Һиҗри исәп буенча Яңа ел

15 ноябрь 2012 ел 11:08

Кешелек дөньясының иң бөек вакыйгасы, һишчиксез, Аллаһ илчесенең (сгв) Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәввәрәгә һиҗрәтедер.

         Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв) Мәккәдә Аллаһы Тәгаләнең динен  таратканда Мәдинәдә дә бик күп кешеләр Исламиятне кабул итәләр. Алар Мәккәгә Кәгъбәне зиярат итү өчен килгәндә “Акабә” дигән җирдә Пәйгамбәребез (сгв) белән күрешеп иман китергәннәр. Мәккәдә яшәүче мөселманнар белән Пәйгамбәребез дә кяферләрнең золымыннан газап чиккән. Сәхабәи-Кирамның һәммәсе дә җәфалар аркылы үткән, ләкин берсе дә иманыннан  ваз кичмәгән. Туктаусыз җәфалаулар сәбәпле, Пәйгамбәребез (сгв) сәхабәләренә Аллаһ әмере белән Мәдинәгә һиҗрәт (күчәргә) итәргә рөхсәт биргән.

         Шулай итеп, милади исәп буенча 622 елның мөхәррәм аеннан башлап, мөселманнар яшерен рәвештә Мәдинәгә һиҗрәт кыла башлаганнар. Аллаһы Тәгаләнең дине буенча яшәү өчен йортларыннан, малларыннан, һавасын сулап туып үскән җирләреннән аерылып, күп кенә мөселманнар Мәдинәгә күчеп киткән. Хәзрәти Госман (рг) һәм хәзрәти Гомәр (рг) дә һиҗрәт иткәннәрнең җитәкчелегендә булганар. Кайбер мөселманнар күчәргә теләсәләр дә, Мәккә кяферләре аларның күченүләренә киртә корган.

         Мөселманнарның Мәдинәгә һиҗрәт кылып, анда туплануларына чик куя  алмаган Мәккә кяферләре хәзер инде Пәйгамбәребезнең (сгв) Мәдинәгә күчеп китә алмавына һәртөрле чаралар эзләгән.

         Шулай итеп, кяферләр бер көнне "Даруннәдвә"дип аталган өйдә җыелганнар. Кяферләрнең кайберләре Пәйгамбәр әфәндене тоткында тотарга, кайберсе ерак җирләргә сөргенгә җибәрергә, дигән фикер әйткән. Әбу Җаһил исә Аллаһ илчесен (сгв) үтерү турындагы фикерен алга сөргән. Башкалар да: "Юк итүдән башка чара калмады", – дип берләшкәннәр. Һәм: "Һичшиксез, үтерергә!" – дип карар кылганнар. Кяферләр Пәйгәмбәребезнең (сгв) өен уратып алганнар. Өйдән чыгуын көткәннәр. Күренүгә, шундук үтерәчәк булганнар. Пәйгәмбәребез (сгв) бу төндә үз ятагына хәзрәти Галине яткырган. Үзе Коръәни-Кәримнең "Ясин" сүрәсен укый-укый өен уратып алган кяферләр арасыннан чыгып киткән. Һичбер кяфер аны күрмәгән. Аллаһ аларның күзләрен күрмәс, танымас хәлгә китергән ки, һичберсе пәйгәмбәребезне (сгв) күрмәгәннәр. Кяферләр өйгә керү белән, Пәйгамбәребез (сгв) урынында хәзрәти Галине күргәч, шаккатканнар.

         Милади белән 622 елның Рабигуль-Әүвәл аенда сөекле Пәйгәмбәребез (сгв) хәзрәти Әбу Бәкер белән бергәләп Мәккәи-Мөкәррәмәдән аерыла. Мәшәкатьле һәм могҗизалар белән тулы бер юлдан соң, Мәдинәи-Мөнәввәрәгә килеп җитәләр. Мәдинәдә Аллаһы Тәгаләнең соңгы шәригате булган Ислам көч алып, зурая һәм дәүләткә әйләнә.

         Сөекле Пәйгамбәребезнең (сгв) бу һиҗрәте хәзрәти Гомәр (рг) хәлифәлеге вакытында һиҗри календарьның беренче елы булып кабул ителгән, ел башы итеп исә мөхәррәм ае санала башлаган.

         Шулай булгач, мөселманнарның ел башы мөхәррәм ае белән башлана. Мөселманнар яңа елга мөхәррәм ае белән аяк басалар.

         Һиҗрәтнең һәм яңа елыбызның рухын яңадан тоеп, бозылган калебләребезне яңадан тәртипкә китереп, Исламны яңадан көн тәртибенә кертеп, яңадан Хак әһелләренә әверелеп, Аллаһның сөекле бәндәләре булып яшәргә насыйп әйләсә иде.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые,

Актаныш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана