Биш нәрсәне дөрес куллан!

28 декабрь 2012 ел 09:08

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Әйт, йә Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә камил кодрәте белән сезне яраткан, ишетүче колак, күрүче күз, йөрәк биргән Зат. Сез хак сүзләрне ишетсен, кодрәт дәлилләрен күрсен һәм шуларны фикерләсен өчен».

Әйе, җәмәгать, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре күп:

Аллаһы Тәгалә безгә ошбу тормышны, җирдә яшәүне насыйп әйләде.

Аллаһы Тәгалә безгә яшьлекне, картлыкны бирде.

Аллаһы Тәгалә безгә дөрес файдалану өчен вакытны бирде.

Аллаһы Тәгалә безгә шөкер итүебез өчен сәламәтлек, авыру-чирләр бирде.

Аллаһы Тәгалә безгә сынау вә фикерләү өчен байлыкны вә ярлылыкны бирде.

Аллаһы Тәгалә безгә ошбу дөньяда хезмәт кылу, аңардан гыйбрәт алу һәм дөньяга ни өчен килүебезнең максатын аңлап, мәңгелек Ахирәткә әзерләнү өчен акыл бирде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: «Биш нәрсәне дөрес куллан, киләчәк бишесенә җиткәнче:

1. Яшьлегеңне – картлык килгәнче.

2. Сәламәтлегеңне – чир килгәнче.

3. Байлыгыңны – ярлылык килгәнче.

4. Буш вакытны – мәшгульлек килгәнче.

5. Тормыш вә яшәвеңне – үлем килгәнче».

Пәйгамбәребез (сгв) безгә шул рәвешле Аллаһ биргән нигъмәтләрне вакытында һәм дөрес куллануның әһәмиятен аңлатып биргән. Аларга киңрәк тукталып китик.

1. Яшьлегеңне файдаланып кал (картлык килгәнче). Чөнки яшьлек ул көчле, гайрәтле вакыт. Аны дөрес файдаланганда кеше Аллаһы Тәгалә каршында бөек дәрәҗәләргә ирешә. Яки Кыямәт көнендә Гареш күләгәсенә лаек булган хәерле җиде төркем кешеләр арасына керә. Бу көнне Гареш күләгәсеннән башка бернинди сыену урыны булмаячак. Кызулыктан кешеләр үз тирләреннән тончыга башлаган бер вакытта Аллаһы Тәгалә җиде төркемне Үз яклавы астына алачак һәм шулар арасында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үскән яшь кеше дә булачак.

Безнең көннәрдә яшәүче галимнәрнең берсе язган: «Хәзерге вакытта мөмкин бөек кеше булырга, байлыкка ирешергә, элеккеге гаскәр башлыклары, дөньяны яулаучылар дәрәҗәсенә менәргә. Әмма мин-минлекне узу, үз нәфес-теләкләреңә каршы тору бик авыр». Пәйгамбәребезнең (сгв): «Иң зур җиһад – үзеңнең нәфсең белән көрәшү», – дигән сүзләре әнә шулай бүгенге көн өчен дә бик мөһим. Хәтта үткән чорга караганда да мөһимрәк: безгә әле сәхабәләр дәрәҗәсенә җитү бик авыр. Алар – үз нәфселәренең  колы булмаган кешеләр. Мәшһүр гаскәр башлыгы Халид ибн әл-Вәлид (үз вакытында ул римлыларны һәм фарсыларны буйсындырган) үзеннән соң бары тик сугыш киемнәрен, кылыч вә атын гына калдырган. Калган малын дин юлына тоткан. Үзенең соңгы көннәрендә ул кычкырып елаган. «Нигә елыйсың?» – дигән сорауга: «Мин бик күп сугышларда катнаштым. Тәнемдә кылыч, ук, сөңге эзе булмаган урын юк. Ә хәзер мин үлем түшәгендә бер файдасыз дөя шикелле», – дигән. Әйе, картлык килгәч, көч-куәт беткәч, әллә нәрсәләр эшлисең килсә дә, эшли алмассың. Шул вакытта яшь, көчле, әмма бушка үткән вакытың искә төшәр.

Һәр яктан төрле бозыклыклар ымсындырып торган бүгенге дөньяда яшьләргә, бигрәк тә кызларга мөслимә булып, Исламның бөтен шартларын үтәп яшәве авыр. Бу – бик зур сабырлык, тәкъвалык сорый.

2. Сәламәт чакта эшләп кал (чир килгәнче). Бүген без сау-сәламәт икән, онытмыйк: бу да Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер нигъмәте, рәхмәте. Шуңа күрә сәламәтлегебезне Аллаһ ризалыгын ала торган хәерле эшләргә сарыф итик. Бүгенге көндә күпме кешене авыр чирләр баскан. Алар яшь, куәтле чакларында эшләмичә калган эшләре өчен үкенә. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: «Кыямәт көнне ошбу дүрт әйбер соралмыйча, Аллаһ колының аяклары хәрәкәткә килмәс: тормышыңны нәрсәгә сарыф иттең, тәнеңне ничек файдаландың, байлыгыңны ничек тупладың һәм аны кайларга тоттың, алган гыйлемнәреңне нәрсәгә юнәлттең».

Пәйгамбәребез (сгв) Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә өйрәтте, авыруларга каршы көрәш юлларын күрсәтте, дөрес туклануга зур игътибар бирде. Хәдисләрнең берсендә болай диелә: «Барлык авыруларга дәва бар, тик картлыкка гына юк».

3. Булган байлыгыңны дөрес куллан (ярлылык килгәнче). Әгәр дә безнең байлыгыбыз, мөмкинлегебез, дәрәҗәбез җитәрлек икән, ул байлыкны, мөлкәтне, мөмкинлекләрне Ахирәт өчен эшләтергә ашыгырга кирәк. Дөньяда вакытта күпләр акчасын банкка сала, аны арттырырга тели, риба малына кызыгып гөнаһ эшли. Ә ни өчен соң аны Мәңгелек банк счётына салмаска? Андагы счётка риба да, кимү дә, кризис та, инфляция дә янамый. Хәерле эшләрнең әҗер-саваплары анда кирәк вакытка кадәр сакланачак. Ә дөньялыкта файдасызга туздырылган акча-байлыклар Ахирәттә зарар гына китерәчәк. Ә бит бүгенге мөмкинлекләребез, байлыгыбыз, дәрәҗәбез иртәгә булмаска да мөмкин. Шуңа күрә эш үткәннән соң үкенечкә калмасын.

4. Буш вакытыңны дөрес тот (мәшгульлек килгәнче). Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: «Кешеләр Аллаһы Тәгалә биргән ике нигъмәтне дөрес бәяләмиләр һәм алданалар. Болар – сәламәтлек һәм буш вакыт». Күпләребез, Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларын онытып, 24 сәгатьне дә дөнья өчен кулланырга тырыша.

5. Тормышта дөрес яшә (үлем килгәнче). Тормыштагы иң зур хатабыз – дөньяга нигә яратылганыбызның максатын аңламау, сыналу өчен генә килгәнебез хакында фикер йөртмәү. Аллаһы Тәгалә безгә ошбу яшәешне Ахирәткә әзерләнү өчен бирде. Ягъни дөнья-ахирәт эшләрен бергә алып бару кирәк. Ислам – безнең яшәү рәвеше дә, Ахирәт бәхетенә ирешү рәвеше дә. Шуңа күрә безнең барча эшләребез – фикерләвебез дә, киенүебез дә, үз-үзебезне тотышыбыз да шәригатьчә булырга тиеш.

Әлфәс хәзрәт ГАЙФУЛЛА,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы,

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана