Корбан бәйрәмен үткәрү һәм корбан чалу тәртибе

18 октябрь 2012 ел 08:56

Бәйрәмгә ун көн кала Зөлхиҗҗә ае башлана. Бу ун көн  - зур бәрәкәт һәм догаларның кабул булу көннәре.

Бу ун көндә башкарыла торган эшләр:

1.    Хаҗ һәм гомрә кылу - бу ун көндә башкарыла торган эшләрнең иң күркәме;

2.    Бәйрәмгә кадәр ун көн дәвамында ураза тоту. Бәйрәм көнендә ураза тоту тыела. Уразаны Гарәфә көнендә тоту аеруча саваплы (быел ул 24 октябрьгә туры килә);

3.    Аллаһы Тәгаләне ешрак искә алу. “Аллаһу әкбәр”, “Әлхәмдүлилләһ” кебек сүзләрне кабатлау;

4.    Тәүбә итү һәм карышулардан тыелып буйсыну;

5.    Күбрәк дога кылу, сәдака тарату, Коръән уку, рөхсәт ителгәннәргә омтылып, тыелганнардан тыелу;

Бәйрәм көнендә һәр мөселман ир-ат гает намазында катнашырга тиеш. Бу бәйрәм намазында хатын-кызларга, балаларга һәм авыру кешеләргә катнашмаска рөхсәт ителә.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу вакыты җитә.

 “Корбан” сүзе нәрсәне аңлата?

Гарәп теленнән “корбан” сүзе “нәрсәгә дә булса якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. “Кәүсәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз”, ди.

Корбан чалу вакыты

Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.

Күп катлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Ә кайбер мәчет ишегалларында, билгеле бер санитар шартлар үтәлгәндә корбан чалу өчен махсус урын оештырыла, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.

Кем корбан чала ала?

Корбан чалуны үз исеменнән дип ниятләүче кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше корбан чала алмый икән, моны ул ышанган башка берәү үти.

 

Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?

Дөя, сыер, сарык  һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике  яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап)  сарык яки тәкә.

Нинди физик кимчелекләре булганда хайваннарны корбан чалырга ярамый?

Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.

 

Корбан итен кая куярга?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп  туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: “Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз”, дигән.

Корбаннан калган сөякләрне җиргә күмәргә кирәкме?

Кан, сөякләр һәм ит изге дип исәпләнмиләр, бары тик гамәл генә изге була. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез.

Әгәр дә кешенең корбан чалырга мөмкинлелеге булып та, ул корбан чалмаса?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаган кеше безгә якын килмәсен...” Шунысы кызык: бер пенсиягә яшәгән әбиләр һәм бабайлар алдан язылып, корбан чалалар, ә аларның хәлле балалары моны эшләмиләр. Әгәр дә пенсионерлар корбан чалырга мөмкинлек табалар икән, яшьрәк буын да елга бер тапкыр мондый мөмкинлекне таба ала. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгаләгә бездән ит тә, май да, тире дә кирәкми. Без Аның безгә биргән мәрхәмәте өчен рәхмәт йөзеннән корбан чалабыз, һәм шуның ярдәмендә гөнаһлардан котылабыз.

Корбан чалмаган, ләкин теләсә нинди юл белән корбан итенә хуҗа булырга тырышкан кешеләргә килгәндә, алар гөнаһтан башка бернәрсә дә ала алмыйлар.

 

Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,

Бөгелмә мөхтәсибе

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана