Намаз кайсы вакытларда укыла?

03 октябрь 2017 ел 10:23

Биш вакыт фарыз намаз бар: иртәнге намаз (әл-фәҗр), өйлә намазы (әз-зөхер), икенде намазы (әл-гаср), ахшам намазы (әл-мәгъриб ) һәм ястү намазы (әл-гиша ). Һәр намазның үтәлер өчен билгеләнгән вакыты бар. Намазны үз вакытында уку – аның мәҗбүри шартларының берсе. Намазны вакытыннан алда яки соңрак укырга ярамый. Бу зур гөнаһ була. Коръәни Кәримдә әйтелгән: «...намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиткереп үтәгез! Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде».

«Нисә / Хатыннар», 4:103

Намазның вакытлары турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә тагын шуны әйткән: «Аллаһны тәсбих итегез сез ахшамга кергәндә һәм таң атып килгәндә. Бар мактаулар Аңадыр, күкләрдә дә, җирдә дә, өйлә вакытында да, икенде кергәндә дә».

«Рум», 30:17-18

Иртәнге намазның вакыты таң атканда көнчыгыш тарафта офыкка параллель рәвештә ачык төстәге бер сызык хасил булу белән башлана һәм офык өстендә кояш дискының кырые күренгәч тәмамлана.

Өйлә намазының вакыты кояш зенитка күтәрелеп көнбатышка тайпылганнан соң күләгәләр көнчыгышка таба озая башлагач керә. Бу вакыт барлык әйберләрнең күләгәсе үзе кадәр ике озынлыкка җиткәнче дәвам итә (төп күләгә озынлыгын санамыйча).

Икенде намазының вакыты өйлә намазының вакыты тәмамлануга ук башлана һәм кояш тулысынча баеганга тикле дәвам итә.

Ахшам намазының вакыты кояш баегач башлана һәм шәфәкъ беткәнчегә тикле дәвам итә.

Ястү намазының вакыты ахшам намазының вакыты беткәч башлана һәм иртәнге намазның вакыты кергәнчегә тикле дәвам итә.

Витр намазының вакыты ястү намазының вакыты белән бер. Витр намазы ястү намазыннан соң укыла.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Вакытының башында укылган намазда Аллаһының ризалыгы бар, ә вакытының ахырында кылынган намазда Аллаһының ярлыкавы бар».

Җомга намазының вакыты җомга көннең өйлә намазы вакытына туры килә.

Тәравих намазының вакыты – Рамазан ае буенча ястү намазының вакыты.

Бәйрәм намазының вакыты кояш чыгып якынча 30 минут узгач башлана һәм кояш зенитка күтәрелгәнчегә тикле дәвам итә.

Намаз кылу мәкруһ булган вакытлар

Тәүлек эчендә намаз кылынмый торган вакыт аралары бар:

1. кояш чыккан вакытта;

2. зәвәл вакытында;

3. кояш батканда.

Искәрмә:

Иртәнге намазның вакыты кергәч, шул намазның сөннәте белән фарызыннан бүтән намаз укымыйлар. Һәм шулай ук икенде намазының фарызыннан соң нәфел намазлар укылмый.

Кояш баеган вакытта бары тик шул көннең икенде намазын гына кылырга ярый, әгәр дә ул укылмаган булса.

Башка материаллар

Хатын-кызлар намазы

09 гыйнвар 2018 ел 14:35

Намазны бозучы нәрсәләр

03 октябрь 2017 ел 10:45

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.

03 октябрь 2017 ел 10:40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана