Хаҗ сәфәре- 2012 уңышлы үтте

18 гыйнвар 2013 ел 13:59

Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча быелгы хаҗ сәфәре  нәтиҗәле һәм күркәм рәвештә үтте. Бу гамәл  күпләрнең хезмәте һәм ярдәме белән башкарылды. Иң беренче нәүбәттә безнең программа буенча хаҗ кылган хаҗиларга, шушы 2012 ел Хаҗ гамәлен оештыруда ярдәм иткән Татарстан Президентына, Сәләмәтлек саклау министрына, “Роспотребнадзор” оешмасына, таможня хезмәтенә рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Шулай ук шәхсән Мөфти Илдус хәзрәткә һәм аның кул астында эшләүче имам-мөхтәсибләргә, Россия  ислам университеты һәм Мәхәммәдия мәдрәсәсе җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә, хаҗиларны оештыруда ярдәм иткән барлык имамнарга, остазларга Аллаһның рәхмәте булсын.

Алдыбызга куелган бөтен бурычлар үтәлде, ниятләнгән барча максатларга  ирешелде. Иң мөһиме-барча хаҗиларыбыз бөтен хаҗ гыйбадәтләрен вакытында, дөрес итеп башкардылар һәм барысы да исән-сау өйләренә әйләнеп кайттылар.

Быелгы хаҗыбызның үзенчәлеге һәм өстенлеге  –  Диния нәзарәтенең  “Татарстан” һава юллары ширкәте белән берлектә Казаннан Мәдинә шәһәренә һәм Җәддәдән Казанга кадәр турыдан-туры очулар оештыруы. Хаҗилар мәшәкатьсез, биш сәгать эчендә бер илдән икенче илгә очтылар. Очкычта  хәләл ризыклар тәкъдим ителде, хезмәт күрсәтүче кызлар да мөселманча киенгәннәр иде. ”КАЗАН” һава аланында, таможня һәм чик сакчылары, хаҗиларыбызга тикшерү гамәлен кулай итеп һәм җиңел үткәрделәр. Моның барысы да, Диния нәзаратенең “Роспотребнадзор”,таможня, чик сакчылары оешмалары белән тыгыз элемтәдә булып, алар белән хәерле киңәш-килешүләр төзүе аркасында ирешелде.

Хаҗга киткәнче Казанның “Апанай” мәчетендә дәрес укытылды, вәгазьләр сөйләнде һәм аңлату эшләре алып барылды. Шул ук дәресләр Татарстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә үткәрелде (Яр Чаллы, Балтач, Азнакай). Бу гамәл Мәккә шәһәрендә дә дәвам итте. Шушы эшләр хәнәфи мәзһәбенә муафыйк итеп башкарылды. Шул нисбәттән хаҗиларыбызга Валиулла хәзрәт Якуповның –“Хаҗ һәм Гомрә”,  Габдулла хәзрәт Әдһәмовның  “Исламское право” китаплары таратылды.

Мәдинә шәһәренә килүгә барча хаҗиларга сим-карталар өләшенде. Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребезнең мәчетеннән 100-150 метр ераклыктагы 4 -5 йолдызлы кунакханәдә яшәделәр. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз ярдәме белән Мәдинә шәһәрендә өч көн давамында, швед өстәле рәвешендә хаҗиларга бушлай ашату оештырылды, тарихый  Куба, Кыблатайн, Җомга мәчетләре, Ухуд тавы, Куръән Кәрим басмаханәсен нәшер итү урынын барып-күрүләр оештырылды.

Хаҗиларыбызның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде, шуның өчен аларга һәм сәламәтлеге чикле булганнарга Мәккәдә дә ашау бушка оештырылды. Хаҗ гамәлләре алдыннан Мина, Мүздәлифә, Гарәфә үзәнлекләренә, Рәхмәт тавына, Нур тавына, Хира мәгарәләренә бушлай алып барып күрсәтүләр  оештырылды. Мәккә кунакхәнәсендә ашау өч тапкыр булса, Мина, Гарәфәттә һәр хаҗига “ДУМ РТ ХАДЖ” тамгасы сугылган тартмаларга салып ашау бирелде. Элеккеге еллардан аермалы буларак, Мина үзәнлегендә чатыр эчендә һәр хаҗиның киң һәм йомшак ятагы (матрас), мендәр белән юрганы да бар иде.

Төп хаҗ гамәлләрен үтәгәч төркем җитәкчеләре, өстәмә гомрә хаҗын үтәргә теләүчеләргә ярдәм иттеләр. Мәккә кунакханәсеннән “Әл-Харам” мәчетенә  биш вакыт намазга һәр теләгән кешегә автобуслар йөреп торды.

Хәнәфи мәзһәбенә туры китереп хаҗның ваҗибы булып торган “хадъи” башкарылды. Шул корбан итеннән бөтен хаҗиларга халкыбызның йоласы, “корбан мәҗлесе” үткәрелде. Мәҗлестә “ясин-шәриф” укылды, тәкбир  әйтелде, халкыбызга, илебезгә, җитәкчеләребезгә багышлап дога кылынды.

Төркем җитәкчеләре һәм хаҗилар арасыннан булган Коръән-хафизлар белән берлектә Коръән хәтеме оештырылды. Һәр теләгән кеше ияреп карап укыды яки укыганны тыңлады. Ахырдан олы хәтем догасы башкарылды.

Өйләренә кайтып китәр алдыннан һәр хаҗига 5 литр зәм-зәм суы, бүләкләр бирелде. Ә намазын төрле урында укыр өчен, хаҗилар өчен эшләнгән махсус букча эченә намазлык беркетелде. Ул хаҗиларга китаплар белән бергә Хаҗ сәфәре алдыннан таратылды.

Шулай ук сәламәтлек саклау министрлыгының ярдәме белән, Хаҗ сәфәренең башыннан алып соңгы көненә хәтле медицина ярдәме оештырылды. Хаҗиларыбызга тәҗрибәле 7 табиб булышлык күрсәтте.

Хаҗиларыбыз арасында хаҗны берничә мәртәбә үтәгәннәр дә бар иде. Аларның: “Хаҗ бик яхшы оештырылган! Төркем җитәкчеләре һәм оештыручыларның тәрбиясен һәм ярдәмнәрен сизеп тордык.  Рахмәт сезгә!” - дип әйтүләре, безнең эшебезгә уңай бәя бирү булды. Шулай ук Согуд Гарәбстаны да эшебезне бәяләп, Татарстан Җөмһүрияте  мөселманнарының Диния Назаратенә рәхмәтен белдереп, бүләк - пыяладан эшләнгән “Әл-Харам” мәчетен бүләк итте. Һәм киләчәктә дә бергәләп, уңышлы эш итәргә теләк белдерде. Аларның сүзләренчә: ”Хаҗны оештыру дәрәҗәсе Төркия иленең дәрәҗәсеннән ким түгел иде, ә кайбер моментлар яхшырак та оештырылды әле”.

Аллаһы боерса,  алга таба да халкыбызга Хаҗ гыйбадәтен башкарганда, уңайлыкларны артыру өчен кулыбыздан килгәнне эшләрбез, тырышлыкны куярбыз. 

Хабибулла Нафисуллин, 

халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана