Дүрт кагыйдә

18 гыйнвар 2013 ел 11:58

Әлхәмдүлилләәһи раббил галәмииин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, газиз дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр, хәерле сәламәтлекләр биреп, гаиләләребездә бала кайгы-хәсрәте күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрне насыйп итсә иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (сгв) искә алганда һәркайсыбыз үз-үзенә сорау бирергә тиеш: ул бу Җиргә ни өчен килгән, Аллаһы Тәгалә аны ни өчен җибәргән?..

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Мин Җир йөзенә гүзәл әхлакны тәмам итеп урнаштыру өчен килдем”, – ди. Мәүлидне зурлап, пәйгамбәребез Мөхәммәдне (сгв) искә алабыз икән, без һәрвакыт үзебезгә карарга тиеш: безнең әхлагыбыз нинди? Ул Пәйгамбәребез (сгв) әхлагына туры киләме?..

Ислам динендә ике генә фарыз бар: берсе – Аллаһны тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз икән, ул безнең әхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Әгәр намаз укып та, син телең белән кешене рәнҗетәсең икән, син намаз укымыйсың, ә бәлки гимнастика гына ясыйсың булып чыга...

Ә гүзәл әхлакны урнаштыру өчен Пәйгамбәребезгә (сгв) Аллаһ Раббыбыз Коръән иңдергән, Пәйгамбәребез (сгв) аркылы безгә фарызларны җиткергән. Без фарызларны үтәргә, хәрамнардан тыелырга, Пәйгамбәребезнең (сгв) Сөннәтләрен үтәп яшәргә тиеш. Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабында: “Коръәндә барлыгы 6226 аять бар”, – диелгән. Дини чыганакларда: “Барлыгы бер миллионга якын хәдис бар”, – дип хәбәр ителә. Болар һәммәсе дә – хакыйкатьтә, дүрт кагыйдәгә сыеп бетә. “Коръән һәм хәдис буенча яшим”, – дип йөрүче дә, гомумән, һәркайсыбыз: “Мин шушы кагыйдәләрне үтимме?” – дип, үз-үзенә сорау бирергә тиеш.

Әхлакның иң беренче кагыйдәсе – Аллаһы Тәгаләне һәм Ул яраткан бөтен нәрсәне ярату; Аллаһы Тәгәләгә генә гыйбадәт кылу һәм беркемне дә сүкмәү. Пәйгамбәребез (сгв) әйтте: “Мәрхәмәт кылган – мәрхәмәт кылыныр, сөйгән – сөелер, онытмаган – онытылмас”. Икенче бер хәдисендә Мөхәммәд (сгв): “Аллаһы Тәгалә сезгә әниегезгә караганда да якын”, – диде. Без Җир йөзендәге һәркемгә, һәр кешегә, һәр җан иясенә мәхәббәт күзе белән карарга һәм аны яратырга тиеш. (Урамда яткан исерек тә искәрмә була алмый. Кайчак бездә хатын-кызлар: “Ничек тәгәрәп ята иде, күрдеңме?!” – дип, авыл буенча шуны сөйләп йөриләр. Хакыйкатьтә, болар барысы да Аллаһы Тәгәләнең күргәзмә әсбабы. Менә шундый кешеләр аркылы Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да аракының нинди начар нәрсә икәнен күрсәтә. Беркемгә дә сер түгел: гайбәт сөйләгән кешене кайчак чәйнәп өзәсе килә башлый. Ә чынлыкта без исерек яныннан нәфрәтләнеп китәбез дә, шуның гайбәтен сөйләргә тотынабыз. Исерекне сөйләп-сүгеп йөргән кеше үзе үк, кибеткә кергәч хәләл акчасына аракы сатып ала да, аны өенә алып кайтып куя. Хакыйкатьтә, исерек һәм гайбәт сөйләүчеләр һәрберебездә дә исерткечкә һәм гайбәткә булган нәфрәт хисе уятырга тиеш. Локман Хәким дә: “Әхлаксыз кешене карап-күзәтеп әхлагымны төзәттем”, – дигән. Менә шуңа күрә безгә әхлагыбызны үзгәртү, беркемне дә сүкмәү, һәр бәндәгә мәхәббәт күзе белән карау лазем. Кемдер ярамаган берәр нәрсә эшли икән, без шуннан гыйбрәт алып үзебезнең әхлагыбызны төзәтергә һәм шул кеше өчен: “Я Раббым! Бу бәндәңә тәүфыйк-һидаять бир”, – дип дога кылырга тиеш.) Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Яманнан тәүбәгә килеп, иман китереп, игелек кылганнарның яманлыкларын игелеккә алмаштырыр (кылган гөнаһларын ярлыкап, саваплы эшкә күндерер). Аллаһ ярлыкаучы, бик тә мәрхәмәтле” (“Фуркан (Яхшыны яманнан аера торган Китап)” сүрәсенең 70 нче аяте). Кем дә кем тәүбәгә килеп, изге гамәлләр кыла башлаган икән, аның әүвәлге гөнаһлары юкка чыгачак.

Икенче кагыйдә – Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлукатына да зыян салмау. Без бер генә нәрсәгә дә зарар китерергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Мөэмин шул: кешеләр аннан үзләре һәм үзләренең маллары белән бәйле рәвештә үз-үзләрен кайгы-хәсрәттән имин дип хис итәрләр”. Мөэмин, иман, иминлек – тамырдаш сүзләр. “Теленә, диненә, тән төсенә, милләтенә карамастан, мөэминнән бүтән кешеләр иминлек табар”, – дигән (сгв). Мөселман кем дигәндә, мөселман шул: “Аның кулыннан да, теленнән дә башкалар сәламәт булыр”, – дип әйткән Пәйгамбәребез (сгв). Хәдистә башка мөселманнарга карата гына иминлек күрсәтү турында сүз бармый, ә бәлки: “Теленә, диненә, тән төсенә, милләтенә карамастан, һәркем мөселман кешесеннән исән-имин булыр”, – диелгән. Ислам, сәламәтлек, сәлам, мөселман сүзләре тынычлык дигән сүздән ясалган.

Өченче кагыйдә – Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкрана кылу. Әгәр дә моннан ун/егерме/утыз ел элек булган тарихыбызга карап: “Кайчан әйбәтрәк иде?” – дип сорасалар, һич икеләнмичә: “Бүген”, – дип җавап бирәчәкбез. Шулай булмый ни: торган өйләрне, йөргән машиналарны, кигән киемнәрне, ашаган ризыкларны моннан утыз ел элек булганы белән чагыштырырлык та түгел. Ә кайчан күбрәк зарлана башладык?! Билгеле, бөтенебез дә: “Бүген”, – дип әйтәчәк. Авызыбыз өч кенә төрле эш эшли: я зарланабыз, я гайбәт сөйлибез, я ашыйбыз. “Ибраһим” сүрәсенең 7 нче аятенә мөрәҗәгать итик: “Исегездәме, Раббыгыз сезгә: “Шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер”, – дип хәбәр итте”. Мин узган гасырның җитмешенче елларында гарәп хәрефләрен өйрәндем, Коръән укый башладым. Бу – комсомолга кергән еллар иде, моның өчен бераз шелтәләп тә алдылар. “Нишлисең? Ялгышасың бит!” – дип әйттеләр. Менә шул вакытта – Октябрь революциясенә бер көн кала: “Җәлил космоска менә, Марска оча”, – дип әйтсәләр, бөтен кеше ышаныр иде. Ә без комсомолга кергән шул елларда: “Җәлил Татарстан президенты белән янәшә басып гает намазы укыр, ә аның ярдәмчесе чалган корбаннар белән авыз ачар”, – дисәләр, акылга җиңеләйгән диюләре бик мөмкин иде... Аллага шөкер, динебез чәчәк аткан көннәрне дә күрергә туры килде. Нинди зур сөенеч: 2012 елда Мәүлид бәйрәмен үткәргәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аллаһы Тәгалә алга таба да ил-көннәребезгә иминлекләр биреп, Президентыбызга үзе планлаштырган изге эшләрен башкарып чыгарга насыйп итсә иде. Безгә зарланудан туктап, шөкрана кылырга вакыт җитте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Әмирләрегезнең һәркайсына буйсыныгыз, һәр имамның артында торыгыз, хәтта шайтанны да сүкмәгез”, – дип әйткән. Бер кеше ташка сөртенгәч: “Ах, шайтан монда таш куйган икән!” – дип, шайтанны сүгә, ә аты сөртенгәч: “Ах, карт алаша, шул ташны да күрмисеңмени?” – дип, атын кыйный икән... Шуңа күрә шайтанның гаебе юк, чөнки шайтан Аллаһы Тәгалә кушмаган эшне эшләми. Аллаһы Тәгалә шайтанга: “Мин Коръән иңдерермен, пәйгамбәрләр җибәрермен. Коръәнне үтәгән, Пәйгамбәрнең (сгв) Сөннәтенә ияргән кешеләрне аздыру өчен синең көчең җитмәс”, – диде. Кемдер шайтан вәсвәсәсенә бирелгән икән, монда кем гаепле? Билгеле, гаеп ул кешенең үзендә. Монда шайтанның катнашы юк. Шуңа күрә гаепне үзебездән эзләргә, беркемне дә сүкмәскә, зарланмаска кирәк. Пәйгамбәребез (сгв) хәдисендә болай диелә: “Кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешү һәм ул кешенең галимлеге шуннан беленер: ул үзендә булган хата-кимчелекләрне күрә башлар”. Шулай булгач, кемнәрнеңдер гаеп-кимчелеген күрү өчен зур галим булу кирәк түгел, аңа наданлык та җитә. Рәсүлебез Мөхәммәд (сгв): “Берәү үзендә булган берәр кимчелекне бетерсә, һиҗрәт кылган савап алыр”, – дигән.   

Дүртенче кагыйдә – кирәкмәгән җиргә кысылмау. Руслар да әйтә бит: “Не суйтесь туда, куда не надо!” Кешегә ярдәм итәсең, киңәш бирәсең, кемне дә булса өйрәтәсең килсә, бу гамәлне акылыңны эшкә җигеп, аның рөхсәте белән генә башкарырга кирәк. Хуҗа Баһаветдин хәзрәтләре: “Сез иң элек кешеләргә ничек итеп өйрәтергә кирәк икәнлеген аңлатыгыз, чөнки берәү дә үзен өйрәткәнне яратмый”, – дигән. Шулай итеп, ярдәм итәргә телисең икән, рөхсәт сорап, җайлап кына ярдәм итәргә, ярдәмне дә акыл белән эшләргә кирәк. Бер кеше аю белән дуслашкан. Бервакыт болар бергәләшеп юлга чыкканнар. Ял итәргә туктагач, аю кешене саклап торган. Кешенең битенә чебен кунгач, моның йокысы качмасын дип, аю тегеңә күсәк белән суккан. Шуннан соң кеше үлеп киткән. Әйтәсе килгән сүзем шул: ярдәмебез аюныкы төсле булмаса иде. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең һәр мәхлукатын яратыйк, берәүдән дә зарланмыйк, булганына шөкер итик. Кешеләргә киңәш биргәндә дә акыллы киңәшләребезне генә бирик. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да хәерле гомерләр насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстанның баш казые,

Балтач районы имам-мөхтәсибе       

Башка журналлар

Остазым

21 июль 2012 ел 19:50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы