«ДУМ РТ ХАДЖ» - Татарстан мөфтияте хаҗ программасы

20 июнь 2012 ел 15:39

Мөселман кешесе һәрвакыт руханилар белән бәйләнештә торырга тиеш.  Баланы тугач ук исем кушу йоласын үткәрү өчен мәчеткә алып киләләр, шунда ук никах укыталар, бәйрәмнәргә  һәм киңәш сорарга киләләр.

Хаҗ – ул хәленнән килгән һәр мөселман кешесе башкарырга тиешле  йолаларның тулы бер  комплексы. Ләкин һәрбер мөселманның аны башкарырга мөмкинчелеге булмау сәбәпле, Хаҗ һәм аның үзенчәлекләре турында аз кеше белә. Шуңа күрә беренче тапкыр Хаҗга барырга җыенган мөселманны төрле сораулар борчый башлый: киңәш сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә – махсус туристик фирмаларгамы әллә мәчеткәме?

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте – Татарстан мөфтияте – бу проблеманы Хаҗ мәсьәләләре бөлән махсус шөгыльләнгән структураны ачып хәл итә.

“ДУМ РТ ХАДЖ”ның регионнардагы үсеше җитәкчесе Талиев Габдулла Камил улы сүзләренә караганда, бу шулай булырга тиеш тә: “Хаҗ кылу кебек җаваплы эш мөфтият күзәтүе астында булырга тиеш”.

“ДУМ РТ ХАДЖ”ның башкаручы директоры Әбү-Оун Хәлил Ибраһим улы Хаҗга баруны оештыру белән берничә ел шөгыльләнүе турында һәм бүген «ДУМ РТ ХАДЖ» хаҗиларга мөмкин булган кадәр җайлы шартлар тудыра алган Согуд Гарәбстанының берничә оешмасы белән килешү төзүләре турында хәбәр итте.

- Без Мәккәдәге “Ал-Харам” мәчетеннән ерак булмаган кунакханә белән килешү тезедек.  Һәркөнне  5 тапкыр намаз вакытларында кунакханәдән мәчеткә автобус йөриячәк.  Кунакханәдә барлык шартлар да тудырылган: ашау-эчү, телевидение, радио, намаз уку өчен бүлмәләр, медиклар бар. Моннан тыш, Татарстаннан килүчеләр өчен татар ашлары әзерләнәчәк, чөнки гадәттә Хаҗга өлкән яшьтәге кешеләр бара, ә алар аеруча игътибарга мохтаҗ.

Мина һәм Гарәфәдә хаҗиларны урнаштыру буенча килешүләр  төзедек. Бу юлы палаткаларда җиңел матраслар, шулай ук  кайнар эчемлекләр булачак.  Тагын бер яңалык  - Джидда яки Мәдинәгә Казаннан турыдан туры самолет булачак. Элек Төркиядә күчеп утырырга туры килә иде.

- Хаҗиларның куркынычсызлыгы турында сөйләгез әле.

- Хаҗиларның  теләсә нинди сорауларына җавап бирә алучы югары квалификацияле гидлар булудан  тыш, быел без хаҗиларга Согуд Гарәбстанының сим-карталарын таратачакбыз.  Бу хаҗиларга туганнары белән элемтәдә торырга һәм югалмаска булышачак. Һәр хаҗига караңгыда янып торучы «ДУМ РТ ХАДЖ» эмблемасы сугылган букчалар биреләчәк.

Хаҗиларга Россиядәге һәм  Согуд Гарәбстанындагы “кайнар элемтә” телефоннары биреләчәк.

-  Хаҗ кылуның бөтен үзенчәлекләрен барыбыз да белми. Хаҗиларны өйрәтәчәкләрме?

- Без юлга чыкканчы ук лекцияләр укыйбыз. Моннан тыш, һәр хаҗига сәгатьләп язылган Хаҗ программасы биреләчәк.  Бу адашкан хаҗиларга аларның төркемнәре кайда булуын белергә ярдәм итәчәк.  Лекцияләрне Казанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә үткәрәбез

Казанда гид-консультант командасы оеша. Хаҗ турында күбрәк белергә теләгәндә хаҗилар «ДУМ РТ ХАДЖ»ның  консультация бүлегененең “кайнар элемтә” телефоннары аша белә ала.

Телефон:

Казанда: (843) 524-92-10, 89662405398

Мәскәүдә: (985) 410-90-81

Гүзәл Мәкъсүди

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана