Мөселман өммәтендә булган хәлне аңлар өчен вакыт кирәк

26 июль 2012 ел 12:49

Узган атнада республикабызда коточкыч хәлләр булды. Шуңа бәйле рәвештә Коръәндәге «Ән-Ниса (Хатыннар)» сүрәсенең 93 нче аятенә мөрәҗәгать итәсем килә: «Кем дә кем мәкер белән мөселманны үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган җәһәннәм аның җәзасыдыр. Ул анда мәңге калачак. Аллаһ аңа газап бирер, ләгънәт орыр вә аның өчен авыр җәза әзерләр». Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кеше үтерүчеләргә бик куркыныч җәзалар вәгъдә итә: җәһәннәм, Үзенең каргышын һәм күтәрә алмаслык җәзаларны. Ибн Габбас бу турыда болай дигән: “Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек тоту һәм кеше үтерү – иң зур гөнаһтыр”. Башкача әйткәндә, кеше үтерү потларга табыну белән бер рәткә куелган. Рәсүлебез (сгв) хәдисләренең берсендә, Кыямәт көнендә иң беренче булып, коелган кан буенча хөкем чыгарылачагы турында әйтелә.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, без бу җинаятьне кем эшләгәнен белмибез, ләкин мөселман һәм Татарстан өммәте өчен кайгырган кеше буларак, сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: бу аятьнең мәгънәсе турында уйланыйк. Кеше гомеренең кыйммәте көннән-көн кими барган заманда яшәвебезгә карамастан (Ливия, Сүрия кебек илләрдә булып үткән вакыйгалар моңа дәлил булып тора), хайваннар дәрәҗәсенә төшмик, кеше була белик, мөэминнәр булып калыйк. Безнең дан-шөһрәтләр артыннан кууыбыз да, тормышка карашларыбыз да, байлыгыбыз да Җәһәннәмнең мәңгелек утында януга тормыйлар.

Югарыда китерелгән аятьне аңлатып, Ибн Габбас мөселман кешесен үтерүчегә бернинди тәүбәгә килү булмаячагы турында әйтә. Шулай да, мөселманнарга кемне дә булса каргау килешми, шуңа күрә вафат булучыларга багышлап догалар кылыйк һәм Аллаһы Тәгаләдән үтерүчеләрне (аларның мөселман яки мөселман булмауларына карамастан) туры юлга бастыруын һәм чын күңелдән тәүбәгә китерүен сорыйк. Кеше үтерү гөнаһын Җәһәннәмнең мәңгелек уты белән чагыштырып булмый.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, Вәлиулла хәзрәтне үтерүчеләр мөфтигә генә түгел, ә Татарстанның барлык мөселманнарына да зыян китерделәр. Алар безнең җәмгыятькә каршы килделәр. Шул сәбәпле хәзер тентүләр һәм сорау алулар бара. Моңа сабырлык һәм тотнаклык белән карыйк, чөнки “Фетнә чыгу үтерүдән начаррак”. Хокук саклау органнары алып барган эшне аңлап була. Монда иң элек профилактика эшен күрергә кирәк. Үзган атнадагы фаҗигале вакыйгалар аларны гына түгел, барыбызны да бу проблемага башкача карарга мәҗбүр итте. Мөселман өммәтендә булган хәлне аңлар өчен вакыт кирәк.

Аллаһы Тәгалә бу Рамазан аен имин итсен, фаҗигаләрдән һәм бәла-казалардан сакласын, тоткан уразаларыбызны кабул итсен. Я Раббым, Татарстан мөселманнарына акыл, сабырлык, бердәмлек, тотрыклылык һәм озак елларга иминлек бир! Амин.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана