Мәдрәсәләрнең татар мәгърифәтенә керткән өлеше (ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы)

14 сентябрь 2012 ел 07:12

Патша самодержавиесенең сәясәте татарларга йөзләрчә еллар буена дөньяви мәктәпләр ачарга мөмкинлек бирмәгән. Патша хакимияте татарларның артта калуын мәңгелек итәргә, аларны ярлылыкка, мескенлеккә дучар итәргә, хуҗалык алып баруның, сәнәгатьнең алдынгы рәвешен үзләштерүләрен булдырмаска, фән һәм мәдәниятнең югары казанышларыннан ераграк тотарга тырышкан.

XIX гасыр ахырына патша строе һәм консерватив даирәләрнең куйган киртәләренә дә карамастан, татар җәмәгатьчелегендә дөньяви белем алуга таба җитди борылыш күзәтелә. Элекке уку-укыту алымнарына күнеккән мәдрәсәләрне реформалау өчен татар буржуазиясенең радикальрәк өлеше, эшлекле даирәләре чыгыш ясый. Аларга гамәли эшчәнлекләрен – сәнәгатьне үстерү өчен, дөньяви белемнәргә аз гына булса да ия хезмәткәрләр кирәк була. Дөньяви белем бирү яклылар арасында Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлар, Шакир һәм Закир Рәмиевләр, фабрикант Акчуриннар, Үтәмешевләр, Азимовлар кебек зур сәнәгатьчеләр булганнар. Шул туфракта татар милли хәйриячелеге чәчәк аткан. Хөсәеновларның, аеруча Әхмәт Хөсәеновның (Әхмәт бай), татар рухи мәдәниятенең танылган химаячеләре, яклаучылары булып даны таралган булган. Алар мәчетләр төзүгә, мәктәпләр, мәдрәсәләр ачуга йөзәрләгән мең акчаларын химая иткәннәр, уннарча уку йортларын үз акчаларына яшәткәннәр, аеруча сәләтле шәкертләрне чит ил уку йортларына югары белем, тәҗрибә туплау өчен җибәргәннәр һ. б. Бик олы мөлкәтләргә ия булмасалар да, милли мәгърифәтне үстерүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә һ. б. сизелерлек өлеш кертүче башка химаячеләрнең исемнәрен дә тарих саклап калган. Мәсәлән, Җ.Сәгъдиев дигән сәүдәгәр Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсенә – 10 мең сум, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелеше өчен шулай ук 10 мең сум, Казан хәйрия җәмгыятенә 2 мең сум, бу җәмгыятьнең бала тудыру шифаханәсе бүлегенә 3 мең сум иганә иткән.

Табигый, милли дөньви мәктәпләрне бик каты тыю, аларның дин юнәлешендә генә эшләү мөмкинлекләре булу шартларында, җәдиди мәдрәсәләрдә дини предметларга зур урын бирелгән. Һичбер искәрмәсез, һәрбер мәдрәсәдә төп предметлар итеп, Коръән тәфсире, хәдисләр (пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм сүзләре), гакыйдә (иман), фикъһе (шәригать нигезләре) һ. б. куелган. Ләкин яңа дәвер, хакимнәрчә, дөньяви предметлар кертүне таләп иткән, һәм бу яңа предметлар җәдиди мәдрәсәләрнең программаларына тагын да күбрәк кертелә башлаган. Яңага омтылыш татарлар аеруча күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан мәдрәсәләрдә: “Мөхәммәдия”, “Касыймия” (Казан), “Галия” (Уфа), “Хөсәения” (Оренбург), “Рәсүлия” (Троицк), Иж-Бубый (элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылы) мәдрәсәсендә һ. б. аеруча көчле була. Кайбер җәдиди мәдрәсәләрдә, һичбер искәрмәсез, урта мәктәп курсына керә торган үз вакытының барлык дисциплиналары да (ә кайвакытта, педагогик кадрлар әзерләү зарурлыгы сәбәпле, күбрәк тә) укытылган.

Мәсәлән, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә XX гасыр башында рус теле, арифметика, матур язу, рәсем (сызым), хисап, география, физика (табигать белеме), Россия тарихы, гомуми тарих, төрки халыклар тарихы, фән һәм сыйныфлар тарихы, фәраиз (мирас бүлү турындагы фән), этика, гигиена (тыйб фәне), юриспруденция, метрика, риторика, психология, мантыйк (логика), фәлсәфә, укыту методикасы, педагогика, гарәп теле, фарсы теле, гарәп әдәбияты укытылган. Табигый ки, иншалар (сочинениеләр), изложениеләр язылган, төрле текстлар да ятланган. Татар теленә килгәндә исә, ул гомуми “төрки тел” исеме астында укытылган, ә туган  телдә уку исә “кыраәте төрки” (төркичә уку) дип аталган.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә рус телен өйрәнүгә гаять нык игътибар бирелгән. Мәсәлән, башлангыч һәм урта сыйныфларда, 11 ел буена (мәдрәсәдә 1913 елда 14 еллык укыту курсы булган) шәкертләр көн саен рус телен өйрәнгәннәр, ягъни, аңа атнасына  алты дәрес бүленгән булган, ә башка предметларга – иң күп дигәндә ике дәрес. Шуңа да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучылар рус мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш керткәннәр, тәрҗемә эше белән актив  шөгыльләнгәннәр.

“Мөхәммәдия”не тулы хаклык белән Октябрьгә кадәрге чордагы татар дарелфөнүне (университеты) дип атау хаклыкка туры килә. Бүгенге көндә дә “Мөхәммәдия” Татарстанның мөселман уку йортлары арасында иң яхшыларыннан санала. 36 ел җәдиди уку йорты булып эшләү дәверендә (1882-1918), аның диварларыннан  милләт алгарышына хезмәт куйган меңнәрчә  югары хәзерлекле шәхесләр чыккан. Аларны милләтебезнең “энҗе кашы” һәм горурлыгы дип санарга була.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең тышкы күренеше дә игътибарга лаек. 1907 елга ул өч зур таш корпустан торган, ашханәсе, шифаханәсе, аяк киемен тегү һәм ремонтлау, агач эшкәртү, китап төпләү кярханәләре булган. Мәдрәсә территориясендә бакча булган, кышын анда шугалак ясаганнар, шәкертләр анда тимераякта шуа торган булганнар.

Милли мәгариф системасында шулай ук зур мәдрәсә – “Хөсәения” дә әһәмиятле урын биләгән. Анда 8 дини, 20 дөньяви предмет укытканнар. Дөньяви предметлардан татар теле, төрки (татар) әдәбияты, гарәп, фарсы, рус телләре, арифметика, география, тарих, геометрия, зоология, гигиена (тыйб фәне), табигать белеме, химия, логика, этика, фәраиз, гарәп риторикасы, укыту методикасы һ. б. фәннәр укытыла. 1906 елда “Хөсәения” мәдрәсәсе өчен бар уңайлыклары – электр яктыртылуы, пар белән  җылыту системасы һ. б. булган өч катлы мәһабәт бина төзелә. Эчке җиһазлауларын искә алмыйча, бинаны төзү үзе генә дә, Әхмәт Хөсәеновка 97 мең сумга төшә. 1907/1908 нче уку елында “Хөсәения”дә 310 шәкерт белем алган. Мәдрәсә персоналы 14 мөгаллим, мөдир, аның урынбасары, 2 тәрбияче, сәркатип, 11 техник хезмәткәрдән торган. Мәдрәсәнең һәр каты билгеле бер вазифа үтәгән. Мәсәлән, беренче катта башлангыч  сыйныфлар, ашханә, хезмәт күрсәтүче персонал өчен  махсус бүлмәләр урнашкан булган. Икенче катта урта, югары (игдадия), әзерлек сыйныфлары, өченче катта йокы бүлмәләре һәм мәдрәсәгә махсус кушып төзелгән мәчет урнашкан булган.

Уфаның җәдиди “Галия” мәдрәсәсе дә югары абруй белән файдаланган. Аның диварларыннан татар, башкорт һәм башка төрки халыкларның каләм әһелләре, мәгариф-мәдәният хезмәткәрләре һәм башка өлкәдә танылган милләтпәрвәрләрнең тулы бер буыны тәрбияләнгән. «Конфессиональные школы» отчётын төзегән Я.Д. Коблов: “Бу фәннәрне өйрәнү нәтиҗәсендә, анда укучыларның акыл үсеше бик югары биеклеккә кадәр күтәрелә”, – дип юкка гына билгеләп үтмәгән инде.

1911 елгы санда инглиз журналы «The Muslim world (Мөселман дөньясы)» җәдиди мәдрәсәләрнең уку планнарын анализлап, “алар классик гимназия планнары белән охшашлар, бары тик грек һәм латин теле урынына аларда гарәп һәм фарсы теле”, дип билгеләп үткән.

СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты 1918 елның 10 февраль карары белән Казандагы “Мөхәммәдия”, “Касыймия”, Уфадагы “Галия”, “Госмания”, Оренбургтагы “Хөсәения”, Троицкидагы “Рәсүлия” һәм Иж-Бубый мәдрәсәләрен, бу мәгариф уку йортларының алардагы белем бирү дәрәҗәсен һәм инкыйлабка кадәрге бу уку йортларын бетереп чыгучыларның хокукларын рәсми тану буларак, педагогик көллиятләргә, ягъни, махсус урта уку йортларына тиңләнгәннәр. Бу карарның  зур символик әһәмияте бар.

Борынгы вакытлардан алып Октябрь инкыйлабына кадәр кулланылган уку дәреслекләре исемлеге дә гаять зур. Мәсәлән, 1917 елда цензорлык комитеты  татар мәктәп-мәдрәсәләрендә 1911-1913 елларда кулланылган дәреслекләр буенча “Дәреслекләргә күзәтү” басмасын нәшер иткән. Бу “Күзәтү” дә татар телендә чыккан, элек нәшер ителгән һәм берничә тапкыр бастырылган “гомум кабул ителгән” 394 дәреслеккә анализ бирелгән.

Бу дәреслекләрнең 70 проценты дөньяви фәннәр буенча булган. Методик ярдәмлекләр дә бастырылган. Мәсәлән, Г.Коләхмәтов “Математика укыту методикасы” хезмәте бастырып чыгарган. Октябрьгә кадәрге чорда күп кенә татар галимнәре: Х.Корбангалиев, Я.Айманов, И.Хәмиди – табигать белеме; Д.Абызгильдин, М.Бәхтияр, Р.Ибраһимов – астрономия; Г.Фәхретдинов, И.Хәмиди – ботаника; Г.Шонаси – химия; Г.Гыйсмәти, Х.Зәбири – физика; И.Хәмиди, Д.Габидуллин, Х.Гайнелгибад – анатомия һәм гигиена; Г.Мәхмүди – логика; К.Насыйри, Г.Салихов, И.Сөләймани этика буенча һ. б.

Халык мәгарифенең уңышлары күзгә ташланып тора. Дөньяви мәгарифкә таба юнәлеш алу – кире борылмаслык юнәлеш ала. Иске караш тарафдарларын бик каты каршылык күрсәтүләренә дә, патша администрациясенең көчле басымына да карамастан, яңалык үзенә юл яра. Уку процессының европалашуы барлык уку-укыту эшчәнлеген үзгәртеп коруга юнәлтелгән тулы бер хәрәкәткә әйләнә. 1910 елга Казан губернасындагы бар татар мәктәпләренең 90 процентының укуга өйрәтүдә аваз (җәдиди) ысулына күчеп бетүе дә мондый тәрәккыятьнең бер күрсәткече булып тора.

1905 елга бер Казан губернасында гына да мәктәп һәм мәдрәсәләр саны 845 була, аларда 54549 укучы белем ала, шул исәптән 34860 малай һәм 19599 кыз бала. Губернадагы милли уку йортларының саны бер тайпылусыз артуын дәвам итә: 1907 елга аларның саны 877 гә (66787 укучысы белән), 1913 елга – 967 гә (79496 укучы) җитә.

Патша хөкүмәте “башка милләт” мәгарифенең, бу мәгариф системасының европалашуы, тәрәккыять, милли яңарыш өчен тырышкан татар зыялылары кулында булуына ирек куярга теләмәгән. XIX һәм XX гасыр башында хөкүмәт татар халкы арасында, мәдрәсәләрдә рус сыйныфлары, татар телле балалар өчен рус мәктәпләре, авылларда рус-татар мәктәпләрен көчләп ачтыра башлый. Бернинди шик тә юк, 1914 елның августында беренче бөтендөнья сугышы  башланмаса, патша системасы, бик озак икеләнмичә, бар татар мәгарифенә үлем карары чыгарган булыр иде, татар мәктәп системасын теге яки бу дәрәҗәдә тәэмин итеп, милләтнең рухи яңарышына һәм күтәрелешенә ярдәм итеп торган бар чыганакларны да ябар иде. Халыкара кан коешка күчү  шартлары гына патшаның чикләнмәгән хакимиятен армияне “туп азыгы” белән тәэмин итеп торган татар халкы муенындагы элмәкне бераз бушатырга мәҗбүр итә.

Марат хәзрәт МӘРДАНШИН,
тарих фәннәре кандидаты,

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые

 

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана