«Шура» журналының алтынчы саны дөнья күрде

23 октябрь 2014 ел 15:38

26.09.2014 15:35
«Шура» журналының чираттагы – алтынчы саны дөнья күрде. Озакламый мөселманнарның мөбарәк бәйрәме – Корбан гаете җитә. Альманах та шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның бәйрәм котлавы белән ачыла.   

Яңа елга кадәр җомга  көннәрендә укыла торган 14 вәгазь урнаштырылган. Корбан чалу, зәкят бирү, хаҗ кылу турында җентекләп язылган  мәкаләләр имамнарга мәхәллә халкы сорауларына җавап булып тора.  

Мөхәррәм аеның унынчы көнендә бөтен мөселман дөньясы Гашура көнен бәйрәм итә. Шушы хакта баш казый Җәлил хәзрәтнең  “Гашура сабаклары” дигән күләмле хезмәте урын алган.

384 битлек булып чыккан журналда республиканың барлык районнары өчен намаз вакытлары урнаштырылган.

Мәгълүм булганча, агымдагы ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Дини гореф-гадәтләре  торгызу елы”  шигаре белән уза. Ел дәвамында рухи мирасыбызны таратуга нәзарәт зур игътибар юнәлтеп килә.  Бу сан шунысы белән үзенчәлекле - “Карабаш тәҗвиде”нең  1906 елда дөнья күргән басмасының фотокүчермәсе урнаштырылган. “Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә киң таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора.

“Шура”ның алтынчы санының 2меңгә якын данәсе республика имамнарына 25 сентябрьдә Лаеш мөхтәсибәтендә узган пленар утырышта таратылды.

Башка журналлар

Шура №39

28 декабрь 2022 ел 14:12

Шура №38

05 октябрь 2022 ел 11:48

Шура №37

13 июль 2022 ел 15:02

Шура №36

11 апрель 2022 ел 15:45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана