Бәхәсле фильм коткысына бирешмик

20 сентябрь 2012 ел 13:39

Һичшиксез, Рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) шәхесе һәр мөселман өчен дә беренче урында тора. Һәм беребез дә аңа карата әйтелгән начар фикерләрне тыныч кабул итә алмый. Ләкин, Пәйгамбәребез (сгв) мөселманнарда мондый ярсуны хуплар иде микән?! Ул үзе бик тыйнак кеше булган, аның яһүд күршесенә карата мөнәсәбәтен искә төшерү дә җитә. Икенче мисал – хатынын зина кылуда гаепләгәндә дә үзен бик тыныч тота. Хәтта ызгыш китереп чыгарган Мәккәдә мөнафикъ буларак танылган Габдулла ибн Убаяга бернинди җәза да бирми.

Бүген исә без, мөселманнар, кызу канлыга әйләндек, теләсә кайсы очракны сәбәп итеп кызып китәргә әзербез. Нәтиҗәдә, безнең кызулыкны безгә каршы кулланалар да. Америкада Мөхәммәд пәйгамбәргә (сгв) кагылышлы бәхәсле фильмның чыгуы – финанс-сәяси даирәдәге билгеле берәүләрнең үз мәнфәгатьләренә ирешер өчен алдан уйланылган коткысы, мөгаен. Бәлки Президент Обаманы башкага алыштыру вакыты җиткәндер, ә бәлки бүтән сәбәпләр шундый фильм әзерләүгә этәргәндер?! Әйтик, ни өчен бу фильм ике ай дәвамында (интернетта киң таралган “Ютуб” чыганагында) беркемнең дә игътибарын җәлеп итмәгән соң? Ни сәбәпле анда тавыш өстенә тавыш яздырылган?

Фильм төшерүчеләрнең төп максаты мөселманнар хәтерен калдыру булса да, нигә алар белән заманча, судка биреп эш итмәскә, гафу үтенүләрен сорап, рухи зыян өчен компенсация сорамаска? Әгәр дә алар бер тапкыр булса да үз гамәлләре өчен акча түләсәләр, башка вакытта бүтәннәр өчен бу сабак булыр иде.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең

беренче урынбасары

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана