Шәһри Болгар – рухыбыз нигезе

07 июнь 2012 ел 07:52

Җучи Олысы бай шәһәр мәдәниятенә ия булган. Монгол яуларыннан соң да күпчелек элекке Харәзем, Кырым, Кара диңгез буе, Болгар шәһәрләре тернәкләнеп кенә калмыйча, моңа кадәр күрелмәгән үсеш кичерә. Болгар туып килүче Җучи Олысының икътисади, сәяси үзәгенә әверелә. Батый хан үзенең ставкасын шушында сайлый. Болгарда Батый үлгәнче Җучи Олысының гына түгел, бөтен Монгол империясе һәм бөек хан Мунке исеменнән 1256 елдан акча суктырыла башлый. Болгар хәрабәләрен өйрәнүгә үзенең гомерен багышлаган Мәскәү профессоры А.П. Смирнов шәһре Болгарны Көнчыгыш Европаның иң матур һәм цивилизацияле шәһәрләреннән берсе буларак тасвирлый. «Аның үзәк мәхәлләсендә җәмәгать биналары, шул исәптән хан сарае һәм аңа якын гына җәмигъ мәчете урнашкан... Мәчет янындагы мәйданга таш түшәлгән. Монда тагын байларның ике мавзолее бар... Үзәктәге йортлар кирпечтән салынган. Җучи Олысы чорында зур биналарга, шул исәптән җәмәгать йортларына да, җылылык идән астыннан йөргән чүлмәк торбалар челтәре аша бирелгән. Болгарлардагы инженерлык сәнгатенең үсешенә монгол яуларына кадәр үк төзелгән чүлмәк торбалардан торган суүткәргеч челтәре дәлил була ала. XIII–XIV гасырларда ул тагын да нык тармаклана һәм камилләшә. Шәһәр мәйданнарында фонтаннар бәреп торган, ясалма күлләр булган. Шулай итеп, шәһәр төзеклеге, чисталыгы, андагы җәмәгать биналарының матурлыгы белән ул чордагы Европаның күпчелек шәһәрләреннән узып киткән».

... Хәтерсез, тарихсыз халыкның рухын сындыруы, аны коллыкка төшерүе җиңел. Шуңа күрә дә яулап алучылар беренче чиратта тарихи китапларны юкка чыгаралар, алып китәләр, тарихи һәйкәлләрне җимерәләр. Алар өчен җимерелгән һәйкәлләр дә, тарихны саклаган авыл, елга, чокыр исемнәре дә куркынычка әйләнә. Җимерелгән шәһәрләр, анда күмелгән әүлиялар татар халкында бик зур хөрмәткә ия булганнар. Аларга зиярәт кылу бер саваплы эш саналган. Бу – үзенә күрә тарих алдында, каһарман бабаларыбыз алдында хөрмәт белән баш ию булган. Халкыбызның үзаңын, горурлыгын һәм, гомумән, аны халык итеп саклап калуда гаять зур роль уйнаганнар. Аеруча халкыбыз өчен чын мәгънәсендә караңгы гасырлар булган ХVI йөзнең икенче яртысы, ХVII–ХVIII йөзләрдә рухи тормышта аларның әһәмияте гаять зур.

Шәһре Болгар хәрабәләре Казан ханлыгы вакытында ук дини, мәдәни-мәгърифәт үзәге буларак мөселманнарның зиярәт кылу, баш ию урынына әверелә. Әйтергә кирәк, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң ул мөселманнарның бердәнбер рухи терәгенә әверелә. Казан һәм Свияжск архиепискобы Лука Канашевич (?–1758) аның хәрабәләрен җир белән тигезләргә боера. Әмма монда Пётр I нең килүен, мондагы тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклап калу өчен чаралар күрергә боеруын аның исенә төшерәләр. Әмма Лука Канашевич шәһре Болгар һәйкәлләрен рухи юкка чыгаруның тагын да мәкерле, нәтиҗәле әмәлен таба. Мөселманнарның бу изге җирдән гайрәтен кайтару өчен иң изге булган шәһре Болгар үзәгенә бик биек чиркәү салдыра һәм шул исемдәге Успения ирләр монастыре төзеттерә. Болгардагы хәрабәләрнең исемнәре алыштырылып, оештырылган монастырь ихтыяҗларына буйсындырылалар. Аларның исемнәрен генә түгел, тирә-юньдәге елга, күл исемнәренә дә үзгәртелә (Британ, Голлан күлләре, Иерусалим чокыры һ. б.).

Бүген шәһре Болгар зур янарыш кичерә. Халкыбыз рухи кытлык кичергән вакытта яңадан ул безнең ныклы рухи терәгебезгә әверелә бара.

Гамирҗан ДӘҮЛӘТШИН,

тарих фәннәре докторы,

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана