string(61) "http://dumrt.ru/media/shura-almanah/shura-almanah-1_8334.html"
23.10.2014 16:30

“Шура” альманахының беренче саны дөнья күрде.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты  нәшер иткән дини альманахның баш мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Шура” 1908-1918 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин мөхәррирлегендә Оренбургта  нәшер ителгән татарча айлык дини журнал була. Нәшер ителми башлавына  95 ел тулганнан соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге бай рухи мираска ия журналны кабат чыгара башлады. Ул дин әһелләре өчен өстәл альманахы булыр дип көтелә. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Шулай ук тарихи очерклар, борынгы китаплардан материаллар , дини мәсьәләләргә аңлатмалар урнаштырыла.   

Яңартылган “Шура”ның тәүге саны Татарстан мөфтие, журналның баш мөхәррире Камил хәзрәт Сәмигуллинның язмасы белән ачыла.  

 “Татар халкы тарихы, милли үзаңы, татар әдәбияты тарихы, шулай ук башка мөселман төрки халыклары турында сүз барганда бик еш кына “Шура” исемле журнал телгә алына. Быел, ягъни 2013 нче елны, күп кенә дини мәсьәләләр яктыртылган “Шура” журналы чыга башлауга 105 ел тулды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый төр басмага ихтыяҗ гаять зур, чөнки ислам дине җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүен дәвам итә һәм, шул рәвешле, тормыш-көнкүреш алга киткән саен, дин белгечләре алдына хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр килеп баса”, - диелә хәзрәтнең журналга урнаштырылган кереш сүзендә. Шулай ук ул басманың тарихына, анда басылачак язмаларга туктала. 

“Республикабыз дин әһелләре кулына килеп ирешәчәк бу “Шура”ны без дини альманах дип атарга булдык. “Альманах” сүзе мөселман дөньясы өчен бер дә ят түгел. Ул җыентык басма дигәнне аңлата. (Хәзерге мәгънәсе – төрле авторларның, гадәттә, тематик яктан бериш беллетристик әсәрләре тупланган мәҗмуга.) Бу сүз Европа телләренә һәм рус теленә гарәп теленнән үтеп кергән. Әл-манаһ сүзендәге наһ тамыры гарәпчәдән “тукталыш”, “ял итү” (кәрвандагы дөяләрнең чүгүе) мәгънәсендә килә. Шушындый тукталышлар вакытында сәфәрчеләр бер-берсенә кызыклы хикәяләр, кыйссалар сөйли торган булганнар...  XXI гасыр башы укучылары кулындагы яңа “Шура”ның тәүге санында сүз ниләр турында барыр соң? Әлбәттә, кварталга бер мәртәбә чыгачак альманахта мәчетләребездә укылачак вәгазьләр төп урынны алачак. Бу сан изге Рамазан аенда дөнья күрә. Шунлыктан, биредә Ураза гаете вәгазь-хөтбәләре дә бирелде. Башка истәлекле вакыйгаларыбыз да бихисап. Әйтик, без быел мәшһүр галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына – 195 ел, Әхмәтһади Максудиның тууына 28 нче сентябрьдә 145 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук узган ел арабыздан шәһит булып киткән Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның да быелның 4 нче сентябрендә тууына 50 ел тула. Безнең бу шәхесләрне онытырга һич кенә хакыбыз юк. Бу юлы сез аларның тормыш юлы, эшчәнлеге яктыртылган бай эчтәлекле материаллар белән таныша алачаксыз. Алга таба көнүзәк сорауларга җаваплар белән дә укучыларыбызны таныштырып барырга ниятлибез. “Шура” дини альманахының киләсе саннары, иншАллаһ, тагын да калынаеп, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре уңае белән, Шәһре Болгар җыенына бәйле рәвештә дөнья күрер дип уйлыйбыз”, - дип киләчәккә ниятләр белән уртаклаша Камил хәзрәт.

Тарихтан билгеле булганча, “Шура” журналын татар промышленниклары  бертуган Мөхәммәдшакир (1857-1912) һәм Мөхәммәдзакир (1859-1921) Рәмиевлар нәшер иткән. "Шура” журналының зур абруй казанып, югары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире, әдип, галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) исеме белән бәйле. Риза казыйның 1906 нчы елның язында Уфадан Оренбургка күчеп китүенә дә бертуган Рәмиевларның һәм “Вакыт” газеты мөхәррире Фатыйх Кәриминең чакыруы сәбәп булып тора. Шулай итеп, казый Р.Фәхреддин мөхәррирлек, журналистлык сәләтен “Вакыт” газеты идарәсендә эшли башлагач тагын да үстерүе мәгълүм.