Вәлиулла хәзрәт Якупов: «…файдалы ял булсын дисәк…»

10 июнь 2011 ел 13:59

Җәй җитте. Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты, димәк, балаларның җәйге ялларын дөрес итеп оештыру турында уйлар чак. Һәр ата-ана да үз баласының файдалы ял итүен тели. Мондый очракларда балаларны төрле юнәлешләрдә эшләүче белгечләр һәм педагоглар карамагына махсус лагерьларга җибәрәләр. Июнь башында Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтендә пленум узды, ТҖ МДНнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов имам-мөхтәсибләргә республикадагы балалар өчен җәйге лагерьларның оештырылулары турында планнарын җиткерде. Болар турында тулырак Вәлиулла хәзрәт үзе таныштыра.

- Вәлиулла хәзрәт, әлеге лагерьның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Мөселман лагерьлары гадәтиләрдән кайсы ягы белән аерыла?

- Лагерьларның төп үзенчәлеге шунда – балалар биредә дин нигезләрен өйрәнәләр, борынгы әби-бабаларыбызның 1000 еллык рухи мирасына якынаялар, тормышларын хәләл нигездә корырга өйрәнәләр.

- Балаларның буш вакытларын мәчетләр, мөхтәсибәтләр ничек оештыралар?

- Мәчетләр каршында җәйге балалар лагерьлары оештырылачак. Ялларны тиешенчә оештыруда, каникул вакытларын кирәгенчә файдалана белүдә безнең тәрҗрибә җитәрлек бу өлкәдә. Сәламәт яшәү рәвеше генә түгел, файдалы һәм нәтиҗәле гыйлем дә алачаклар.

Каникул вакытларында җәйге лагерьлар төрле формаларда оештырыла. Иң еш күзәтелгәне – мәчетләр каршында нинди дә булса курслар үткәрү. Балалар алдан килеп язылалар, төркемнәргә бүленәләр. Ярты көн алар өчен дин нигезләре буенча төрле дәресләр бирелә. Күп кенә шәһәр һәм авыл мәчетләрендә күптән инде үткәрелеп килә, шуңа да бу тәҗрибәнең уңай нәтиҗәсен беләбез.

Эшнең икенче формасы – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган дәүләти, элеккеге пионер лагерьларын куллану. Кайбер районнарда, килешү нигезендә, мөхтәсибәтләр әлеге лагерьларны мөселман әйдаманнары белән тәэмин итәләр. Алар сыйфатында, гадәттә, дин әһелләре һәм мәчет активистлары йөри. Балаларга рухи-әхлакый, дин тәгълимате нигезләрен бирәләр. Минемчә, бу иң нәтиҗәле эшләү формасы, чөнки балалар ял да итә, дин нигезләренә дә өйрәнә. Әлеге тәҗрибә Балтач һәм Тукай районнарында яхшы эшли.

Өченче форма – стационар лагерьлар оештыру. Мәчет яки мөхтәсибәтләр мәктәп биналарын, элекккеге пионер лагерьларны яисә ял итү йортларын арендага ала. Балалар җыеп, аларның ялларын оештыралар, тәүлек буе балалар биредә шәригать кануннары буенча яшиләр. Шушы юнәлештә инде күп еллар Түбән Кама һәм Сарман районнары эшли. Бу бик тә нәтиҗәле форма. Шулай да киң таралмаган, чөнки зур финанс чыгымнар таләп итә. Казанда әлеге форма белән быел “Сөләйман” мәчете эшләп карыячак. Кызлар һәм малайлар аерым ял итәчәк. Берничә смена булыр дип көтелә.

Соңгы пленумда имамнарга балаларның җәйге ялларын файдалы үткәрү турында искәрттек – балаларны лагерьларга тарту һәм ислам нигезләре бирү безнең карамакта. Әлбәттә, һәрбер мәчетнең дә финанс мөмкинчелекләре юк, шулай да булганнарын кулланып, потенциалны җигеп, лагерьлар эшли алалар. Каникул вакытлары – балаларны мәчеткә тарту өчен иң кулай вакыт һәм мондый мөмкинчелекне кулдан ычкындырырга ярамый.

- Әлеге лагерьлар түләүлеме?

- Лагерьлар арендага алынган очракта түләүле була, ә калган очракларда, әлбәттә, бушлай.

- Нинди яшьне исәпкә алып оештырыла? Бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

- Лагерьдан да, билгеле бер яшьтәге балаларның күпме язылуыннан да тора. Биредә бала психологиясен исәпкә алырга кирәк. 7 һәм 16 яшьлек балалар бер программа буенча укый алмый, шуңа да мондый төркемнәрне бүләргә туры килә. Күпме кеше язылуы да мәчетләрнең үзләреннән тора. Кызганычка каршы, беркем дә мөрәҗәгать итмәгән һәм, гомумән, беркем дә йөрмәгән мәчетләр дә бар.

- Әлеге лагерьларның программаларына нәрсә кергән?

- Стационар лагерьларда уку, әлбәттә, спорт, күңел ачу чаралары, төрле уеннар белән үрелеп барылырга тиеш. Балалар игътибарларын тиз югалталар, шуңа да, яшь аермаларын да исәпкә алып, укыту процессы конкурс, ярышу, уен элементлары алып барыла.

- Бер смена күпме дәвам итә?

- Гаризаларның санына да карыйбыз, укыту сыйфаты да исәпкә алына, шулай да күп очракта мәчетләрнең финанс хәле һәм аларның ихтыярыннан тора. Бер смена, кагыйдә буларак, 2-3 атна дәвам итә. Лагерь җәй буе да, бер көн дә була ала.

- Бүгенге көндә лагерьларның мондый формасы актуальме?

- Үз чиратында актуаль дә, шул ук вакытта нәтиҗәле дә. Киләчәк буынны формалаштыруда, әхлакый кануннарны саклауда әһәмияте бәһасез аның.

Вакытларын бушка исраф иткәнче, файдага үткәрүләре мең артык. Лагерьларның максатлары – ял иттерү, спорт уеннары үткәрү, белем бирү, яшь буынны  мәчеткә тарту, иманга китерү. Һәрберсенең нинди дә булса кимчелеге бар, кайбер очракта хәтта шул сәбәптән дә мәчет бусагасын да атларга кыймыйлар. Балачактан өйрәнсә, үскәч тә, олыгайгач та аларга мәчет юлы ят булмачак. Җылы каршылауларына, аны күрүгә шат булуларына ышана.  Җәйге яллар балалар өчен генә түгел, безнең үзебез өчен дә файдалы үтсен өчен, һәр мәчеттә дә балалар лагерьлары булдырырга тырышабыз.

- Мәчет каршындагы лагерьларда берничә ел рәттән ял итүче балалар бармы?

- Һәр ел саен лагерьлар оештыручы мәчетләр бар. Әгәр балалар күңеленә хуш килсә, башка елларда да бирегә киләләр. Әйтик, стационар лагерьларда ел саен бер үк әйдаманнар, активистлар катнаша.

- Әйдаманнар буларак әлеге лагерьларга кемнәр алына?

- Күбрәк РИУ студентларын, мәдрәсә шәкертләрен тартырга тырышабыз. Аларны мөхтәсибәтләр буенча бүләбез. Бер яктан үзләренә практика да, әлеге өлкәдә, балалар белән эшләп, педагогик тәҗрибә туплыйлар. Шул рәвешле ике куянны бергә тотабыз: студентлар практика үтә, лагерьлар әйдаманнар белән тәэмин ителә.

- Бу җәйдә Казанның кайсы мәчетләрендә лагерьлар оештырылачак?

- “Мәрҗани”, “Кабан арты”, “Гадел” мәчетләрендә. Без әле мәгълүмат кына туплыйбыз, инде дистәдән артык мәчетләр үткәрү вакытларын һәм программаларын расладылар.

- Мөселман җәйге лагерьларына реклама ясаламы?

- Мөселман ММЧларында лагерьлар турында мәгълүмат бирелә, мәчет, мөхтәсибәтләрнең сайтларында шулай ук информация бар. Кызганычка каршы, барлык мәчетләр дә әлегә лагерьлар үткәрә алмый, шунлыктан аны сыйфатлы итеп оештырырга,  җәелдерергә, һәм тиешенчә реклама ясарга кирәк.

- Лагерьларның финанс ягын кем тәэмин итә?

- Мәчет һәм мөхтәсибәтләрнең күпьеллык элемтәләр урнаштырылган спонсорлары бар һәм аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук мәчетләргә җыелган сәдакалардан да кулланалар. Әлеге фонд балалар лагерьлары өчен эшли.

- Элегрәк чит ил фондлары да спонсор булгалый иде. Бүгенге көндә бу күзәтеләме?

- 90 елларда гына булды ул. Хәзерге вакытта күзәтелми. Һәрхәлдә чит илләрдән рәсми спонсорлар юк.

- Балаларның иминлеге турында гарантия бармы?

- Ата-аналар балалары өчен җаваплы булган әйдаманнар белән һичшиксез танышырга,  имамнар, лагерьны оештыручылар белән килешүләр төзергә, күңелсезлекләрдән качар өчен, рәсми гаризалар язарга тиешләр. Балаларын кемнәр кулына тапшырганлыкларын тулысынча аңлап эш итәләр.

- Лагерьлар турында тулырак кайдан белеп була?

- Кирәк булган барлык мәгълүматларны, кызыксындырган сорауларга җавапны мәхәлләләрдән ала аласыз.

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана