Вакытыгызның кадерен белегез!

11 гыйнвар 2013 ел 13:25
Бөек тәкъва иясе әл-Басри: “Ий Адәм балалары, син – ул сиңа бирелгән көннәр. Көн үтеп киткән саен, синең дә бер өлешең үтеп китеп бара”, – дигән.

Кешенең бар булганнары арасында иң кыйммәтлесе – аның үз карамагында булган вакыты. Шуңа да карамастан, күпләребезнең үз вакытларына игътибарсыз караган кебек башка бер әйбере дә юк. Тәкъдим сорауны тудыра, диләр. Күңел ачу индустриясе ничек үсә барганына карап фикер йөрткәндә, вакытны исраф итүнең никадәр дәрәҗәдә таралыш алган гамәл икәнен күз алдына китерергә мөмкин.

Миллионлаган кешеләр бүгенге көндә асылда бары тик бер продукцияне – вакытны “үтерү” чараларын булдыру өстендә эшләү һәм аларны төзү белән генә мәшгульләр. Кино, телевидение, комарлы уеннар, шулар исәбеннән компьютер уеннары – болар барысы да безнең иң төп, кыйммәтле ресурсны – вакытыбызны юкка чыгару кораллары.

Әгәр дә кисәк кенә тәнебездән көн саен аның бер кисәген кисеп алганнары ачыкланса, без үзебезне ничек хис итәрбез, нинди халәттә булырбыз икән? Башта кулларыбыз, аннан аякларыбыз, аннан тәнебезнең башка өлешләре әкренләп юкка чыгып барганын күзәтеп, без ни хис итә алырбыз икән? Һичшиксез, андый хәл безнең һәрберебезне чиксез өметсезлеккә алып барыр иде. Ә вакытны югалту исә тән әгъзаларыбызны югалтудан күпкә куркынычрак. Әгәр дә без хәтта кайбер әгъзаларыбызны – кул-аякларыбызны югалтсак та, әле бик күп нәрсә эшләргә сәләтлебез.

Тәнебездә җаныбыз бар вакытта, әле без Аллаһны искә төшерә, аңа хезмәт итә алабыз. Ул гына да түгел, әгәр дә сабырлык күрсәтсәк, тәнебезнең югалткан ул өлешләре өчен Хисап көнендә әҗерен дә алырга мөмкинбез. Ә югалткан көнебезне исә без беркайчан да кире кайтара алмаячакбыз. Монысы әле бәланең яртысы гына, чөнки Хисап көнендә исраф ителгән вакытыбыз өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Иблиснең безгә каршы кулланган иң тәэсирле чарасы шул: ул безгә “яхшы гамәлләр кылыр өчен алда әле вакыт күп, эшләргә өлгерми калган гамәлләребезне без теләсә кайсы вакытта эшләргә өлгерербез әле” дигән уйны башыбызга сеңдерергә тырыша. Көнкүреш ыгы-зыгысында үтеп барган тормышыбызда без кайчак кисәк кенә “уянып” китәбез дә, боларның барысы да без бу дөньяга килгәч эшләргә тиешле әйберләр түгел икәнлеген, тиз генә нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк икәнен аңлый башлыйбыз.

Ләкин икенче бер мизгелдә үк башыбызга бүтән уй да килә: ашыгудан мәгънә юк, бу эшләрне соңгарак калдырып торырга да була, янәсе. Менә шул уй Иблис коткысы була да инде һәм еш кына безнең күпләребез, шул коткыга бирелеп, мөһим адым ясауны, ниндидер билгеле бер датага, мәсәлән, Яңа елга яки ураза ае башлану вакытына калдырып тора. Шулай итеп, Иблис үз максатына ирешә, без үзебез өчен иң мөһим булган эшләребезне елдан-ел калдырып киләбез, аннан соң инде картлык та килеп җитә яки – тагын да яманрагы – гомереңнең соңгы сәгате сугып куюы да бар.

Һәр яңа көннең безгә: “Ий Адәм балалары, менә ул мин – яңа көн, сезнең бу көнге гамәлләрегезнең шаһиты. Мине яхшы эшләр өчен файдаланып калыгыз, мин киткәнмен икән, сезгә Кыямәт көне җиткәнче кире кайтачагым юк”, – дип мөрәҗәгать иткәнен без онытып җибәрәбез.

Хәтта инде без, беркайчан да вакытны сузарга кирәкмәгәнен тәмам төшенеп, ни өчен бу дөньяга килүебезне “тормышка ашыра” башласак та тормышыбызның иң яхшы, иң зур кыйммәткә ия булган чакларын, ягъни яшьлегебез көннәрен югалткан булуыбызны аңлый башлыйбыз.

Шундый бер хәдисне китерәләр. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Ул Кыямәт көнендә дүрт сорауга: аның тормышы һәм ул аны ничек итеп үткәргәне турында; аның яшьлек еллары һәм ул аны ничек файдаланганы турында; аның байлыгы һәм ул байлыкны ничек итеп тапканы, ничек сарыф иткәне турында; аның гыйлеме һәм ул гыйлемнәрне файдаланып ниләр кыла алуы турында җавап бирми торып, бер генә бәндәнең дә ул көнне бер аягы да кыймылдамаячак”.

Бу хәдис дәлилләгәнчә, Мөхәммәд (сгв) безнең яшьлек елларыбыз, аны ничек итеп үткәрүебез турында аерым сораячакларын искәртә. Ә бу исә, яшьлек көннәренә аерым игътибар итүнең никадәр мөһим икәнлегенә дәлил.

Икенче бер билгеле хәдистә исә башкалар эсселектән һәм сусаудан газап чиккән вакытта Кыямәт көне күләгәсендә хозурлана торган кешеләрнең җиде төре күрсәтелгән. Яшьлек гомерен Аллаһка хезмәт итүгә багышлаганнар да шулар арасында бар. Болар – Иблис вәсвәсәсенә бирешмичә, Аллаһка хезмәт итүне гомер ахырына калдырмаган затлар. Алар тормышларының иң яхшы көннәре өчен иң күркәм гамәлләр кылганнар һәм Аллаһы Тәгалә аларны башкалардан өстен күреп, сайлап алган.

Шулай итеп, яхшы гамәлләр кылуны картлыкка калдырып тору турындагы уй башка килү белән, бу уйның кайдан, кем тарафыннан килүенә төшенү лазем. Һәм дә бу – уйга ияреп гамәл кылган вакытта ниләр югалтачагыгыз һәм нәрсәгә ия булачагыгыз турындагы коткы уйларга да кагыла.

 

Эшләргә мөмкин булган эшләрнең күбесен эшләргә кирәк түгел,

яки Ничек итеп вакыттан дөрес файдаланырга?

Ә бит вакытның мөһим икәнлеген аңлаган кешеләр күпме булган?! Алар үзләренең һәр минут-секундының кадерен белгәннәр, тик шулай да тормышларын кирәкмәгән максатларга файдаланганнар! Бар гомерен суалчаннарны өйрәнүгә багышлаган бер галимнән: “Ни өчен сез бар гомерегез буена суалчаннар белән шөгыльләнәсез?” – дип сораганнар. Ә ул: “Суалчан нинди озын, ә тормыш бик кыска”, – дип җавап биргән.

Әлбәттә, кеше үз тормышын шундый максатлар өчен дә сарыф итәргә мөмкин. Ләкин ул үзенең бу дөньяга ни рәвешле килүе, ә аннан соң, үзенең гомере беткәннән соң кая барачагы  турындагы сорауларга җавап табып, шуны аңлар өчен бер генә сәгать вакыт та таба алмый.

Безне Аллаһы Тәгалә яраткан. Кеше өчен нәрсә әйбәт һәм тормышны нәрсәгә багышларга кирәк икәнен Аннан башка беркем дә яхшырак белә алмый. Аеруча мөһим булган бу сорауга җавап табу өчен, әйдәгез, Аллаһның Китабына – Коръәни-Кәримгә мөрәҗәгать итик.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне табынудан башка булган эшләр өчен яратмадым”.

Аллаһка гыйбадәт кылу – кеше омтылырга тиешле бердәнбер максат. Табынудан тыш булган бар гамәлләр дә, буш кына түгел, ә бәлки зыянлы да. Дин белән аз таныш булган кешеләргә үз тормышының максаты итеп Аллаһка табынуны сайлап алган кешеләр гомерләрен  интегүдә һәм газапта үткәрүче ниндидер бер дәрвишләр һәм аскетлар булып та күренергә мөмкин. Чынбарлыкта исә Аллаһка табынуны үз максаты итеп алган кеше, дөньявилыкның колы булган башка кешеләр белән чагыштырып караганда, хәтта бу дөньяда да күпкә бәхетлерәк була.

Беренчедән, аңа дөнья рәхәтлекләреннән баш тартып тору өчен зарурлык юк, ул бу дөньядагы бар байлыкларга ия булып та Аллаһның тәкъва бер колы булырга мөмкин. Моның өчен Сөләйман пәйгамбәр мисалын искә төшерү дә җитәр. Аннан тыш, безнең карашка дөньяви булып күренгән гади бер гамәлләре өчен дә, ул ахирәттә әҗерен алырга мөмкин.

Хәдисләр буенча, үзен, үз гаиләсен тоту һәм башкаларга ярдәм итү йөзеннән дөнья байлыкларын табучы да Аллаһ юлыннан бара. Бар хикмәт тә шунда: бу байлыкларны нинди ният белән үзеңнеке итүдә. Һәм дә Кыямәт көнендә безгә ниятләребез буенча хөкем чыгарылачак.

Икенчедән, әгәр дә ул бәндә бик каты фәкыйрьлеккә төшсә, шуның өстенә авыру һәм бәла-казалар боз яңгыры кебек явуга да карамастан, ул кеше, барыбер, бар белгәне шушы фани дөнья чикләреннән ары китә алмаганнардан күпкә бәхетлерәк булачак. Сезнең ниндидер билгеле бер максат өчен бары тик бер көн өчен генә, ниндидер бер ярышта җиңүче булып чыгасы көн өчен генә – ай арты ай, ел арты ел көн-төн тырышкан, тир түккән спортчыларны күргәнегез бардыр. Аларны бәхетсез дип кем әйтә ала? Бары тик бер уйдан, ул бу ярышларда җиңүче булып чыгачагы уена карап та ул бәхетле. Ниндидер бер ярышта җиңүче булу Аллаһның Җәннәте белән чагыштырырлыкмы соң? Әгәр кем дә булса бар авырлыкларга түзеп, табынуда иҗтиһад күрсәтә икән, ул кешене, аның бу иҗтиһады өчен алыначак бүләк, берни белән дә, хәтта бар бу дөнья, андагы бар байлыклар белән дә чагыштырып булмаган бер вакытта, - бәхетсез дип әйтеп буламы соң?

Бер хәдистә әйтелгән: “Иманлы кешенең хәле таң калырлык! Чынлап та, аның бар халәте дә аңа игелек; һәм бу иманлы кешеләрдән башка берәүгә дә бирелмәгән. Әгәр дә ул аны шатландыра торган нигә дә булса очрый икән, ул аның өчен Аллаһка шөкер итә, һәм бу аңа яхшылык булып китә. Әгәр дә инде ул ниндидер бәла-казага тарыса, ул, бу очракта да сабырлык күрсәтә һәм бу бәла-каза да аның өчен яхшылыкка әйләнә”.

Өченчедән, Аллаһы Тәгалә, табынуда иҗтиһад күрсәткән колларының күңелләренә үзенең шифалы нурларын сибә. Күңелләренә шундый нурлар сирпелгән кеше, бар төннәрне дә Аллаһка табынып үткәреп, зур хозурлык тоя. Билгеле тәкъва иясе Әбу Сөләйман әд-Дарани: “Төнлә Аллаһка табынган кешеләр, башкалар күңел ачу чараларында алганга караганда, күпкә зуррак ләззәт кичерә”, – дип әйткән.

Икенче бер тәкъва иясе: “Әгәр дә хакимнәр безнең ни халәттә икәнебезне белсәләр, алар бу халәт өчен кулларына корал алып сугышка чыгарлар иде”, – дигән.

Җаннары үле булганнар тәкъваларның бу сүзләрен аңлый алмаячак. Тик аннан гына чынбарлык үзгәрми. Ә чынбарлык исә гел үзгәрешсез: Аллаһка табыну юлын сайлаган кеше ике дөньяда да чиксез бәхетле була.

 

Башта – гыйлем, аннан соң гына гамәлләр

Аллаһка хезмәт итү юлын сайлаган кешегә, иң беренче эш итеп, зур белемнәргә ия булырга кирәк. Гыйлем кулланып эшләнгән аз гына гамәлләрдән дә гаять зур файда алырга мөмкин. Ә гыйлем кермичә кылынган бик күп сандагы гамәлләрдән файда ул кадәр үк булмас.

Белем алу зур тырышлык сорый. Һәм дә бу юлга баскан кеше, иң беренче чиратта, үз вакытын контрольдә тотарга һәм аны бушка сарыф итмәү ягын карарга тиеш. Бары тик шул юл белән генә бөек галимнәр үз максатларына ирешкәннәр.

Бик күп китаплар язып чыгарган (ә аның бер китабы гына да 800 биттән тора!) бине Акил әйткән: “Минем өчен үз гомеремнең бер генә сәгатен дә бушка сарыф итү мөмкин эш түгел иде. Минем телем фәннәрне тикшерү һәм кабатлау, ә күзләрем – укуга булган сәләтләрен югалткач та, мин фикер йөртергә тотындым; ятып ял итеп алган араларымда алга таба нәрсә язачагым турында уйлый һәм бу җәһәттән бер фикергә килми торып, яткан җиремнән тормый торган идем. Инде менә хәзер сиксән яшь тулгач та, мин егерме яшьтә булган чагыма караганда үземдә күбрәк гыйлемгә сусау һәм белем эстәүгә омтылуда күбрәк хаҗәтлек сизәм”.

Ул, шул ук вакытта, азык кабул итүгә киткән вакыт китаплар язуга һәм укуга тотылсын өчен, азыкның да азрак чәйнәп ашый торганын сайлап алырга кирәк, дип әйтә торган булган.

Әбу Йосыфның улы вафат булгач, үз остазы Әбу Хәнифәнең дәресләрен калдырмас өчен, ул аны юууны һәм җирләүне күршеләренең берсенә тапшырган булган.

Әбу Йосыфның укучысы Ибраһим бине Җараһ авырган вакытында аңа килгәч, ул аны аңын җуйган хәлендә очраткан. Әбу Йосыф аңына килгәч: “Ий Ибраһим, синең фәлән-фәлән  мәсьәлә буенча фикерең ничек?” – дип аннан сораган. Ибраһим моңа таң калган. “Сез үзегез шундый авыр хәлдә, ә үзегез шул турыда сорыйсыз”, – дигән. Ә Әбу Йосыф аның бу соравын: “Минем ни хәлдә булуымның әһәмияте юк, ә менә тикшерелгән бу мәсьәлә аркасында кем дә булса котылып калырга мөмкин”, – дип җаваплаган һәм шәригать мәсьәләләрен тикшерүне дәвам иткән.

Әгәр берәр кеше безгә килеп акча сорый икән (ул безгә ошап бетмәсә), без ул кешене тиз генә борып чыгарырга һәм аның белән башка очрашмаска тырышабыз. Ә безнең үзебездә булган иң кадерле әйберебезне – вакытыбызны кирәкмәгән юк-бар сөйләшүләр белән бездән тартып алалар икән, безнең бик азларыбыз гына бу турыда кайгыра башлый.

Бер кеше Әмир бине Кайска мөрәҗәгать итеп, аңа: “Туктап тор әле, минем синең белән сөйләшәсем килә”, – дигән. Тегесе аңа: “Башта Кояшны туктатып тор”, – дип җавап биргән.

Икенче бер галимнең янында кешеләр озаграк тора башласа: “Безгә саубуллашырга вакыт түгелме? Бу кояшның Хакиме, аны, чынлап та, хәрәкәткә китерә, ул хәрәкәт бер  мизгелгә генә дә туктап тормый”, – дип әйтә торган булган.

“Без бу галимнәр кебек үз вакытыбызның һәр мизгелен контрольдә тота, аны кирәкмәгән башка нәрсәгә исраф итми тора да алмыйбыз”, – дип кайбер укучыларыбыз каршы чыгарга да мөмкин. Андый шик-шөбһәләре булганнарга минем бер яхшы кагыйдә китерәсем килә. Ул болайрак яңгырый: “Тулысынча ирешә алмаганның барысыннан да тулысынча ваз кичәргә кирәк түгел”. Әгәр дә кешеләр шушы кагыйдә буенча эш йөртсәләр, алар бу тормышта бик күп нәрсәгә ирешә алган булыр иде.

Ә кем дә кем көн саен бер генә сәгать вакытын булса да гыйлем туплау өчен җәлеп итә алмый ди әле? Шул бер генә сәгатьне бүлеп тә, без күп әйберләргә ирешә алган булыр идек.

Беренчедән, гыйлем туплау өчен сарыф ителгән бу вакыт – Аллаһка табыну өчен киткән вакыт. Шуның өстенә, бу – безнең табынуларга үткәргән вакытыбызның иң яхшысы.

Икенчедән, булган белемнәребез аркасында, тышкы яктан дөньяви гамәлләр кебек күренгән эшләребезне дә без Хисап көнендә әҗерен алырга мөмкин булган гамәлләргә әйләндерә алабыз.

Өченчедән, белемнәрең булып, белеп кылынган Аллаһка табынуларның кыйммәте күп тапкырлар артык.

Шуңа күрә вакытның зур кыйммәт икәнен аңлаган кеше өчен көн саен берничә минут вакытны булса да белем туплауга юнәлтү зарур.

 

 

Гамәлләрсез белемнәр – акылдан язу, ә белемсез гамәлләр ул – булмый торган әйберләр

Гали (рг) әйткән: “Гамәлләрсез белемнәр – акылдан язу, ә белемсез гамәлләр ул – булмый торган әйберләр”.

Акылдан язганнар исәбендә булмас өчен, без изге гамәлләр эшләүгә күбрәк игътибар юнәлтергә тиешбез. Тик бу өлкәдә уңышка ирешер өчен, безгә үз вакытыбызны  контрольдә тотарга һәм гамәлләребезне вакыт шкаласы буенча дөрес бүләргә өйрәнергә кирәк.

Гамәлләрнең кыйммәте күп факторларга бәйле. Һәм аның кыйммәтен шактый арттыра торган шундый факторларның берсе – ул гамәл кылынган вакыт.

Коръәндә билгеле бер вакыт аралыклары турында искә алына. Ул вакыт аралыкларының, вакытның мөһим булуы турында дәлилли.  Изге Коръәндә Аллаһ берничә тапкыр вакыт белән ант итә. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә көн белән, ә кайвакыт төн белән дә, кояш чыгышы, шәфәкъ алды вакытлары белән дә ант итә.

Коръәндә шулай ук айлар искә алына, алар арасында дүртесе аеруча аерып күрсәтелгән. Ул айлар арасында ураза ае – Рамазан да бар. Җомга көн һәм Кадер киче аерым искә алынган.

Болар барысы да вакытның әһәмиятен дәлилли һәм Изге Китапта әйтелгән вакыт аралыкларын дөрес итеп файдалана белүнең зарурлыгы турындагы фикергә китерә.

Аллаһның Рәсүле  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Аллаһның иң сөйгән коллары – кояш һәм айның хәрәкәте артыннан күзәтеп баручылардыр. Ягъни үз тормышларының һәр мизгелен бу вакытта иң кирәкле булган гамәлне башкарырга тырышучылары – иң  сөелгәннәре. Кайсы вакытта кайсы гамәлне башкарырга кирәк икәнен Рәсүлебез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләре аша ачыкларга була. Хәдисләрдә кайсы гамәлләрне кайсы вакытта башкарырга, алда искә алынган ул вакыт аралыкларын ничек итеп дөрес файдаланырга икәнлеге тәфсилләп аңлатылган.

Үзенең киләчәге турында кайгырткан һәм бар омтылышлары бу фани дөнья белән генә чикләнмәгән һәркемгә бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм тормышның һәр мизгеленнән мөмкин кадәр күбрәк файда алып калырга тырышырга кирәк.

Мин эшне имам әл-Газзәлинең “Хак юлга басу буенча күрсәтмәләрнең башлангычы” китабын укудан башларга киңәш итәр идем. Китапта йокыдан уянганнан алып йокларга ятканга кадәрге һәр вакыт аралыкларында нинди гамәлләр кылуның һәм аларны ничек итеп башкаруның өстенлекләре турында җентекләп аңлатыла. Китап рус теленә тәрҗемә ителгән һәм бу китапны укып чыккан кеше үзенә күп файда алачак.

 

Вакытның кадерен барысыннан да күбрәк белүчеләр

Хәсән әл-Басри: “Миңа үз вакытларына карата динарлар һәм дәрһәмнәргә караганда да күпкә комсызрак булган кешеләрне күрергә туры килде”, – дигән.

 Хәсән әл-Басри табигыйннардан булган, ягъни ул сүз алып барган кешеләр я сәхабәләр, я табигыйннар булган. Сәхабә һәм табигыйннардан бу сыйфатны алдагы гасырларда үзләренә иң күп алучылар – суфилар булганнар.

Суфичылыкның күп төрле билгеләмәләре бар. Аларның берсе: “Суфичылык – һәр мизгелне бу мизгел вакытында иң өстенлекле булган гамәл башкару өчен файдалану”, – дигән.

Гомәр әл-Макки билгеләве буенча: “Суфичылык ул – Аллаһның колы һәр мизгелдә бу мизгел өчен мөмкин булган гамәлләрдән иң өстенлеклесе белән мәшгуль булуы”.

Иң зур галимнәр суфичылыкның бу сыйфатын таныганнар һәм вакытларының һәр мизгелен нәтиҗәле файдаланырга өйрәнү өчен суфиларның мөридләре булып киткәннәр.

Гамәлләрнең кыйммәте күп факторларга бәйле. Алда без гамәлләрнең вакыт белән бәйле икәнлеге турында сүз алып барган идек. Тик гамәлләрнең кыйммәтен билгеләү өчен тагын бер төп фактор бар. Ул – бу гамәлне башкарган вакытта аны башкаручының халәте.

Ике кеше дә бер үк гамәл кылырга мөмкин, мәсәлән, алар икесе дә намаз укыйлар, ди. Тыштан караганда, аларның икесе дә бертөрле кебек күренергә мөмкин. Тик шулай да, алар арасындагы аерма күк белән җир арасындагы кебек тә булырга мөмкин. Барысы да бу гамәл кылучыларның нинди ният алып аны башкаруларына һәм аны башкарган вакыттагы эчке халәтләренә бәйле.

Безнең күбебез өчен иң мөһиме – гамәл башкару: намаз, Коръән уку, искә алу йоласы, сәдака тарату һ. б. Әгәр дә бу гамәлне кылган вакытта: “Рухи халәт нинди булырга тиеш?” – дип сорау бирелсә, безнең кайсыбыз бу сорауга җавап бирә алыр иде икән?! Ә бит бу – без кылган гамәлләрнең кыйммәтен күп мәртәбәләр арттыра торган  әйбернең үзе бит инде.

Гамәлләрне кылган вакытта эчке халәтнең ничек булырга тиешлеген белергә теләгән кешегә әл-Газзәлинең “Иман турындагы фәннәрнең яңадан тууы” китабын укырга киңәш итәр идем. Бу гаҗәеп китап, аны укып чыгып, сез кылган гамәлләрегезнең, гәрчә сез аларны башкару өчен күп көн-төннәрегезне  сарыф итсәгез дә, камиллектән никадәр ерак икәнлеген аңлый аласыз.

 

Планлаштыру, контроль, анализ…

Безнең тормыш кай ягы беләндер сәүдәгә охшаш. Сәүдәдәге кебек үк без төп капиталга – вакытыбызга иябез. Безнең табышка чыгу яки инде зыянга эшләвебез аны ничек итеп файдалана белүебезгә бәйле. Теләсә кайсы эшмәкәр үзенең эшләрен планлаштырырга һәм аннан соң аны анализларга кирәк икәнен белә. Һәр эшмәкәр шул анализ нәтиҗәсендә алга таба үзенә ничек эш кылырга кирәклеген ачыклый. Шуның кебек үк без дә кыла торган гамәлләребезне планлаштырырга, аларны контрольдә тотарга, аннан соң анализларга тиешбез.

Иң беренчесе – без үзебезгә эшләнәсе эшләрнең программасын төзеп куярга тиешбез. Әлбәттә, бу программа Аллаһның Рәсүленнән  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) безгә кадәр килеп ирешкән белемнәр белән туры китереп төзелергә тиешле. Шул ук вакытта, бу программабызның матдәләрен башкарып чыгу безгә нәрсәләр китерәчәген дә аңларга тиешбез. Аның ни өчен эшләнүен һәм ниләргә китерәчәген аңламыйча, ни дә булса эшләү – бик авыр эш. Бу эш башта, соңыннан гадәткә әйләнеп киткәнчегә кадәр аеруча авыр. Шуңа да баштагы этапта, планлаштырган ул гамәлләребезнең зур кыйммәткә ия булганын үзеңнең исеңә төшереп тору – аеруча мөһим. Әгәр дә безнең өебезнең күренеп торган урынында көндәлек режим эленеп торса, бик яхшы. Ә андагы планлаштырылган һәр матдә каршында, аның кыйммәтен аңлатучы Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләре яки  галимнәрнең әйтемнәре дә торса, аеруча яхшы.

Мәсәлән, әгәр без, беренче матдә итеп, “Таң атканчы торырга һәм намаз укырга”, – дип язганбыз икән, монда бу вакытның әһәмиятен дәлилләүче һәм намазны шул вакытта уку лазем икәнен аңлатучы хәдисләрне язып куябыз. Әгәр дә уянгач һәм йоклар алдыннан без бу хәдисләрне укып чыгабыз икән, безнең бу вакытны Аллаһка табынып үткәрергә булган теләкләребез артачак кына.

Шулай ук йоклар алдыннан  режимны укып чыгып, безгә бу расписаниене үти алу-алмавыбызга анализ ясау да лазем. Әгәр дә планлаштырылганның барысын да эшли алгансың икән, игелекле гамәлләр башкарырга ярдәм иткән өчен Аллаһка рәхмәтләр яудырырга кирәк. Әгәр дә инде ният ителгәннәрнең барысы да эшләнеп бетмәгән булуы, яки тагын да начаррагы – берәр килешсез эш тә эшләнгән булуы ачыкланса, шунда ук тәүбә итәргә кирәк һәм мондый эшләр өчен, мөмкинлегеңә карап, үз-үзеңә ниндидер җәза  бирү тәртибе урнаштыру да яхшы.

Мисал өчен, сез иртәнге намазга вакытында тора алмадыгыз, ди. Сезгә бу көнне моның өчен ураза тотарга яки мөлкәтегезнең ниндидер бер өлешен Аллаһ юлында тотарга була. Шул ук вакытта без үз-үзебезгә икенче көнне расписаниедәге бар матдәләрне дә башкарып чыгарга тырышуны максат итеп куярга тиешбез. Һәм шулай итеп, һәр көн саен без бу фани дөньяны ташлап киткәнгә кадәр шул эшләрне башкарырга тиешбез.

Без һәр яңа көнне яңа шартларда башлап җибәрәбез. Баймы без, әллә ярлымы, безнең барыбыз карамагында да 24 сәгать. Бәяләп бетереп булмаслык бу ресурсны һәркем үзенчә файдалана һәм безнең Хисап көнендәге хәлебез дә без аны ничек итеп сарыф итүебезгә бәйле.

Бу көнне кешеләр бу дөньяда җыйган бар байлыкларын да Аллаһның берлеге турындагы гыйбарәне әйтер өчен җитәрлек булган берничә секундка алмаштырырга әзер булырлар, тик инде андый  мөмкинлек аларга бүтән бирелмәс.

Ә ул вакытта башкалар хозурлыкта булыр. Аларның хәтта йокылары да, башкалар дөньяви дип исәпләгән гамәлләре дә, аларга Аллаһка табыну булып язылыр. Һәм дә алар, шиксез, тормыш мизгелләренең кадерен белгән, вакытларын бушка сарыф итмәгән кешеләр булырлар.

Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ,

Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые,

Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана