Һәр мөселман белергә тиешле нәрсәләр

03 сентябрь 2014 ел 11:46

• Аллаһка шөкер, без – мөселманнар.

• Безнең илаһыбыз - Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам.

• Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Абдуллаһ, бабасының исеме – Абдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә.

• Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары - Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ.

• Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 40 яшендә пәйгамбәрлек килә башлаган. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган.

• Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар.

• Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 571 нче елны Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. 622 нче елны Мәдинәгә һиҗрәт кылган (күчкән). 632 нче елны Мәдинәдә вафат булган.

• Аллаһтан кешеләргә тапшырылган тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән Тәүрат, Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән Забур, Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән Инҗил.

• Елда 5 мөбарәк кичә бар. Бу кичәләрдә күп итеп гыйбадәт кылырга, Аллаһыдан гөнаһларны ярлыкавын сорарга һәм тәсбих намазы укырга кирәк. Ул кичәләр болардыр:

Мәүлид ән-Нәби – рабигыльәүвәл аеның уникенче кичәсе таңында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дөньяга килгән;

Рәгаиб кичәсе – рәҗәп аеның беренче җомгасы, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әти-әнисе кавышкан көн;

Мигъраҗ кичәсе – рәҗәп аеның 27 нче кичәсе. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) күккә ашкан;

Бәраәт кичәсе – шәгъбан аеның 25 нче кичәсе, кыйбла үзгәртелгән көн. Бу кичәдә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә;

Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ункөнлегенә яшерелгән. Бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмне Пәйгамбәр итеп сайлый; Изге Коръән иңә башлый.

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу...

31 май 2016 ел 13:49

Әбу Хәнифә нәсыйхәтләре

13 апрель 2016 ел 10:03
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана