Коръән – Исламның иң төп чыганагы

22 август 2012 ел 08:37

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2012 ел, белгәнебезчә, Татарстанда "Коръән елы" дип игълан ителде. Агымдагы елда башкарылган эшләрне яктырту һәм иң мөһиме изге китап -Коръән турындагы мәгълүматларны тарату, халыкка Коръән Кәримдә язылган дини кыйммәтләрне җиткерү максатыннан godkorana.ru сайты булдырылды. godkorana.ru сайтыннан изге китапка багышланган чираттагы язманы тәкъдим итәбез.

 
Коръән – Исламның иң төп чыганагы
 
Коръән – Аллаһның Сүзедер. Коръәни-Кәрим – пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаху галәйһи вә сәлләмгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Җәбраил фәрештә аша (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!) егерме өч ел буе иңдерелгән Изге Китаптыр. Бу – алдан күрүнең мәңгелек шаһиты, һәм аннан алда булган Изге Язмаларның биниһая хак икәнлекләрен раслаган, Аллаһның соңгы кануннарын җирдә урнаштыра барган соңгы илаһи Сүздер.
 
Коръән – мөселман тәгълиматы вә хокукының, әдәп-әхлак кагыйдәләренең төп чыганагыдыр. Бу Изге Китапның тексты, эчтәлеге буенча да, текстының төзелеше буенча да – Аллаһның үз Сүзләредер. Коръән тексты барлыкка килүгә бер генә бәндәнең дә катнашы юктыр. Андагы һәр сүзнең мәгънәсе бар җиһанда бара торган вакыйгалар турындагы мәгълүматларны саклаган Изге Язмаларның илаһи архетибы булып торган Мәңгелек Китаптагы язмаларга туры киләдер. Коръәнне Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!) аркылы Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) күңеленә салган, ә ул бу сүзләрне хәтерендә калдырган һәм аларның тирәнтен мәгънәсен үзләштергән. Җәбраил фәрештә (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!) кайвакыт Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) алдына кеше рәвешендә килеп баскан. Сүзләрнең Мөхәммәд пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шул рәвешчә иңдерелүенә аның сәхабәләре шаһит булганнар. Ә кайбер вакытта фәрештә табигый тышчага ия булмыйча, илаһи тавыш булып ишетелгән. Иңдерелүләрнең бу иң авыр төре булган. Бу мизгелләрдә Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) йөзен тир каплап алган. Изге Язмалар Мөхәммәд пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) башка төрдә дә иңдерелгәннәр.
 
Бу вәхиләр Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!) гарәп дөньясындагы иҗтимагый һәм мәдәни үзенчәлекләр шартларында башкарылган акыл һәм психик үзенчәлекләр нәтиҗәсе дип белдерүләрнең, шуңа охшаш теләсә нинди белдерүләрнең, – үз файдаларына бер генә дәлилләре дә юк.
 
Коръәннең исеме. Күпчелек галимнәр “Коръән” сүзенең мәгънәсен аңлата торган кара-а фигыленнән барлыкка килгән дип исәплиләр. Анда аятьләрдән торган сүрәләр, алардагы хак фикерләр һәм акыллы киңәшләр җыелган; аларны уку исә, гаҗәеп рухи чистарынуга һәм тынычлануга мөмкинлек бирә.
Изге Коръәндә аның тирән мәгънәви эчтәлеген һәм үзенчәлекләрен чагылдырган башка исемнәр дә телгә алына. Араларында иң киң таралганы – Китаб (Китап).
Шулай ук Зекер (Искә төшерү), Фуркан (Аеручы) исемнәрен куллану да очрый. Коръәннең бу исеме аның яхшыны яманнан, хакны нахактан, хәләлне хәрамнан аеруы белән бәйле.
 
Коръәннең, гарәп телендә кулланылышта йөргән  башка исемнәреннән Тәнзил (Иңдерелеш), Борһан (Исбатлаучы), Хаккъ (Дөреслек), Нур (Яктылык) һәм башкаларны күрсәтергә була. Югарыда санап үтелгән һәр эпитет та Коръәннең гарәпчә текстында очрый, ә Коръән тексты язылган китапның үзен, гадәттә, мөсхәф (күплектә – мөсәхиф) дип атаганнар.
 
Коръәннең мөселманнар тормышында тоткан урыны. Коръәнне иңдерүнең төп максаты – бәндәләрне хак юлга, әхлакый чистарыну һәм рухи камиллеккә ирешүгә юнәлтү. Ә хак юлга омтылыш һәр инсанда да табигый. 
Коръән яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Аның хакыйкый аятьләре ышандырырлык  дәлилләр һәм кирекаккысыз исбатлаулар белән раслана. Алар “сынама, иманыңа кил” кагыйдәсен кире кагып, “сынап кара, аннан иманыңа кил” дигән яңа тормыш таләбен игълан итәләр. Коръәндә болай диелгән (мәгънәсе): “Гауга чыганагы булган бәхәсле мәсьәләләрне яхшылап аңлатып бирерсең дип, иман китергән халыкка тугры һәм хәерле юл булсын дип, Без сиңа бу Китапны иңдердек”. (“Нәхел (Бал корты)” сүрәсе, 64 нче аять).
 
Коръән гарәп телендә аңлаешлы итеп иңдерелгән гаҗәеп аһәңе, анык теле, композицион төзеклеге, грамматик конструкцияләренең дөреслеге белән аерылып тора.
 
Коръәндә бер генә артык та, очраклы да фикер юк. Ә аның мәгънәсе турында уйланулар, – иң лаеклы шөгыльләрдән санала. Коръәндәге хакыйкать турында уйланулар күңелгә ачыклык кертә, үзенең чиксез тирән мәгънәсе белән укучыны гаҗәпләндерә. Коръән безне урап алган дөнья гүзәллегенең кадерен белергә өйрәтә, Аллаһы Тәгалә безне тәүбәгә килсеннәр дип җибәрелгән андагы билгеләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Коръәндә (мәгънәсе): “Әлиф. Ләм. Ра. Раббының рөхсәте белән инсаннарны караңгылыктан яктылыкка әйдәп, һәр нәрсәне җиңүче, мактауга лаек Аллаһның юлына чыгару өчен сиңа иңдергәнебез бер Китап ул – Коръән”, – диелгән (“Ибраһим” сүрәсе, 1 нче аять).
Шуңа да Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Коръәнне өйрәнүчеләр, аны башкаларга да өйрәтүчеләр – минем иң яхшы дәвамчыларым булырлар дип аңлаткан.
 
Коръәннең үзенчәлекләре. Изге Коръән – бар кешелек дөньясына  мөрәҗәгать буларак иңдерелгән Изге Китап. Анда күрсәтелгән рухи чистарыну юлы шулкадәр камил ки, – аның әһәмияте безнең көннәргәчә югалмаган, һәм ул Ахырзаманга кадәр югалмаячак та. Менә ни өчен Мөхәммәд Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “– Иң яхшы шаһитлек нинди шаһитлек? – дип сора һәм болай дип җавап бир: минем белән сезнең арагызда Аллаһ шаһит, – диген. – Бу Коръән сезне һәм балигълыкка ирешкәннәрне кисәтер вә нәсихәтләү өчен миңа иңдерелде. Аллаһ белән бергә башка илаһларның да булганлыгынамы сез шаһитлек итәсез? – диген. – Мин (ул эшкә) шаһитлек итмим, – диген, тагын әйт: – Ул – бердәнбер Аллаһ. Мин Аллаһка тиңләштерелгән нәрсәләрдән ерак торам, – диген”, – дип әйтергә  кушылган (“Әнгам (Мал-туар)” сүрәсе, 19 нчы аять). Мөселман галимнәре бу Изге Язмаларның уникаль булганлыгын күрсәтә торган кайбер үзенчәлекләр турында искәртәләр.
 
Коръән бервакытта да үзгәртелмәячәк, ничек иңдерелгән булса, шул хәлдә сакланачак, чөнки Аллаһы Тәгаләбез әйткән (мәгънәсе): “Коръәнне Без иңдердек. Бу – Хакыйкать. Әлбәттә, аны Без үк саклаячакбыз да” (“Хиҗр (Хиҗыр иле)” сүрәсе, 9 нчы аять).
 
Илаһи Сүзләр тезмәсен төгәлләп, Коръән, алда иңдерелгән Изге Китаплар турында да шаһитнамә бирә, аларның Аллаһ тарафыннан иңдерелгән булуын дәлилли (мәгънәсе): “Бу Китап (Коръән) шәһәрләребезнең анасы (Мәккәдә) һәм аның тирәсендә яшәүче кешеләрне кисәтер өчен, сиңа иңдерелде вә ул – үзеннән элек килгән китапларны дөресләгән мөбарәк Китаптыр. Ахирәткә инанганнар моңа да (Коръәнгә) ышанырлар шәт һәм алар намазларын дөресләп укуларын дәвам итәрләр” (“Әнгам (Мал-туар)” сүрәсе, 92 нче аять).
 
Коръәннең чагыштырырлык тиңе юк. Бүгенге көнгә кадәр әле беркемнең дә, эчтәлеге буенча да, төзелү рәвеше буенча да, аңа охшаш, хәтта иң кечкенә генә бер сүрәсенә охшаш булса да, безнең нинди дә булса берәр фикер (текст) яза алганы юк, һәм булмаячак та. Андагы хакыйкатьләр безнең көннәрдә дә фәнни ачышлар белән расланалар.
Коръән сүрәләрен гарәп телен белмәгән кешеләр дә хәтерендә җиңел калдыра ала. Коръән алдан иңдерелгән Изге Язмаларның асылын тапшыра.
 
Коръәннең тагын бер үзенчәлеге: анда, өлешчә, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәм аның сәхабәләре тормышына кагылышлы кайбер вакыйгаларның да (сүрә һәм аятьләрнең) иңдерелүе. Бу аларга тынычлану һәм иман таратуда өмет, ышаныч биргән.
Коръән иңү. Коръәннең төзелеше
Коръәнне язма рәвештә теркәү. Изге Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өлешләп иңдерелгән. Чираттагы Илаһи Сүзне кабул иткәч, ул аны шунда ук язып куярга кушкан. Хәтта иң авыр минутларда да, Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакытта да, хәрби чыгышлар вакытында да, аның янында иңдерелгән аятьләрнең текстын теркәргә әзер торучы, язу эшләрен башкаручы берәр кеше торган.
       
 Мәккәдә Коръән текстларын иң беренче Абдулла бине Саад язып барган. Мәдинәдә бу мактаулы эш Убай бине Каабка йөкләтелгән. Ачылышларны язып баручылар арасында Әбу Бәкер, Гомәр бине әл-Хәттаб, Госман бине Гаффан, Али бине Әбу Талиб, Зөбәер бине әл-Аүвам, Хәнзилә бине әр-Раби, Шураһбил бине Хәсәнә, Габдулла бине Рәваха һәм башкалар булган. Коръәнне Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сүзләреннән аның кырыкка якын сәхабәсе язып барган.
 
 Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вакытында аятьләр хөрмә агачы яфракларына, яссы ташларга, тире кисәкләренә, дөяләрнең калак сөякләренә язылып барылганнар. Язу өчен караны корымнан ясаганнар. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иңдерелгән аятьләрне кая, кайсы сүрәгә урнаштырырга кирәк икәнлеген аңлаткан.  Аллаһның Сүзләрен теркәп куйгач, язып баручы аны Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) укып күрсәткән, хаталар җибәрелгән очракта, аның  җитәкчелегендә алар төзәтелгәннәр.
Коръәннең тулы сакланышын тәэмин итәр өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхабәләрен Коръәнне ятларга өндәгән. Күп кенә мөселманнар бар Коръәнне яттан белгәннәр.
 
Коръән тулысынча Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе исән вакытта ук язмага күчерелеп беткән булган. Күп кенә хәдисләр шул турыда сөйли. Мәсәлән, Мөслимнән китерелгән хәдистә: “Коръән белән сәяхәт кылмагыз. Дошманнар кулына эләгүе бар”, – диелгән. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Әмир бине Хәмзәгә җибәрелгән билгеле юлламасында: “Дини чистарыну үтмәгән бер генә кеше дә Коръәнгә кагылмасын”, – диелә (Мәлик, Нәсаи). Болар, һәм шуңа охшаш башка хәлләр, сәхабәләрдә Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вакытында ук язмача теркәлгән Коръәннең күп нөсхәләрдә булуын дәлилли. Шул рәвешчә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) заманында Коръән ике мәгънәсендә дә сакланып калган: кешеләрнең күңелләрендә дә, язма рәвештә дә.
 
Тик әле ул бер китап буларак җыелмаган була. Бу эшчәнлек күп төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә мөмкин булмаган.
Беренчедән, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) чорында, Коръәнне төрле аерым битләргә генә язып барган вакытта, аны бер җыентыкка туплауның – Коръәнне язма төргәкләргә теркәргә кушкан Әбу Бәкер хәлифә вакытындагы кебек, яки Коръәнне бер китапка туплап, аның төгәл күчерелмәләрен эшләргә кушкан хәлифә Госман хакимлеге вакытындагы кебек, – ул кадәр зарурлыгы да булмаган. Ул вакытларда мөселман җәмгыяте иң югары күтәрелеш чорын кичергән. Коръәнне яттан укучылар күп булган. Ул чор гарәп халкында, язма текстларга нигезләнүгә караганда, яттан сөйләү сәнгатенә зур өстенлек бирелгән.
 
Икенчедән, Коръән тулаем иңдерелмәгән, Хакыйкать иңдерелү егерме өч ел буе дәвам иткән.
Өченчедән, Аллаһы Тәгалә теләсә, Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) элек иңдерелгән аять яки аятьләрне инкарь итәрлек яңа фикер, ачыш иңдерелү мөмкинлеге алдында да торган, чөнки, иңдерелгән соңгы аять белән Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вафаты арасында бары тугыз гына көн һ. б.
 
Коръәнне бер җыентыкка туплау. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вафатыннан соң, Коръәнне белүчеләрнең саны кими һәм аның текстын өлешчә югалту ачык күзаллана. Гомәр бине әл-Хәттаб хәлифәне – ягъни Әбу Бәкерне барлык Коръән белгечләре дә хуплаган киңәшкә – бердәм җыентык төзү кирәклегенә күндерә. Гомәрнең тәкъдимен, изге башлангычын хуплап, хәлифә Зәед бине Сабитка, Мәдинәдә яшәүче барлык сәхабәләрдән Коръән язмаларын җыеп алырга, аять һәм сүрәләрне Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе укыган эзлеклелектә урнаштыру һәм дә ул җыентыкны башка галимнәр фикере белән дә килештерү бурычын йөкли. Бу эшчәнлек елга якын дәвам итә, аннан соң килешенгән, фикер уртаклыгы табылган бу җыентык Әбу Бәкергә тәкъдим ителә. Хәлифәнең вафатыннан соң Коръән тексты Гомәр хәлифәгә, ә аннан соң, васыяте буенча, аның кызына, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хатыны, бар мөэминнәрнең анасы буларак саналган Хафсә бине Гомәргә күчә.
 
Тарихчылар фикеренчә, Госман хәлифә вакытында уртак төгәллеккә китерелгән Коръән дүрт нөсхәдә төзелгән. Аларның беренчесе – Мөсхаф-имам дип исем алганы – Мәдинәдә калдырылган, ә калганнары Куфа, Басра, Шам (Сүрия) шәһәрләренә җибәрелгән.
 
Күп кенә тикшерүчеләр фикеренчә, Мәдинәдә калдырылган нөсхә Әндәлүзгә күчерелгән булган. Аннан соң – Мароккога, ә 1485 елда ул Сәмәркандка барып эләгә. 1869 елны Россия галимнәре аны Санкт-Петербургка алып китәләр, ул анда 1917 елга кадәр була. Совет хакимияте вакытында манускрипт кире кайтарыла: 1924 елны ул Ташкентка күчерелә.
Беренче җыентыклар бик җентекләп төзелсәләр дә, аларда диакритик нокталар һәм сузыкламалар (сузык авазларны аңлатучы тамгалар) булмаган.
 
Беренче этапта текстка сузыкламалар урнаштырылган. Басра губернаторы Зияд бине Сөммәя (672 елны вафат) фәрманы буенча, бу эшне гарәп теле буенча билгеле белгеч Әбу бине Әсвад әд-Дуали (688 елны вафат) җитәкчелегендә утызлап язу-сызу эшен башкаручы хезмәткәр башкарып чыга. Әл-Хәлил бине Әхмәд (791 елны вафат) вакытында, ул сузыклар өчен өстәмә тамгалар (һәмзә, тәштит һ. б.) кертелгәч, сузыкларны урнаштыру хәзерге рәвешен алган.
 
Икенче этапта диакритик нокталар куела, кыска һәм озын сузыклар өчен тамгалар эшләнә. Гыйрак хакиме әл-Хәҗҗаҗ бине Йосыфның (714 елны вафат) фәрманы буенча бу мәсьәләне Насыйр бине Асым (707 елны вафат), Яхъя бине  Ягамур (746 елны вафат) башкарып чыга. Шул вакытта инде Коръәнне утыз өлешкә бүлә торган билгеләр (җузлар) кертелә. Бу очракта гамәли максат нигезендә шундый карарга киленә, чөнки мондый бүленеш рамазан аендагы төнге намазларда Коръән укуны җиңеләйтә. Хәзерге басмаларда һәр җузны гадәттә тагын ике өлешкә (хизбе) бүләләр, ә һәр хизбене тагын дүрт чиреккә (руб) таркаталар.
 
Коръәннең төзелеше. Коръән тексты сүрә һәм аятьләргә бүленә. Аять – бер яки берничә тәгъбирдән торган өлеш. Коръәндәге иң озын аятьләрнең берсе – икенче сүрәнең (“Бәкарә”) 282 нче аяте. Иң «кыйммәтле» аять булып та шул сүрәнең 255 нче аяте – “Аятел-Көрси” исәпләнә. Анда исламның төп традицияләре һәм Аллаһы Тәгаләгә хас сыйфатларның бөеклеге, чиксезлеге бәян ителә.
 
Коръәннең беренче җыентыкларында, бүгенге басмалардагы кебек, аятьләр бер-берсеннән тамга белән аерылып куелган булмаганнар, шуңа да, галимнәр арасында Изге Китаптагы аятьләрнең саны буенча кайбер фикер каршылыклары туган. Аларның барысы да Китапта 6200 дән артык аять барлыгын таный. Төгәлрәк саннарны  күрсәткән вакытта бу белгечләр арасында бер фикер юк, тик бу саннарның төрлелеге катгый әһәмияткә ия түгел: алар хакыйкый сүзләрнең эчтәлегенә карамастан, аны бары тик аятьләргә ничек итеп бүлүгә генә кайтып кала. Хәзерге Коръән басмаларында (Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Иран) 6236 аять, – бу Гали бине Әбу Талиб вакытында башланып киткән Куфа традицияләренә туры килә. Дин белгечләре арасында аятьләрне сүрәләрдә ничек урнаштыру буенча фикер каршылыклары юк, алар Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе сөйләгән эзлеклелектә урнаштырылганнар. 
Сүрә – Коръәннең аятьләр төркемен берләштерә торган бүлек. Бу гарәп  сүзе “биек урын” (гарәпчәдәге сур – дивар, койма сүзеннән) дигәнне аңлата. Мондый бәяләмә шуның белән аңлатыла: Коръән бүлекләрендәге сүзләр, Аллаһы Тәгалә күпме тели, шулкадәр күләмгә җиткәнгә кадәр, бер-берсенә тоташалар. Башка тәфсир буенча, бу исем Коръәндәге хакыйкать мәгънәсенең бөеклеген, төзеклеген ассызыклыйлар.
 
Коръән 114 сүрәдән тора, аларны шартлы рәвештә Мәккә һәм Мәдинә сүрәләренә бүләләр. Күп кенә галимнәр фикеренчә, Һиҗрәткә кадәр иңдерелгән бар сүрәләр дә – Мәккә, ә Һиҗрәттән соң иңдерелгәннәре, – барысы да, гәрчә ул Мәккәнең үзендә иңдерелгән булса да, Мәдинә сүрәләренә карый; мәсәлән, Мәккәгә соңгы хушлашу хаҗы вакытында иңдерелгәннәре. Мәдинәгә күченгән вакытта иңдерелгән аятьләр Мәккә аятьләре булып исәпләнәләр.
 
Коръәндә сүрәләрне урнаштыру тәртибен Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе билгеләгән. Ибне Габбас сүзләренә нигезләнеп, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) нинди дә булса сүрә иңдерелгән һәрбер вакытта, ул, язу эшләрен алып баручыларның берсен чакырып алып: “Бу сүрәне шул-шул турыда сөйләнгән  урынга урнаштырыгыз”, – дип әйтә торган булуын сөйлиләр. Шулай ук Зәед бине Сабитның: “Без Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) белән янәшә тордык һәм күн кисәкләрендә Коръәнне төзедек”, – дип белдерүен дә ирештерәләр. “Төзү” дигән  вакытта сүрәләрне Пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйтүе буенча урнаштыру күз алдында тотыла. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) урнаштыру тәртибен Җәбраил фәрештәдән (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!) алган, хәдисләрнең берсендә Җәбраилнең (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!): “Шул аятьне шул урынга урнаштырыгыз”, – дип әйтүе язылган. Җәбраил фәрештәнең (Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын!) Аллаһы Тәгалә боерыгын үтәвенә бер шик тә юк.
 
Сүрәләр Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иңдерелгән тәртиптә урнаштырылганнар. Иң беренче Мәккәдә иңдерелгән “Фатиха” сүрәсе урнашкан. Бу сүрәнең җиде аяте ислам тәгълиматының нигез таләпләрен эченә туплаган, шуңа да ул “Изге Язмаларның анасы” исемен йөртә. Алардан соң Мәдинәдә иңдерелгән, Шәригать кануннарын аңлаткан озын сүрәләр урнашкан. Мәккә һәм Мәдинәдә иңдерелгән кыска сүрәләр Коръәннең азагында урын алганнар. Алар кыска аятьләрдән торалар, дини йолаларны башкарган вакытта кулланылалар.
 
Сүрәләрнең исемнәренә килгәндә исә, алар соңыннанрак кертелгәннәр, әмма мөселман галимнәре, Коръәннең теге яки бу урыны турында сөйләгән вакытта, сүрәнең исемен (тәртип санын түгел) кулланалар. Кайбер сүрәләр кабатланмас исемнәр йөртә, мәсәлән, Коръәндә бал кортлары турында сүз барган бердәнбер урын, 16 нчы сүрәнең 68-69 нчы аятьләре, – “Нәхел (Бал корты)”, шагыйрьләрне бердәнбер искә алу урыны 26 нчы сүрәнең 224-227 нче аятьләре – бу сүрә “Шөгарә (Шагыйрьләр)” дип атала һ. б.
Гаптрәүф  НУРИЕВ, Нияз САБИРҖАНОВ
 
 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана