Болгарга сәфәр кылганда...

07 июнь 2012 ел 10:38

Болгар – илебез мөселманнары өчен ислам мәгърифәтчелегенең башлангыч нокталарыннан санала. Бабаларыбыз тарафыннан 922 елда Исламның кабул ителүе татарларның гына түгел, башка халыкларның да тормышына мөселман мәдәнияте үтеп керү өчен зур этәргеч бирә. Шул сәбәптән мөселманнар, безгә шундый бүләк ясаган борынгы бабаларыбыз истәлегенә ихтирам күрсәтеп, Болгарга баралар.

Еш кына мондый сәфәрләрне хаҗ дип атыйлар, әмма бу чынбарлыкка туры килми. Моннан тыш, Болгарга бару безнең менталитетыбызга һәм хәзерге мөселманнарга горурлык өчен нигез булган Ислам тарихы һәм мәдәниятенә якынаю булып тора. Бу шартларны без Болгарга сәфәребезне планлаштырганда истә тотарга тиешбез, моннан тыш, безнең тәртибебез һәм ислам цивилизациясе һәйкәлләренә мөнәсәбәтебез аның статусына туры килергә тиеш.

Иң киң таралган ялгышуларның берсе булып, борынгы Болгар әйләнәсендәге предметларны нинди дә булса көчкә ия дип санау тора. Моңа охшаш юк-барга ышанып, кешеләр яңа гадәтләр уйлап чыгаралар, реаль булмаган мифлар барлыкка китерәләр. Болгарга килүчеләр төркем-төркем булып борынгы чордан калган ташлар тирәли әйләнә башлыйлар, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) сәхабәләре каберендәге һәйкәлне үбәргә тотыналар. Бу гамәлләр ялгышу гына булып тормый, алар кешене гөнаһка да алып керәләр. Безнең гозеребезне тыңлый һәм аны үти ала торган предмет юк, бары тик Аллаһы Тәгалә генә безнең язмышыбызга йогынты ясый ала. Кем дә булса Безне Тудыручыга гына хас булган бөек көч ташта яки башка предметта дип саный икән, бу кеше иң зур гөнаһларның берсен – ширек (нәрсәне дә булса Аллаһка тиңдәш тоту) кыла. «Чыннан да, Аллаһка тиңдәш тотучыны Аллаһ ярлыкамас, моннан башка гөнаһлы булганнарны, Үзе теләсә, ярлыкар. Хактыр ки, Аллаһка тиңдәш тотучы иң зур гөнаһка батып, яла ягучы кеше булыр» («ән-Ниса (Хатыннар) сүрәсе, 48 аять)». Күпләр, моннан тыш, болгар хәрабәләрен теләк теләү яки савыгу максатыннан сыпыралар, мәҗүси гадәтләрне кабатлаган кебек идолларны үзенә карату йоласын үтәп, акчалар да аталар. Ә бит акчаны мондый файдасыз гамәлгә сарыф иткәнче, аны, чыннан да, күркәм эшләр эшләргә – сәдака бирергә, һәм шул рәвешле Аллаһның рәхмәтенә ирешергә мөмкин бит, югыйсә.

Исегездә тотыгыз: без бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылабыз! «Әйт син: “Аллаһ – берәү генә! Аллаһу – Самәд. Ул тудырылмаган да, тудырмаган да. Аллаһка тиңдәш юк» («Ихлас» сүрәсе). Шуңа күрә йөрәгебез-җаныбыз өчен файдасыз һәм зарарлы гамәлләр кылганчы, Болгарга килү белән үк, үз вакытыгызны аның тарихын өйрәнүгә, борынгы корылмалар белән танышуга багышлагыз, мәчетләргә керегез, Коръән аятьләре, догалар укыгыз, тәүбә итегез. Шунысын да искәртәсебез килә: шәһәр территориясендә безнең сөекле пәйгамбәребезнең (сгв) сәхабәсе күмелгән урын бар, шуңа күрә вафат булганнар рухына дога кылыгыз, мөселман кардәшләребезгә сәлам бирегез.

Гамәлләребез үз кыйммәтен тапса иде!

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт һәм мәгълүмат бүлеге

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана