Балалар белән очрашу

07 август 2017 ел 10:38
Балалар белән очрашу
5 августа көнне Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Олы Кошман авылында мәчет каршында эшләп килүче рухи саләмәтләндеү үзәгендә укучы балалар белән очрашты. Әлеге мәхәлләдә дәресләр фәкать хатын-кызлар өчен эшләп килә. Дәресләрне әлеге мәхәлләдә Мөслимә ханым Яруллина алып бара. Әлеге мәхәлләдә балалар өчен рухи саләмәтләндерү үзәге бер атнага соңрак башлану сәбәпле дәресләр 4 августка кадәр дәвам ителде. Дәрескә йөрүче кыз балалар өчен монда бик мавыктыргыч дәресләр әзерләнгән иде. Балалар биредә дин дәресләре белән беррәттән тәмле ризыклар әзерләргә, курчакларга матур киемнәр тегәргә, матур рәсемнәр дә ясарга өйрәнделәр. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чараларны оештыручы авыл имамы Фәрит хәзрәткә, Мөслмә ханымга һәм әлеге рухи саләмәтләндерү үзәгенең эшчәнлегенә ярдәм кулы сузучы иганәчеләргә олы рәхмәтләрен белдерә.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана