Халкыбызның үткәндәге тарихында, яшәешендә, мәдәниятендә һәм рухи тормышында тирән эз калдырган вакыйгалар шактый. Алар арасында ислам дине белән багланышта булганнары да бар. Шуларның берсе – 922 елда Идел Болгарстаны дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү.
Исламны кабул иткән болгарларда шул дәверләрдән алып җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә тирән үзгәрешләр башлана, халыкның тәрбия тәҗрибәсе яңа әхлакый кыйммәтләр белән байый, яңа эчтәлек ала, тәрбия тәэсире яңарыш кичерә. Чөнки кешеләрнең рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерү ислам диненең иң әһәмиятле вазифасы булып тора. Ул гаделлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, сафлык, сабырлык, үз хезмәте белән гадел көн күрү идеалларын яклый һәм аларны шәхесне формалаштыруда фарыз гамәлләр дип исәпли. Алар халкыбызның уй-фикерләрен, дөньяга карашын һәм яшәеш кануннарын изгеләштерә, нәтиҗәдә, инсаннарны яман адымнар, хәрам эшләр кылудан саклап килә. Шул ук вакытта Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң, элек-электән яшәп килгән мәҗүси гореф-гадәтләрдән, йолалардан, хорафатлардан, тискәре күренешләрдән арыну процессы башлана. Халкыбыз тарафыннан гасырлар дәвамында укылып килгән “Бәдәвам китабы” да әнә шундый ышануларга каршы үзенчәлекле өндәмә булып яңгырый:
Һәркем җенгә табынса,
Йә суга нәрсә салса,
Агачка нәрсә чалса,
Аллаһ дигел бәдәвам.
Һәр строфаның соңгы юлы “Аллаһ дигел бәдәвам” дип тәмамлана, ягъни һәрдаим Аллаһ сүзен кабатларга кушыла.
Дини, фәлсәфи, идеологик, хокукый һәм әхлакый система буларак, ислам диненең халкыбыз тормышы тарихындагы мөһим роле әхлакый концепцияләр белән генә чикләнми. Ул, беренче нәүбәттә, татар халкын туплауда, төрле кавемнәрне берләштерүдә, болгарларның дәүләт булып оешуына уңай йогынты ясый. Шул дәүләтнең идеологик асылын тәшкил итә. Икенчедән, ислам дине үз чорында шактый үсештә булган гарәп-мөселман мәдәниятенең йогынтысын көчәйтә. Болгар халкы гарәпләрдән кергән фәнни-фәлсәфи идеяләр, бай әдәби мирас белән танышу мөмкинлеге ала. Өченчедән, бабаларыбыз тарафыннан кулланылган рун язуы гарәп әлифбасы белән алышына, шул рәвешле меңьеллык язма мираска нигез салына. Шулай итеп, ислам динен кабул итү яңа фәнни-фәлсәфи фикерләр таралуга, мәдәният һәм мәгърифәт үсешенә куәтле этәргеч була. Тәгълим-тәрбия өлкәсендә билгеле бер система барлыкка килә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә, дин сабагыннан тыш, дөньяви белемнәр бирүгә дә зур урын бирелә. Бу система Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында да, Рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач та сакланып кала. Нәтиҗәдә, халкыбызда мәгърифәт, уку-укыту һәм тәрбия эшенең сизелерлек үсүе, шул нигездә болгар-татарлар арасында белемлелекнең шактый югары дәрәҗәдә булуы күзәтелә.
Болгарларда ислам кабул итүнең тагын бер мөһим иҗтимагый-тарихи әһәмиятен күрсәтергә кирәк. Ул халкыбызның милләт, этник берәмлек булып сакланып калуын тәэмин итә. Мәгълүм булганча, болгар-татарларга XIII йөзләрдән үк башланып киткән төрле җәбер-золымнар кичерергә туры килә. Шундый авыр дәверләрдә дә ул үзен кавем-халык буларак сакланып кала ала һәм монда, һичшиксез, гаять көчле берләштерүче үзәк буларак, динебез хәлиткеч роль уйный. Шуның нәтиҗәсендә халкыбыз үзенең күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бай мәдәниятен, телен, милли үзенчәлекләрен саклап кала һәм алга таба үстерә ала. Патша хакимияте һәм миссионерлар басымы чорында да халкыбызның бердәмлеген һәм бербөтенлеген, аның милли асылын саклауда ислам дине төп идеологик терәк була, мөселман мәктәп-мәдрәсәләрендә милли үзаң формалаштыруда, дини-әхлакый тәрбия бирүдә дә ныклы нигез булып тора.
Гомумән, ул заманнарда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, ә аның яшәү рәвешенә әверелә, татар кешесенең барлык тормыш-көнкүреше шәригать кануннары буенча тәртипкә салына.
Исламда дингә ихтыярсыз буйсындыру юк, ә дингә өндәү, вәгазьләү генә бар. Аның нигезен исә, Коръән-Кәрим алып тора.
Коръән (гарәпчәдән “яттан уку, яттан сөйләү”) Ислам фәлсәфәсендә Изге Китап булып санала. Илаһият фәнендә аның 55 атамасы бар дип күрсәтелә: Коръән-Кәрим (кәрим-хөрмәтле, кадерле, бөек, газиз); Коръән-Мәҗид (мәҗид-данлы, мактаулы); Коръән-Газим (газим – алдан уйлап куючы, исәпләүче, ниятләүче; батырчылык итүче; кыюлык итүче; баручы, юл тотучы); Китабуль-зекер (зекер-искә алучы, искә төшерүче); Китабуль-мөбин (мөбин-дөреслек белән ялганны аеручы); Өммелкитап (Китаплар анасы); Форкан (Коръән); Кәлямулла (Аллаһ сүзе, Коръән); Мосхәф шәриф (кадерле Коръән) һ. б.
Коръәннең үзәгендә бер Аллаһка ышану-инану идеясе ята. Ул барысын да яратучы, тиңсез, кодрәтле. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме һәм асыл сыйфатлары булуы турында әйтелә. Изге Китапта ислам диненең асылы, шәригать кануннары, Адәм галәйһиссәлам балаларының яшәү рәвешләре аңлатыла. Алар арасында аеруча мөһим булганнары түбәндәгеләр: Алаһы Тәгаләнең берлегенә һәм барлыгына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Аның илчесе икәнлегенә ышану (“Лә иләһә илләллаһү Мөхәммәдү рәсүлүллаһу”), биш вакыт намаз (ас-саләт), Рамазан аенда ураза тоту (ас-саум), мохтаҗларга өлеш чыгару (зәкят) һәм хаҗга бару.
Коръәни-Кәримдә Ислам кануннары һәм фазыйләтләр кешенең фикерләве, рухи халәте, үз-үзен тотышы белән тыгыз бердәмлектә бирелә. Эчтәлеге гаҗәеп бай: Аллаһы Тәгалә һәм Аның асыл сыйфатлары; инандыргыч дәлилләр; мөэмин-мөселманнар һәм мөселман булмаганнар; пәйгамбәрләр һәм халыклар; җиһан турындагы фикерләр; җәмгыять төзелеше; туу, яшәү һәм үлем; гаилә; әдәп-әхлак мәсьәләләре; гыйбрәтләр, хәерле һәм бозык эш-гамәлләр; гыйлем алу һ. б. Анда инсанны бизи торган әхлакый сыйфатларга аеруча зур урын бирелә: тугрылык, гаделлек, ихласлык, юмартлык, шәфкатьлелек, сабырлык, ата-ананы хөрмәтләү, сүз һәм эш-гамәл берлеге һ. б. мактала, ә аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганлау, кеше канын түгү, фетнә тарату, икейөзлелек, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау, гайбәт сөйләү һ. б. гаепләнә, алар зур гөнаһлардан санала.
Коръәни-Кәрим конкрет тарихи җирлектә, билгеле бер иҗтимагый-сәяси шартларда барлыкка килгән. Изге Китапта шул дәвер кешеләренең гореф-гадәтләре, мифологик күзаллаулары, фикерләү үзенчәлекләре дә гәүдәләнеш тапкан. Әмма Коръәндә вакытлы, тарихи күренешләрне тасвиралау аша, гомумән, инсаният, җәмгыять, яшәеш хакында фәлсәфи уйланулар бәян ителә.
23 ел дәвамында Җәбраил фәрештә арадашчылыгында Аллаһтан Мөхәммәд пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иңдерелгән Коръәни-Кәрим 114 сүрәдән (бүлектән) гыйбарәт. Анда алар үзләренең күләмнәренә карап урнаштырылганнар: әүвәл (беренче сүрәдән кала иң озыны, аннан соң кечерәкләре). Сүрәләрнең һәрберсе, эчтәлекләренә һәм нигез мәгънәләренә нисбәтле рәвештә исемләнгән: 1) “Фатиха (Ачучы)” сүрәсе; 2) “Бәкара (Сыер)” сүрәсе; 3) “Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсе; 22) “Хаҗ” сүрәсе; 30) “Рум” сүрәсе; 62) “Җомга” сүрәсе; 114) “Нәс (Кешеләр)” сүрәсе.
Һәр сүрә аятьләрдән (тәгъбирләрдән) тора. Аларның да күләмнәре төрлечә. Мәсәлән, 108 нче “Кәүсәр (Байлык)” сүрәсе өч аятьтән, ә иң озыны булган “Бәкара” сүрәсе 286 аятьтән гыйбарәт. Коръәни-Кәримнең төрле басмаларында 6204тән алып 6239га кадәр аять урын алган. (Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабында: “Коръәндә барлыгы 6226 аять бар”, – диелгән.) Бер аять берничә хәрефтән дә, сүз яки сүзләр тезмәсеннән, җөмләдән яисә берничә җөмләдән дә торырга мөмкин. Коръән гыйлеме галимнәре күрсәткәнчә, бу аятьләрдә 77934-79934 лексик берәмлек бар.
Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яшәгән дәвердә (571-632) аның өйрәтмәләре эзлекле рәвештә язып алынмаган, халык арасында телдән таратылган, бары тик кайбер фикерләре генә теркәлеп калган. Рәсүлебезнең (сгв) вафатыннан соң, хәлифә Әбу Бәкер заманында, бу тәгълиматны язып туплауга карар кылынган һәм бу вазифа Зәйд ибне Сабитка тапшырылган. Ул үзе һәм пәйгамбәргә якын башка кешеләр яттан белгән сүрәләрне, аерым урыннарда язылган мәтеннәрне (текстларны) туплап, күчереп язган. Шул рәвешле 632 ел азакларында беренче мәртәбә Коръән мәтене барлыкка килгән. Тарихи чыганакларда ул “Сухуф” (ягъни “сәхифәләр – аерым битләр”) дип телгә алына.
Коръән башта кулъязма рәвешендә генә таралган. Бөек хәлифә Госман әмере белән төзелгән “Мосхәф” (651 елда төзелгән җыентык) барлык кулъязмалар өчен нигез чыганак буларак хезмәт иткән. Аннан күчерелгән иң борынгы кулъязмаларның дүртесе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Алар Мәккә, Каһирә, Вена, Ташкент калаларының иң мәртәбәле урыннарында саклана.
Элек-электән Коръәнне күчереп язу гаять җаваплы һәм саваплы хезмәтләрдән саналган. Моны гыйлемгә, матур язуга (каллиграфиягә) маһир булган осталар-хаттатлар башкарган. Аны күчереп язуның төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да ифрат бай тәҗрибәсе булган.
Китап басу эше җайга салынгач та, Шәрекъ илләрендә Коръәни-Кәримне басма рәвештә тарату тыелып киленгән. Аллаһ сүзен басма хәрефләр белән бирү гөнаһ саналган. Аны бары тик кулъязма рәвешендә генә тарату мәгъкуль күрелгән. Әмма бу Изге Китапка булган ихтыяҗны аз санлы кулъязмалар гына канәгатьләндерә алмаган. Акрынлап аны бастырып чыгара башлаганнар. Мөхтәрәм галимебез Ризаэддин Фәхреддин билгеләп үткәнчә, аның гарәпчә басма нөсхәләре 1881 елда Истанбул шәһәрендә нәшер ителгән.
XVIII йөз ахырларында Коръәни-Кәримне бастырып чыгару Россиядә дә башлана. 1787 елда Екатерина Икенченең махсус фәрманы белән Коръәннең гарәпчә тулы тексты дөнья күрә. Аны хәзерләүдә Диния нәзарәте казые Госман хәзрәт Ибраһимов зур эшчәнлек күрсәтә. Бу басма 1789, 1793, 1796 һәм 1798 елларда кабаттан бастырыла. XIX гасыр башында (1801) Ул Казанда да нәшер ителә. Кайбер мәгълүматларга караганда, XIX йөз дәвамында Коръәннең 21 басмасы дөнья күрә. 1892-1899 нчы еллар эчендә генә дә Изге Китап 276 мең данәдә нәшер ителә. Совет хакимияте елларында бу эш, нигездә, туктатыла. 1917-1990 нчы елларда Коръән бары тик 8 мәртәбә генә басылып чыга. Узган гасырның 90 нчы елларыннан соң гына бу изге гамәлият яңадан тормышка ашырыла башлады. Алар арасында үзебездә нәшер ителгәннәре дә, чит мәмләкәтләрдә эшләнгәннәре дә байтак. Соңгы вакытларда Коръәни-Кәримнең аерым нөсхәләрен аеруча нәзакәтле, нәкышле итеп эшләүгә игътибар бирелә. Мәсәлән, шуларның берсе Италия осталары тарафыннан эшләнгәне – 1,5x2 метр үлчәмендәге Коръәни-Кәрим 800 килограмм авырлыкта. Аның малахиттан эшләнгән тышлыгы мәрҗән, куе яшел төстәге авантюрин, топаз, кызыл яшма, аметист кебек асылташлар белән бизәлгән.
Иң әүвәл Коръәни-Кәрим бары тик гарәп телендә генә нәшер ителгән. Көнбатыш Европада Коръәни-Кәримнең латин телендәге тәрҗемәсе 1144 елда ук дөнья күрә. Аннан соң ул итальян (1513 ел), алман (1616 ел), француз (1647 ел), инглиз (1648 ел) телләренә тәрҗемә ителә. Бүгенге көндә бу илләрдә Коръәннең утызга якын тәрҗемәсе булып, алар арасында сүзгә-сүз һәм мәгънәви тәрҗемәләре дә бар.
Россиядә Коръәннең заманында күренекле галимнәрдән саналган Пётр Посников тарафыннан башкарылган рус телендәге тулы тәрҗемәсе 1716 елда басылып чыга. 1783 елда галим Савари тәрҗемәсе бастырыла. 1790 елда Казанның Беренче ирләр гимназиясе директоры булып эшләгән һәм шәрекъ телләрен укытуның ялкынлы тарафдары булган академик М.М. Веревкин тәрҗемәсе нәшер ителә. 1792 елда мәшһүр тәрҗемәче А.Колмаков Коръәни-Кәримнең рус телендәге дүртенче тәрҗемәсен бастыра. 1854 елда А.Казимирский, 1864 елда К.Николаев тәрҗемәләре дөнья күрә. Моңа кадәр Коръәннең рус телендәге тәрҗемәләре француз, инглиз телләрендәге басмаларга нигезләнеп башкарылса, XIX йөзнең соңгы чирегеннән турыдан-туры гарәп теленнән тәрҗемә ителгәннәре дөнья күрә башлый. Рус телендәге шундый тәрҗемә авторларының берсе шәрекъ һәм гарәп телләре белгече Г.С. Саблуков була. 1877 елда аның тәрҗемәсендә Коръәннең яңа басмасы Казанда нәшер ителә. 1894 һәм 1907 елларда ул кабаттан бастырып чыгарыла. Гомере буе Коръәнне рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән һәм “Коръән тәрҗемәсенә кушымталар”, “Коръән турында мәгълүматлар”, “Мөхәммәд динендәгеләрнең кыйбла турындагы фикерләре” кебек хезмәтләр язып калдырган Г.С. Саблуков тәрҗемәсе тулы бер гасыр буена бу өлкәдә рус фәне һәм җәмгыяте ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндергән мөһим чыганакка әверелә. Коръәннең рус телендәге чираттагы басмасы бары тик 1963 елда гына дөнья күрә. Аның авторы – бөтен гомерен Коръәнне өйрәнүгә багышлаган, югары уку йортларында лекцияләр укыган атаклы галим, академик И.Ю. Крачковский. Бу тәрҗемә үзенең төгәллеге, текстларның аныклыгы-камиллеге һәм тулылыгы белән аерылып тора. Аның яңа басмалары 1986 һәм 1990 елларда нәшер ителә.
Ислам дөньясында Коръәнне мөселман халыклары телләренә тәрҗемә кылу катгый тыелган булса да, төрле дәверләрдә уйгур, фарсы, урду, төрек телләренә тәрҗемә ителгәнлекләре мәгълүм. 1960 елда күренекле төрек галимнәре Хөсәен Атай һәм Ятар Котлыай тарафыннан төрекчәгә яңа тәрҗемәсе дөнья күрде, аннан соң да аның яңадан-яңа басмалары нәшер ителде. 1991 елда Бакуда Коръәннең азәрбайҗан теленә яңа тәрҗемәсе (тәрҗемәчеләр: 3.Бониятов, В.Мәмәдалиев, А.Пашазадә) басылып чыкты.
1911 елда мәшһүр дин галиме Муса Бигиев Коръәнне татар теленә тәрҗемә итә. Әмма ул тәрҗемә нәшер ителмичә кала. Зыяэтдин Кәмалиның “Коръәни-Кәрим тәрҗемәсе” дә шундый язмышка дучар була.
1914 елда Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин тәрҗемәсенең аерым өлешләре дөнья күрә. Коръәни-Кәримнең татар телендәге башка тәрҗемәләре билгеле түгел. 1936 елда Каһирәдә (Әл-Әзһәрдәге ислам университеты) күренекле дин галимнәреннән махсус һәйәт төзелә һәм Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу мәсьәләсе уңай хәл ителә.
Тәфсир, гыйльме тәфсир (гарәпчәдән “аңлатып бирү”) – Коръәннең фәлсәфи аңлатмасы. Коръәннең үзе кебек үк, тәфсирләр дә исламият тарихын, аның гасырлар дәвамындагы эволюциясен өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булып тора. Борынгы тәфсирләр, нигездә, гарәп телендә язылган. Тәфсир эшләүне беренче булып Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләмнең туганнан-туган кардәше Габдулла бине Габбас башлап җибәргән. Башка тәфсирчеләр аны үзләренең остазы итеп кабул иткәннәр. Сөнниләрдән тәфсир язучы – атаклы голамәләрнең берсе, күренекле тарихчы һәм дин галиме Әт-Тәбари. Аның “Тәфсире әл-Коръән” дигән хезмәте бу өлкәдә аңа кадәр эшләнгәннәрнең бөтенесен үзенә туплаган. Бу хезмәтнең тулы басмасы 1906 елда Каһирәдә 30 җилдтә басылган. Шулай ук Зәмәхшәри Бәйдави, Фәхретдин Рази, Хөсәйни, Җәләлетдин Суюти тәфсирләре бөтен дөнья күләмендә шөһрәт казанган һәм киң таралган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) өммәтендәге мөселман татарлар өчен дә Коръәни-Кәримнең татарча тәфсирләренә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Дин тотучыларның иң зур күпчелеге гарәп телен аңламый. Димәк, Изге Китапта ниләр язылганын да белеп бетермиләр. Ә Коръәнгә киңәйтелгән мәгънәви аңлатма-тәфсир кылганда гына аның бөеклегенә, инсаннарның яшәү рәвешенә тугры юл күрсәтүче Изге Китап булуына төшенергә мөмкин.
Мәгълүм булганча, Коръәнне башка телләрдә аңлату-шәрехләү беркайчан да тыелмаган. Моның шулай икәнлеген дәлилләп, атаклы гыйлем иясе Шиһабетдин Мәрҗани да үзенең “Нәзурәтүл хак” (“Хаклыкка бер караш”) дигән хезмәтендә Коръән һәр чорда яңача тәфсир ителергә тиеш, ягъни Коръән сүрәләрендәге аятьләрне заман сулышын тоеп тәфсир итү яхшырак дигән фикерне әйтә.
Элегрәк кулъязма рәвешендә таралган Коръәннең татарча тәфсирләре XIX йөзнең икенче яртысында басма хәрефләр белән нәшер ителә башлый. Шул дәвернең 80 нче елларында Хөсәен һәм Мөхәммәтзариф Әмирханнар тарафыннан эшләнгән 2 җилдлек “Тәфсире фәваид” (“Файдаларның тәфсире”) Казанда басылып чыга. XX гасыр башларында, гарәп шрифтлары белән эш итүче матбагалар ачылгач, Коръән тәфсирләре күбрәк нәшер ителә башлый. Бу елларда Шакирҗан Хәмидинең “Һәфтияк-Шәриф тәфсире” (Казан, 1906), Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан фи тәрҗүмәтил-Куръән” (Казан, 1907), Габденнасыйр Курсави һәм Ногман әс-Самани тарафыннан шәрехләнгән “Тәфсире Ногмани” (Оренбург, 1907), Мөхәммәтсадыйк Иманколыйның “Тәһсилел бәян фи тәфсире Коръән” (Казан, 1911), Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның “Татарча Коръәни тәфсир” (Казан, 1914) басмалары дөнья күрә.
Соңгы вакытларда Коръәни-Кәримнең берничә яңа тәфсире нәшер ителде. Без аларга Фәрит хәзрәт Сәлман, Рабит Батулла, Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Мөхәммәтъяр Нәҗметдин мөәллифлегендә чыккан басмаларны кертәбез. Һичшиксез, татар телендәге Коръән тәфсирләре буш урында гына барлыкка килмәгән. Бу өлкәдә эшләүче голамәләр, төрле елларда нәшер ителгән Коръән тәрҗемәләреннән, тәфсирләреннән нәтиҗәле файдаланганнар. Мәсәлән, татар галимнәре Исмәгыйль Бохариның “Китабүт-тәфсир”, Җәләлетдин әл-Мәхәлли һәм Җәлалетдин әс-Суюти тарафыннан эшләнгән “Тәфсирүл-Җәләхайн”, Гинтаби Мәхмүднең “Тәфсире Тибъян” китапларыннан файдаланганнар.
Инде Коръәни-Кәримнең тел үзенчәлекләренә килгәндә, иң элек аятьләрнең тәрҗемә ителү принципларына игътибар итү зарур. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә төгәл мәгънәсен табу мөһим булса, юлга-юл яисә әдәби тәрҗемәләрдә җөмләнең яки тулы текстның мәгънәсен бербөтен итеп аңлату бурычы куела. Болай булмаганда, мәгънәне ялгыш, хәтта бозып аңлату куркынычы бар. Бу гаять җаваплы эш, – дип ассызыклый билгеле дин белгече Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.
“Тәфсир, – ди Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, – Рәсүл Әкрәм хәзрәтләреннән яки сәхабәләреннән дөрес арадашчылар белән күчерелгән риваятьләрдән, гарәп теле булышкан мәгънәләрдән тыш булмаска тиеш. Тәфсир китапларының юк-бар нәрсәләрдән сәламәт булмаулары Ислам өчен куркыныч тудыра. Коръәни-Кәрим үзе сәламәт булганлыктан, соңгы вакытта чыккан тәфсир китапларында артык нәрсәләр булуыннан әллә ни зарар юк. Мәсәлән, күренекле язучы Рабит Батулла, Коръән аятьләренең татарча тәфсирләрен биреп, “Хөҗүрәт (Бүлмәләр)” сүрәсенең 12 нче аятен болай дип аңлата: “Әй, иманлы кешеләр! Уйдырмаларның (гайбәт, имеш-мимешләрнең) күбесеннән ваз кичегез. Аларның байтагы гөнаһ. Кешенең серен сатмагыз, шымчылык кылып, бер-берегезнең гаебен (тырнак астыннан кер) эзләмәгез. Берегез икенчегезнең артыннан (яман) сөйләп калмасын. Үлгән туганының итен ашап, кеше тәм табармы? Бу нәҗес бер гамәл булыр иде. Шулай булгач, (бу харамнарны кылып, гөнаһка батудан) Аллаһтан куркыгыз. Шик юктыр ки, Аллаһ тәүбәләрне кабул итә һәм ярлыкый”. Күргәнебезчә, монда авторның әдиплек сәләте эшкә җигелгән.
Шулай итеп, гарәпчәләре бик үк камил булмаганнар өчен дә Коръәни-Кәримнең бик күп татарча тәрҗемәләре һәм тәфсирләре бар. Алардан дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдалана белергә генә кирәктер.
Элеккеге мәктәп-мәдрәсәләрдә Коръән, тәҗвид (Коръәнне дөрес итеп уку турындагы кагыйдәләр), Коръән тәфсире – иң төп фәннәрдән саналган, аларны өйрәтергә шактый күп вакыт сарыф ителгән. Хәзерге дини уку йортларында да Коръәнне өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да: алда күрсәтелгәнчә, Коръән ул – гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче.
Коръәннең дини укыту системасында гына түгел, бәлки дөньяви белем бирү өлкәсендә дә роле арта бара. Бүгенге көндә бөтен кешелек дөньясын хафаландыра торган куркыныч вакыйгалар, хәлләр булып тора, күп сораулар ачык кала. Шуңа күрә Ч.Дарвинның материалистик тәгълиматына карата да башкача фикерләүләр барлыкка килде. Әнә бит, атаклы океанограф Жак-Ив Кусто, дәрьядагы төче һәм тозлы агымнарның бергә кушылмауларының серенә төшенә алмый интеккәч, Коръәнгә мөрәҗәгать итә һәм үзен канәгатьләндергән җавап тапкач, ислам динен кабул итә, иманлы булып бакый дөньяга күчә. Ә андый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Инде мәгълүм булганча, 2012 елның 1 сентябреннән илебезнең барлык мәктәпләрендә дә IV-V сыйныф укучылары өчен “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” (элегрәк ул “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” дип атала иде. – ред.) дип аталган яңа фән кертелде. Бу курсны алып бару өчен әзерлекле белгечләр – ислам дине нигезләре белән хәбәрдар, Изге Китабыбыз – Коръән турында мәгълүматлы укытучылар кирәк, чөнки, беренче чиратта, татар балаларына шул хакта сөйләргә, өйрәтергә кирәк булачак. Бу – гаять җаваплы һәм саваплы вазифа.
Гомумән, дөньякүләм диннәр арасында шактый яшьрәк булган ислам дине һаман куәтләнә, үсә бара. Исламга каршы нинди генә каршылыклар, хәтта фетнәләр оештырылса да, көчле идеологик көрәш алып барылса да, аның абруе үсеш юлында. Һичшиксез, барлык инсаннарның яшәешен әхлакый формалашуына, гыйлемле, мәгърифәтле булуына туры юл күрсәтүче Изге Китап – Коръәни-Кәрим бәһаләп бетергесез зур әһәмияткә ия.
Фәрит МИҢНУЛЛИН,
филология фәннәре кандидаты,
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге
Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре