Шәһадәтнамәләр имам-хатыйблык дәрәҗәсен ныгыта

14 май 2012 ел 09:38

12 май көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә 40 тан артык дин әһеленә имам-хатыйблык шәһадәтнамәсе тапшырылды. "Имам-хатыйб дини вазифаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез “Мөхәммәд (с.г.в)нең сөннәтенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш”, - дигән сүзләр язылган шәһадәтнамә дин әһеленең имам-хатыйб вазифаларын рәсми төстә үтәвен раслый торган документ булып тора. Ягъни, сөйләмгә кабат татар динчеләренең дәрәҗәсен билгеләгән “указлы мулла” дигән гыйбарә кайта. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов кулыннан беренче булып шәһадәтнамәләрне Алабуга, Лаеш, Кама Тамагыннан килгән хәзрәтләр алды.

Намазга йөрүчеләр арта бара...

Авыл җирлекләрендә дини тормышны әйдәкләп, иманга чакырып яшәүче хәзрәтләребез нәзарәткә иртәннән үк җыелдылар. Араларында инде менә соңгы берничә дистә ел эчендә дин юлында шактый көч куйган аксакаллар да, аларга алмашка килергә торган урта буын вәкилләре дә бар иде. Һәм иң сөендергәне - әле 30 яшьләрен дә тутырмаган, шулай да инде үз өстләренә зур җаваплылык алырга батырчылык иткән яшь имамнар да күренде.

Әле шәһадәтнамә тапшыру тантанасы башланганчы җай китереп, Кама Тамагы дин әһелләре белән җирлектәге дини тормыш турында гәп корып алдык. Әлеге сөйләшү үзе үк бүгенге көндә имамнар арасында буыннар бәйләнеше, алмашуы ни рәвешлерәк барганны күрсәтте кебек.

Район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин: "Без дини мәсьәләләрне Гәбделмәҗит хәзрәт белән киңәшеп кылабыз", - дип җирлектәге өлкән буын хәзрәтләрнең берсе -Габделмәҗит хәзрәт Хәмитов белән таныштырды. Өлкән хәзрәтебез район үзәгендә 1998 елда мәчет салдырганнан башлап эшләве турында әйтте. Шул вакытларны искә төшереп ул: "Җомга укырга кеше җыелмый иде, хәтта җомга көнне өйлә намазы укып киткән вакытлар да булды", - диде. Бүгенге көндә вәзгыять шактый үзгәргән. Хәзрәт сүзләренә караганда, хәзер иң әзе 30-40 кеше җомгадан калмый икән. "Даими йөрүчеләр бар. Җомга намазы белән генә чикләнмиләр. Биш вакыт намазга да киләләр. Гает намазларында кешеләр инде мәчеткә сыймый. Шуңа күрә икенче мәчет төзергә булдык. Ул әзер, озакламый сафка басачак, иншаАллах", -дип, халыкның дин юлына баса башлавына шатлануын җиткерде.

Ул игътибарны, бердән, намазга йөрүчеләр артуга, икенчедән, нәкъ менә яшь буынның мәчеткә тартылуына юнәлтте. "Өмет бар. Җәмәгатебезнең күбесе яшьләр. Безнең укулар да яхшы оештырылган. Миңа менә яшь ярдәмче имам бирделәр. Картая, картая эшемне аңа тапшырырга дип тә уйлыйм инде. Без инде тырыштык, Аллаһы тәгалә савапларын, яшьләребезгә тапшырырга җиңеллекләр насыйп итсен", - диде.

Яшьләр мәчеттә эшләргә өйрәнеп киләләр...

Тәҗрибәле хәзрәт сүзен әйткәч, яшьләр фикере белән танышу да урынлы. Раил хәзрәт Сабитовка 26 яшь, Кама Тамагы үзәгендә имам булып икенче ел эшли. Башта ул Буа мәдрәсәсендә укыган, аннары Россия ислам университетының ислам фәннәре факультетын тәмамлаган. Коръән һәм тәфсир белемнәрен үзләштерү юнәлешендә белем туплаган. Хәзер дә гыйлемен арттыра, шул ук уку йортында читтән торып теология факультетында укый, чит телләр өйрәнә.

Раил да өлкән хәзрәт сүзләрен куәтләгәндәй райондагы дини тормыш турында сорагач: "Өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре мәчеткә сәламәтлеккә зарланып та килә алмый. Намазга басып, ислам канунанры белән яшәүчеләрнең күбесе урта яшьтәгеләр. Эш кешеләре. Шулай да вакыт табалар, тырышалар, мәчеткә килеп намаз укыйлар", - диде.

Без гадәттә өлкән яшьтәге бабайларны муллалар итеп күрергә ияләшкән. Бүген инде заман бүтән, бик яшьли дини белем үзләштергән буын вәкилләре барлыкка килде. Шуңа күрә дә 26 яшьлек Раилның имам булуы да гаҗәп түгел. Җирлектә яшь хәзрәткә карата уңай мөнәсәбәт күрсәтелгән. Хәтта район хакимият башлыгы Раил хәзрәтне эш һәм яшәү урыны белән тәэмин итүгә булышлык иткән. Гомумән, районда дини яшьләргә игътибар зур. Раил хәзрәттән тыш яшь имам Илдус Мөхәммәдуллинга танылган язучы Туфан абый Миңнуллин авылында мәчеттә эш алып бару мөмкинлеге тудырылган. 

Бер караганда аларга, өлкән буын хәзрәтләр кебек совет халкына хас булмаган дини күренешләрне яңабаштан тудырырга кирәкми. Шулай да, бүгенге көндә яшь дин әһелләренә мәчетләрдә имамлык итү җиңелме? Әлеге сорауга Раил хәзрәт болай дип җавап бирде: «Чыннан да, төрле кешеләр килеп чыга. Мәчеттә яшь кешене күреп, аны бетереп ташлаучылар да, халык арасына сүз кертеп китүчеләр дә бар. Һәрбер кешенең тәрбиясе төрлечә бит. Яшьләргә нәрсә җитми дигәндә, әлбәттә. тәҗрибә. Безне өйрәтергә тәҗрибәле кеше кирәк. Укыганда бит теория өйрәнәсең. Практика үтсәң дә ул аз. Тулысынча үзең имам булып эшләүгә күчү бик авыр. Төрле кешеләр белән аралашырга, төрле урыннарда булырга туры килә. Яшь имамнар шактый, чөнки дини уку йортлары хәзер күп бит инде. Алар авылларга, районнарга кайтырлар да иде, әмма гаиләләрен туендыра алмагач, мондый мөмкинлекне югалталар. Хәзерге вакытта мин менә үзем дә мәчеттә эшлим, шул ук вакытта мәктәптә инглиз телен укытам. 1-6 классларда гарәп телен факультатив дәрес итеп алып барам. Аннары быел менә мәктәпләргә яңа фән керә башлый. Май аенда шуның буенча курслар үтәсе була. Шул дәресне укытырмын дип торам».

Дин әһелләренең матди ягына кагылышлы мәсьәләне хәл итү нияте соңгы корылтайда ук яңгыраш тапкан иде. Һәм ел дәвамында нәзарәт тарафыннан чишелеп тә килә. Белгәнебезчә, моңарчы булмаган- күрелмәгән хәл - республика мөхтәсибәтләрендә, мәдрәсәләрдә белем бирүчеләр тиешле хезмәт хаклары ала башладылар. Шулай ук казыйларны, мөхтәсибләрне хезмәт хакы белән тәэмин итү тормышка ашырылды, Алла боерса, авыл имамнары да бу уңайдан яклау табар дигән ышаныч бар.

***

Ә инсафлы, дини һәм дөньяви гыйлемгә ия имамнар булуы татар мөселманнары голәмәсенең алга таба да нык, иманлы булуына өмет бирә. Диния нәзарәте тарафыннан имамнарның хезмәтләренә рәсми төсмер өстәлү, мөфтинең үз кулыннан шәһадәтнамә алу исә аларның дәрәҗәләрен тагын да үстерә торган бер күренеш. Шулай ук шәһадәтнамә турыдан-туры халык белән эшләүче дин әһелләре өстендәге җаваплылыкны да арттыра.

Айзирәк Гәрәева, дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге ТР МДН

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана