Ахирәткә юл фани дөньядан башлана

11 декабрь 2014 ел 09:58

“Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп, сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы” (“Мүлек” сүрәсе, 2 нче аять).

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бүген без ахирәткә илтә торган юл турында сөйләшәчәкбез. Бу юлның фани дөньяда ук башлануын әйтәсем килә. Аны ике төргә бүлеп карарга була:

а) кыска юл,

б) озын юл.

Кыска юл турында Аллаһы тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ул – Аллаһ, сезгә җирне йөрергә уңай кылды, ул җирнең җилкәсендә йөрегез, теләгән җирендә яшәгез, вә ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз, вә үлгәннән соң терелеп бармак Аллаһ хозурынадыр” (Мүлек” сүрәсе,15 нче аять).

Коръәннең икенче бер аятендә болай диелә: “Ий, адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлендә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһка күрсәтер өчендер, Кыямәт көнендә гамәлләреңә очрарсың” (Иншикак” сүрәсе , 6 нчы аять). Коръәннең бу аяте кешегә аның иртәме-соңмы Аллаһы тәгаләгә кайтачагын әйтә. Шул сәбәпле без һәрвакыт үлемгә әзер булырга тиешбез.

Аллаһы тәгалә колының җанын алырга теләсә, үлем фәрештәсе Газраилгә болай ди: “И, Газраил! Башка фәрештәләр белән бергә колым янына бар һәм аны дөнья мәшәкатьләреннән азат ит”. Шуннан соң Газраил, хуш исләр алып, фәрештәләр белән бергә Аллаһы тәгаләнең колы янына китә. Килеп җиткәч, ул аңа сәлам бирә һәм болай дип сорый: “Син көнбатыштан алып көнчыгышка кадәр ил гиздең. Әйт әле безгә нәрсә белән килдең?” Аллаһы тәгалә колы болай дип җавап бирер: “Аллаһы тәгалә белән ант итәм! Кеше бу дөньяда мең ел дәвамында байлыкта хәсрәтсез һәм мәшәкатьсез тормыш кичерсә дә, кабергә кергәндә аңа байлыгы да, матурлыгы да булыша алмаячак”.

Бу хакыйкать: Аллаһы тәгалә кануннары буенча яшәгән мөселман кешесенә үлгәндә болай диеләчәк: “И, гүзәл һәм камил җан! Бу тәннән җиңеллек белән чык”. Бу мизгелдә җан тәннән җиңел чыга, ә моның өчен

җаваплы фәрештәләр, җанны алып, аны җиденче күккә күтәрәләр. Җиденче күктә аларны башка фәрештәләр белән бергә Җәбраил (галәйһиссәлләм) каршы ала һәм җанны Аллаһы тәгалә янына алып баралар. Җан Аллаһы тәгалә каршына килеп җиткәч, Ул әйтәчәк: “И, фәрештәләрем! Бу гүзәл җанны алыгыз да, чәнечкесез агачлар үсә торган бакчаларга кертегез, анда банан тәлгәшләре астында елгалар чылтырап ага, шул елга ярларында алар җитешлектә һәм ләззәттә ятарлар”. Шуннан соң Аллаһы тәгалә 500 фәрештәгә әмер бирер: “Бу кешенең йртына барыгыз һәм кайгыларын уртаклашыгыз”.

Үлгән кешенең тәнен юалар, аны я уң, я сул якка әйләндереп куялар. Ул кыймылдый да алмый, кулына бер нәрсә ала алмый, торып та китә алмый. Аның күзләренең нуры сүнгән. Авызы ярымачык, тәне ялангач... Ий, Адәм баласы! Тере чагыңда яныңа кем дә булса килеп, сине чишендереп, бу хәлдә калдыруын теләр идеңме? Инде менә киемеңне салдырып, сине юарга әзерләделәр.

“Ий, кеше! Тәүбәгә кил! Үлем бик якын. Теләкләреңне кире как, чөнки җаның ачу белән каткан”.

“Ий, кеше! Бар мөлкәтең һәм байлыгың калачак. Кеше бу дөньядан бер кисәк кәфен белән генә китә”.

Хөрмәтле кардәшләрем! Үлгән кешеләрнең тәнен юучы кеше сезнең яки минем тәнне юа дип күз алдына китерик. Һәм сезнең нәрсәне дә булса төзәтергә көчегез дә, мөмкинлегегез дә юк. Байлыгыгыз да, хокукыгыз да юк.

Балаларыгыз һәм якыннарыгыз кайда? Сезне беркем дә күрми – дусларыгыз да, балаларыгыз да, ә сез мәетләрне юа торган ябык бүлмәдә ятасыз.

Коръәннең менә бу аятьләрен игътибар белән укып, мәгънәләренә төшенеп карыйк. Аллаһы тәгалә Коръәни-Кәримдә нәрсә дип әйтә соң? “Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә, сез шул вакытта аңа карап сорарсыз. Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез. Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһтан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез, ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһтан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса! Әгәр ул үлгән кеше Аллаһка якын кешеләрдән булса, аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәгим җәннәтедер. Әмма уң тараф кешесе булса. Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер. Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә Пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса, аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр. Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр. Тәхкыйк бу зикер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр. Олуг булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!” (“Вакыйга” сүрәсе, 83-96 нчы аятьләр).

Я, Раббым! Синең сыйфатларың камил. Ий, Көч һәм Кодрәт иясе, Аллаһым! Син җитешсезлекләрдән азат һәм бар яктан да камил. Ий, Аллаһ! Син “бул” дисәң, һичшиксез булачак. Синең сыйфатларыңның камил булуы – хакыйкать.

Ий, Адәм баласы! Хәзер син киемсез. Тәнеңдә кәфеннән башка бернәрсә дә юк. Тере чагыңда син көн саен төрле киемнәр кия идең, шул ук вакытта синең эчке дөньяңда тынычлык юк иде.

Мәңгелек бары тик Аллаһы тәгалә генә! Ул гына бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Аннан башка беркем дә мәңге яшәмәячәк. Ул бирүче, Ул киртә куючы, Ул файда һәм зыян китерүче, Ул бар нәрсәнең Хуҗасы. Аңа тиңнәр юк.

Ий, Адәм баласы! Игътибар ит: “Син туганда елагансың, ә кешеләр син тууага шатланганнар, көлгәннәр. Исән чагыңда шундый гамәлләр кылырга тырыш, син үлгәч, барысы да еларлык, ә син шатланырлык булсын”.

Ий, Адәм баласы! Тәнеңне юучы корсагыңа баскач, син бернинди аваз да чыгара алмаячаксың. Авыр хәлдә калган ятимнәр белән нәрсә булыр?

Күзләрең күрми – аларга нәрсә булган? Колакларың ишетми. Йөрәгеңдә нигә курку юк? Тормышың белән нәрсә булды? Нигә анда гыйбадәт кылуга урын юк?

Ий, кеше! Кем син? Бары тик җан һәм тән. Синең җаның – Аллаһы тәгалә сере, ә тәнең – бер уч туфрак. Ә хәзер җан һәм тән кыйммәте турында уйланыгыз... Җан беркайчан да юкка чыкмаячак. Чөнки җан – Аллаһы тәгалә әмереннән. Ул юкка чыга алмый. Аңа ләззәттә яки газапта булырга язган.

Аллаһы тәгалә Илчесе (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә безгә болай дип тапшыра:

“Җан тәннән чыккач, җаннар җыелган урынга китәчәк. Килеп җиткәч, башка җаннар аның янына ул килгән дөньяда булган яңалыкларны ишетер өчен җыелырлар”. Шуңа күрә сездән алда киткән җаннарга игелек кылыгыз.

Ий, тереләр! Коръәни-Кәримне үзегезгә юл күрсәткече итеп, ә Пәйгамбәребез сөннәтен таҗ итеп алыгыз.

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) сахәбәләреннән Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) һәм Сад бин Джусама (радияллаһу ганһү), Аллаһы тәгалә каршында бер-берсенә болай дигәннәр: “Арабыздан беренче булып үлүче, төшкә кереп, үлгәч нәрсәләр белән очрашуы турында сөйләр”. Беренче булып Сад бин Джусама (радияллаһу ганһү) үлә. Ләкин бер ел узгач та Малик (радияллаһу ганһү) аны төшендә күрми. Көннәрдән бер көнне Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) Сад бин Джусаманы (радияллаһу ганһү) төшендә күрергә ниятләп йокларга ята. Һәм бу юлы күрә. Төштә Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) Сад бин Джусамадан (радияллаһу ганһү) ни сәбәпле бер ел буе төшенә килмәвен сорый.

- Мин Аллаһы тәгаләнең сорауларына хәзер генә җавап биреп бетердем, - ди ул.

Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) сорый:

- Миңа нинди дә булса йомышың бармы?

Сад бин Джусама (радияллаһу ганһү) болай ди:

- Әйе, бар. Мин бер кешедән 3 дирһәм бурычка алып торган идем, өйлә намазыннан соң бирергә тиеш идем, ләкин иртәрәк үлеп киттем. Минем йортыма бар, махсус урында акча табарсың. Акчаны алып, мин бурычлы кешегә бир һәм болай дип әйт: “Сиңа Садның бурычын алып килдем, ул исәп-хисабын көтә һәм җәннәткә керә алмый”.

Уянгач, Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) Сад бин Джусамага (радияллаһу ганһү) бурычка биргән кеше янына юл тота һәм аннан сорый:

- Исән чагында Сад бин Джусама сиңа бурычлы идеме?

- Әйе, ул миннән өч дирһәм алып торган иде.

Шуннан соң Ауф бин Малик Сад бин Джусама йортына юл тота. Килеп җиткәч, керергә рөхсәт сорый. Рөхсәт алгач, төшендә Сад күрсәткән җирдә өч дирһәм таба һәм Садка бурычка биргән кешегә барып, бурычны аңа кайтара да болай ди:

* Мин синнән Аллаһы тәгалә каршында Садны кичерүен соравыңны үтенәм. Чөнки Сад сиңа бурычын кайтармаганга күрә җәннәт капкалары янында керә алмыйча тора”.

Габдулла бин Рабах (радияллаһу ганһү) улы сөйли: “Мут’а көрәше вакытында минем әтием һәлак була. Мин шул көнне үк гөнаһ кылдым һәм Аллаһы тәгалә кушканга каршы чыктым. Шул ук төнне мин әтиемне төштә күрдем. Ул миңа болай диде: “Улым, ни сәбәпле син Аллаһы тәгалә кушканга каршы чыгып гөнаһ кылдың? Син бу гөнаһны кылганга миңа башка әрвахлар алдында оят”.

Аллаһы тәгалә Илчесе (с.г.в.) болай дигән: “Үлгән кеше якыннары һәм туганнары кайгырып елаганда, аның янына фәрештә килеп, маңгаена сугып, сораячак: “Син чыннан да алар сөйләгән кебек идеңме?” Шуңа күрә үзегезнең үлгән якыннарыгыз өчен Аллаһы тәгалә алдында куркыгыз”.

Безнең замандагы кебек үк, Аллаһы тәгалә Пәйгамбәре (с.г.в.) заманында хатын-кызлар якыннары үлгәч, бик елаганнар. Бер хатын үлгән кеше өстендә кычкырып елаганны күргәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: “Бу хатын тәүбәгә килмичә үлсә, Кыямәт көнендә, үлгән кеше өстендә кычкырып елаган, киемен һәм чәчләрен йолкыган, үзен тырнаган өчен, йөзе кара, ә күзләре зәңгәр булачак. Фәрештәләрнең берсе аны Аллаһы тәгалә янына алып киләчәк. Аллаһы тәгалә әйтәчәк: “Дөньяда чагыңда син үлгән кеше өстендә кычкырып еладың, җәһәннәмгә кер дә, шулай ук анда булучы өстендә ела”.

Хөрмәтле кардәшләрем! Җан турында нәрсә белсәк, сезгә бүген шуны сөйләп бирдек. Ә балчыктан ясалган тәнгә килгәндә исә, биология, физика һәм химия өлкәсендәге галимнәр болай диләр: “Әгәр дә кеше тәнен алсак һәм аны молекуляр кисәкчәләргә бүлсәк, без аның май, углеводлар, фосфор,

магний, тимер, известь һәм судан торуын күрербез. Кеше организмындагы майдан җиде кисәк сабын ясарга була. Углеродтан бары тик ун карандаш, магнийдан диареягә каршы бары тик бер төймә дару ясап була, ә организмдагы известь бер тавык оясын буярга, күкерт берничә борчаны үтерергә җитә. Тимердән уртача зурлыктагы бер кадак ясап була. Әлеге әйберләрнең барысын җыеп базарга алып чыгып сатсак, зур булмаган табыш алачакбыз. Бу - хакыйкать. Ий, үз тәненең колы булган кеше! Үз тәнеңне карарга күпме көч түгәсең, талчыгасың. Ахыры барыбер күңелсез булган нәрсәдән файда күрергә телисеңме?”

Җаныңа игътибар ит һәм аны тәрбияләргә тырыш. Чөнки тәне булганнар түгел, җаны булганнар кеше була.

Ике куллап Аллаһы тәгалә җебенә ябыш. Ул гына сине башкалардан яклап калачак.

Бөтен шатлык һәм зирәклек җанда. Шул сәбәпле Аллаһы тәгалә үзенең Илчесе Мөһәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) болай ди: “Үлгән кеше батып баручы кешегә тиң. Ул һәрвакыт якыннарыннан һәм туганнарыннан аның өчен дога кылуларын көтә. Дога аңа барып ирешкәч, ул аңа бу дөньяда булган бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк”.

Түбәндәге хәдискә карыйк: “Мөселман кешесе зиратка килеп, анда ятучыларга сәлам бирсә, алар аның сәламенә җавап бирәләр һәм ул кеше киткәнче аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булалар”.

Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) башка хәдистә болай ди: “Арагыздан берегез зиратка керсә һәм анда “лә иләәһә иллә Аллаһ” дип әйтсә, әрвахлар аңа җавап бирәчәкләр: “Син бу сүзләрнең кыйммәтен белсәң, аларны кабатлаудан беркайчан да туктамас идең”.

Бервакыт бер кеше үлгән абыйсының каберен карарга зиратка китә. Анда ике рәкагать намаз кыла. Намаздан соң аны йокы баса. Төшендә аның янына кәфенгә теренгән абыйсы килә. Билгеле булганча, төш – җаннарның очрашу урыны. Абыйсы аннан сорый:

- Йоклап киткәнче, син нәрсәләр эшләдең?

- Мин намаз кылдым.

- Әгәр дә Аллаһы тәгалә безгә монда ике генә рәкагать намаз кылырга рөхсәт итсә дә, бу безнең өчен сезнең дөньядагы барлык нәрсәдән дә яхшырак булыр иде.

- Сез бит теге дөньяда. Анда без кылган гамәлләр турында билгелеме?

- Әйе, билгеле, ләкин без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Сез исә гамәлләр кыласыз, ләкин аларның Аллаһы тәгалә каршындагы дәрәҗәсен күрмисез.

Шул сәбәпле без үлгәннәргә карата хөрмәт күрсәтергә һәм алар өчен Аллаһы тәгаләгә дога кылырга тиеш. Үлгән якыннарына игелек теләгән кеше алар өчен Аллаһы тәгалә алдында күп итеп дога кылсын.

Хөрмәтле кардәшләрем! Тынычлыкка ирешер һәм Кыямәт көнендә җәһәннәм утыннан котылыр өчен безгә нык иман кирәк. Бу өлкәдә без Пәйгамбәребез (с.г.в) сахәбәләреннән үрнәк алырга тиеш. Алар камил һәм нык иман ияләре булганнар, беркайчан да Аллаһы тәгалә юлыннан тайпылмаганнар.

Бервакыт Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) Аллаһы тәгалә Илчесе (с.г.в.) янына килә:

* Ий, Аллаһы тәгалә Илчесе (с.г.в.)! Минем улым Малик синең белән бергә көрәшкә китте, бөтен китүчеләр кайтты, минем улым гына кайтмады. Миңа хәзер нишләргә? – ди.

* Ий, Ауф! Хатының белән бергә “лә хәүлә үә лә кувәтә илләә билләһ” сүзләрен даими кабатлап тор.

Ауф өенә кайта, хатыны аннан Пәйгамбәрнең (с.г.в.) ни дип җавап биргәнен сорый. Ауф:

* Ул безгә “лә хәүлә үә лә кувәтә илләә билләһ” догасын укырга кушты, - дип җавап бирә.

* Аллаһы тәгалә Илчесе сиңа әйткән – хакыйкать, - ди аңа хатыны.

Шуннан соң алар күп тапкыр “лә хәүлә үә лә кувәтә илләә билләһ” дип кабатлыйлар.

Төн җиткәч, ишекләрен кемдер шакый.

Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) торып ишек ача һәм сарык көтүе ияртеп кайткан улы Маликне күрә. Ауф:

- Улым, бу нәрсә? – дип сорый.

Малик:

- Мин әсирлеккә эләктем, әти. Мине чылбырлар белән богауладылар. Ничек кенә тырышсам да, ычкына алмадым. Кинәт богаулар бушый башлады. Мин бик шатландым. Бераз вакыт узгач, тимер богаулардан азат булдым. Мәҗүсиләрдән ганимәт (трофей) буларак менә шушы сарыкларны алдым.

Ауф бин Малик:

- Улым, син булган җирдән безнең йорт арасы еракмы? Ни рәвешле бер төндә өйгә кайта алдың? – дип сорый.

Малик җавап бирә:

- Әтием, мин богаулардан котылгач, мине фәрештәләр күтәреп алып, канатларында өйгә кайтарып куйгандай булды. Мин “лә иләәһә иллә Аллаһ” сүзләрен кабатларга яратам. Эшләрдән буш вакытымда мин бу сүзләрне кабатлыйм. Тормышымның күп өлеше бу сүзләрне кабатлап уза. Бу зикерләр белән минем гөнаһларым бетә. Мин бу сүзләр белән кабергә керәчәкмен һәм Аллаһы тәгалә каршына басачакмын.

Бу сүзләрне ишеткәч, Ауф бин Малик (радияллаһу ганһү) Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына юл тота. Авыз ачарга да өлгерми, аңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди:

* Шатлан, Малик! Аллаһы тәгалә синең турында Коръәни-Кәримнең бу аятьләрен иңдерде: “Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Дәхи ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен, вә барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк Аллаһ Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә чик үлчәү куйды” (“Талак” сүрәсе, 2-3 нче аятьләр).

Тагын бер гыйбрәтле хәлне сөйлисем килә. Ул - сахәбәләрнең берсе булган, Әбү Талха (радияллаһу ганһү) хатыны Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) турында.

Өмме Суләймнең (радияллаһу ганһә) бары тик бер баласы була. Бервакыт бала авырый башлый. Әбү Талха баласын үбеп, эш эзләргә чыгып китә. Ул чыгып китеп бераз вакыт узгач, бала үлә. Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә), баланың гәүдәсен юып, кәфенгә төрә дә җеназа намазы укып, аны җирли. Баласы үлгәч күрсәткән сабырлыгы өчен Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) Аллаһының рәхмәтенә өметләнә. Әбү Талха (радияллаһу ганһү) кайткач, улының кайда булуын сорый. Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә): “Бу төнне балабыз бик тыныч йоклады, бер дә газапланмады”, - дип җавап бирә. Шуннан соң ул иренә ашарга әзерли. Ашагач, алар йокларга яталар. Берни дә белмәгән Әбү Талха (радияллаһу ганһү) таң атканчы торып, госел коена һәм Өмме Суләймгә болай ди: “Иртәнге намазга киткәнче улымны үбәсем килә”. Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) нәрсә әйтергә дә, нәрсә эшләргә дә белми һәм болай ди:

- Ий, Әбү Талха! Минем кәефем юк, мине тынычлыкта калдыр!

Әбү Талха:

- Ий, Өмме Суләйм… - ди.

Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) җавап бирә:

- Мин күршеләрдән әманәт алган идем, алар аны кире сорадылар.

Әбү Талха (радияллаһу ганһү) аңа:

- Вакытлыча биргән әманәтне кире сораганга борчылырга ярыймы инде? – ди.

Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә):

* Аллаһы тәгалә сиңа биргән әманәтне алса, син борчылырсыңмы? Аллаһы тәгалә бездән аны алгач, ни эшли алабыз?

Бу сөйләшүдән соң Абу Талха иртәнге намазга китә, ә намаздан соң Пәйгамбәр (с.г.в.) янына килеп, хатыныннан зарлана: “Ий, Аллаһы тәгалә Илчесе (с.г.в.)! Балабыз үлгән көнне хатыным ничек миңа ризык әзерләп,

минем яныма йокларга ята алды икән?” Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Әбү Талхага түбәндәге доганы укый: “Ий, Әбү Талха! Аллаһы тәгалә үткән төнне сезнең өчен бәрәкәтле итсен!”

Хөрмәтле кардәшләр, сезгә бу доганың нәтиҗәсе билгелеме? Аның нәтиҗәсен бу хәдис тапшыра: “Соңрак Әбү Талханың (радияллаһу ганһү) тугыз баласы туа, алар барысы да коръәнхафиз булалар һәм намазларын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә укыйлар”.

Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) университетында белем алган кешеләр менә шундый булганнар. Аллаһы тәгаләдән безне алардан ерагайтмавын үтенәм!

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН,

Татарстан Республикасы мөфтие

Башка журналлар

Мәчет – тәкъваларның йорты

14 сентябрь 2020 ел 18:13

Ислам турында уйдырмалар

08 сентябрь 2020 ел 10:13

Йөрәгебез – иман урыны

04 сентябрь 2020 ел 15:37

Дәгъвәт кылу ысулы

11 август 2020 ел 18:37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана