Пәйгамбәребезне яхшылап белик!

25 гыйнвар 2013 ел 12:02

Әгәр дә: “Бар кешелек тарихында андагы иң бөек кешеләр арасында иң яхшысы кем булган?” – дип үз-үзеңә сорау бирсәң, җавап бер генә: рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Мәккә шәһәрендә туган пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) булачак. Аның әтисе Габдулла, ә әнисе – Әминә исемле булган. Булачак рәсүлебезнең әтисе – бик тә затлы, атаклы Һашимнар нәселеннән, Кораеш кабиләсеннән.

Бабасы Габделмотталиб оныгы туу турындагы хәбәрне ишеткәч, ул бу вакыйгага чиксез шатланган һәм оныгын Мөхәммәд дип атарга карар иткән.

Мөхәммәд ятим булып үсә: анасы карынында җиде айлык булганда, әтисе вафат була, алты яшендә әнисе Әминә дөньядан китә. Ул Җирдә яшәгән һәм алга таба шушы дөньяга киләчәк бар иң яхшы кешеләр арасында да сайлап алынган зат. Аллаһы Тәгалә үзенең Рәсүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу дөньяның һәм ахирәтнең бар камиллекләрен дә, башка беркемгә дә бүләк итмәгән кадәр дәрәҗәдә бүләк иткән. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бар яктан да камил килгән, аның бар сыйфатлары да югары дәрәҗәдә булган.

Рабигыль-әүвәл аен Аллаһы Тәгалә безнең Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууы белән зурлаган һәм бизәгән. Бу ай (без – мөселманнар өчен, әлбәттә) шатлык аена да әйләнгән. Бу айда Пәйгамбәребезнең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә, аның хакында белемнәр таратуда тырышу лазем.

Пәйгамбәрләрнең соңгысы буларак җибәрелгән Мөхәммәд Мостафа Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бар галәмгә Аллаһның бер рәхмәте булып килгән.

Аңа кадәрге пәйгамбәрләр бары тик аерым халыкларга гына җибәрелгән булганнар, алар керткән кануннарның гамәлдә булу вакыты чикләнгән.  Алар эшләгән могҗизалар үз чорларының казанышлары. Ә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иңдергән Изге Коръән – иң бөек могҗиза, ул Ахырзаманга кадәр үз көчендә калачак. Аллаһның Рәсүле тормышны бар нечкәлекләре белән аңлатып һәм гаделлекне чынга ашырып бар кешелекне коткарган. Әлбәттә, бу аңа җиңел генә бирелмәгән, ул үз юлында төрле каршылыкларга очраган, аңа зур кыенлыклар һәм югалтулар кичерергә туры килгән. Тик пәйгамбәрләрнең тәкъдире шундый – алар язмышына иң зур сынаулар туры килгән: аларны эзәрлекләгәннәр дә, үтергәннәр дә, төрле газапларга да дучар иткәннәр. Тик пәйгамбәрләрне Аллаһы Тәгалә юлыннан берни дә чигендерә алмый.

Пәйгамбәрләр үзләренең рухи камиллекләре, күрсәтмәләре һәм игелекле үгет-нәсыйхәтләре аркасында гына Җирдә яшәүчеләр үзләренең кешелек кыяфәтләрен саклап кала алган. Әлбәттә, бу – Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына булган рәхмәте аркылы.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) пәйгамбәрләрнең соңгысы, аннан соң инде башка пәйгамбәр килмәячәк. Соңгы Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бик күп күркәм исемнәре бар. Бохари, Мөслим һәм Тирмизи тапшырган хәдистә: “Минем биш исемем бар: мин – Мөхәммәд; мин – Әхмәд; мин – Маһи, ягъни имансызлыкны юкка чыгаручы; мин – Хәшир, ягъни иң беренче булып кубарылучы; мин – Акиб, ягъни шул кеше ки, миннән соң башка пәйгамбәр булмаучы”, – диелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – дөньяда иң зур хөрмәт күрсәтелүче һәм иң абруйлы кеше. Аның исеме Аллаһы Тәгаләдән кала иң күп  искә алына. Җир шарының бар почмакларында да һәрвакыт Аллаһның Рәсүлен  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) данлап, салаватлар әйтәләр. Башка бер генә кешенең исемен дә ул кадәр еш телгә алмыйлар. Аллаһның берлегенә шәһадәт китерү белән бергә, мөселманнар Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Рәсүл булуына да шәһадәт әйтәләр. Дөньяның бар мәчетләрендә дә көненә биш тапкыр намазга чакыралар, миллионлаган мөселманнар Кәгъбәгә таба йөзләрен юнәлтеп намаз укыйлар.

 

Намаз

Намаз – ул Бердәнбер Аллаһка табыну. Намаз укырга Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Җәбрәил (гс) өйрәткән, ә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), үз чиратында, – башка мөселманнарны. Шул вакытлардан алып, намаз уку – Аллаһны һәм Аның Рәсүлен танудан кала, һәр мөселманнар өчен фарыз гамәлләрнең иң мөһименә әверелгән. Һәм һәр мөселман үзенең көндәлек режимын бар намазларны да вакытында укырлык итеп төзергә тиеш.

 

Изге Коръән

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Изге Коръәнне иңдереп, аны нык олылаган. Ул – мөселманнарның төп кануны һәм тормышка җитәкчелек итүче Китап. Йөзәрләгән мең мөселман кешесе Коръәнне яттан белә, ә Изге Китапның берничә сүрәсен һәр мөселман яттан укып бирә ала. Коръәнне укырга мөселманнар бала чактан ук өйрәнәләр. Коръәннең басылган тиражын санап-исәпләп бетерерлек түгел.

 

Сөннәт

Сөннәт – бар гамәлләрдә дә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) күрсәткән юл буенча гамәл кылу дигәнне аңлата.

Сөннәт – Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сүзе, эшләгән эше һәм башка кешенең эшләгәнен хуплаган, мактаган нәрсәләр.

Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәребезне күркәм холык булдыру өчен дә җибәргән. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә (мәгънәсе): “Валлаһи, Аллаһның Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһны күп зекер итүче мөэминнәр өчен” (“Әхзаб” сүрәсенең 21 нче аяте).

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бер хәдисендә әйтелгән: “Мине яраткан кеше Аллаһны да яратыр. Ә кем дә булса миңа итагать итми икән, ул Аллаһка да итагать итмидер”. Шуңа күрә без сөекле Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тормышын яхшылап белергә тиешбез.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана