"Шура" альманахының дүртенче саны чыкты

23 октябрь 2014 ел 15:39

27.03.2014
Республика имамнарына атап әзерләнгән «Шура» журналының чираттагы саны дөнья күрде. Мәгълүм булганча, агымдагы ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Дини гореф-гадәтләре  торгызу елы”  шигаре белән уза. Альманах та шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгате белән ачыла.  Анда бу елның үзенчәлеге хакында: “ Гасырлар дәвамында татарлар ислам динен тоткан. Элекке чорлардан алып безнең көннәргә кадәр Коръәнгә һәм Сөннәткә берничек тә каршы килми торган гореф-гадәтләрне үтәү үзенчәлекләре барлыкка килгән. Күренекле дин эшлеклеләребез Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәхим Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави һәм башкалар күпләгән фундаменталь хезмәтләр язган. Ел игълан итү – гореф-гадәтләрне торгызу һәм мирасыбызны саклау мәсьәләләренә тагын да күбрәк игътибар биреләчәген аңлата. Динне саклау – һәрбер мөселманның көн саен үтәлергә тиешле изге бурычы ул”, - диелә. 

Республика имамнарының өстәл китабына әверелгән “Шура”ның  бу саны, дини гореф-гадәтләргә багышланган махсус ел игълан ителүен һәм май аенда уздырылачак Болгар җыенын күздә тотып, татар дини мирасын, тарихын, иҗтимагый фикерен колачлап әзерләнгән. Шул ук вакытта альманахта, алдагы өч айга җомга намазлары вәгазьләре үрнәкләре, күп сандагы дини сорауларны ачыклаган мәкаләләр, җаваплар тәкъдим ителә. “Дин гыйлеме”, “Хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре”, “Динебез-Ислам дине” рубрикалары   Ислам кыйммәтләрен аңлата. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләренең дингә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаткан тирән мәгънәле язмалары укучыларны битараф калдырмас. Танылган татар галимнәренең фәнни мәкаләләре исә татар халкы  Ислам тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. 

386 битлек булып чыккан һәм республикадагы һәр имамга тапшырыла торган журналда республиканың барлык районнары өчен намаз вакытлары да урнаштырылган. Дини гыйлем алырга теләүчеләргә 2014-15 нче уку еллары өчен Татарстандагы мөселман уку йортлары турында мәгълүматлар бирелгән.

“Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” белән дә танышырга мөмкин. Татар дин әһелләренең IV Бөтенрәсәй Корылтаенда кабул ителгән әлеге документ, Ислам тәгълиматының нигезләрен, дәүләт конфессиональ мөнәсәбәтләрне, хәзерге заман өчен мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне аңлата. Моннан тыш басмада беренче тапкыр татар телен өйрәнү методикасы урын алган.  КФУ доценты Л. Шәяхмәтованың татар телен өйрәнү курсы тәкъдим ителә. Бу курс татар телен белмәүчеләргә тел өйрәнергә үзенә күрә бер ярдәмлек булыр. 

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер чыга.  

Башка журналлар

Шура №35

30 декабрь 2021 ел 08:48

Шура №34

30 сентябрь 2021 ел 16:50

Шура №33

08 июль 2021 ел 09:37

Шура №32

07 май 2021 ел 13:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана