше, ягъни сөнни илаһиятнең мәгънәсе дә күз алдында тотыла. Сүзебезне Идел-Уралдагы беренче ислам җәмгыятьләре хәзәр чорына туры килүеннән башлап китик. Тарих, инде VIII гасырда ук Хәзәр империясендә, Түбән Идел төбәгендә мөстәкыйль мөселман җәмгыятьләре булуы, ә Урта Идел болгарларының хәзәрләрнең вассаллары булулары турында дәлилли. Гарәп сәяхәтчесе Әбу Хәмид әл-Гарнатыйның XII гасырда теркәп калдырган болгар риваятендә сөйләнгәнчә, болгарларның бер өлешенең ислам кабул итүе, нәкъ менә шул вакытка фаразлана булса кирәк. Мөселман җирләрендә имам Әбу Хәнифә мәзһәбе таралыш алу вакыты VIII гасыр ахырына туры килә, бу вакытта хәнәфи мәзһәбе галимнәре  габбасилар элитасына кергән була. 922 елда бар болгарлар да рәсми рәвештә ислам кабул итәләр, бу вакытта аларның хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булулары турында беренче төгәл искә алулар күренә, андый төгәллек шул елны Болгарда булган Багдад илчелеге сәркатибе Ибне Фадлан хисабында да бар. Ибне Фадлан Болгарны шактый җентекләп тасвир иткән, анда мәчет, мәдрәсәләр булуы, өйлә вакытында җәмәгать намазына чакыру (азан) яңгыравы турында язган. Әлеге язмаларга нигезләнеп, болгар мөселманнарының мәзһәбе турында фикер йөртергә мөмкин. Ибне Фазлан үзе, ул вакыттагы хәлифәнең үзе кебек үк, шәфигый мәзһәбеннән булган, шуңа да ул болгарларны дини гамәлне үз сарайларындагы кебек итеп башкарырга күндерергә тырышкан. Ләкин бу эш барып чыкмаган. Монда финанс факторы да билгеле бер роль уйнаган, чөнки Болгар ханына тәгаенләнгән, Урта Азиядән алынырга тиешле булган акча, хәлифәнең фәрманына да карамастан, барыбер алынмый калган. Илчелекнең сәркатибе болгарларны, аның көенүенчә, “тиешенчә” гыйбадәт кылырга күндерә алмаган. Акчалар, хан казнасы өчен түгел, ә хәзәрләрнең һөҗүмнәренә каршы кирмән төзүгә фатиха бирү өчен генә кирәк булганнар, монда әллә нинди зур матди файда күз алдында тотылмаган. Ханның исә (аның рухи теләге-омтылышы башкарылмавы сәбәпле) күңеле кайткан, ә диндар кеше өчен, билгеле, бу зур әһәмияткә ия һәм шуның нәтиҗәсендә Багдад илчесенең абруе төшкән. Шулай да болгар ханының һәм болгарларның үзләренең кунакчыллыгы һәм башка карашларга түземлегенә (толерантлыгына) тиешле бәя бирергә кирәк. Килеп чыккан бәхәс һәм шау-шудан (скандалдан) соң, ул, мәсьәлә чишелешенең ике як өчен дә уңай (компромисс) вариантын тәкъдим иткән. Берьюлы, бер үк вакытта, ике мөәзин азан әйтә башлаганнар, берсе – хәнәфи мәзһәбе кагыйдәләре, ә икенчесе шәфигый мәзһәбе буенча. Шулай итеп, X гасырда ук инде болгарлар үзләрен хәнәфи мәзһәбенә хас традицияләрне эзлекле яклаучы итеп күрсәткәннәр.

Татарларның күп гасырлар буе хәнәфи мәзһәбенең ныклы тарафдарлары булулары турында инде күп фәнни мәкаләләрдә язылды. (Карагыз: Шәһабиев Д.А. Идел-Урал төбәге мөселманнарының исламның хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булулары турында: тарих һәм хәзерге заман (рус телендә) // Минбар. Выпуск № 2. – 2008. – С. 101-109.) Минем бу урында бер генә мисал китереп узасым килә. Шиһабетдин Мәрҗанинең вәгазьләр җыентыгында никах укуның хәнәфи мәзһәбе үрнәгендә бәян ителгән вәгазь урын алган, ул татарларның аңа кадәр килеп киткән буынында кулланылган. Гарәп хөтбәсеннән (хөтбәт ән-никах) соң ук, авыл мулласы татар телендә: “Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә боерыгы белән, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Сөннәте белән, Әбу Хәнифә Ногман ибне Сабит әл-Куфи әс-Суфи мәзһәбе буенча...” – дип әйтергә тиеш булган. Традицион хәнәфиләр аның исемен нәкъ менә шулай, суфичылыкка нисбәт итеп, “әс-Суфи” дип әйткәннәр, бу аның суфи булуын аңлаткан. Ә Әбу Хәнифәне исә вафатына кадәр ике ел кала суфичылык юлына баскан дип исәплиләр. Бу турыда хәнәфиләрдәге (Аллаһ аларга хәерхаһлы булса иде!) абруйлы чыганаклар бар мөҗтәһидләрнең дә никах вакытында шиксез әйтелергә тиешле: “Сез, фәлән-фәлән кеше, үзегезнең  фәлән-фәлән кызыгызны фәлән-фәлән шул кешегә шундый мәһәр исәбенә кияүгә бирергә ризамы?” – дигән сүзләр булуы турындагы бердәм фикерләр  (Кара: Җәмигыль-хотабдан кирәкле хөтбәләр. – Казан: Бертуган Кәримовлар, 1912) дә сөйли. Ягъни, татар мулласы, бу очракта, сөнниләрнең хәнәфи мәзһәбе тарафдары булуны билгеле бер рәвештә шәрехләп китә торган булган.

Татар тарихының күп битләре халкыбызның имам Әбу Хәнифә мәзһәбенең ныклы тарафдарлары булулары турында дәлилли. Кызганыч, XX гасырда үз рухи мирасыбыздан күп елларга сузылган аерылып тору нәтиҗәсендә, Идел-Урал төбәге мөселманнары үзләренең рухи чишмәләреннән, шул исәптән үзләренең рухи хәнәфи чишмәләренннән дә ераклаштылар. Шуның нәтиҗәсендә, узган гасырның 90 нчы елларында мөселман җәмгыятьләренә, үткән белән бәйләнешне өзгән, ата-бабаларының бөек рухи мирасы белән таныш булмаган, ислам турында белемнәре сай булу сәбәпле акны карадан аера белмәгән кешеләр килде. Алар яхшы ук финансланган идеологик интервенциягә (басымга. – ред.) каршы тора алмадылар. Чит иллләрдәге “безгә яхшылык теләүчеләр” безнең мөселманнарның наданлыклары һәм вакытлыча ни эшләргә белми аптырап калуларыннан оста файдаландылар, аларга безнең өчен традицион (гадәти. – ред.) булмаган исламның үз мәзһәбләрендә ялгыш аңланган тәгълиматларын сеңдереп, таратып калырга тырыштылар. Моңа каршы торучы һәм андый интервенцияләргә (һөҗүмнәргә. – ред.) каршы чыгыш ясаучылар берничә генә кеше булды. Мәсәлән, безнең инде мәрхүм булган мөгтәбәр зат – Габделхак хәзрәт Саматов һәм 2012 елның рамазан ае алдыннан шәһит киткән Вәлиулла хәзрәт Якупов шулар исәбендә. Без бүгенге көндә кайбер җирле мөселманнарның күпгасырлык дини мирасыбыздан ваз кичүләренә, элеккеге хәнәфи мәзһәбе галимнәренең абруйларын танымауларына шаһитбыз. Ә соңгы буын хәнәфи мәзһәбе галимнәренең өйрәтүләре турында әйтәсе дә юк. Без, хәзерге вакытта, мөселман яшьләре арасында гына түгел, ә хөрмәткә лаек өлкән буын дин әһелләребез арасында да үзләренчә сәләфиләр дип аталучыларның ислам дөньясын глобальләштерүне хуплау пропагандасы нәтиҗәләрен күрә алабыз. Алар авызыннан кайвакыт шундый сүзләр дә ишетергә туры килә: “Без фикъһе мәсьәләләре буенча хәнәфи мәзһәбендә торабыз, ә гакыйдәдә сәләфилар мәзһәбендә”. Мөселман яшьләренең ата-бабалар мәзһәбе буенча баруларын теләмәгәннәрен күрер өчен, бүгенге көндә мәчет һәм кайбер  мәдрәсәләрне урап чыгу да җитә. Бу яшьләрдән ишетергә туры килгәннәр арасында иң яманы шул: алар мәзһәбне Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Сөннәтенә каршы куялар; алар әйтүенчә, үзләре, имеш, Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өйрәтүләре буенча баралар, башкалар исә – Әбу Хәнифә өйрәтүләре буенча. Кызганыч, шул дәрәҗәдәге наданлык та күзәтелә.

XX йөзнең 90 нчы елларындагы дини сәясәтнең тискәре нәтиҗәләренә дә карамастан, хәнәфи мәзһәбе тарафдарлыгы бездә, акрынлап булса да, торгызыла бара. Шул вакытлардан ук вазгыятьтәге бу кытыршылыкларны бетерү юлында тырышкан кайбер дин эшлеклеләре һәм оешмаларны әйтеп китәргә кирәк. 1993 елда Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе үзенең ишекләрен янә ачты. Бу – коммунистлар чорыннан соң Идел буенда ачылган беренче дини югары уку йорты булды. Аның оештыручысы – “Иман” ислам мәдәнияте үзәге булды (башта аны ислам институты дип атап йөрттеләр). Оештыручылар фикеренчә, бу мәдрәсә инкыйлабка чорына кадәрге Казандагы “Мөхәммәдия” (1882-1917) мәдрәсәсенең традицияләренең дәвамчысы булырга тиеш иде. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – үз заманында мөселман татарлар өчен югары уку йорты булган. 1993 елның 1 октябреннән бу уку йортында регуляр рәвештә төрле ислам дисциплиналарын укыта башлыйлар. Мәдрәсәнең беренче елларында биредә фикъһене Сабикъның “Фикъһе әс-Сөннә”се буенча укыталар. Бу дәреслек төрле мәзһәб хөкемнәрен берләштерергә, катнаштырырга (тәлфикъ – авт.) мөмкинлек бирә һәм, хәтта, кануни дүрт мәзһәбнең берсе тарафдары булуның үзен үк инкяр да итә. Бу китапны файдалану – безгә килгән гарәп мөдәррисләре һәм хәйриячелек белән бәйле була. Мәдрәсә җитәкчелеге, мәсьәләнең әһәмиятлелеген аңлап, программага параллель рәвештә фикъһенең хәнәфи мәзһәбе буенча да дәресләр кертә. Бу дәресләрне мөхтәрәм Габделхак хәзрәт Саматов алып бара, ул бу вакытта Мәрҗани мәчетенең имамы булып эшләгән була. Бәлки, шуңадыр да, мәдрәсәнең беренче агымдагы шәкертләре хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булып киткәннәрдер дә. (Кара: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе: традицияләрнең дәвам ителүе (рус телендә). – Казань: ДУМ РТ, 2008. – С. 144-145.) Ул вакытлардан соң вазгыять бик нык үзгәрде. Хәзерге вакытта мәдрәсәләрдә хәнәфи мәзһәбенең илаһият-дини дәреслекләренә өстенлек бирелә, чөнки мөселман татарларда исламның нәкъ менә илаһият белгечләренә ихтыяҗ бар. Хәзер, соңгы елларда, шәкертләр фикъһене хәнәфи чыганагы булган “Әл-Ихтияр” дәреслеге буенча өйрәнәләр.

Башка мәдрәсәләрдәге кебек үк, бу мәдрәсәдә дә җитәкчелекне ислам тәгълиматын – гакыйдәне укыту мәсьәләсе борчый. “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, шулай ук 1998 елда ачылган Россия ислам университетында да әүвәлге дәвердә исламның “ваһһаби” аңлавын укыткан булалар. Бу – гакыйдәне Согуд Гарәбстанында эшләнгән программалар буенча укытылуга бәйле була, һәм шуңа да, бу студентлар, иртәме-соңмы, өлкән яшьтәге дин әһелләре һәм мәчеткә йөрүчеләр белән каршылыкка киләчәкләр иде. “Мөхәммәдия”дә һәм РИУда бераз вакыт гакыйдәне “Шәрех әл-гакыйдә әт-тәхавиййа” дәреслеге, төгәлрәк итеп әйткәндә, аның җиңеләйтелгән варианты “Тәхзиб шәрех әт-тәхавиййа” буенча укыттылар. Ул, нигездә, тулысынча хәнәфи тәгълиматына туры килергә тиеш иде. Иман символы авторы әт-Тәхави – башлангыч хәнәфилекнең билгеле авторитеты. Ләкин бу китап Ибне Әбу-л-Гыйз әл-Азрагый аңлатуының кыскача варианты булып чыкты. Имам  ибне Әбу-л-Гыйз әл-Азрагый хәнәфи фикъһе тарафдары булса да, гакыйдәдә каты сәләфилек юнәлешендә булган, ягъни Ибне Таймия идеяләре тарафдары. Бу китапның икенче кыскартылган һәм җиңеләйтелгән варианты авторы Габд әр-Рахман әл-Хөмәййис, үзенең кереш сүз өлешендә, аңлатучы әт-Тәхави сүзләрен өч урында төзәткән дип язган (Әл-Хөмәййис, М.Габд әр-Рахман. Шәрхе гакыйдә әт-тәхавиййа әл-мүйәссәр. – Әр-Рияд: Дар әл-ватан, елы юк. Б. 6), аның буенча аңлатучының карашлары турында фикер йөртергә була. Бу вариант Татарстанда бушлай таратылды. Алда искә алынган Мөхәммәд әс-Сави төзегән беренче вариант та, гарәп илләренең хәйрия акчаларына махсус нәшер ителгән һәм таратылган, шуның өстәвенә, - татарчага да тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә, Согуд Гарәбстаны галимнәре уку дәреслеге итеп тәкъдим иткән бу китап – укыту кулланмасы булып безнең төбәктә файдаланыла алмый. Чишелмәгән мәсьәлә, иң беренче, ысул әд-дин яки гакыйдә өлкәсендә махсус белемле, традицион юнәлешле дини уку үзәкләрендә әзерлек үткән мөгаллимнәр булмавында иде. Матуриди гакыйдәсе буенча булган чыганаклар кабаттан нәшер ителмәгән һәм тәрҗемә дә ителмәгәннәр иде. Шулай итеп, без хәнәфи туны ябынган “сәләфиләр” феномены белән очраштык, ягъни хәзерге вакытта тышкы яктан хәнәфи мәзһәбе тарафдары булып күренсәләр дә, дин тәгълиматын үзләренең аңлауларында Әбу Хәнифә гакыйдәсенең кайбер мәсьәләләрендә хаклы булмаган, матуридилар исә, чын “сәләфи” гакыйдәсеннән гомумән читләшкәннәр дип исәпләгән мөселманнар да бар.  

Хәнәфи мәзһәбендәге исламны, аның фикъһе мәгънәсендә дә, гакыйдә мәгънәсендә дә кире торгызуда төп, аеруча әһәмиятле юнәлешне хәзерге вакытта Казандагы Россия ислам дарелфөнүне башкара. Монда соңгы ике дистә елда мөселман җәмгыятендә барлыкка килгән тискәре күренешләрне бетерү өстендә максатчан эш алып барыла. Гакыйдәне укыту бүгенге көндә иманның ике символы нигезендә хәнәфи имамнары әт-Тәхави һәм ән-Нәсәфи өйрәтүләре буенча алып барыла һәм нәкъ менә хәнәфи галимнәре аңлатуының тулы мәгънәсендә файдаланыла. Нәсәфи иман символының Гыйрак дин галиме Габд әл-Малик әс-Сәгъдинең аңлатмалары рус теленә тәрҗемә ителде. Әл-Гонәйми әл-Мәйданиның тәхави кредосына хәнифи аңлатулары, Нур әд-дин әс-Сабуниның “әл-Бидайа фи ысул әд-дин” китабы һәм матуриди мәзһәбенең билгеле чыганагы тәрҗемә ителә башлады. Тарих фәннәре кандидаты, РИУның ислам тәгълиматы кафедрасы доценты Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәнәфи китаплары нигезендә мөселман тәгълиматы буенча дәреслек әзерләде. Аннан тыш, студентлар өчен ислам тәгълиматы буенча ике хрестоматия дә төзелде. Анда башлангыч һәм соңгы дәверләрдәге сөнни галимнәрнең гакыйдә буенча текстларының русчага тәрҗемәләре тупланган. Инде ике тапкыр, 2008 нче һәм 2010 нчы елларда РИУ мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев әзерләгән “Әбу Хәнифә мәзһәбе буенча намаз уку” дип аталган брошюра басылып чыкты.

РИУ җитәкчелеге һәм укытучылар студентларны ата-бабаларыбызның дини мирасына, шул исәптән хәнәфи авторлары хезмәтләренә ныклы инану җирлегендә сак карарга төрле яктан ярдәм итәләр.

Сәет-Дамир ШӘҺАБИЕВ,

тарих фәннәре кандидаты,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге

Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге мөдире

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана