Казан мөселманнары Пәйгамбәргә (сгв) карата мыскыл итү сүзләрен ишеткәч РФ Генераль Прокуратурасына хат юллады

29 май 2012 ел 14:51

 “Маяк” радиосыннан Мөхәммәд Пәйгамбәрне (сгв) һәм ислам динен мыскыл иткән сүзләрне яңгыраткан журналист Сергей Асланянга һөҗүм иткәннәр.

Билгеле булганча, таныш түгел кеше аны өеннән урамга телефоннан шалтыратып чакырып чыгарган. Подъездга чыккач журналистка берничә тапкыр пычак белән кадыйлар. 46 яшьлек Сергей Асланянга ашыгыч рәвештә операция ясалган. Мәскәүдә әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Islam-Today.ru сайты. Lifenews.ru сайты язуына караганда, хатыны һәм туганнары Сергейга тиз арада радио тыңлаучылар алдында гафу үтенергә кирәк иде, дип саныйлар.

Җинаятьне мөселманнар кылуны раслаучы бернинди дәлиләр юк. Шулай да тикшерүдә дингә дә игътибар юнәлтелә. Шул уңайдан Islam-Today.ru  сайты  комментарийлар алган.  

Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов, Коми Республикасы диния нәзарәте рәисе: Һәр кеше үз гамәлләре өчен җавап бирә. Үземнән чыгып әйтәм, мине еш кына кимсетәләр, әмма җавап биргәнем юк. Аллаһы Тәгалә үзе җәзасын бирә аларга. Кеше бер, ике, өч тапкыр начарлык эшләргә мөмкин. Аллаһы Тәгалә барысын күрә, иртәме, соңмы җәза бирә. Бу җинаятьне адекват түгел кеше кылган һәм аның мөселман булуына дәлилләр дә юк.

Васил хаҗи Әкбәр хәзрәт, Чиләбе өлкәсе диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе: Кешегә кул күтәрергә ярамый. Пәйгамбәребез (сгв) моны хупламас иде. Яманлыкка яхшылык белән җавап биерргә кирәк.

Әлбир хәзрәт Кргнаов, Мәскәү мөфтие: Бу коткыга охшаган. Мин ТВ, радионы вакыйгаларны яктыртуда җаваплырак булырга һәм мондый төр сүзләрне таратмаска чакырыр идем. Икенчедән, берәүгә дә шәхси хөкем оештырырга кирәкми, барысы да судта хәл ителергә тиеш. Асланянга кул күтәрүче тагын да көчлерәк провакатор.

Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Аппарат җитәкчесе: ТР МДН нә берничә мәгълүмат чарасыннан «Журналист Сергей Асланянга мөселманнар һөҗүм иткәнме?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Болай сорау дөрес түгел дип саныйм. Баштан ук мөселманнарны нигезсез гаепләү сизелә. Әгәр дә проблемалар һәм төрле ихтыяҗларны яклаучылар арасында конфликтлар килеп чыга икән, аларны мөселманнар рәсми кабул ителгән ысуллар белән чишә. Без, Россия гражданнары һәм ил законнарын хөрмәт итәбез. Журналистка карата кылынган җинаятьне куркыныч провакация дип саныйбыз.

Казан мөселманнары "Маяк" радиосыннан Пәйгамбәргә (сгв) карата мыскыл итү сүзләрен ишеткәч 21 майда РФ Генераль Прокуратурасына бу хәл күпләрнең дини хисләренә тигәне турында әйтеп, хат юллады.

Чыганак: Islam-Today.ru

 

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана