Чистайда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә

22 сентябрь 2017 ел 10:52
Чистайда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә

Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында Чистай мөхтәсибәте вәкилләре шәһәрнең төрле дөньяви уку йортларында студентлар алдында чыгыш ясадылар.

25 сентябрьдә районның Эчке Эшләр бүлеге хезмәткәрләренә төрле конфессия вәкилләре лекция укыячак, анда традицион диннәрдә суицид, экстремизм, коррупция мәсьәләләренә нинди караш булуы аңлатылачак.

25-30 сентябрьдә, “Экстремизмга – юк!” айлыгы барышында, Чистай шәһәре командалары мини-футбол ярышларында катнашачак. Барлыгы алты команда: хакимият, епархия, мөхтәсибәт вәкилләре, таҗик, үзбәк диаспоралары һәм ветераннар командасы. Уеннар Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы мәйданчыгында узачак.

21 сентябрьдә Чистай шәһәренең “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әзизов Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашуда катнашты. Очрашуда шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов, Эчке эшләр бүлегенең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору хезмәткәре Юрий Федотов һәм иерей Виталий катнаштылар. Әлеге очрашуда лекцияне 250 студент тыңлады.

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының “Восток” Чистай филиалында Чистай муниципаль районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов, Эчке эшләр бүлегенең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору хезмәткәре Юрий Федотов, шулай ук традицион дини конфессия вәкилләре –  Иеродиакон Мефодий һәм “Әниләр” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафиуллин катнашты.

Очрашуның төп темасы булып көнүзәк, әмма хәзерге җәмгыятьтә актуаль экстремизм һәм террорчылык проблемалары каралды. Конфессия вәкилләре әлеге мәсьәләгә карата үзләренең мөнәсәбәте турында сөйләделәр.  Алмаз хәзрәт Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен китерде: “Мөселман шулдыр ки, башкалар аның теленнән дә, кулыннан да имин булырлар” (ән-Нәсаи). Ислам, башка традицион диннәр кебек үк, яхшылык эшләргә һәм аны таратырга, кешеләр күңеленә ышаныч һәм иминлек алып керергә өйрәтә.

Иеродиакон Мефодий бу хакта Алмаз хәзрәт Сафиуллин сүзләрен куәтләп, хәзер дә, дөньяда бер-берең белән аңлашып яшәр өчен төрле дин вәкилләре белән ныклы элемтәдә торырга кирәк булу турында әйтте. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Юрий Федотов “җинаять һәм җәза” турында сөйләде. Ул экстремистик материалларны тарату, пропагандалау, террорчылык эше белән шөгыльләнү белән бәйле эшләр өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыкларын санап чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана