Туй гына җитмиме?

27 декабрь 2012 ел 14:58

Өйләнешкәндә никах нәрсәгә кирәк, ЗАГСта язылышу, туй гына җитмимени? 

                                                                                                                         Илдар

Сорауга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә:

–Мөселман никахы–тотрыклы һәм тормышчан институт. Никахланырга кирәк дигәндә, бу егетнең биологик, социаль, матди, гражданлык ягыннан өлгергәнлеген аңлата. Ислам дине буенча никах– хатын-кыз белән ир-ат арасында изге һәм хокукый килешү. Алар икесе дә барлык мөнәсәбәтләр буенча да Аллаһ һәм бер-берсе каршындагы бурычларын аңлап үтәргә тиешләр. Хатын-кыз ирнең дусты һәм ярдәмчесе була, алар икесе дә гаилә эшләре һәм балалары өчен җаваплы.

Гаилә–чиксез диңгез. Анда адашмас өчен, кулыңда гыйлем компасы булырга тиеш. Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрендә гаилә мәсьәләләре инәсеннән җебенә кадәр язылган. Укы да, файдалан гына. Бер сүз белән генә әйткәндә, мөселман никахы Голливуд рухындагы хыялый союз гына түгел, ә ике кавемнең туганлашуына һәм бер-берсен хөрмәт итүгә нигезләнгән. Җәлил хәзрәт әйтүенчә: “Никах ул–бер-берсен ошаткан җаннарның үз хисләрен җәмгыятькә белдерүләре, “Аллаһ кушканча яшәрбез”,–дип бөтен кешелек алдында вәгъдә бирүләре. Никахка салкын карау, никахсыз яшәү киләчәк буын алдында җинаятькә тиң. Кем бүген ирекле мәхәббәт турында сүз алып бара, никахның, гаиләнең әһәмиятен киметергә тырыша, ул кеше–милләтнең киләчәгенә балта чабучы”. 

mamadysh-rt.ru

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана