Пәйгамбәребез (сгв) ни рәвешле юмарт булган?

07 декабрь 2012 ел 10:15

Пәйгамбәребезнең (сгв) киеп йөргән күлмәге бик искерә, искелектән хәтта ертыла башлый. Ул өендә булган бердәнбер дүрт дирһәм акчасын кесәсенә салып, яңа бер күлмәк алу өчен базарга китә. Күлмәген сатып ала һәм өенә кайта, шуннан соң иске күлмәген салып, яңасын кигән генә була, кемдер ишеккә шакыганны ишетә. Ишекне ачып җибәргәннән соң, Пәйгамбәребез (сгв) үз каршында бер фәкыйрьне күрә. Бу адәм:

– Әй Мөхәммәд (сгв), мин синең базарда яңа күлмәк сатып алганыңны күрдем. Минем күлмәгем синекеннән дә искерәк. Аллаһ ризалыгы өчен миңа шул күлмәгеңне бир әле, – дип сорый.

Пәйгамбәребез (сгв) күлмәген салып аңа тоттыра һәм янәдән күлмәк алу өчен базарга юнәлә. Әмма базарга барып җитә алмый. Чөнки юл өстендә елап утыручы бер баланы күрә. Пәйгамбәребез (сгв) аңардан:

– Балам, нилектән күз яшеңне түгәсең? – дип сорый.

– Мин ятим бер баламын. Минем әтием дә, әнием дә юк һәм шунлыктан мин бер байда коллыкта яшим. Бүген иртә белән минем хуҗам кулыма ике дирһәм тоттырып, кирәк-яраклар алу өчен базарга җибәргән иде. Мин исә юлда балалар белән уйнап ул акчаларны югалттым, шуның өчен елап утырам, – дип җавап кайтара.

Пәйгамбәребез (сгв) кесәсендә булган ике дирһәмен чыгарып, шушы балага тоттыра. Әмма нигәдер бу бала елавыннан туктамый. Пәйгамбәребез (сгв) янәдән:

– Нигә елыйсың? – дип сорый.

– Хуҗам, минем соңга калып, бернәрсә дә ала алмаганым өчен бик каты ачуланачак. Кыйнарга да мөмкин, шуңа күрә елыйм, – дип җавап җавап бирә ятим бала.

Пәйгамбәребез (сгв), баланы җитәкләп, аны озата китә. Бу баланың коллыкта яши торган йортына барып җиткәннән соң, Пәйгамбәребез (сгв) ишеккә шакып, каты тавыш белән: “Әссәламегаләйкем”, – дип әйтә. Әмма ишекне беркем дә ачмый. Пәйгамбәребез (сгв) ишеккә өченче тапкыр каккач һәм эндәшкәч кенә ишек ачыла. Пәйгамбәребез (сгв) ятим баланың хуҗасыннан:

– Ни өчен беренче тапкыр эндәшкәч үк ишекне ачмадыгыз, әллә ишетмәдегезме? – дип сорый.

– Юк, Аллаһның илчесе, ишетүен ишеттем. Ишекне ачмавымның сәбәбе исә синең мөбарәк тавышың минем йортымда тагы ике мәртәбә яңырасын дигән сәбәптән булды. Әй Аллаһның илчесе, бу ятим бала синең кебек – ягъни Аллаһка якын бер бәндә – өемә килүгә сәбәпче булганы өчен, аны коллыктан азат итәм һәм үз балаларыма биргән тәрбияне аңа да бирәчәкмен дип вәгъдә бирәм, – дип җавап кайтара хуҗа кеше.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, югарыда бәян кылынган вакыйганы укыганнан соң, киң күңелле кешеләрнең күзләре ихтыярсыз яшь белән тула. Әлбәттә, Мөхәммәднең (сгв) кешеләргә карата миһербанлы һәм шәфкатьле булуы һич авырсынмыйча өстендәге соңгы күлмәген салып бирә алуда күренә – бу аның пәйгамбәр икәнлеген кат-кат раслый һәм дәлилли. Чыннан

да, аның йөрәгендәге мәрхәмәтлелек уты Аллаһы Тәгалә яраткан галәмнән дә киңрәк. Шундый шәхесләрнең исемнәре һәм тормыш үрнәкләре Кыямәт көненең ахыргы сәгатенә кадәр яшәячәк: ул чын мәгънәсендә яхшы мисал эзләүчеләргә үрнәк булачак. Мөхәммәднең (сгв) тылсымлы сүзләре – һичкем тарафыннан кабатланмас тормыш үрнәкләре – безгә пәйгамбәребезне (сгв) сөяргә һәм яратырга мәҗбүр итә. Ә инде сөю хисләре – сөелгән кеше артыннан иярүгә китерә. Әйе, без аның кебек була алмасак та, “Булдыра алмыйбыз” дигән булып, мөмкин кадәр мәрхәмәтлелек дулкынын таратудан ерак булырга тиеш түгелбез.

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН,

Казан шәһәре казые,

Борисководагы Шамил мәчете имам-хатыйбы

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана