Сөннәт

21 гыйнвар 2013 ел 16:22

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган айда бөтен дөнья мөселманнары аның үрнәк тормыш юлы хакында уйлана, искә төшерә. “Сөннәт” сүзе гарәп теленнән “юл” дигән мәгънәне аңлата. Пәйгамбәребез (сгв) үткән юлның бер өлешен генә булса да кабатларга тырышып сөннәт гамәлләр башкаруыбыз белән, без сөекле Пәйгамбәребезне (сгв) безгә иң зур рәхмәте-мәрхәмәте буларак җибәргән Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.

Сөннәт – Шәригатьнең икенче чыганагы – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән сүзләре һәм гамәлләре, ягъни хәдисләре. Хәдисләр бик күпләр өчен бу тормышта юл күрсәткеч, чөнки аларда бөек шәхес тормышы, Аллаһка ихластан ышану, инану ачыла. Әйтик, Сөннәт аша без зәһәрләнергә, усалланырга ярамаганлыгын беләбез, чөнки бу безнең гамәлләргә генә түгел, кеше сәламәтлегенә дә зарар китерә. Пөхтәлек, чисталык – иманның яртысы, дибез һәм шуңа күрә күп кенә авыруларның мөселманнарны читләтеп үтүен күрәбез. Пәйгамбәребез (сгв) сабыр булырга өйрәтә, чөнки сабырлык – иманнан. Тагын ул мөселманнарның саваплы эшләрдә үз гаиләләреннән, якыннарыннан, дусларыннан башлап бер-берсенә ярдәм итәргә тиешлеген әйтә.

Әгәр дә сөннәтне тирәнтен өйрәнә башласаң, бары бүгенге заманның гына атаклы психологлары үз хезмәтләрендә яза башлаган кешеләр арасындагы психологик мөнәсәбәтләр турында күп кенә нәрсәләрне белергә була. Шуларның берсен генә мисалга китерәбез: Дейл Карнеги елмаюның шактый проблемаларны чишә алуына ышанган. Ә Пәйгамбәребез (сгв) бу турыда 14 гасыр элек әйтеп калдырган. Шуңа күрә ихластан елмаю – сөннәт.

Коръәни-Кәрим һәм Сөннәт – мөселманнар өчен теләсә кайсы заманда әһәмияткә ия какшамас хаклык чыганагы. Сөннәт Кәръәни-Кәримдә язылганны аңлата: нинди гамәлләр яхшы, ничек дога кылырга, тәһарәт алырга һ. б. Сөннәт – җентекләп язылган яшәү инструкциясе ул. Төп Сөннәтләрне барлык мөселманнар да белә һәм үти – сөннәт намазлары, тәһарәттәге сөннәтләр. Ә менә тирәнрәк сорауларга җавапларны гыйлемле кешедән – остаздан, имамнан, казыйдан сорарга кирәк. Гыйлемле кешеләргә мөрәҗәгать итү – шулай ук сөннәт.

Пәйгамбәребез (сгв) үткән юлын, хәдисләрен һәм аның күркәм сыйфатларын, шәхесен өйрәнүләр, бу хактагы уйланулар безне изге гамәлләр кылырга илһамландыра, күңелебезне, зиһенебезне баета.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана