Мәгариф һәм дин

15 июнь 2012 ел 11:06

Мәгариф сүзе «уку-укыту, белем бирү» дигәнне аңлата. Яшәү рәвешен, ягъни тормышны Аллаһы Тәгалә билгеләгән һәм ул динигә, яисә дөньявига бүленми. Мәгариф, дин һәм дөнья бербөтен булганда гына җәмгыять тиешле үсеш ала. Шуныӊ өчен Ислам дине төрле биләмәләр яулап алып, халыкларны үзенә коллыкта тота торган империя түгел, бәлки югары әхлакка ия булган, техник-технологик яктан алга киткән, мәгърифәтле, дөньяда тиӊе булмаган ислам цивилизациясе барлыкка китерә. Бу цивилизация, мәгарифе бер һәм бүленмәс булган вакытта, бөтен дөньяныӊ байлыгына ия була һәм шул дөнья белән хакимлек итә.

Әмма байлык һәм хакимлек үз эшләрен эшлиләр: гамәлләр дөньявига, ахирәтнекенә бүленә. Шул сәбәпле дин дә төрле фиркаләргә таркала, дөнья да патшалыклар кулына кала, Ислам дөньясы таркала, бербөтен булудан туктый. Мәгариф тә гамәлләргә карап динигә һәм дөньявига бүленә. Ислам цивилизациясе зәгыйфьләнә һәм ислам диненнән күп кенә сыйфатларны үзенә алган, нигезе дөньялыкка корылган Европа цивилизациясенә җиӊелә, аӊа бәйлелектә кала һәм бүген дә шул бәйлелектән чыга алмый. Бу хәл Казан ханлыгы белән дә шулай ук була. Империя кул астында калган татар мөселманнарына дини һәм дөньяви белем белән шөгыльләнү рөхсәт ителми. Ул яшерен рәвештә булса да гыйбадәтен үти, тормышын дингә таянып алып бара, шуӊа күрә ул ислам динен өйрәнергә, җәмгыять әһелләренә өйрәтергә мәҗбүр була. Димәк, татар халкыныӊ мәгарифе империя шартларында да сакланып кала. Шушы чорларда татарларга суфичылык керә һәм диннеӊ империя шартларында сакланып калуына, хәтта күтәрелүенә, ягъни дини мәгарифнеӊ үсүенә зур роль уйный. XIX гасырда дөньяда бара торган үзгәрешләр татар мөселманнарына да тәэсир итә. Мәдрәсәләрдә дини белем белән бергә дөньяви белем дә укытыла башлый. Югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирә торган мәдрәсәләр барлыкка килә. Ягъни сакланып калган дини мәгарифкә дөньяви мәгариф килеп керә. Шул мәдрәсәләрдә укып бөтен дөньяга танылган дин галимнәре, фән галимнәре һәм дәүләт эшлеклеләре барлыкка килә. Әмма дини мәгарифкә килеп кергән дөньяви мәгариф, илдә булган инкыйлаб сәбәпле дә, тиз арада мәгариф системасыннан дини өлешен кысрыклап чыгара һәм бу үз чиратында диннеӊ бетүенә, ахыр чиктә халыкныӊ иӊ элек гореф-гадәте, аннары әхлагы, теле һәм үзенеӊ дә бетү дәрәҗәсенә төшүгә сәбәп була.

Мәгарифнеӊ динигә һәм дөньявига бүленмәве – ул алтын урталык. Бүгенге көндәге мәгариф системасы совет динсез мәгариф системасыныӊ варисы. Ул дөньяви белемне генә үз эченә ала һәм аныӊ берничек тә дини белемне үзенә кабул итәсе килми. Ул Аллаһы Тәгаләнеӊ, бөтен дөньяларныӊ, шул исәптән кешенеӊ дә Раббысы булуын танымый торган эволюцион теориягә нигезләнгән. Шуӊа күрә дә сүздә «динне балалардан укыта башларга кирәк» дип әйтелсә дә, гамәлдә мәктәпләргә «Дөньяви әхлак» кертелү белән генә чикләнелә (анысын да дин әһеле укытырга тиеш түгел дигән шарт белән).

Динне дөрес аӊламау, Аллаһы Тәгаләне Раббы дип танымау, бүгенге мәгариф системасын икегә бүлергә, ягъни дини һәм дөньяви мәгариф системасына бүлергә мәҗбүр итә. Бу дини мәгарифкә дә, дөньяви мәгарифкә дә  файдалы түгел, һәм нәтиҗәдә, милләтнеӊ үсешен түгел, бәлки аныӊ үлемен генә якынайта.

Республикада рәсми мәгариф системасы зур тәҗрибәгә, көчле финанслауга нигезләнгән булуга карамастан, тиешле нәтиҗә бирми: җәмгыятьнеӊ тиешле дәрәҗәдә алга китүен тәэмин итми – җәмгыятьтә эчкечелек, зина, ришвәтчелек, җинаятьчелек һ. б. тискәре күренешләр чәчәк ата.

Сүздә дин иреге булса да, чынлыкта динне йола рәвешендә генә тотарга тырышу, мулла вазифасыныӊ официаль статусы булмавы, һаман да «мулла бабай» гына булып калуы, дини мәгарифнеӊ дә тиешле үсеш алмавына сәбәп булып тора. Мәхәллә бар, мәчет бар, ә тиешле хезмәт хакы ала торган, тиешле тормыш шартлары белән тәэмин ителгән, халыкны тиешле әхлакта тәрбияли торган имам вазифасы юк. Туучыларныӊ аз булуы һәм үлүчеләрнеӊ күп булуы сәбәпле, бүгенге көндә имамнарныӊ төп вазифасы булып күмү белән генә бәйле йолаларны башкару тора. Бүген җәмгыятьтә шундый муллалар гына таләп ителә. Әгәр дә мәгарифкә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, тиздән милләтнеӊ үзенә дә искә алу мәҗлесләре генә үткәрәсе кала.

Әгәр дә милләтебез алга китсен дибез икән, дәүләт мәгариф системасын үзгәртергә, анда дини компонент кертергә кирәк. Россия конституциясе моӊа мөмкинлек бирми дип әйтүчеләр руслар төп халкы булган өлкәләргә карасыннар. Анда күптәннән инде христиан дине кертелгән.

Дин дәүләттән аерылган булу сәбәпле дини һәм дөньяви мәгарифнеӊ бердәмлеген без хәл итә алмыйбыз. Инде аерылган икән, безгә дини мәгарифне дөньяви мәгариф дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Бәлки шул вакытта дөньяви мәгариф үзе дини мәгарифкә кушылырга теләр. Ә бу проблеманы юнәлешләре бертөрле булмаган 80 мөфтиятнеӊ 80 мәгариф системасы белән хәл итеп булмый.

Динебездәге төрлелек 1988 елдан, үзгәртеп кору белән бергә башланды. Шушы вакыт эчендә җәмгыятебезгә ислам дине исеме белән бик күп юнәлешләр керделәр. Алар халык арасында тамыр җәеп өлгерделәр. Барысы да үзләрен хәнәфи мәзһәбен тотучы традицион дин итеп күрсәтергә тырышалар. Традицион дигән сүз үзе үк аӊлашылып бетми. Әгәр дә XIX гасырга кадәр булса, ул – суфичылык, ягъни кадимчелек, әгәр дә XIX гасырдан соӊ булса – ваһһабчылык, ягъни җәдитчелек. Традицион дин дип күп сөйләүчеләр традицион диннеӊ бөтен мәгънәсен мәетнеӊ “өчесе”н, “җидесе”н, “кырыгы”н, “елы”н һәм Мәүлед бәйрәмнәрен үткәрүгә кайтарып калдыралар. Шулар ук мәдрәсәләрдән Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни һәм Р.Фәхреддин кебек галимнәрнеӊ хезмәтләрен өйрәнүне, куллануны, аларныӊ эшен дәвам итүче галим-муллалар хәзерләүне таләп итәләр. Ә бит бу галимнәр динебезнеӊ традициональлеген күрсәтә торган, алда санап кителгән йолалар белән риза булмаганнар гына түгел, бәлки аларга каршы көрәшкәннәр. Бер үк вакытта җәдитче дә, кадимче дә булып булмый.

Әгәр дә татар халкы сакланып калсын дип әйтәбез икән, бөтен Россия җирлегендә бер юнәлеш булырга тиеш. Татарстанда бер, Башкортостанда икенче, Самарада өченче була алмый. Бердәм мөфтият буламы-юкмы, әмма Россиядә татарларныӊ бер дини юнәлештә булган бер дини мәгариф системасы булырга тиеш. Ә шәкерт, укытучы, финанс, уку-укыту программалары һ. б. бик күп проблемалар – алар барысы да безнеӊ таркаулыктан гына.

Рөстәм ШӘЙХЕВӘЛИЕВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиумы әгъзасы,

Кама буе төбәге казые

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана