Дин өлкәсе аерым әһәмияткә ия

14 сентябрь 2012 ел 07:59

13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларга еллык Юлламасын җиткерде. Тарихи-мәдәни мирас елында матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен саклап калу өчен шактый эшләр башкарылды. Яңа музей комплекслары һәм яңадан торгызылган объектлар мөһим мәдәни һәм мәгариф үзәкләренә әверелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында шул хакта билгеләп узды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы бүген Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узды.

“Шуны билгеләп узу зарур: үткәнгә сакчыл карашны бер акция яки программа кысаларында гына формалаштырырга ярамый. Бу бурыч мәңгелек”, - дип ассызыклый Президент.

Рөстәм Миңнеханов шәрехләп узганча, Идел Болгарында ислам кабул итүгә, Изге Ана Казан иконасын данлауга багышланган чаралар, мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча масштаблы эшчәнлек, безнең бай мираска ихтирамлы мөнәсәбәтне һәм Россия Федерациясе мәдәнияте һәм рухилыгына сизелерлек өлеш кертүне ассызыклый.

Республика башлыгы билгеләп узганча, дини өлкә һәм, иң беренче чиратта, безнең үзәкләштерелгән дини оешмалар – республика мөселманнарының Диния нәзарате һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенең традицион дини-әхлак кыйммәтләрен алга сөрү эше аеруча зур актуальлеккә ия.

Рөстәм Миңнеханов республикада хакимлек иткән тынычлыкны какшатырга теләп оештырылган мөселман дин әһелләренә каршы террорчылык актларын да әйтеп узды. “Без вакыйгаларның мондый борылышына әзер түгел идек. Тотрыксызлыкка этәрүче радикаль дин агымнары үсешенә юл куярга ярамый”, - ди Президент. “Намус иреклелеге һәм дини берләшмәләр турындагы” ТР Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары, республика мөселманнарының Диния Нәзарәте чит идеология үтеп керүгә чик куярга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Җәмгыять дини һәм милли экстремизмның теләсә-нинди чагылышларына каршы торырга тиеш”, - ди ул.
Татарстан җитәкчесе фикеренчә, дини белем бирүне сыйфатлы төстә яңартуга, дини кадрларны әзерләүгә теләктәшлек итү мөһим. “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” белем бирү курсы бик җитди игътибар таләп итә. Мәктәп баскычыннан ук без дөрес аңлату эшләре алып барырга тиеш”, – дип басым ясый Рөстәм Миңнеханов.

“Татар-информ”

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана