Ислам мәгарифендә –инновацион технологияләр

09 гыйнвар 2013 ел 09:45

Конфессиональ мәгариф яңа социаль-мәдәни, сәяси һәм икътисади шартларда алып барыла. Илебезнең иҗтимагый аңында рухи-әхлакый тәрбия проблемасы иң алгы сафларның берсенә чыкты. Дингә килүчеләрнең артуы, дини мәгариф учреждениеләренең күпләп ачылуы, Россия халыкларында гасырлар буена урнашкан дини-мәдәни традицияләрнең яңадан торгызылуы, иң беренче чиратта, заман таләпләренә җавап бирүче югары квалификацияле кадрлар булдыруны һәм җәмгыятьнең хәзерге вакыттагы үсешенә туры килә торган конфессиональ юнәлешле мәгариф системасын булдыруны күз алдында тота. Хәзерге вакытта конфессиональ мәгарифне торгызу процессы зур авырлыклар белән бара: системалылык, мәгариф үсеше берлеге, бердәм концептуаль карашлар, укыту-методик базалар юк (бу, бигрәк тә, ислам мәгарифе системасына кагыла). Ислам нигезләрен һәм инкыйлабка кадәрге Россиядә конфессиональ мәгарифнең үсеше тарихын тирәнтен (фәнни) өйрәнү белән бергә, хәзерге Россия шартларында ислам мәгарифе үсеше үзенчәлекләрен өйрәнү буенча тикшерүләр дә юк диярлек. Мәгариф практикасы мәгариф үсешенең концептуаль нигезләрен билгеләүне, мәгариф стандартлары төзүне, үсешнең яңа модельләрен барлыкка китерүне, инновацион мәгариф технологияләрен эзләүне таләп итә.

Мәгариф системасында инновацион процесслар “яңарту, камилләштерү, булганын яхшырту” буларак карала.

Дини мәгарифтә инновацияләр, новаторлык мөмкинме соң? Инновацияләр кертү зарури, чөнки, бу очракта, без мәгариф системасы турында сүз алып барабыз. Шуңа да, педагогик практикада кулланыла торган яңа технологияләр мөселман мәгарифе системасында да кулланылырга тиеш. Аны булдырмаган очракта без дөньядан артта калачакбыз. Күптән түгел генә Согуд Гарәбстанында  Ислам дөньясы университетлары федерациясе киңәшмә үткәрде. Анда мөселман мәгарифе системасының бер Россиядә генә түгел, ә бәлки бар дөньяда да яңа инновацион мәгариф технологияләре куллану буенча, кызганыч, Көнбатыш Европа системасыннан калышу мәсьәләсе тикшерелде. Шул ук вакытта, дистанцион укыту формасы, уку йортлары системасын тәшкил итә торган виртуаль ислам университеты төзү идеясе дә каралды.

Ислам мәгарифе системасы күп еллар буена эшләми торган иде, шуңа да хәзер бу системаны торгызган вакытта катып калган ниндидер формаларны “сындыру” зарурлыгы юк. Шуңа күрә яңа мәгариф процессын оештырган вакытта мәгарифнең заманча технологияләренә таянырга кирәк. Шул ук вакытта, классик мөселман мәгарифе турында сүз йөрткәндә, элеккеге традицияләр дә юкка чыкмаска тиеш. Бу очракта, яңа технологияләр белән укытуның классик ысулларын бергә бәйләп алып бару булырга тиеш. Бу динне эмоциональ кабул итү ягыннан да, белем алу ягыннан да бик мөһим.

Хәзерге ислам мәгарифе үсешенең нигезе булып җәдитчеләрнең эшчәнлеге торырга тиеш. Аны без ислам мәгарифе үсеше тарихындагы  инновацион процесс буларак карыйбыз.

Бу хәрәкәтнең инновацион проектлары укыту методикасын үзгәртүдән башланып киткән. Аннан соң ул чылбыр буенча мәгарифнең башка өлкәләрендә дә үзгәрешләр кичергән.

Җәдитчелек, урнашып алган традицияләрдән китеп, андагы әһәмиятле бар өлешләрне үз эченә алып, ул тарихи чорда җәмгыять алдына килеп баскан мәсьәләләрне чишү өстендә эшләп, ислам мәгарифе системасын яңартуга ирешә. XIX йөз ахыры – XX йөз башында дөньяви һәм мөселман мәгарифенең уңышлы интеграциясе нәтиҗәсендә кайбер уку йортлары Европа дәрәҗәсендәге иң яхшы уку йортлары булып таныла.

Бу процесслар нәкъ менә ул вакыттагы Россия чынбарлыгыннан  башланып китәләр дә. Башта Г.Курсави (1776-1812), аннан чак кына соңрак Ш.Мәрҗани (1818-1889), Р.Фәхреддин (1859-1936) һ. б. күтәреп чыккан проблемалар үсеш ала, аларның идеяләре бар мөселман Көнчыгышы өчен актуаль булып чыга. XIX йөз ахыры – XX йөз башында мөселман реформаторлыгы бар мөселман цивилизациясенең дә казанышына әйләнә.

Тормышның хәзерге спецификасы дини (ислам) уку йортлары алдында башка мәсьәләләр дә куя, ләкин бу инновацион хәрәкәтнең күп аспектларын Россия җәмгыяте үсешенең икътисади, социаль-мәдәни һәм рухи-әхлакый принципларындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, хәзерге шартларда торгызырга туры киләчәк.

Диннең үз асылында инновацияләргә юл куймавы – гомуми билгеле әйбер, тик, шулай да, мәгариф процессын оештыруда яңача якын килүләр таләп ителә. Шулай итеп, мәгариф процессын оештыру – ул мәгариф учреждениесенең  структур бүлекчәләрен, оештыру-штат структурасын төзү; хезмәт күрсәтүнең тиешле (норматив) документациясен эшләү; төп мәгариф программаларны әзерләү; укыту процессының бар баскычларында да планлаштыруны булдыру; кадрлар белән һәм мәгълүмати-техник яктан тәэмин итү; укытуның бар баскычлары өчен дә укыту, укыту-методик һәм фәнни әдәбият әзерләү.

Шулай итеп, дини мәгарифтәге инновацияләр дигәндә, без дини уку йортының мәгариф процессына, дини мәгарифнең үсешенә ярдәм итә торган, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр, модельләр, ысуллар эшләп чыгаруны, аларга пробацияләр эшләүне, таратуны һәм кертүне аңлыйбыз.

Дини мәгарифне оештыруда нинди инновацияләр кулланылырга мөмкин соң?

1. Илебездәге бар дини (ислам) уку йортларын да үз эченә алган бердәм мәгариф системасын булдыру.

2. Дини һәм дөньяви дисциплиналарның оптималь чагыштырмасы булган, яңартылган программалар, уку планнары булдыру.

3. Мәҗбүри бердәм уку дәреслекләре әзерләп бастыру.

4. Методологияне һәм укыту методикаларын эшләү.

5. Бердәм квалификацион таләпләр буенча ислам мәгарифенең бар баскычлары өчен дә мөдәррисләр әзерләү.

6. Күп баскычлы дөньяви мәгариф системасына юнәлеш тоту.

Мондый яңалыклар мәгарифнең эчтәлегендә, оештыру формаларында, аның белән җитәкчелек итүдә, укыту формаларында кулланылырга мөмкин.

Мәскәү ислам университетының көндезге уку бүлеге деканы, педагогика фәннәре кандидаты Гөлфия Юныс кызы Хәбибуллина сүзләренә караганда, хәзерге мөселман мәгарифенең нәтиҗәлелеге түбәндәге оештыру-педагогик шартлар белән билгеләнә:

1) тиешле хокукый, оештыру һәм методик база төзү;

2) тиешле матди тәэмин ителеш булдыру;

3) кадрлар әзерләү; булачак белгечләрнең гомуми фәнни, махсус теоретик һәм практик әзерлекләренең логик бәйләнешен булдыру;

4) укытучыларның компетентлыгы, югары һөнәрилеге һәм методик яктан осталыгы;

5) мәгълүматны һәм хәзерге тормыштан алынган тиңдәш мисалларны җентекләп сайлап алулары;

6) дини мәгарифне мәгълүматлаштыру һәм анык мәгариф технологияләрен актив файдалану;

7) ислам мәгарифенең төрле баскычлары арасында күчеп килүчәнлелекне тәэмин итү;

8) уку йортының һәм бар ислам мәгарифенең бөтен структур бүлекчәләренең дә үзара килешенгән профессиональ эшчәнлекләре;

9) уку-укыту сыйфатын күтәрүдә катнашу һәм чыгарылган белгечләрнең алга таба эшчәнлекләрен күзәтеп бару;

10) Ислам мәгарифенең өстәмә нәтиҗәле системасын төзү.

Хәзерге вакытта мәгариф системасы һәм оештыру мәсьәләләре белән җитәкчелек итү проблемасын чишү өчен Россиянең төрле регионнарында конфессиональ мәгарифнең инновацион үсеш модельләре буларак, университет үзәкләре төзелә.

Бу яңа модель университетлары ислам мәгарифе үсеше үзәкләре булудан бигрәк, җитәкчелек итү, оештыру, координацияләү, методик, диагностик (контроль)  функцияләр башкара, яңа типтагы оешмалар – инновацион уку учреждениеләре булып торалар. Шулай итеп, бу уку йортлары сыйфатны планлаштыра, уку процессын оештыра, нәтиҗәләрне контрольдә тота һәм анализлый.

Мәгариф процессының адаптацион механизмнарын һәм сыйфатны яхшырту формаларын эзләү, дини мәгарифтә дөньяви һәм дини компонентларның оптималь чагыштырмасын тикшерү – дини мәгарифтә педагогик инноватика булып тора. Уңышлы яңалыкларның мисалы итеп теологиядә мәгариф буенча дәүләт стандартларын кертүне атарга мөмкин. Шулай итеп, җәмгыять үсешенең яңа шартларына адаптацияләнүдә төрле оештыру-җитәкчелек технологияләрен файдалану инновацион эшчәнлек булып тора.

Ислам мәгарифе үзенчәлекләрен исәпкә алган яңа мәгариф стандартларын, программалар эшләүне шулай ук уңыш дип атау дөрес булыр. Традицион конфессиональ дисциплиналарның эчтәлеген яңа формада ачу – перспектив яңалык.

Нәтиҗә ясап, иң якын киләчәктә шуларны эшләү зарури икәнен билгеләп үтәргә кирәк:

1) Россиядә бердәм ислам мәгарифе киңлеген формалаштыру. Аны формаштырган вакытта уку йортлары һәм Диния нәзарәте турыдан-туры катнашырга тиеш.

2) Дини уку йортларының аттестация, аккредитация һәм финанс мәсьәләләре буенча тыгыз һәм үзара актив бәйләнеш булдыру.

3) “Дөньявилык” төшенчәсен конфессиональ якын килү кысаларында тирәнтенрәк өйрәнү.

4) Дини мәгарифнең баскычлы структурасын үстерү һәм мәдрәсәләр, югары дини уку йортлары арасында тыгыз бәйләнеш булдыру.

5) Җәдит мәгарифе системасында булган традицияләргә тирәнтенрәк тикшерүләр үткәрү һәм аларны хәзерге уку-укыту процессында файдалану.

6) Уку планнарын универсализацияләү һәм оптимизацияләү кысаларында дөньяви һәм дини дисциплиналарның бер-берләренә үзара өстәүчелек принципларын саклау.

7) Мәгариф стандартларын һәм уку планнарын эшләү вакытында комплекслы якын килү.

Һичшиксез, конфессиональ мәгарифтә инновацион эшчәнлек яңа идеяләр тууга һәм аларны тормышка ашыруга китерә. Ислам мәгарифенә куелган бу тырышлыклар һәм ясалган үзгәрешләр бернинди шик-шөбһәләрсез мәгариф учреждениеләренең тотрыклы үсешенә һәм төрле мәдәниятләрнең бер-берләренә үтеп керүгә китерәчәк.

Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН,

Мамадыш мәдрәсәсе директоры

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана