Тормыш – иң катлаулы мәдрәсә

30 октябрь 2012 ел 11:41

Кукмара мөселман мәдрәсәсе менә инде 14 ел дәвамында дин белеме, рухи тәрбия юнәлешендә изге-игелекле хезмәт башкара – район халкына аң-белем бирә. Дини гыйлемнең мөһимлеге, бүгенге җәмгыять кешеләренә ясаган йогынтысы турында, шулай ук яңа заманга хас булган кайбер мәсьәләләр һәм мәдрәсәнең быелгы эшчәнлеге хакында сораштыру нияте белән без әлеге уку йорты җитәкчесе Ришат Курамшин белән әңгәмә кордык.

-  Ришат хәзрәт, мәдрәсәнең эшли башлавыннан, ягъни 1998 елдан бирле Сез аның директоры вазифасын үтисез. Шушы 14 ел эчендә халыкның дин белән кызыксынуы арттымы әллә кимедеме?

 - Кызыксыну арта дип әйтүгә нигез бар. Мин моны мәдрәсәгә укырга керүчеләр санына бәйләп кенә әйтмим. Җәмгыятьтә барган процессларга күз салып та, мондый нәтиҗәгә килеп була: мәгълүмат чараларында елдан-ел дин, ислам турында ешрак сөйләнелә, авылларда ничектер, зуррак бистә-шәһәр мәчетләрендә Җомга намазына йөрүчеләрнең артуы да, урамда яулыклы хатын-кызларның күбәюе дә үзенә күрә уңай бер күрсәткеч булып тора. Гомумән, хәзер рухи тәрбия, җан, үлем, ахирәт мәсьәләләренә күп кеше битараф түгел. Хәзер дин кануннары буенча яшәргә теләүче гаиләләр дә күбәйде, өлкәннәр дә, яшь барган саен, бу хакта ешрак уйлана башлый сыман.

Быел җәен мөфтият җитәкчеләренә карата оештырылган һөҗүмнәр, башка шундыйрак вакыйгалар сагайтмыйча да калмый: болар дингә тискәре бер караш тудыра түгелме?

-          Ә нигә әле бу вакыйгалар дингә тискәре караш тудырырга тиеш? Биредә дин әһелләре зыян күрүчеләр хисабында бит. Ә терактларны оештыручылар  һәм башкаручылар, һичшиксез, мөселман түгел, чөнки моның  ише гамәлләр Коръәннең хәрефенә дә, рухына да тәңгәл килми һәм берничек тә мөселманлыкның билгесе була алмый. Әлбәттә, шунысы аяныч: соңгы вакытта җинаять юлына баскан кайбер затлар явыз гамәлләрен ислам, Коръән белән бәйләмәкче була, әмма бу – ялган. Әлбәттә, сарык тиресенә төренгән бүреләрнең кыланмышлары ислам дине белән таныш булмаган кешеләрдә ниндидер шик уятырга мөмкин, әмма ахыр чиктә хакыйкать барыбер билгеле була. Пычракка атылган алтын үз кыйммәтен югалтмаган кебек, ислам да үзенең актуальлеген, әһәмиятен һәм кыйммәтен беркайчан югалтмаячак.

 

Шулай да бүген үзләрен мөселман дип атаучы яшьләр арасында  кызурак холыклы, читрәк карашлы егетләр дә очрый. Аларга нәрсә әйтер идегез?

-          Адәм баласы нинди дә булса эшчәнлек алып барган һәр өлкәдә төрле холыклы кешеләр бар, бу табигый нәрсә. Тәкәббер, үҗәт, кызурак мөселманнарга Мөхәммәд пәйгамбәр миссиясенең төп максатын искә төшерү файдалы булыр, дип уйлыйм. Ә пәйгамбәребез (с.): “Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем”, - дип белдерде кешеләргә. Холкың усал, сүз-гамәлләрең тупас икән, димәк, син пәйгамбәреңне үрнәк итеп тотмыйсың. Ә кешеләргә зыян китерү, бигрәк тә җинаять юлына басу – бу инде үз эченә “тынычлык”, “иминлек” дигән мәгънәне алган “ислам” төшенчәсенә туры килми. “Башкаларга кулы һәм теле белән зарар китермәгән кеше генә чын мөселман була ала”, - диде Мөхәммәд галәйһиссәләм. Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез (с.) болай ди: “Чын мөэмин бал корты кебек: ул фәкать яхшы нигъмәтләр белән ризыклана һәм яхшы нигъмәтне генә булдыра, ә чәчәккә кунганда аны сындырмый, аңа бернинди зыян салмый”.

 

Соңгы вакытта “традицион ислам” дигән гыйбарә еш телгә алына, ләкин күпләр аның төгәл мәгънәсен белми.

-   Әйе, беренче карашка сәеррәк килеп  чыга кебек. Бездән дә: “Традицион ислам бар икән, традицион булмаганы да бармыни?” – дип сорыйлар кайчакта. Әлбәттә, ислам дине бер, әмма кешеләр аны төрлечә аңларга мөмкин. Бүген ислам динен үзенчә аңлаган, аның асылын  рәхимсезлек, агрессивлык дип, бигрәк тә дин белән бәйләп бер гаепсез кешеләрне  үтерергә, шартлатырга ярый дип күз алдына китерүчеләрнең пәйда булуы безне гасырлар дәвамында сакланып килгән, мәрхәмәтлелеккә, гомумкешелек кыйммәтләргә нигезләнгән ислам традицияләрен тагын бер кат искә төшерергә мәҗбүр итә.

“Традицион” ислам дигәндә, мәзхәб мәсьәләсен дә исәптә тотарга кирәктер. Мәзхәб ул – динебезнең канун-кагыйдәләрен аңлатучы хокукый юнәлеш. 922 елда бабаларыбыз рәсми рәвештә исламны кабул иттеләр һәм шул вакыттан бирле татар мөселманнары Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча гамәл кылганнар, бу юнәлеш татар халкы рухи тормышында нигез ролен үтәде. Әмма хәзер шушы нигезне үзгәртергә теләүчеләр барлыкка килде. Тарихи мәгънәдә сыналган, гасырлар буена ныгыган нигезне алыштыруда хаҗәт бармы соң? Әгәр агач тамырын икенче тамырга алыштырам дип чабып алсаң, ул агач үләчәк. Әбү Хәнифә мәзхәбе бүген татарлар өчен шул агач тамыры кебек инде: аны алыштырырга маташу ислам “агачыбызны” корытуга, юк итүгә генә китерәчәк. Кызганычка, кайбер яшьләр моңы аңлап бетерми, чит илләрдә, бигрәк тә Гарәпстанда булган вәзгыятьне бездәге вәзгыять белән тиңли.

Традицион ислам төшенчәсен аңлатканда милләт, милли үзенчәлек дигән мәсьәләне дә искә алмыйча булмыйдыр. Әлбәттә, беркем дә “Аллаһы Тәгалә һәр халык өчен аерым ислам дине биргән” дип әйтми. Ләкин “диндә милләт юк” дип әйтү Аллаһының “Мин сезне төрле халыклар итеп яраттым” дигән Коръән аятенә каршы килә (“Бүлмәләр” сүрәсе, 13 аят).

Шулай итеп, Әбу Хәнифә мәзхәбе буенча гамәл-гыйбадәт кылу, үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне саклау – татарларның мең елдан артык чорны үз эченә алган традициясе ул. Бүген “диндә милләт тә юк, мәзхәб тә юк” дип, шушы традициябезне юк итәргә тырышучылар бар. Менә аларны “нетрадицион ислам” вәкилләре дип атап буладыр инде.

 

Димәк, ислам турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда мөселманнарның үзара мөнәсәбәте дә зур роль уйный?

-  Әлбәттә, шулай. Ислам дине үсеш кичерүен, кешеләрнең күңеленә яхшы, файдалы тәгълимат буларак керүен теләсәк, дин тотучы мөселманнарның бердәм, дус-тату булуы мөһим. Ә моның нигезе – бер мәзхәбтә, бер нияттә булу, җитәкчеләргә итагать итү. Икенчедән, һәр мөселман диннең көзгесе булуын онытмаска һәм динебез буенча яшәүче кешегә хас булырга тиешле күркәм әхлак сыйфатларын үзендә булдырырга тиештер, дип уйлыйм.

 

Бүгенге катлаулы заманда әдәп-әхлак кагыйдәләрен белү, алар буенча яшәү барчабызга да комачау итмәс иде. Күркәм әхлак сыйфатларыннан кайсыларын аерым билгеләп үтәр идегез?

-  Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.) бер хәдисендә: “Иманның яртысы сабырлык, икенче яртысы шөкер итү”, - дип әйтелә. Чыннан да, безгә бүген сабырлык һәм шөкер итү сыйфатлары җитенкерәми. Бүген күп кешеләр шәхси уңышларын, гомумән тормыштагы бәхетен акча, матди байлык булдыруга бәйли, янәсе, никадәр күбрәк юнәтәм, шул кадәр бәхетлерәк булам. Әмма шунысы мөһим: күпме генә байлык-мал тупласаң да, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирмәсә, шул байлыкның файдасы бик аз булачак. Ә Аллаһ бәрәкәтле иткән әз генә малның файдасы күп булырга мөмкин. Уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә безгә ничәмә-ничә нигъмәтен бүләк итеп бирә: су, һава, сәламәтлек, балалар һ.б. Бер генә күзнең күрүен акчалата бәяләп карагыз әле? Ризык тәмен тою, йокы, акыл, тумыштан бирелгән сәләт – болары ничә сум тора? Чыннан да, без бернинди акчага да сатып алып булмый торган нигъмәтләргә  ия, әмма аның кадерен белмибез, тиешенчә шөкер итмибез. Ә галимнәребез аңлатканча, шөкер итү мал-нигъмәтләрне арттыра, сабыр итү исә Аллаһка якынайта.

 

Безгә бик кирәкле, файдалы сыйфатлар турында әйтеп киттегез. Ә нинди сыйфатлар кешегә зур зыян китерә?

-  Әлбәттә, сабырсызлык. Аннары  күп кешегә җаваплылык хисе булмау, дөньяга артык кызыгу, мин-минлек сыйфатлары да шактый зыян китерә, дип уйлыйм. Үзеңне башкалардан өстен кую, үз-үзеңә соклану, сүздә тормау кебек тискәре сыйфатлар да хәзер киң таралган. Ә инде төп кимчелек – ул күпләрнең күңел күзе белән күрә алмавы.

 

 Бүген кешенең маңгай күзе генә күрә торган заманда аның күңел күзен ачар өчен дин белеме кирәктер инде? Мәдрәсәгездә уку елы ничегрәк башланып китте, укырга килүчеләр күпме?

-  Быел без 15 нче уку елын башлап җибәрдек. Узган уку елында мәдрәсәбезне 128 кеше тәмамлаган иде, быел 160лап кешене укырга кабул иттек. Олылар балаларга караганда күбрәк. Яшьләр бик күп, ә менә пенсия яшендәге абыйлар, шул яшьтәге апалар белән чагыштырганда азрак. Шул хакта сүз чыккач, миңа берәү: “Бездә ирләр пенсиягә кадәр яшәмиләр, күбесе үлеп бетте инде”, - ди. Мин әйтәм: “Нишләп үлеп бетсеннәр, урамда күренәләр ич, больниста да күп йөри алар. Әмма, Җәлил хәзрәт әйткәнчә, сәламәтлекне мәчет-мәдрәсә юлында эзләргә  кирәк, ә намаз – ул бик күп авыруларның иң яхшы профилактикасы”.

Тулаем алганда, уку елы әйбәт кенә башланып китте. Шунысы сөендерә: бөтен уңайлыклары булган зур, бик матур бинабыз бар, халык бик ошатып укып йөри, барыбызга да шөкер итеп тырышасы гына.

 

-         Укучыларга теләк-нәсыйхәтегезне җиткерсәгез иде.

  Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән кеше машинаны үзе идарә итеп кузгалып китсә, нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Бүген исә бик күп кеше кирәкле канун-кагыйдәләрне өйрәнмичә, “тормыш” дигән машинада бара, кайберләре хәтта кайда “газ”, кайда “тормоз” булганын да чамаламый. Моны дини гыйлемнең кирәклегенә ишарә итеп әйтүем.

   Безнең тормышыбыз ул үзенә күрә бер сынау, аны белем-сабак йорты белән дә чагыштырып була. Әйе, тормыш ул – иң катлаулы мәдрәсә. Без көн саен нәрсәдер эшлибез, нәрсәгәдер омтылабыз, шулай итеп, Аллаһ каршында көн саен имтихан тотабыз. Үземә яхшы булсын дип кемгәдер авырлык китерсәң, нинди дә булса проблемаңны хәл иткәндә хәрамга керсәң, ахирәт “зачёткасына” икеле куялар инде. Ә Кыямәт көнендә “Госэкзамен” булачак. Шуннан соң “зачётканы”, ягъни гамәл дәфтәреңне тоттыралар да, йә җәннәткә, йә җәһәннәмгә билгелиләр. Шуңа күрә без барыбыз да “тормыш” дигән мәдрәсәдә “укучы” шәкертләр. Имтиханнарны яхшырак биреп барыр өчен һәм Госэкзаменга әзерләнү өчен  мәдрәсәбездә белем алырга чакырам. Файдасы булмыйча калмас...

 

                            Әңгәмәдәш - Г.Миңнеханова

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана