Намазның шартлары

03 октябрь 2017 ел 10:36

Намазның фарызлары

Намазны дөрес итеп укыр өчен үтәлергә тиешле 12 фарыз бар: шуларның алтысы намаздан тыш һәм аларны намазның шартлары дип атыйлар; алты фарыз − намазда һәм аларны намазның рөкеннәре дип атыйлар.

Намаз кабул ителсен өчен 12 фарызның берсен дә төшереп калдырмыйча барысын да үтәргә кирәк. 

Намазның шартлары

1. Хәдәстән чистарыну[1]. Бу тәһарәт яисә госел алу юлы белән башкарыла.

2. Нәҗестән чистарыну − пычранган тәнне, киемне һәм намаз кылу урынын чистарту.

3. Гаүрәтне каплау. Ир кешенең тәне кимендә кендектән алып тезләренә тикле (тез башларын да кертеп) ябык булырга тиеш. Хатыннарның йөзеннән, кулларыннан һәм аяк табаннарыннан кала бөтен тәне ябылган булырга тиеш[2].

4. Кыйбла тарафына юнәлү. Намаз вакытында кыйбла тарафына карап басырга кирәк. Кыйбла − Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыр өчен Җир йөзендә төзелгән беренче изге бина булган Кәгъбә юнәлеше. Кәгъбә Мәккә шәһәрендәге «Әл-Хәрам» мәчетендә урнашкан.

5. Вакыт. Намазны үз вакытында укырга кирәк. Намазны вакыты кергәнче яки вакыты чыккач укырга ярамый.

6. Ният. Кайсы намазны укыганыңны белергә һәм йөрәгең белән аны искә алырга кирәк. Ниятне сүз белән әйтү рөхсәт ителә.

 

Намазның рөкеннәре

1. Ифтитах тәкбире. Намаз башында тәкбир әйтү.

2. Кыям. Намаз вакытында басып тору (басып тора алганнар өчен).

3. Кыйраәт. Басып торганда Коръән уку.

4. Рөкүгъ. Билгә тикле баш ию. Рөкүгътә куллар тезләргә куелып, баш белән арка тигез тотыла.

5. Сәҗдә − җиргә тикле баш ию. Сәҗдәдә маңгай, борын, ике кул һәм ике тез идәнгә тидерелә.

6. Кагъдәи әхира. Намазның соңында «Әт-тәхият» укырлык ара утырып тору.

Рөкеннәрне башкару (Тәгдиле әркән)

Тәгдиле әркян – рөкеннәрне дөрес итеп башкару. Кыямны үтәгәндә, рөкүгътә һәм анан соң тураеп баскач, сәҗдәдә һәм ике сәҗдә арасында гәүдәне беразга селкетмичә тотарга кирәк һәм бу вакыт кимендә «Сөбхәнәллаһил-Газыйм» дип әйтерлек булырга тиеш. Тәгдиле әркян ваҗиб булып санала. Белмичә төшереп калдырган ваҗиб өчен сәһү сәҗдәсе башкарырга кирәк. Әмма намазда тәгдиле әркян үтәлмәгән очракта намазны яңабаштан кылсаң яхшырак була.

Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Шундый кешеләр булыр, аларның намазыннан арыганлык хисеннән башка берни дә калмас», − дип кисәткән[3].

Ә башка бер хәдистә әйтелгән: «Каракның иң начары − үзенең намазыннан урлап ала торганы»[4].

 

Намазның ваҗибләре

  1. Фарыз намазның беренче ике рәкагатендә “Фәтихә” сүрәсен уку.
  2. Фарыз намазларның беренче ике рәкәгатендә, витр, сөннәт һәм нәфел намазларның һәр рәкәгатендә «Фәтихә» сүрәсеннән соң башка бер сүрә яки өч кыска аять, яисә бер озын аять уку.
  3. Бүтән сүрә яки аять алдыннан «Фәтихә» сүрәсен уку.
  4. Сәҗдәдә маңгай белән бергә борынны да идәнгә тидерү.
  5. 3 һәм 4 рәкәгатьле намазларда икенче рәкәгатьтән соң утырып тору (беренче утыру).
  6. Намазның беренче һәм соңгы утырышында «Әт-тәһиятне» уку.
  7. Намазны җәмәгать белән кылганда имам булган кешенең иртәнге намазда, ахшам һәм ястү намазларының беренче ике рәкәгатендә, бәйрәм, җомга һәм рамазан аенда тәравих, витр намазларында «Фәтихә» сүрәсен һәм башка сүрәне тавыш белән укуы. Ә өйлә һәм икенде намазларын имам булган кеше тавышсыз укый.
  8. Имам «Фәтихә» сүрәсен һәм башка сүрәләрне укыганда имамга ияргән кешеләрнең тавышсыз торуы.
  9. Витр намазында «Кунут» догасын уку («Витр намазы» бүлеген карагыз).
  10. Бәйрәм намазларында өстәмә тәкбирләр әйтү.
  11. Рөкеннәрне җиренә җиткереп башкару (тәгдиле әркян), ягъни кыямда туп-туры басу, рөкүгътә арканы тигез тоту (хатыннар өчен – бераз иелеп). Рөкүгътән соң төз басып тору. Ике сәҗдә арасында утырып тору.
  12. Намаз соңында сәлам бирү.
  13. Намазда хаталар булса, сәһү сәҗдәсе кылу:

– фарызлар яки ваҗибләр соңарып башкарылса яки чираты буталса.

– ваҗибләрнең берсе онытылып, төшереп калдырылса.

  • намазга намаз хәрәкәтләреннән артык хәрәкәт кушылган булса.

Ваҗибләр белә торып төшереп калдырылса, намазны кабаттан кылырга кирәк.

 

Намазның сөннәтләре

1. Фарыз намазларда һәм җомга намазында азан һәм камәт әйтү (хатыннар өчен азан һәм камәт әйтмиләр).

2. Ифтитах тәкбире вакытында кулларны күтәрү (һәртөрле намазга башлаганда), шулай ук витр намазында «Кунут» тәкбирендә һәм бәйрәм намазларының өстәмә тәкбирләрендә кулларны күтәрү. Ирләр кулларын баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җитәрлек итеп күтәрәләр. Ә хатыннар − бармак очлары иңбашлары биеклегендә булырлык итеп.

3. Әүвәлге рәкәгаттә “сәнә” уку.

4. Беренче рәкәгатьтә «Сәнә» догасыннан соң «Әгузү» һәм «Бисмилләһне» әйтергә. Бүтән рәкәгатьләрдә «Фәтихә» сүрәсен укыр алдыннан «Бисмилләһи» дип әйтергә.

5. Эчтән генә «Сәнә» догасын, «Әгузү» белән «Бисмилләһне» уку.

6. Имам «Фәтихә» сүрәсен укыганнан соң, моктәди[5] эчтән генә «амин» дип әйтә.

7. Ирләр уң кулларын сул куллары өстенә куеп, кендектән бераз астарак тоталар. («Намазларны башкару тәртибе» бүлегенең «Кыям» матдәсен карагыз).

8. Бер рөкеннән икенче рөкенгә күчкәндә тәкбир әйтү («Аллаһү Әкбәр» дип әйтү).

9. Рөкүгътән соң тураеп басканда «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» дип әйтү, ә рөкүгътән соң тураеп баскач, «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтү.

10. Рөкүгътә вакытта «Сөбхәнә Раббиәл-газыйм» дип, сәҗдәдә «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтергә.

11. Кыямда чакта аяк табаннары арасындагы ара – 4 бармак киңлегендә.

12. Ирләр рөкүгътә кулларын, бармаклары ачык хәлдә тезләренә куялар. Хатын-кызлар бармакларын берләштергән килеш кулларын тезләренә куялар.

13. Рөкүгъ вакытында ирләрнең аркалары туры, куллары һәм тезләре бөгелмәгән булырга тиеш. Хатыннарның тезләре һәм аркалары бераз бөгелгән була.

14. Сәҗдә кылганда элек идәнгә тезләрне, аннары соң кулларны һәм маңгайны тидерәләр; сәҗдәдән торганда элек маңгай, аннары куллар идәннән аерыла, аннан соң куллар болән ботларга таянып торып басыла.

15. Утырганда кулларны тез өстенә кую.

16. Ирләр сул аяклары өстенә утыралар, ә уң аяк исә сәҗдә вакытындагы хәлдә, бармаклары Кәгъбә тарафына юнәлгән килеш кала. Хатыннар аякларын җыеп һәм уң якка таба юнәлтеп, сул аякның боты өстенә утыралар.

17. Соңгы утырышта салават һәм «Раббанә әтинә» догасын уку.

18. Элек башны уң якка, аннары соң сул якка борып сәлам бирелә.

19. Сәлам биргәндә «Әс-сәламү галәйки вә Рәхмәтуллаһ» дип әйтү.

20. Намазны башлаганчы алдыңа намаз урынын чикләп торган берәр төрле әйбердән киртә кую.

 Намазның әдәпләре

1. Кыямда вакытта күзкарашын сәҗдәдә маңгай тигән урынга юнәлтү.

2. Рөкүгътә чакта аяк очларына карау.

3. Утырган вакытта ботларга карау.

4. Сәҗдәдә борынга карау.

5. Сәлам биргәндә иңбашларына карау.


[1]Шундый халәт госел яки тәхарәт алуны тәлап итә

[2]«Гаурәтне каплау» бүлеген карагыз

[3] Нәсәи.

[4] Әхмәд ибн Хәнбәл, Хәким.

[5] Моктәди – намазда имамга ияреп намаз укучы

Башка материаллар

Хатын-кызлар намазы

09 гыйнвар 2018 ел 14:35

Намазны бозучы нәрсәләр

03 октябрь 2017 ел 10:45

Сәһү сәҗдәсе

Сәһү сәҗдәсе − намаздагы җитешсезлекне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә.

03 октябрь 2017 ел 10:40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана