"Дин вә мәгыйшәт" №1 (258) гыйнвар, 2017

ТР МДНнең 2017 елда чыккан беренче саны басманың юбилеена багышлап дөнья күрде. 110 ел элек Оренбургта дөнья күргән журналга кагылышлы язмалар, әлеге басмада эшләгән шәхесләр турында күп язмалар урын алган.

Мәгълүм булганча, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан газет эчендә укучыларына бүләк – махсус дивар календаре дә бар.  

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие, «Дин вә мәгыйшәт» газетасының баш мөхәррире:

-- ХХ йөз башы – милләтебез, өммәтебез, мәгарифебез тарихында бик үзенчәлекле, үзгәрешләргә бай һәм мәшһүр руханиларыбыз, язучыларыбыз, мәгърифәтчеләребез яшәгән чор.

Нәкъ шушы вакытта Россия татарлары үз вакытлы матбугатын булдыруга ирешә. Шактый газета-журналларда дини вәзгыять тә яктыртыла торган була. 110 ел элек, 1906 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә «Дөнья вә мәгыйшәт»нең беренче саны дөнья күрә. Киләчәктә «Дин вә мәгыйшәт» дип атала башлаячак әлеге дини журнал чагыштырмача озын гомерле була – ул 12 ел дәвамында чыгып килә. Аның нәшире – билгеле татар хәйриячесе улы, мулла, сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенов була. Кадимчеләр тарафыннан чыгарылган бу журнал шактый вакыт бары тискәре генә бәяләнә. Бүгенге көндә исә без аның үз өстенлекләренә, уңай якларына да игътибар бирми калырга тиеш түгел. Ул да бит – вакытлы матбугатыбыз сәхифәләренең берсе. Газетабызның әлеге санында «Дин вә мәгыйшәт» журналының тарихына багышланган, асылын бәяләүне максат итеп куйган мәкаләләр урын алды.

1993 елдан Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең газетасы чыга башлый. Газетабызның максатыннан, эчтәлегеннән, асылыннан чыгып, ул да «Дин вә мәгыйшәт» дип аталды. Ягъни басма һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләрне яктырта. Интернет заманында, күптөрле мәгълүматка юллар ачылган вакытта, ялгыш дини фиркалар таралганда, укучыларга ышанчылы мәгълүмат һәм хәбәрләр тапшыру актуаль булып тора.

«Дин вә мәгыйшәт» беренче чиратта укучыларыбызга Мөхәммәд Пәйгамбәребез  сөннәтен аңлатырга, үгет-нәсыйхәт бирергә, кардәшләребезнең рухи байлыгын куәтләргә, дини, тарихи, әдәби мирасыбызга караган мәгълүматларны җиткерергә, Диния нәзарәте эшчәнлеге, Республикабыз һәм мәхәллә яңалыклары белән таныштырып барырга юнәлтелгән.

***

Первый в 2017 году номер газеты “Дин вә мәгыйшәт” посвящен юбилею издания. 110 лет назад в г. Оренбург вышел первый номер журнала “Дин вә мәгыйшәт”. В нем были обозначены главные задачи – донести до татарской мусульманской уммы основы ханафитского мазхаба, как средство борьбы с распространяющимися безнравственностью и невоспитанностью. Журнал выпускали кадимисты, которые в первую очередь стремились объяснить своим читателям сунну и уберечь от отрицательных нововведений. Освещались как религиозные, так и культурные, политические, литературные вопросы. Статьи юбилейного номера газеты посвящены размышлениям о значимости и особенностях журнала, его истории. Также есть традиционные рубрики, дающие назидания и ответы на важные вопросы, освещающие новости ДУМ РТ. В связи с тем, что 2017 год был объявлен ДУМ РТ “Годом Галимджана Баруди”, редакция подготовила для своих читателей календарь с мусульманскими праздниками и значимыми днями по хиджре. 

Башка журналлар

Дин вә мәгыйшәт №12 (341)

28 декабрь 2023 ел 18:43

Дин вә мәгыйшәт №10 (339)

26 октябрь 2023 ел 14:35

Дин вә мәгыйшәт №6 (335)

21 июль 2023 ел 11:25

Дин вә мәгыйшәт №5 (334)

21 май 2023 ел 15:01
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана